Эльмира Сөләйманова кабере янында якыннары: «Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»
Бүген, 16 декабрь көнне, Эльмира Сөләйманованың вафатына төгәл 1 ел тулды. «Интертат» хәбәрчесе Эльмираның Кече Шилнә зиратындагы каберен зыярәт кылып кайтты. Җырчының каберенә чәчәкләр китергән иҗатташ дуслары һәм туганнары белән дә аралашты.
Җырчы турында инде бик күп сөйләнеп, күп язылса да, аның турындагы истәлекләрне тагын бер кат яңартырга теләп, Эльмираның дусты, җырчы Дәниф абый Шәрәфетдиновка шалтыраткан идем. Аның Эльмираның каберен зыярәт кылырга җыенуын белгәч, бик күптәннән барасым килеп йөргәнгә, мин дә иярергә булдым. Дәниф абый белән зират янында күрешергә сөйләштек.
Эльмираны Кече Шилнә авылында җирләү – аның якыннарының теләге иде. Эльмираның ире дә тумышы белән шушы яклардан. «Якты, матур авыл. Шуңа күрә апамны Шилнәдә җирләргә булдык», – дип аңлаткан иде «Интертат» хәбәрчесенә Эльмираның энесе Марат хушлашу мәрасимендә.
Зиратка керү юлы әйбәт итеп чистартылып куелган. Монда килеп туктау белән, узган ел Эльмирабыз белән хушлашкан мизгелләр искә төшеп, бик моңсу булып китте. Күз яшьләрен сөртә-сөртә хәзрәт вәгазьләрен тыңлаган тугры тамашачысы, Эльмираны кисәк югалту ачысыннан өзгәләнгән якыннары, баласы өстенә капланып елаган әнисе күз алдымнан тезелеп узды.
Эльмираның гаилә дуслары: «Аны уйламаган көнебез юк»
Зират эченә кар көртләре ерып керергә туры килер, дип уйлап барган идем. Алай булып чыкмады. Халык еш килә булса кирәк, керү юлына тирән итеп сукмак салынган. Эльмираның каберен табып, чәчәкләр салдым. Якыннары җырчының каберенә җыйнак кына, матур гына чардуган куйган. Аңа туган һәм үлгән еллары күрсәтелеп, «Эльмира Сөләйманова (Крапивина)» дигән такта-таш беркетелгән.
«Эльмирабыз янына килгәннә-ә-әр», – дигән тавышка борылып карадым. Чәчәк бәйләме күтәреп зиратка кереп килүче пар – Эльмира белән Диманың гаилә дуслары Фәүзия һәм Фәйзетдин Асылгәрәевлар булып чыкты.
Фәйзетдин абый:
Мин Эльмираны, Ирек Зарипов соравы буенча, (аның белән күптән аралашабыз) машина белән Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләккә концерт куярга алып бардым. Иң беренче танышуыбыз шунда булды.
Фәүзия апа:
Мин дә алар белән бардым. Шунда Эльмира белән дуслашып китеп, башка аерылышмадык инде. Концертларына йөри, билет таратырга ярдәм итә идек. 12-13 ел бик якын дуслар булып яшәдек, гел бер-беребезгә йөрешә, мунчалар керә идек.
Фәйзетдин абый:
Бер бәйрәмебез дә Эльмирасыз үтмәде. Кайчан эндәшсәк тә, йөгереп килеп җитә иде. Беркайчан «юк» дип әйтмәде.
Вафатын бик авыр кичердек. Әле үләр алдыннан гына: «Фәйзетдин абый, зурлап, 70 яшьлегеңне үткәрәбез», – дип торган иде… Үзе китеп барды… Бик ярдәмчел иде, хәзерге заманда аның кебек кешене табуы бик кыен.
Фәүзия апа:
Әле хәзер дә җырларын еламыйча тыңлап булмый. Тыныч йокласын инде, җаным... Догаларыбыздан калдырмаска тырышабыз. Мәчетләргә кергәндә дә, ашлар уздырганда да, гел Эльмираны искә алабыз.
Гаиләсе белән хәзер дә аралашасызмы, Фәйзетдин абый?
Әйе, кичә генә Дима белән сөйләштем. Авырыйм әле, диде. Яңа елга кадәр очрашып күрешергә сүз куештык.
Мин Эльмира үләр алдыннан хастаханәдә яттым. Көн саен яныма килеп йөрде…
Фәүзия апа:
Ризыкларын пешереп, пакеты белән төяп алып килеп, «Апа, эштән соң йөрмә, үзем барам хастаханәгә», – дип йөрде. Шулхәтле булышучан иде инде. Аны уйламаган көнебез юк.
Фәүзия апа белән Фәйзетдин абый Эльмираның балалары бик кызганыч булуын әйтте.
Фәйзетдин абый:
Балалары да безне бик яратып, кочаклап каршы алырлар иде… Бәләкәе мине аеруча ярата, гел минем алдан төшми иде. Берәр җиргә барганда да гел бергәләп уйный идек.
Фәүзия апа:
Әле кафеда Эльмираларның 20 еллыкларын уздырганда да Фәйзетдин Артем белән уйнап йөрде, гел бергә булдылар, – дип сөйләде алар миңа.
Дәниф Шәрәфетдинов: «Имин генә ятасыңмы, Сандугачкай?»
Ул арада зират янына тормыш иптәше Зарина апа белән Дәниф абый Шәрәфетдинов килеп туктады. Алар да Асылгәрәевларны беләләр икән. Җылы итеп күрештеләр.
Дәниф абый Эльмира белән, чардуганын сыйпый-сыйпый: «Имин генә ятасыңмы, Сандугачкай?» – дип исәнләште…Әйтерсең Эльмира вафат булмаган, менә янәшәсендә басып тора. Дәниф абый үзе дә Эльмираның җир астында ятуына әле дә ышана алмавын әйтте. Аның белән иҗатташ дусты турындагы хатирәләрне барладык.
Эльмира үзенең иҗат юлын минем белән бергә башлап җибәргән иде. Тормыш иптәшем Зарина белән дә бик дус булдылар, безгә кунакка килеп йөри иде. 2002 елда мин аны үзем белән беренче тапкыр гастрольләргә алып чыгып киттем. Башкортстан, Татарстан буйлап бик күп йөрдек. Ул вакытта тормыш иптәшем Зарина миндә биюче булып эшләде, билет мәсьәләләрен дә хәл итешә иде. Гастрольләр вакытында алар Эльмира белән икесе миңа каршы «дуслашалар», аерым-аерым гына җиңә алмагач, икәүләшеп мине җиңәргә тырышалар иде (елмая). Шул мизгелләр кызык булып исә калган.
Эльмира «мин атказанган артист булырга тырышам» дип, ниндидер югары максатлар куеп та эшләмәде. Ул сәхнәдә җырларга яратты, җырлаудан тәм тапты. Бер эштән дә куркып тормады, кассир булып та, гомумән, кайда гына эшләмәде. Ләкин сәхнә – аны, ул сәхнәне үз итте.
Эльмира бик кыенсына торган кеше иде. Эчке дөньясын тышка чыгарырга тырышмады. Оялчан иде ул. Шул оялчанлыгына аның мишәрлеге ярдәм итте. Мишәрчә катылыгы аның нечкә күңеллелеген компенсацияли иде. «Мишәр сандугачым» дип йөрттем мин аны үзем дә, яратып. Гастрольләрдән кайтканда, әгәр берәр җырында ялгышып, мин катырак бәрелсәм, юл буе елап кайта торган иде. Бик нечкә күңелле иде инде.
Эльмираның үзен һәрвакытта да көчле итеп күрсәтәсе килде. Авыр чаклары булганда да, сиздермәскә тырышты. «Нигә эчеңә җыясың?» – дип ачулана да идем, вакыт-вакыт.
«Барс Медиа»га бик эләгәсе килде инде аның. Алар кастинг игълан иткәч, мин аны бер танышым аша яздырып, тыңлап карауларга җибәрдем. Ул миңа шуның өчен гомер буе рәхмәтле булды.
Ә инде үзе зурлап концертлар куя башлагач, бик сөенеп, мине анда кунак итеп чакыра башлады. Мин күп яшь «йолдызлар» белән эшләдем, күпләрне, хәер-фатыйха биреп, олы юлга чыгардым. Эльмира алар арасыннан бердәнбер миңа рәхмәтле кеше булды. Кайда гына булмасын – концерттамы ул, телевидение, радиодамы – гел мине искә алып, рәхмәт әйтә торган иде. Яхшылыкны онытмый торган кеше иде ул...
Дәниф абый, сез Эльмира белән вафатына кадәр элемтәдә тордыгызмы?
Эльмира белән айга бер булса да телефоннан шалтырашып, сөйләшеп тордык. Тик иң үкенечлесе – мин аның соңгы тапкыр шалтыратуын ишетмәгәнмен. Ноябрь аенда ватсаптан шалтыраткан булган. Ә мин юлда яки клиникаларда вакытта, зарядкасы утырмасын дип, телефонның интернетын сүндереп куям. Эльмираның вафатын ишеткәч кенә күрдек без ул шалтыратуны… Үземне кая куярга белмәдем инде…
Ничек уйлыйсыз, нәрсә турында сөйләшәсе килде икән?
Соңгы елларда ул миңа: «Ярдәм кирәкме?» – дип шалтыратты, Гөлназ. Аннан алдарак концерт программалары төзегәндә киңәш сорап та шалтырата торган иде. Без кайвакыт Зарина белән аның концертларын үзенә әйтмичә генә килеп, карап кайтып китә торган идек. Эльмира шалтыраткач кына: «Түти, теге төше болай, монысын эшләп бетерәсең бар», – дип, үз фикерләремне әйтәм. Әй үпкәләгән була, әмма барыбер тыңлап, барысын да төзәтә.
Авыр вакытларында да шалтырата иде… Кешенең тел төбен барыбер аңлыйсың бит инде ул. Гастрольләр, зур концертлардан артист кешегә эчендәге хис-кичерешләрен чыгарырга кирәк. Гаиләң аларның барысын да аңламаска да мөмкин. Әгәр яныңда синең белән бер дулкында бара торган кешең булмаса, бик кыен. Без Хәния апа белән дә шулай күңелне ачып салып, сәгатьтән артык сөйләшә торган идек.
Эльмираның миңа соңгы тапкыр шул: «Операцияң кайчан, ярдәм итимме?» – дип шалтыратуы булгандыр, дим.
Аның үлемен кабул итә алмадым. Минем өчен ул һаман да каядыр концертлар куеп йөри… Кайвакыт «ул бит вафат» дип кабатлыйм да сискәнеп китәм. Безнең гаиләбез өчен бик зур югалту булды бу…
Эльмира үзе алып баручы Зилә Шакирҗанованың шулай кисәк китеп баруын авыр кичергән иде. Мин ул вакытта дус егетемне җирләргә авылга кайткан идем. Эльмира шалтырата: «Зилә китте, Зилә китте», – дип, буыла-буыла елый.
Минем үземнең күп кешеләргә ярдәм иткәнем, туры юлга бастырганым булды. Чит шәһәрдә яшәсәләр, машинада йөргәндә, барып та кайта идем. Кайвакыт, Эльмирага да ярдәм кирәк булмады икән, дип уйлыйм да, бик кыен була, үз-үземне сүгеп тә куям..
Якыннарына бик авыр инде… Әле һаман Димага шалтырата алмыйм… Батырчылык итә алмыйм номерын җыярга… Аның белән гел күрешеп, аралашып йөри торган идек, югыйсә… – дип сөйләде Дәниф абый.
Җырчының туганнары: «Безгә бик авыр»
Инде без китәргә җыенганда гына Эльмира янына аның яраткан чәчәкләре – ак розалар бәйләме күтәреп, туганнан туган абыйсы Илнур Кашапов хатыны белән килде. Киленнәре күз яшьләрен тыеп тора алмады... Илнур да моңсу күз карашы белән озак итеп кабергә карап торды. Илнур – Эльмираның әнисе ягыннан энесе икән, бергә уйнап үскәннәр. Кызганыч, Эльмираны яхшы белеп, аның турында сөйләр сүзләре күп булса да, туганнары минем белән аралашудан баш тартты.
Кабер янына килгән тагын ике парның Эльмираның ире Диманың туганнары икәнен генә белә алдым. «Безгә бик авыр», – дип, алар да үзләрен фото-видеога төшерергә рөхсәт итмәделәр, исемнәрен әйтергә дә теләмәделәр. Шәхси чикләрне бозасым килмәде. Эльмира янәшәсендә үзләрен генә калдырып, кайту юлына юнәлдем.
Фәйзелхак Хәлимов: «Эльмира баянчылары күп булганны яратты»
Эльмираның башка иҗатташ дусларына да шалтыратып алган идек. Бу язмада аларның истәлекләрен дә тәкъдим итәбез.
Сөләйманованың алыштыргысыз баянчысы, аның белән бик күп еллар бергә иҗат иткән Фәйзелхак абый Хәлимов:
«Мин Эльмира турында сөйләр сүзләремне сөйләп бетердем инде, Гөлназ… Вафат булган вакытта да истәлекләрем белән бүлешкән идем. Аның үзе өчен генә яшәмичә, без – төркеме өчен үлеп торган, чын күңеленнән борчылучы, яхшы күңелле кеше булуын гына тагын бер кат өстәп языгызчы.
Безнең төркемдәге башка баянчыларыбызга да чыгып карагыз әле. Эльмира баянга җырларга бик яратты. Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә куелган концертларга өчәр баянчы белән чыга идек. Эльмира баянчылары күп булганны бик яратты, чөнки баянга җырлый иде», – дип, башка музыкантларына да мөрәҗәгать итеп карарга тәкъдим итте Фәйзелхак абый миңа.
Руслан Шамдинов: «Эльмира таләпчән дә була белде»
Баянчы Руслан Шамдинов Эльмира белән 8 ел эшләгән.
Озак кына вакыт бергә эшләгәннән соң, миңа Эльмираның төркеменнән китеп алырга, ләкин соңыннан кире кайтырга туры килде. Киткәндә дә үпкәләмәде ул миңа. «Кайчан кайтырга уйласаң да, безнең ишекләр сиңа һәрвакыт ачык», – дип озатып калган иде.
Кеше буларак әйбәт булды. Авыр вакытларда гел ярдәмгә килә иде. Төркемебез дус иде, без дә аңа, кыен чакларында кулдан килгәнчә булышырга, кәефен күтәрергә тырыштык.
Эльмира таләпчән дә була белде. «Сез профессионаллар икәнегезне тулысынча күрсәтегез», – дип әйтә, сәхнәгә гел елмаеп чыгарга киңәш итә иде.
Гастрольләр булмыйча торып, озаграк күрешмәсәк, сагынышабыз. Берәр чарага киткәнче сөйләшеп, аралашып утырыр өчен, төркемебез белән алданрак җыела идек. Үзе кызык кеше булгач, без егетләрнең «прикол»ларын да аңлый иде ул.
Яңа җырлар алыр алдыннан, миңа җибәреп: «Бу җырны алыйкмы әллә, Руслан?» – дип киңәшләшә иде. Эльмираның барлык җырларын да, тавышын да бик яратам. Алар барысы да күңелемә якын, – дип сөйләде безгә Руслан.
Алсу Хәсәншина: «Гаиләсенә һәм әнисенә бик кыен»
Эльмираның администраторы Алсу Хәсәншина:
«Мин бүген ни әйтергә дә белмим. Бик авыр, Эльмираны сагынмаган, уйламаган көнебез юк. Җырларын тыңламаган көнем юк. Видеоклипларын карыйбыз кызым белән. Кызым да аның җырларын ярата, ишетсә, шунда ук телевизор янына килеп баса.
Гаиләсенә һәм әнисенә дә бик кыен. Бүген Эльмирабызның истәлегенә әнисе Фидания апа Коръән мәҗлесе уздырачак. Анда барырга ниятләп торам.
1 ел вакыт сизелмичә дә узып китте. Тормыш үз көенә бара да бара. Ләкин Эльмирабызнын юклыгы нык сизелә. Дустымның урыны җәннәттә, рухы шат булып ятсын иде», – диде Алсу.
Сиринә Зәйнетдинова: «Эльмираныкы кебек тавышлы җырчылар башка юк»
Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова:
Мин – Казанда, ул Чаллыда яшәгәнгә, Эльмира белән якын дуслар булдык, дип әйтә алмыйм. Әмма концертларда очрашканда бик рәхәтләнеп сөйләшеп утыра торган идек. Ул бик киң күңелле, зәвыклы, талантлы, ярдәмчел, акыллы кеше иде. Мин аның иҗатына, тавышына гашыйк. Эльмираның тавышын «кабатланмас тавыш» дип әйтер идем. Ул киткәч, сәхнә бушап калды. Эльмираныкы кебек тавышлы җырчылар башка юк. Аның җырлый-җырлый, бәгырьләргә үтеп керә торган итеп, түбән тавышы белән сузып җибәрүләре…
Эльмира вафат булган көнне туган тиешле апамның иренең кырыгы иде. Шуңа без Эльмираны озатырга бара алмадык. Интернеттан укып белгәч шок булды, әлбәттә. Әле генә йөгереп йөргән, «Күңел» радиосына интервьюлар биргән кеше иде бит.
Чаллыга Руслан Кираметдинов концертына килгәндә, махсус иртәрәк чыгып, зиратка бардык, Эльмираның каберен дә зыярәт кылдык. Бик тә барасым килеп йөри иде, күңелем тынычлады, – диде җырчы.