Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина ирен күрсәтте – видео

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина ирен күрсәтте – видео
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина озак вакытлар яшереп йөрткән серен ачты –  тамашачысы һәм виртуаль дусларына ирен күрсәтте.

«Без язны каршы алырга әзер, ә сез?» – дип язган ул, ире белән төшкән матур видеосын куеп.  Видео Эльмираның «Язлар» җырына салынган. Җырның сүзләре дә искиткеч мәгънәле. 

Якты язлар көтә җир йөзендә җаннар.

Төн күзеннән качып, тиздән атар таңнар.

Күңелләрдә әле өзелмәгән өмет,

Мәхәббәтне саклыйк, җылыбызга төреп.

Эльмираның тормыш иптәше – Евгений Ксенофонтов. Җырчы гомер юлдашын озак вакытлар чит күзләрдән яшереп килде. «Ул – музыкант, DEPEXE MODE трибьют солисты, хореограф-куючы», – дип сөйләгән иде Эльмира иренең дә үзе белән «бер казанда кайнап» яшәүче иҗат кешесе булуы турында. Бүгенге көндә яшь гаилә Мурад исемле малай үстерә.

Пост янында бихисап күп комментарийлар язып калдырганнар. «Ниһаять, гасыр интригасы ачылды. Менә кем икән ул чибәр егет! Сез бик матур, күзләрегез бәхеттән яна», «Сәламәт, бәхетле булыгыз», «Голливуд бит бу», «Сез бик матур. Эльмира, мин сезнең тавышыгызга гашыйк. Сез – талант», «Бәхетле кешеләрне күреп, күңел сөенә. Күз тимәсен», – дигәннәр әлеге парга. 

«Татар егетләре авызларын ачып йөргән арада, татар кызларын башкалар эләктерә. Алия Карачуринага да волейболчы Михайлов букетлар ташый икән», – дигән комментарий да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100