Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина әни булган – кичә ул ир бала тапкан. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Кичә гаҗәеп вакыйга булды. Мин әни булдым. Безнең кадерле улыбыз, яңа дөньяга рәхим ит», – дип язган җырчы үзе социаль челтәрләрдә.
Эльмира 1988 елда Түбән Кама шәһәрендә туган. «Голос» тапшыруы финалисты. Эльмира ире турында сөйләми, «иҗат тирәлегендәге кеше» дип кенә әйтә.