Эльмира Кәлимуллина кияүгә чыккан, ә журналистлар моны белми калган
Җырчы шәхси тормышы турында сөйләргә теләми.
Эльмира Кәлимуллина кияүгә чыккан, ә журналистлар моны белми калган. Бүген Эльмираның ире турында аның яңа концерт программасының режиссеры Максим Скалозуб әйтте. “Эльмираның ире Евгений сәхнәдә бер генә хатын-кыз булырга тиеш дип әйтте. Шунлыктан концертны, менә, ир-атлар җыелып әзерлибез”, - диде ул.
Эльмира Кәлимуллина темага ачыклык кертеп, ире булуын, әмма шәхси тормышы турында сөйләргә теләмәвен әйтте.