Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина туй фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина туй фотосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрләрдә укучыларының сорауларына җавап биргән. Иң беренче итеп аның иренең һөнәре буенча кем булуы, нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыксынганнар. 

«Ул – музыкант, DEPEXE MODE трибьют солисты, хореограф-куючы», – дип язган тормыш иптәше турында җырчы. 

«Ирегезне улыгызга татар исеме кушарга ничек күндерә алдыгыз?» – дип тә сораганнар. 

«Улыбызга исемне ирем тапты, ул сайлаган исем. Ә мин бик теләп аның белән ризалаштым», – дип җавап биргән ул. 

Сорау-җавап рубрикасында шәхси тормышын моңа кадәр бик сирәк күрсәткән Эльмира Кәлимуллинаның  туй фотосы да бар. Дөрес, анда иренең йөзе әйбәтләп күренми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100