Екатеринбургтан биючеләр остазы Әлфирә Мамлиева: «Татар биюләре – кеше күңеленә ачкыч!»
Себер якларына булган командировкабыздан кайтып килгән чакта, Екатеринбург шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Әлфирә Мамлиева белән очраштык.
Екатеринбург шәһәрендә озак еллар яшәп, үзенең йөзен, үзенең сүзен булдырган, күптөрле талантларга ия Әлфирә Фәрит кызының нәсел тамырлары Башкортстанның чатнап торган татар районы Кушнаренконың кечкенә, әмма, кем әйтмешли, төш кенә Чатра авылына барып тоташа.
Иң башта берникадәр Екатеринбург каласы хакында язып үтәсем килә. Ни дисәк тә, һәркемнең биредә булганы юктыр. Екатеринбург – 1724 елда В.Татищев тарафыннан нигезләнгән тарихи, зур кала. Советлар Союзы чорында, 1924-1991 елларда Свердловск шәһәре буларак билгеле.
Бистәләрен дә кушып санасаң, калада хәзер 2 миллион 300 мең чамасы кеше гомер итә. Сан ягыннан Россиянең өченче шәһәре икән. Тулаем Свердловск өлкәсендә 42 татар авылы бар, диелә рәсми чыганакларда.
Алдарак язып үтүемчә, Әлфирә апаның сәләтләре бик күп. Ул 16 ел дәвамында Екатеринбургның Совхоз бистәсендәге «Совхозный» мәдәният учагында тырыш хезмәт куя. Рәссам, декоратор эшләре аңа бик яхшы таныш. Аның тырышлыгы белән мәдәният йортында үткән һәр чара үзенчәлекле бер сулыш, ямь ала. Декорацияләрне дә әллә нинди материаллардан ясамый, ә кул астында булган гади генә тукымалардан, гәзиттән хәтта агач бүкәннәре ясап куя. Мәдәният йортының һәр бизәлешенә аның кулы тигән. Нәкъ менә аның кебек ханымнар хакында «кулларыннан гөлләр тама» диләр.. Чыннан да хак сүзләр бу.
Әлфирә Мамлиева – халык белән эшләргә яратучы шәхес. «Совхозный»да 2017 елдан бирле «Амулет» бию студиясен җитәкли. Шулай ук балалар өчен «Амулетики» дип аталганы да бар аның. Әлеге фольклор коллективларының матур уңышлары да санап бетергесез, бихисап.
«Менә әле татар, чегән халыкларының биюләрен әзерләп бетеп киләбез. Безнең репертуарда бөтен Җир шары халкы биюләре бардыр, мөгаен. Булмаганын киләчәктә куярбыз. Бездә шулай ук рус, мисыр, үзбәк, испан, төрек, нубия биюләре. Биюләрне «Амулет» һәм «Амулетики» кайвакыт бергә башкарганы да бар. Бик кызыклы тандем килеп чыга», – ди Әлфирә Мамлиева.
Әлеге мизгелләрдә Әлфирә Фәрит кызы татар халкының «Чабата» һәм «Шома бас» биюләрен кую белән мәшгуль.
Гомумән, «Совхозный»да «йөзек кашы» дәрәҗәсендәге ансамбльләр ул. Шәһәрдә күпсанлы чараларның бизәге, диләр алар турында.
«Фольклор юнәлешне сайлавым – ул халкымны яратуым дәлиледер, мөгаен. Бию аша күп кенә хисләрне, мөнәсәбәтне аңлату мөмкин. Бию – кеше күңеленә ачкыч. Аеруча татар биюләре, дип әйтәсе килә. Анда безнең әби-бабаларның үткәне, халкыбызның бүгенгесе чагылыш таба. Биегәндә, иң мөһиме, сәхнәне, тамашачыңны тоя белергә, аның тойгыларын күзалларга кирәк, Юлай», – ди язмам герое.
Шулай ук һәр биюгә Әлфирә сәхнә костюмнарының дизайнын да үзе ясый, үзе сыза һәм үзе тегә! Яшьтән үк сызым фәнен яраткан, ә аннан соң мәктәптә дә бу фән серләрен балаларга төшедергән мөгаллимә дә бит әле ул.
Мәдәният йорты буенча миңа экскурсия ясаганда, Әлфирә апа «Совхозный»ның 1967 елдан алып халыкка хезмәт итүен әйтте. Мәдәният учреждениесенең икенче катында күләмле һәм бай эчтәлекле музей экспозициясе бар. Аның хакында да әңгәмәдәшем бәйнә-бәйнә, горурлык хисләре белән сөйләде. Монда мәдәният йортының үткәне, совхозның гөрләп торган чаклары чагыла.
«Минем тәкъдиремдә – туган як язмышы» исемле фотокүргәзмәдә исә Совхоз поселогының Екатеринбург шәһәре читендә 1919 елда нигезләнүе турында да бар. Күргәзмә 1962 елның ноябреннән «Свердловский» совхозына җитәкче итеп билгеләнгән Владислав Агафоновка багышланган. Бик абруйлы җитәкче, чын шәхес иде, дип искә алалар аны монда.
«320 урынлык тамаша залы төрле дәрәҗәдәге чаралар үткәрү өчен заманча тавыш һәм яктылык җиһазлары белән җиһазландырылган.
Шулай ук мәдәният йортында теләсә нинди зәвыкка туры килә торган клуб оешмалары: берничә юнәлештәге хореография, театр һәм вокал студияләре, рәсем һәм декоратив-гамәли иҗат студиясе үз эшчәнлеген алып бара», – диде ул.
Тәрәз төпләрендә, тәгәрәшеп, помидор пешә...
Эш тә генә түгел, шәхси тормыштан да уңган Әлфирә Фәрит кызы. Ике кызы үсеп буй җиткән. Зилә инде аерым яши. Айгөл әлегә әнисе янында, сәүдә тармагында эшләп йөри. Әлфирә апа яшәгән йортны әллә каян күреп була. Күпфатирлы торак палисаднигы да чәчәкләргә күмелеп утыра. Әлфирә апа күпчелек яшелчәләр үстерергә әвәс. Хәтта, якты һәм гаять кунакчыл фатирында да берсеннән-берсе матур гөлләр шулкадәр күп – оранжереягә килеп кердем, диярсең. Уңганлыгы, булдыклыгы чын татар кызының ташып тора! Тәрәзә төпләрендә яран гөлләре белән беррәттән помидорлар да үстерә икән. Шаккатмалы бит бу, күпләр, хәзерге заманда зур-зур бакча-ындырлары була торып та, газон җәеп куялар яки бөтенләй чүп үстереп яталар. Ә уңган бакчачы хәтта тәрәзә төбендә дә помидорлардан мул уңыш алырга өлгерә.
Авылым-авылкаем, Чатракаем минем
Әлфирә – якыннарына, туганнарына карата да хәерхаклы кыз, апа һәм сеңлекәш. Башкортстанга «ә» дигәнче поездларда җилдереп кенә отпуск саен кайтып җитә. «Җиребездәге матурлык, гүзәллек, пөхтәлек һәрберебездән тора», – ди ул.
Чатра – искиткеч табигатьле, хозур урында урнашкан авыл. Анда нибары бер генә урам. Чатра авылына кергәндә үк юлчыларны уңган хуҗабикә Нәсимә Мамлиеваның үзенә чакырып торган кунакчыл йорты каршы ала. Ул бик гүзәл итеп бизәлгән, каралган. Элек монда Нәсимә апаның әнисе – авылның ак әбисе Сәгыйдә һәм әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәймулла Моратовларның тату гаиләсе гомер иткән.
Уллары Мөбарәк һәм кызлары Нәфисә Уфа шәһәрендә яшәсәләр, Нәсимә Шәймулла кызы туган нигезенең утын сүндерми. Барлык туганнары, кода-кодачалары аңа ашкынып килә. Балалары шәһәрләрдә матур итеп яшиләр, «җир җимертеп» эшлиләр.
Әлфирә апа исә әнисе Нәсимә апаның йорт-курасын, җәйге ял йортларын шултиклем оста, соклангыч итеп бизәгән. Татар авылларында шундый илһамлы, оста кешеләр булуы, ерак төбәкләрдән дә туган төякләренә кайтып, кечкенә авылларны җанландыруы, ямьләндерүе сөендерә. Димәк, Чатра әле яшәячәк, тагы да матурланачак, дигән уй туа.
«Тормышыбызның һәр көненнән бәйрәм ясап, матур итеп эшләргә, халыкны яратырга, эшеңне яратырга кирәк», – дип саный Әлфирә Мамлиева.
Эшләре белән дан казанган, кешеләр рәхмәтен вә хөрмәтен яулаган игелекле милләттәшебезгә алдагы тормышында да яңадан-яңа уңышлар һәм иминлек теләргә кала.