Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Екатерина Мизулина «рус» һәм «россиянин» сүзләре арасында аерма күрмәвен әйтте

news_top_970_100
Екатерина Мизулина «рус» һәм «россиянин» сүзләре арасында аерма күрмәвен әйтте
Фото: КФУ, Инна Басырова

«Имин интернет лигасы» җитәкчесе Екатерина Мизулина бүген Казан федераль университетында студентлар белән очрашты. Анда ул «я русский» һәм «я россиянин» сүзләре арасында үзе өчен аерма булмавын әйтте, дип яза «Коммерсантъ». «Минем өчен «рус» һәм «россиянин» сүзләре тигез», – дигән ул. Бер студент аңа: «Сүзлекне карагыз», – дигәч, Мизулина: «Илдәге күпчелек гражданнар өчен дә шулай», – дигән. Ул егет: «Рус – милләт, россияле – гражданлык», – дип аңлаткан.

Мизулинаның чыгышы бәхәсләр тудыра. Бер төркем студентлар «Россия, Россия» дип, икенчеләре, «Татарстан, Татарстан» дип кычкырган, дип яза кайбер телеграм-каналлар. Моңа Мизулина ашыгыч рәвештә үз каналында аңлатма бирде, «фейк һәм саташу» дип атады. «Башта алар «Россия» дип кычкырды, аннары – «Татарстан», алга таба «КФУ» дип. Залда 1,6 мең кеше иде, сез кемне алдыйсыз», – дип язган ул каналына. Үзе видео да урнаштырган – әмма анда «Россия!» дип кычкыручылар гына.

Соңрак ул журналистларга Россиядәге башка халыкларны да рус дип санавын әйтә.

«Безнең бик зур, күп милләтләр яшәгән ил, анда гасырлар буе күп халыклар һәм конфессияләр дус яши. «Русский» термины бер конкрет милләткә караганда киңрәк. Ул безнең барыбызны да үз эченә ала. Чит ил халыклары өчен без барыбыз да – тывалар, татарлар, дагыстаннар, лезгиннар, ингушлар – руслар. Шаманның «Я русский» җыры безнең барыбыз да турында дип саныйм», – ди ул.

Бу темага сөйләшү әледән-әле булып тора. 1 декабрьдә Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстойның «Мы – русские. И не надо подкидывать врагам, называя себя абсолютно пустым словом «россиянин»» дип белдерде.

2023 елның мартында Казандагы «Ферма-2»да урнашкан 186нчы лицейда мәгариф бүлеге методисты чарага әзерләгәндә, Шаманның «Я – русский» җырына укучыларга кулларын күтәрергә һәм «Я – русский» дип кабатларга кушты.

Очрашу вакытында Екатерина Мизулина берәр студент белән сөйләшергә әзер булуын әйтә. Аркадий исемле студент аның белән интернетта, аерым алганда, җырчыларның текстларында цензура турында әйтә. Мизулина аны сәхнәгә чакыра, алар ярты сәгать диярлек сөйләшә. Аркадий Мизулинаны әләкләшүдә гаепли, моның артистның илдән китүенә җиткерүен әйтә. Мизулина Россиядә әләкләшү булмавын әйтә, әләкләшү – яшерен рәвештә мөрәҗәгать итү, ә мин ачыктан-ачык эшлим, ди. Мизулина фикеренчә, аның гамәлләре «гади россиялеләргә файдага». Социаль челтәрләрдәге видеолардан аңлашылганча, студентларның бер өлеше бәхәс вакытында залдан чыгып киткән.

Екатерина Мизулина Казан студентларының стипендиясе аз булуга гаҗәпләнгән. Аңа 2 мең сум стипендия алган студентлар барын әйткәннәр. «2 мең сум – нинди стипендия инде?» – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100