Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кем патриот түгел – читкә китегез» яки ни өчен балаларны «Я – русский» дип җырлатканнар?

Мессенджерларда мәктәп укучыларын «Я – русский!» җырына кул күтәрергә мәҗбүр иткән видео шау-шу куптарды. «Интертат» җаваплы җитәкчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең бу вакыйгага карата фикерләрен белеште.

news_top_970_100
«Кем патриот түгел – читкә китегез» яки ни өчен балаларны «Я – русский» дип җырлатканнар?

Кичә мессенджерларда, социаль челтәрләрдә бер четрекле видеоролик таралды. Анда мәктәпнең актлар залында бер ханым укучылар белән чарага әзерлек алып бара. Ул Шаманның «Я – русский» җыры яңгыраганда, укучыларга кулларын күтәрергә һәм «Я – русский» дип кабатларга куша. Бу вакыйга «Озын тәнәфес» бәйгесенә әзерлек вакытында булган.

Видеода күренгәнчә, педагогик хезмәткәр «Я – русский» сүзләрен «Сез – Россия Федерациясе гражданнары» дип аңлата. Аннары кулларын күтәрмәгән яки ханымның сүзен тыңламаганнарга «сез нәрсә, руслар түгел мәллә?» дип дәгъва белдерә. «Мин аңлыйм кемнеңдер рус булмавын, әмма гражданнармы, юкмы? Юкмы? Алайса тиз арада эмиграциягә!» – ди. Шулай ук «Монда патриотлар азмы әллә?» – дип тә укучыларны шелтәли. «Кулларны югары күтәрегез! Югарыга – НАТОга булырга тиеш», – дип тә өсти.

Укучылар арасында хиҗаплы кыз да күренә.

Әлеге видоролик «Ферма-2»да урнашкан 186нчы лицейда төшерелгәне ачыкланды.

«Интернетта һәм социаль челтәрләрдә йөргән видео дөрес түгел»

Казанның 186нчы лицее директоры Азит Җамалдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә интернетта таралган видеоның эчтәлеге дөреслеккә туры килмәвен аңлатты. Аның фикеренчә… бу – видеомонтаж икән.

Азит Җамалдинов

Фото: © https://edu.tatar.ru/

Бу «Озын тәнәфес» бәйгесенә әзерлек иде. Без анда җиңдек. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә йөргән видео дөрес түгел. Халыкка таралган роликта сүзләр буталган. Бу – монтаж. Ул – көндәшләр эше, чөнки шәһәр бәйгесендә көрәш барды.

Дөрес видео һәм безнең аңлатма сайтыбызга урнаштырылган. Үзегез карый аласыз.

«Я – русский» – ул гомумхалык җыры. Балалар аны сайлады. Без ризалаштык. Педагог безнеке түгел. Ул – өстәмә белем бирү педагогы. Без аны номерны куярга чакырдык, – диде Азит Җамалдинов.

Азит Җамалдинов «дөрес видеоны сайттан» карарга мөмкин, дип ышандырса да, мәктәп сайтында бөтенләй башка ролик урнаштырылган. Беренчедән, ул арттан, сәхнәгә каратып төшерелгән. Икенчедән, балалар башкача киенгән һәм аларның башларында – кызыл берет. Сайтта эленгән видео башка көнне төшерелгәнгә охшаган. Интернетта таралган видеода репетициядән өзек яздырылган иде.

Интернетта таралган видеоның «герое»

Азит Җамалдинов интернетта таралган видео «герое»на әверелгән педагогның исемен әйтмәде. Казанның Мәгариф идарәсе, җитәкчесе дә, аның урынбасарлары да, матбугат хезмәте белгече дә иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр телефоннарын алмадылар.

Казанның Мәгариф идарәсе рәсми рәвештә тараткан аңлатмада педагогның репетиция вакытында әйткән сүзләре башка милләтләрне кысуга юнәлтелмәгәнен белдерә.

«Иҗади номер 2023 елның 10 мартында узган «Озын тәнәфес» шәһәр фестиваленең патриотик блогы өчен әзерләнгән иде. Конкурс программасы өчен SHAMAN «Мин – рус» җыры сайланган. Номерның бер өлешендә мәктәп укучылары кушымта вакытында кулларын өскә күтәрделәр. Бу хәрәкәт вокаль номерны көчәйтү буларак хезмәт итте. Башка бернинди мәгънә юк иде. Әйтергә кирәк, бу – балалар һәм яшүсмерләр актив катнашкан, мәгариф учреждениеләре укучылары арасында уза торган күпсанлы иҗади конкурсларның берсе.

Педагогның репетиция вакытында әйткән сүзләре башка милләтләрне кысуга юнәлтелмәгән иде. Шуңа да карамастан, хезмәткәргә бу мәсьәләгә игътибарлы мөнәсәбәт зарурлыгы күрсәтелде», – диелә Мәгариф идарәсе аңлатмасында.

«Интертат» газетасының берничә чыганагы әлеге педагогның Казанның Совет районы буенча мәгариф идарәсе укыту-методик секторы методисты Гимадиева Жанна Викторовна булуын раслады.

Sovedu.ru сайтында Жанна Гимадиева эшләгән секторның 5 телефон номеры язылган, әмма аларның берсен дә ярты көн буе алучы булмады.

Без бу хезмәткәрнең үзе белән сөйләшергә теләгән идек, әмма барып чыкмады. Совет районы мәгариф идарәсендә бу хезмәткәрнең үзләренеке булмавын, «методкабинет хезмәткәре» булуын җиткерделәр. Интернетта бу ханымның эшләгән урыны Шуртыгин урамы, 1 йорт – мәгариф идарәсе белән бер бина дип күрсәтелгән. Ә мәгариф идарәсендә Пионер урамы, 13 йортка юлладылар. Офислар урнашкан бу бинада методистлар юк, дип җавапладылар, бу бинадагы башка предприятие-ширкәт хезмәткәрләре, вахтер ханым да методистлар утырган кабинетны белмәвен әйтте. Кабат мәгариф идарәсенә чыккач, Кирпичников урамы, 12 йортка юлладылар. Анда музыка мәктәбе эшли, ә кайчандыр методистлар утырган өлешендә ремонт бара. Шул рәвешчә, методистларны таба алмадык. 

Мәгариф идарәсе җиткәчесе Ирек Ризванов безне кабул итмәде. Урынбасары Альберт Әхмәтов сөйләшәчәген әйтте, аның белән аралаштык, ул Жанна Гимадиева бернинди аңлатма да бирмәячәген әйтте. «Җәмәгатьчелек борчылганын беләбез, хатлар килде, рәсми җавап бирербез, борчылган кешеләр барысы хат язсын, җавап бирербез, сез дә хат языгыз», – диде Альберт Әхмәтов. 

Казан мэриясе матбугат секретаре Владимир Казанцевтан аңлатма сорагач, ул рәсми җавапны юллады, башка җавап булмаячагын әйтте. «Җәмәгатьчелек бу видеога бәйле рәвештә борчыла», – дип әйткәч, «Капма-каршы фикерләр дә бар. Һәм алар күп», – диде Владимир Казанцев.

«Бу – бөтен кешене борчырга тиеш. Бу – ватанпәрвәрлекне тәрбияли торган чара түгел»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, видеороликтагы фактны тикшерүне сорап, мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән. Ул бу күренешкә хокукый бәя бирүне сорый.

Рамил Төхвәтуллин

Фото: © Рамил Гали

Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка әйтүенчә, аңа бу видео кичә Мәскәүдәге танышыннан килеп ирешкән. «Гомумән, бу әйбер күпмилләтле республикада ни дәрәҗәдә мөмкин? Мин шаккатам безнең республикада булуына. Укытучымы ул, сәнгать җитәкчесеме – сүзләрен ишеткәнсездер. «Кем кул күтәрми, кем патриот түгел – читкә китегез, һиҗрәткә китегез…» Бу – бөтен кешене борчырга тиеш. Бу – ватанпәрвәрлекне тәрбияли торган чара түгел. Бу – ватанпәрвәрлекнең патологик ягы. Бу трендка әйләнмәсен. Мин аларга сорау бирдем, һәм аңа башка органнар хокукый бәяләмә бирергә тиеш. Бу – милли үзаңга кагыла торган четерекле мәсьәлә», – диде Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка.

Илсур Һадиуллин 186нчы лицей мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмә җыйган

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова кичә, 16 мартта, министр Илсур Һадиуллин 186нчы лицей мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмә җыйганын әйтте. «Киңәшмәдә министрның урынбасарлары, Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе, 186нчы лицей директоры катнашты», – диде Алсу Мөхәммәтова. Киңәшмәдә нинди карар кабул ителгәне әлегә билгеле түгел.

3 бала анасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева әйтүенчә, «Татарстан ата-аналары» төркеме координаторы Илсөя Әхмәтгалиева исеменнән  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменә хат юлланган.

Җитәкчеләр исеменә юлланган хаттан өзек китерәбез:

«Без, балаларыбызның һәм милләтебезнең киләчәген кайгыртучы ата-аналар төркеме исеменнән, бүгенге көндә Татарстаныбызның мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырылган чараларга карата ризасызлык белдерәбез.

Сез Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгына җитәкче булып билгеләнүгә без шатландык. Тик ни аяныч, туган телебезгә һәм милли аңыбызга булган һөҗүм, яңа көч алып, Сезнең куллар аша дәвам итә, һәм бу процесс системлы рәвештә бик шома гына бара.

Иң зур югалтуларның берсе ул ата-аналарның күзеннән яшерен генә яңа Белем бирү Дәүләт Стандартларының уку планнарын мәктәп планнарына ашырдыгыз, шуның белән күпме мәктәп уку планыннан туган тел дәресләрен чыгарды, һәм бөтен калган мәктәпләрдә туган тел дәресләре сәгатьләре тагын да киселеп «юк» дәрәҗәсенә төшерелде. Ясалма рәвештә «татар мәктәпләре» дип аталган мәктәпләр, чынлыкта, урыс мәктәбеннән башка бер җире белән дә аерылмый...

...Татар һәм мөселман балаларын мәҗбүри рәвештә кул күтәртеп «МИН – УРЫС!» дип кычкырту баланың милли үзбилгеләнүенә һөҗүм ясау, бала аңы белән психологик яктан манипуляция. «Мин россиян» дигән сүз әле килешер иде.

Мәктәп ул белем бирү оешмасы! Без балаларыбызны, белем алып кеше булсыннар өчен, дәүләткә ышанып, мәктәпкә чыгарып җибәрәбез. Ә аларга НАТО, Донбасс, сәясәт турында сөйлиләр, әле хәзер инде, җитмәсә, аларның шәхси, рухи кыйммәтләренә дә һөҗүм башланды. Инде математика, физика дәресләре урынына балаларга мылтыктан ату дәресләре кертеп, 10-13 яшьлек солдатлар гына ясыйсыгыз калды!

Кабатлап әйтәбез, мәктәп ул белем алу урыны, һәм ул үз асылына туры килергә тиеш. Тәрбия өлешенә килгәндә, «милли һәм рухи кыймммәтләр якланырга тиеш» дигән акка кара белән язылган кагыйдәләр бар, алар үтәлергә тиеш.

Мәгариф өлкәсендә барган күренешләр ата-ананы баласын мәктәптән алып өйдә уку форматына күчүгә мәҗбүр итә. Ә без бит бу илнең гражданнары бу дәүләтнең турыдан-туры хуҗалары, һәм балаларыбызны дәүләт бюджеты хисабына үзебез теләгәнчә укытуга хокуклы.

Без Сездән бу мәсьәләгә карата чара күрүегезне үтенәбез. Безнеңчә, әлеге видеодагы хатын балалар алдында гафу үтенергә, мәктәпкә бүтән якын да җибәрелмәскә тиеш.

Ихтирам белән, «Татарстан ата-аналары» төркеме.

16.03.2023 ел»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 март 2023
    Исемсез
    Затсызлар, оятсызлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100