Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: «Дорогие россияне» генә булып калыйк инде!»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа»АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстойның «Мы – русские. И не надо подкидывать врагам, называя себя абсолютно пустым словом «россиянин»» дигән сүзләренә фикерен белдерә.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: «Дорогие россияне» генә булып калыйк инде!»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Яши торгач, әллә ниләр ишетерсең. Без инде болай да акны – кара, суны – таш, ташны су дип атый торган заманда яшибез. Менә хәзер безнең барыбызны да «русский мир»га кертмәкчеләр – «россиянин» терминыннан баш тартмакчылар.

«Россияннар» дигән сүз дошман пропагандасы икән. Аны 90нчы елларда Ельцин дошмани максатлардан керткән икән. Шуңа да, Россиядә бары тик руслар яши, дип кенә әйтергә кирәк икән.

«Слово «россиянин» появилось в 90-е, его использовал Ельцин с подачи вражеской пропаганды. Его используют те, кто возлагает сегодня вину за свои преступления на нашу страну, называя нас «россиянами», – дип язган Петр Толстой.

«Мы – русские. И не надо подкидывать врагам, называя себя абсолютно пустым словом «россиянин», – дип язган Петр Толстой.

Мондый сүзне берәр рус карагруһы әйтсә, гаҗәп булмас иде. Гадәттә, нәрсәгәдер ирешә алмаган маргиналлар менә шулай чикләргә ташлана да, үзе булдыра алмаган гаепне башкалардан – башка халыклардан эзли башлый бит. Юк шул. Моны Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Толстой әйтә. Без инде Дәүләт Думасындагы кайбер депутатларның сәердән сәер гыйбарәләрен ишеткән бар иде. Әмма «татар һәм башкортларны Монголиягә куарга» дигәннән соң, андый сүзне әйтүчеләр башка юк дип тә белә идек. Изге урын да, иске урын да буш тормый – гаҗәп сүз ияләре туа тора.

Кем-кем, әмма Дәүләт Думасында – Россия парламентының югары вазифасында утырган кеше буларак, Толстой «россиян» дигән гыйбарәнең XVI гасырда барлыкка килгәнен һәм аның аз да түгел, күп тә түгел, язучы, православ рухани преподобный (татарчасы юк) Максим Грек заманыннан кулланылганын белми микәнни? Ул заманда Ельцин үзе түгел, бабасының бабасының бабасы планда да юк әле... Бу сүз XVII гасырда киң кулланылыш ала һәм моны берәү дә «Россиянең дошманнары керткән термин» дип кабул итми.

Толстой әллә 1680 елда туган рус православ руханиы, язучысы Симеон Полоцкийны да дошманнар рәтенә кертә микәнни? Гәрчә ул бит инде хәзерге Белоруссия җирендә туган...

«Что ж з царя Алексея? – Орел Русси всея.

Кол красен? – Зело ясен.

Кол силны? – Предивны.

Что слава? – Даст Бог будем глава.

Ким народом? – России плодом.

Будь славен, Алексею, над землею всею,

Где светят луча слонца во вся земли конца,

Вся страны з Россияны да тя величают

И работают».

Менә шул юлларының авторы да «дошман тегермәненә су койган» кеше булып чыга – ул да Россиядә яшәүче халыкны «россияннар» дип атаган.

«Не для того Иван Грозный брал Казань, чтобы мы сейчас начали говорить вдруг «россияне», – дигән Петр Толстой. Аз гына тарихны өйрәнү кирәк депутатка. Иван Грозный алгач та «россиянин» гыйбарәсе калган. Бик актив кулланылган.

«До чего мы дожили, о россиане? Что видим? Что делаем? Петра Великого погребаем!» – дигән рухани «автор тезиса о триедином русском народе» Феофан Прокопович та, «первый русский учёный-естествоиспытатель» М.В. Ломоносов, «деятель Русского Просвещения» дип аталган М.М. Щербатов та, «великий русский писатель» Н.М. Карамзин да дошманнар булып чыга...

«Горжусь, что я россиянин!» – дигән Александр Суворовны да дошман рәтенә кертергәме? Кертергәдер инде. Ул да бит бу сүзне кулланган.

Мин инде «не русский я, но россиянин!» дигән Мостай Кәримне телгә дә алып тормыйм. Совет чорында – Ельцин заманында түгел, совет чорында шул сүзне әйткән Мостай Кәрим танылды. Ә Толстой бәясенчә, ул хәзер дошман буламы икәнни?

Петр Толстой «россиянин» булудан туктап, «русский» дип үзеңне атасаң, «абсолютно пустой» булудан туктап, «туп-тулы»га әйләнеп була дип уйлый микән? Алай җайлы гына акыллыланып булса икән ул!

Толстой бу сүзне элегрәк әйтсә әле... Буш кеше түгел, башында үз фикере туган дип әйтер идек – кире фикер булса да, фикер бит. Ул бу хакта Путин әйткәч белдерде. Менә монысы инде аның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль фикер йөртүен белдерә. Президент «русский мир»ның нәрсә икәне турында әйткәч, аның билгеләмәсен белдергәч, әйтте.

«Русский мир – это Древняя Русь, Московское царство, Российская империя, Советский Союз, это современная Россия, которая возвращает, укрепляет и умножает свой суверенитет как мировая держава. Русский мир объединяет всех, кто чувствует духовную связь с нашей Родиной, кто считает себя носителем русского языка, истории, культуры независимо даже от национальной или религиозной принадлежности».

Әмма Путин үзенең рус икәнен әйтте, «россиянин»нан баш тартыйк димәде. Толстой шуннан үзенә кирәген тартып ала да, бөтен Россияне урыска әйләндермәкче.

«Китмибез без!» – дигән Тукай. Шуның кебек хәзер «урыс түгел без!» дип әйтәсе генә кала инде. Толстой безне урыс дип атаганга карап, татар, башкорт, мари, чуваш руска әйләнәме инде?

Әгәр дә дөньяда бер генә халык булуы соралса, Аллаһы Тәгалә җирдә бер генә халыкны яралткан булыр иде. Дөнья төрлелеге белән матур, һәм күп милләтле булган Россияне андагы халыклар үз дәүләте дип таный иде. Безне урыс дип атаганга карап, без урыс булмыйбыз, татар булып калабыз. Безгә инде нишләргә кала? Шуны уйлыймы икән Толстой иптәш? Һәр Толстой да Лев Толстой түгел икән шул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100