«Россияле»дән баш тартып, «рус халкы»на әйләнү турында: «Бер үк тырмага кат-кат басу...»
Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстой Россиянең бөтен халкын, милләтенә карамастан, «рус» дип атарга кирәк, диде. Бу сүзләрнең артында нәрсә ятуы, аның нәтиҗәләре хакында татар зыялыларыннан белештек.
Югары сәяси даирәләрдә Россиянең бөтен халкын «россияне» урынына «рус халкы» дип атарга кирәклеге турында сүзләр куера башлады. Россиянең бөтен гражданнарын рус милләтенә тиңли торган идеологияне Конституциягә беркетү турында да тәкъдимнәр бар.
Мәсәлән, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстой 22 ноябрьдә «Россия» каналында барган «60 минут» тапшыруында Россиянең бөтен халкын, милләтенә карамастан, «рус» дип атарга кирәк, диде. Депутатның чыгышы медиакиңлектә тиз таралды. Бу тема төрле мәйданчыкларда барлыгы 800 тапкыр искә алынган. Әлеге мәйданчыкларның потенциаль аудиториясе 100 млн кулланучыдан арта.
Петр Толстой: «Россиялеләр» дигән термин барлыкка килүдә без үзебез гаепле. Ельцинга татарларны үпкәләтмәс өчен (яки, мин белмим, ул кемнәрне үпкәләтмәскә теләгәндер) ниндидер сүз кирәк булганда, Бурбулис аңа Даль сүзлегеннән менә бу «россиялеләр» сүзен тәкъдим итә. Шул вакыттан без, рус кешеләре, үзебездә Россиядә бу бөтенләй аңлашылмый торган сыйфатны әйтүне дәвам итәбез.
Игътибар итегез, русларга һәм Россия Федерациясенә каршы сүз әйтергә теләүчеләр барысы да, нәкъ менә украиналылар, Казахстанда, элеккеге СССРның башка илләрендәге аерым милләтчеләр алар нәкъ менә «россиялеләр» сүзен куллана, ә «руслар» сүзен түгел. Алар «Руслар һөҗүм итә» дими. Алар: «Россиялеләр һөҗүм итә», - ди. Алар үз илләрендә хәтер музейлары төзи, анда чәнечке һәм пычак тотарга өйрәнгән өчен җаваплылык та, россиялеләргә йөкләнә. Шуңа күрә без, «россиялеләр»сүзен кулланып, Россияне дошман күрүчеләргә туп бирәбез.
Безнең ил – күп милләтле. Бездә Россия гражданнары бар. Һичшиксез, безнең тугандаш аварлар, чеченнар, татарлар, башкортлар - барысы да руслар. Чөнки алар Россиядә яши! Һәм алар Россиядә тикмәгә генә яшәми, тарихи яктан шулай килеп чыккан. Иван Грозный Казанны аның өчен, хәзер без»россиялеләр» дип әйтә башлар өчен, алмаган», - диде телевизион тапшыруда.
Петр Толстойгның сүзләрен хезмәттәше – Дәүләт Думасы депутаты Бийсолтан Хамзаев куәтләп, «рус халкы» турында закон кабул итү тәкъдимен күтәреп чыкты.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Конституциягә дәүләт идеологиясен кертү кирәклеге турында әйтте.
«Идеологиясез җәмгыять була алмый, бу дәүләт һәм хокукның элементар төшенчәләре. Хәзер махсус хәрби операция бара һәм аның максатларының берсе – Украинада нацизмны бетерү, ягъни фашизм идеологиясен юк итү. Махсус хәрби операциянең бер бурычы бүген хәл ителә, шуңа күрә мин моның турында җитди уйларга тәкъдим итәм. Безнең тарихыбыз, без яши торган хәзерге чынбарлыкны исәпкә алып, безнең җәмгыятебезнең үсеш перспективалары турында уйлап, безнең җәмгыятьнең, безнең максатларның идеологиясен формалаштырырга һәм аны Россия Федерациясе Конституциясенә беркетергә кирәк», - дигән Александр Бастрыкин 22 ноябрьдә «Державин укулары» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядәге чыгышында.
Югары даирәләрдә яңгыраган сүзләр нәрсә аңлата? Бу сәясәт татарларның милләт буларак бетүенә барамы? Алай гына татар бетәрме? Әлеге сорауларны без татар зыялыларына юлладык.
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла:
Беренче ул сүзне кумык кешесе, Дагстаннан сайланган депутат Солтан Хамзаев әйтте. Ул сәяси мәйданда шундый сәер тәкъдимнәр белән билгеле шәхес. Соловьев ток-шоуында Дәүләт думасының вице-спикеры Петр Толстой: «Безнең бабайлар юкка гынамы Казан ханлыгын алган», диде. Янәсе, Казан ханлыгын алганнан соң россиян дип аталырга тиеш түгел. Аның сүзләре тарихи яктан дөрес түгел. Казанны алганчы Московия дип аталган, Россия империясе дигән төшенчә Петр I вакытыннан башланган. Русский дигән сүз исем түгел - сыйфат, русча әйтсәк, имя прилагательное. «Чит илдә безне барысы да «русский» дип атый», диләр, ләкин бит «раша» ул «русский»ны да, «россиянин»ны да аңлата. Бу табигый. Армиядә, мәсәлән, татарны гына түгел, чуашны да, башкаларны да «татар» дип әйтү бар иде.
«Россиян дигән төшенчә булмаган, Ельцин уйлап тапкан», диләр. Бу күзгә карап ялганлау. Илленче елларда ук Мостай Кәрим: «Рус түгелмен, ләкин россиян мин,
Совет Ватанының улымын.
Ниндәй яҡты бейеклектәренә бөгөн
Күтәреләм йәшәү юлының!» дигән шигырен язды.
Хәзер сәяси милләтне һәм этносны аңлы рәвештә бутыйлар. Сәяси милләт буларак, иле Россия булгач, гражданнары «россиян» дип аталырга тиеш. Ә этник милләт һәркемнең үзенеке һәм ул шулай булырга тиеш тә. Аны ниндидер кануннар белән генә үзгәртеп булмый. Бу шушы катлаулы заманда милләтара ызгышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Мондый әйберләр сәяси ялгыш дип уйлыйм. Үзенең миләтен белгән кеше тамырлары белән горурлана, аны син ул милләттән түгел, бүтән милләт дип әйтү бер яктан ахмаклык, икенче яктан халыкта ризасызлык тудыру.
Бу закон проекты булып Думага кермәстер дип уйлыйм. Ләкин халыкларның реакциясен белү өчен мәйданга ташланган шигарь бу.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова:
Күпмилләтле илебездә милли-гражданлык тәңгәллеген үстерү һәм аңа ярдәм итү бик мөһим. «Россиялеләр» сүзе Россиянең төрле милләт вәкилләрен җыя. Хәзер «россиялеләр» терминын «руслар» сүзе белән бутау бара. Бу рус милләтеннән булмаган кешеләрен борчый. Социология фәне илебезнең төрле милләтләрендә этник тәңгәллек югары булуын күрсәтә. Терминнар буталчыгы рус булмаган халыкларны борчый. Бу терминнарны бик сак кулланырга кирәк. Илебез халкы өчен бу бик четрекле мәсьәлә. «Россиялеләр» терминын «руслар» сүзенә алыштыру никадәр зур ризасызлык тудырасын фаразлавы кыен, әмма рус булмаган халыкларда үпкә хисе, һичшиксез, калачак.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов:
Совет власте чорында милли дәүләт структурасы формалашканда, рус милләтеннән башка, төрле бәяләүләр буенча, 160ка якын халык һәм милләт булганлыгына шик юк иде. Алар милли-мәдәни автономиянең билгеле бер дәрәҗәсенә ия. Шуңа күрә совет фәне халыкларны «национальность» һәм «нация»гә бүлде. Берникадәр дәрәҗәдә кабиләләр дә булды.
Советлар Союзы таркалганнан соң, этнологлар һәм сәясәтчеләр милли дәүләт төзүне илнең көчсезләнүенә һәм таркалуына китерә, дип уйлана башладылар. «Россия таркалу чигендә, федерализм безгә туры килми» дигән фикерләр булды. Фәнни планда абруйлы галимнәрнең, шул исәптән академик Тишковның да сүзләре яңгырый башлады. Алар бу этнонация төшенчәләрен (мәсәлән, татарлар, марилар, чеченнар) һәм бөтен халык өчен уртак атаманы бер-берсеннән аерырга кирәк булуын җиткерде. «Россияне» терминын, әлбәттә, Ельцин уйлап чыгармаган. Минемчә, монда Тишков зур роль уйнаган.
«Россияне» атамасы АКШ гражданнарына карата әйтелә торган «америкалылар» сүзе белән бер. Шул ук вакытта алар үзләрен итальяннар, испаннар, кубалылар, кытайлылар һәм башкалар дип саный. Моннан тыш, АКШта милләт бернинди роль уйнамый диярлек. Анда раса билгеләре күпкә өстен чагыла. Әйтик, кара, мулат яки ак. Бу шәхесара аралашуда, эшкә кабул итүдә мөһим роль уйный. Сәяси милләт буларак, алар барысы да америкалылар. Советтан соңгы чор сәясәтендә дә шундый ук бүленеш ясарга тырышып карадылар. Ягъни этнонация - ул шәхси әйбер, һәм дәүләт кешеләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен хуплый. Шул ук вакытта илдәге барлык халыкның тарихи язмышлары бергә кушылуы белән дәүләт көчлерәк булырга тиеш иде. Ул илнең көче һәм бердәмлеге чыганагы булды.
Соңгы вакытта сәясәтчеләр арасында «без этноноцияләрдән баш тартсак һәм «россиялеләр» сүзен «русларга» алмаштырсак, бернинди куркыныч янамаячак һәм бу алмаштыруны беркем сизмәячәк» дигән фикерләр өстенлек итә башлады. Аларга Россия эчендә барлык кешеләр дә бертөрле кебек тоела һәм алар милли аерымлыклар күрми, әмма милли-мәдәни аерымлыкларны бетерү мөмкин түгел. Телеэкраннардан чеченнар яки татарлар - алар руслар, дип теләсә күпме әйтергә мөмкин, әмма чынбарлыкта бу алай түгел. Мәскәүдәге сәясәтчеләр безне руслар дип атый ала, әмма без моннан гына татар булудан туктамаячакбыз. Безне татар дип атауны тыйган очракта да, безне ничектер атарга туры киләчәк, чөнки без башка телдә сөйләшәбез, без мөселманнар, һәм бу аермалар күренә. Минемчә, унификацияләүгә омтылыш бернинди яхшылыкка китермәячәк.
Петр Толстой Иван Грозныйның бөтен гражданнарны унификацияләү өчен Казанны алганын әйтте. Иван Грозный хәтта татарлардан православие динендәге руслар ясарга да тырышып караган, ләкин булдыра алмаган. Бөтен кешене юк итәргә һәм чукындырырга аның көче җитмәгән.
Алга таба Россия империясе дә татар-мөселманнарны унификацияләргә тырышты. Бу эш төрле дәрәҗәдәге активлык һәм төрле уңыш белән барды. Мисал өчен Лука Канашевич җитәкчелегендә мәчетләрне юк итү кампаниясен искә алырга була.
Ахыр чиктә, Екатерина II үз халкыңның шактый өлеше белән бертуктаусыз көрәш яхшыга алып бармаганын аңлады. Шуннан соң ул дини ирек турында указ кабул итте. Шуннан бирле ислам дине законлы булды, ягъни яшерен халәттән чыгарылды.
Россия дәүләтенең милли-мәдәни структурасында булган барлык тәҗрибәләр, күрәсең, хәзерге сәясәтчеләргә дә тынгылык бирми. Алар чечен телендә сөйләшүче, ислам динен тотучы, шул ук вакытта үзен рус дип атаучы ниндидер яңа кешләр җәмгыяте тудырырга тели. Бу «русларның» башында нинди уй булачагын аңлавы кыен.
Кызганыч, изге теләкләр белән җәмгыятьтәге гармонияне бозулар тарихта еш кабатлана. Әйтерсең, барлык милләтләрнең исемен үзгәртсәк, гармония килә, эчке каршылыклар булмый. Чынбарлыкта, бу каршылыклар кисәк кискенләшә генә. Хәтта элек үзенең килеп чыгышы турында уйламаган кешеләр дә кинәт кенә үзләренең тормышларыннан иң мөһим нәрсәне тартып алырга җыенуларын, аларның үз кардәшләрен, үз үткәннәрен белмәгән маңкортлар итәргә теләүләрен аңлаячак. Бу моңа кадәр булмаган киеренкелек чыганагына әверелергә мөмкин.
Кызганыч, еш кына сәясәтчеләр тарихны белмиләр һәм, әйләнә буенча йөреп, кат-кат бер үк тырмага басарга әзер. Безгә, татарларга, хәзер сабырлык, эчке бердәмлек һәм тынычлык кына кирәк.