Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт көн ишек төбендә утырган бабайга ярдәм күрсәтмәгән 7нче хастаханә гаеплеме?

news_top_970_100
Дүрт көн ишек төбендә утырган бабайга ярдәм күрсәтмәгән 7нче хастаханә гаеплеме?
Александр Эшкинин

Коляскадагы 66 яшьлек Рәшит исемле абыйның 4 көн буе Казанның 7нче хастаханәсе ишек төбендә утыруы турында язган идек. Социаль челтәрләрдә 7нче хастаханә персоналын гаепләп яздылар. Блогер Гүзәл Хөснетдинова, хастаханәгә карата җинаять эше ачарга кирәк, дип белдерде. «Кешенең үлә баруын күреп торган хастаханә хезмәткәрләренә җинаять эше ачуларын телим. Көн саен күргәннәр аны, ул кешенең ризыксыз, сусыз утыруын күреп торганнар. Шәһәрнең 7нче хастаханәсе! Мин бүген бөтен журналистларга язам. Бөтен дөнья үзенең «геройларын» күрсен!» – дип язды «Женщина Оххонь».

7нче хастаханәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнара Тимуршина бабайга игътибар булмавын кире какты.

«Шимбә көне аны безгә туганы (кызы) алып килде һәм кабул итү бүлегендә: «Теләсә нәрсә эшләтегез», – дип калдырып китте. Без полициягә шалтыраттык, исем-фамилиясен, яшен һәм яшәү урынын белештек. Шул ук көнне Савиново полиция бүлегеннән участок хезмәткәре килде һәм бу очракта бернәрсә дә эшли алмавын әйтте. Полиция аша кызы белән элемтәгә кердек. Кызы килеп алачагын вәгъдә итте. Аннары 2 көн буена үзебез шалтыраттык. Башта килеп алачагын әйтсә, аннары бөтенләй җавап бирми башлады», – диде матбугат хезмәте.

Тик хастаханә медицина хезмәткәрләренең битарафлылыгы, олы яшьтәге кешегә берничек тә ярдәм итмәүләре темасын күтәрергә теләмәде. «Судка бирү очрагы турында хастаханә нәрсә уйлый?» – дигән сорау да җавапсыз калды. 

Рәшит абыйны блогер Алия Хәлиуллова («Кенсуха» исеме астында блог алып бара) «Приют человека»га урнаштырды. Бүгенге көндә Рәшит абый шунда көн итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100