Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан хастаханәсе төбендә 4 көн килеп алуларын көткән карт: «Кызым бар. Алия абыстай»

news_top_970_100
Казан хастаханәсе төбендә 4 көн килеп алуларын көткән карт: «Кызым бар. Алия абыстай»

Социаль челтәрләрдә инде 4 көн дәвамында балаларын көтеп утыручы карт турында хәбәр таралды. 66 яшьлек ир-ат үзе хәрәкәтләнә алмый, ул инвалидлар коляскасында утыра. «Ничә ел коляскада утыруымны хатыным гына белә. Ул кошелегын гына югалткан... Казанны начар беләм», – ди ул.

Ташлап калдырылган карт сүзләренчә, ул Ташкентта үскән, балалары Казанда туган. Кызының исеме – Алия. «Алия абыстай», – дип ачыклык кертә ул.

Рәшит ага үзен сәяхәтче дип тә атый, Татарстантан, Үзбәкстан, Башкортстанда булган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, картны хастаханәгә туганнары китергән һәм ташлап киткән. Хастаханәдән аның туганнарына шалтыратканнар, «хәзер килеп алабыз» дип җавап биргәннәр.

Картны Казанның Б.Шаһиди урамында урнашкан «Приют человека» үзәге сыендырган. Приютта ир-атның тәнендә озак ятудан бозыла башлаган урыннар булуын сөйлиләр, аны юындырганнар, йомшак, чиста урынга яткырганнар.

Татарстан блогерлары да карт турында мәгълүмат урнаштыра башлады. Блогер Хөснетдинова бу вакыйгада хастаханә табибларын гаепли, «журналистларга хәбәр итәм, җинаять эше ачарга кирәк», дип яный. 

«Үземнән әйтәсем килә! Кешенең үлә баруын күреп торган хастаханә хезмәткәрләренә җинаять эше ачуларын телим. Көн саен күргәннәр аны, ул кешенең ризыксыз, сусыз утыруын күреп торганнар. 

Шәһәрнең 7нче хастаханәсе! Мин бүген бөтен журналистларга язам. Бөтен дөнья үзенең «геройларын» күрсен!», – дип яза ул.

Рәшит абзыйны приютка Алия Хәлиуллина исемле кыз урнаштырган. Ул аңа ярдәм күрсәтеп тора. Приютта картның туганнары белән дә элемтәгә кергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100