Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт көнгә ташлап калдырылган картның улы: «Ул акча эшләгәндә бар да әйбәт булган»

Рәшит бабайның Санкт-Петербургта яшәүче улы әтисенең шундый көнгә калуын, аңа дип 600 меңнән артык акча җыелуын социаль челтәрләрдән күреп алган. Ул үзенең әтисез үсүен дә сөйләде. Әтисенең Казандагы гаиләсен җавапка тартмакчы.

news_top_970_100
Дүрт көнгә ташлап калдырылган картның улы: «Ул акча эшләгәндә бар да әйбәт булган»
Алия Кенсуха, "Приют человека", 116.RU

«Хәзер киләбез» дип киткәннәр...

66 яшьлек Рәшит исемле абыйны 6 май көнне Казанның 7нче хастаханәсенең кабул итү бүлегендә калдырып киткәннәр. Бабай йөри алмый, бары махсус коляскада гына утырып тора. «116.RU» язуынча, бабайны 6 май көнне хастаханәдән чыгарганнар. Туганнары килеп, бабайны тиздән алып китәчәкләрен әйткән һәм кабул итү бүлмәсендә калдырып киткән. Ул 4 көн дәвамында, урыныннан кузгалмыйча, ишектән якыннары килеп керәчәген тилмереп көткән. Бәдрәфкә кереп-чыгып йөри алмаганлыктан, 4 көн буе «кече йомышларын» да утырган җирендә генә үтәргә туры килгән. Ишек төбендә шулай 4 тәүлек узган.

Бабайның фотосурәтен социаль челтәрләрдә  Алия Хәлиуллова («Кенсуха» исеме астында блог алып бара) күреп алган һәм, бу хәлнең дөресме-юкмы икәнен белергә теләп, хастаханәгә юл алган. 

«Бөтен шәһәр 9 май көнне Җиңү бәйрәмен үткәргәндә, ул 7нче хастаханә ишек төбендә көннәр һәм төннәр буе үзе артыннан якыннары килүен көтеп утырган. Мин, ялгыш кына, дус кызымның социаль челтәрендә сториз күреп алдым. Анда «бабай 2 көн буе хастаханә ишек төбендә утыра, аны беркем дә килеп алмый» дигән мәгълүмат язылган иде. Үз күземә үзем ышанмагач, шәхсән инанырга теләдем.

Килдем. Утыра. Коточкыч итеп сидек исе килә... Бабай йөрми торган булып чыкты. 2 тәүлек урынына инде 4 тәүлек көткән. Хастаханәгә туганнары алып килгән булган, «хәзер киләбез» дип киткәннәр дә кире килмәгәннәр». Башта телефоннан җавап бирә торган булганнар, аннары бөтенләй шалтыратуларны алмый башлаганнар. Битараф булмаган кешеләргә рәхмәт, ашатканнар», – дип яза Алия.

Ул бабайдан аның кайда тууы, яшәве, балалары турында сораша. Коляска янында зур пакет тора. «Ул өйгә», – дип күрсәтә бабай. Хастаханәдән чыгаргач, әйберләрен ул шунда тутырган, күрәсең.

Бабай Ташкентта тууын, кайчан Казанга килүен хәтерләмәвен, тик кызларының Казанда тууын, оныклары булмавын, беренче хатыныннан улы барлыгын әйтә. «Хатыныгыз белән талашмадыгызмы? Аның эшләре күпме?» – дип сорый аннан Алия. «Нормально, ул кошелегын гына каядыр куйган», – дип җавап бирә бабай. Кызының Алия исемле булуын әйтә. «Алия абыстай» дип, төзәтеп, өстәп тә куя.

Алия ире белән бабайны Казандагы «Приют человека» үзәгенә алып барган. «Каршы килмәделәр, бабайны алып калдылар. Хәзерге вакытта ул кайгыртучан кулларда», – дип яза блогер һәм, ярдәм җыю өчен, үзенең реквизитларын калдыра.

Бабайның фаҗигале язмышы турыда блогер Гүзәл Хөснетдинова – «Женщина Оххонь» да үзенең социаль челтәрендә сөйләде. Ул 4 көн буе хастаханә ишек төбендә утырган авыру бабайга хастаханә персоналы тарафыннан игътибар булмавын әйткән һәм бу эшне судка бирергә кирәклеген җиткергән. «Үземнән әйтәсем килә! Кешенең үлә баруын күреп торган хастаханә хезмәткәрләренә җинаять эше ачуларын телим. Көн саен күргәннәр аны, ул кешенең ризыксыз, сусыз утыруын күреп торганнар. Шәһәрнең 7нче хастаханәсе! Мин бүген бөтен журналистларга язам. Бөтен дөнья үзенең «геройларын» күрсен!» – дип яза ул.

«Беркемнең дә бабайны алып китәсе килми»

«Кенсуха» бабай белән бәйле яңалыкларны үзенең социаль челтәренә урнаштырып бара. Бабайның балалары, туганнары белән элемтәгә керүен дә сөйли.

Приют хезмәткәрләре туганнарына шалтыратканнар, хәзер бөтенесе дә белә. Хатыны һәм балалары телефоннарын алмыйлар. Малае мөмкинлеге булмавын әйтә. Яллап торган торган фатирда хатыны, хатынының инсульт кичергән әнисе белән торуын әйткән.

Авылдан ниндидер туганнары элемтәгә кергән. Ул да үзләре янына алырга мөмкинлеге булмавын әйткән. Шулай да килеп йөриячәген һәм бабайны карарга социаль хезмәткәр алып, аңа акча түләп торачагын белдергән. Беркемнең дә бабайны алып китәсе килми. Бөтенесе дә аның приютта калуын телиләр», – ди Алия.

Аңа бабайның Санкт-Петербургта яшәүче улы үзе шалтыраткан. (Рәшит карт үзенең беренче хатыныннан малае булуы сөйләгән иде). Улы бу хәл турында социаль челтәрдән белгән, приютка да үзе шалтыраткан. Телефоннан бабайның ничек урын өстенә калуы турында сөйләгән.

Аның хәле авырайган, һәм ул подъездда егылган, бетонга бәрелгән. Тәүлек буе аңсыз яткан. Чүп чыгарырга чыккан кешеләр генә күреп алганнар. Аны күтәреп алып кергәннәрме шунда... Шуннан соң баш мие белән проблемалары башланган. Ул хәтта (бабайның хатыны дип аңларга кирәктер) «ашыгыч ярдәм» дә чакырмаган. Дөресрәге, ул: «Мин чакырдым, алар килми», – диде. «Ничек инде? Мин монда булып 112гә шалтыраттым һәм тавыш күтәрдем», – ди.

Улы сүзләренчә, әтисе аның тормышында катнашмаган. «Ул кулыннан килгәнчә булышкан. Хәзер яшәрлек урын мәсьәләсен хәл итәргә тырыша», – ди Алия.

Ул аек акылда вакытта, акча эшли алган чакта, барысы да әйбәт булган. Сәламәтлеге беткәч... Әйе, ул үзе дә гаепле – эчте. Тик барыбер дә кешелекле мөнәсәбәт булырга тиештер бит, эткә караган кебек карамаскадыр. Бүлмәгә алып кертеп ташлаганнар да, шул, – дип сөйләгән Рәшит бабайның улы.

Бер көн эчендә 600 мең күләменә ярдәм

Приют хезмәткәрләре бабайны медицина ярдәме күрсәтеп була торган дәүләт учреждениесенә күчерергә уйлыйлар. Счетка җыелган 600 мең күләмендәге акчаны блогер приютка күчергән. Аннан соң тагын 130 мең җыелуы турында әйтә. Алга таба җыеласы акчаны бабайның сәламәтлеген яхшырту өчен бирәчәкләрен дә сөйли. «Шундый зур күләмдә акча җыелды, елыйсылар килә. Бу тәүлек эчендә мин үзем картайгандай булдым. Акчаның каян тотылганы турында безгә хисап бирәчәкләр», – ди Алия Хәлиуллова.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2023
    Исемсез
    Бу хәлне берьяклап кына,бабайны корбан итеп күрсәтергә кирәкми,ул үзе китереп чыгарган үз көнен,еларга да кирәкми блогерга,без мондый ӘТИ белән таныш,картлыкны яшь чакта уйларга кирәк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100