«Дулкын китте, юшкын калды»: «...артистларны яклыйсы килә, чөнки яратам. Тик нидер җитми»

«Яңа дулкын» ничек килде – шулай китте, Казанда мәдәни тормыш кайнап тора, караганнар – карады, карамаганнар исе дә китмәде, ә менә Игорь Крутойның «Татар «йолдызлары» арасында бөтен илгә кызыклы булырдай фамилияләр бармы? Мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Татар җырчыларына, федераль масштабтагы «йолдыз»га әверелсен өчен, шартлар тудырырга кирәк» сүзләре калды, һәм ул сүзләр төрле даирәләрдә «иләнергә» дә, алар стандартларына туры килерлек «йолдыз» ясап «чиләнергә» дә мөмкин. Алдагысын бер Аллаһ белә, шулай да бүгенгесе турында «в теме» булган һәм булырга мөмкин булган берничә кешегә сорау бирдем. Менә мондыйрак фикерләр җыелды.
Ильяс Гафаров: «Ришат Төхфәтуллин, Илсөя Бәдретдинова «Новая волна» форматына туры килә – алар Россия артистларыннан да кызыграк була ала»
Yummy Music татар лейблын гамәлгә куючы музыкант, продюсер Ильяс Гафаров:
– Крутойның сүзләрен интернеттан укып кына белдем. Уйлавымча, татар музыкасын ул яхшы белмидер, аңа аны күрсәтүче дә булмагандыр. Бер утырып иң популяр исемнәрне карап чыкса да алай әйтмәс иде.
Игорь Крутой синең белән киңәшсә, кемнәрне тәкъдим итәр идең?
– Киңәшү дә кирәкми. Мәскәүдә яшәүче татарлар да чыгыш ясый ала. Алсуны беләдер – аны татарча җырлатып була иде, «Татарка»ны беләдер. Аида Гарифуллина бар – ул поп музыканы да яхшы башкара алыр иде, чакыручы булмагандыр.
Син әйткән кешеләр Татарстанда «кайнамый», ә «кайнаучылар» арасыннан?
– Безнең эстрададагы бөтен «топ»ларны күрсәтсәләр, сайлый алыр иде. «Яндекс Музыка»ны ачасың да, кемне күп тыңлыйлар – шуларны тыңлап чыга ала. Ярар, Салават Фәтхетдинов ошамаска мөмкин, ул бик халыкчан. Ришат Төхфәтуллин, Илсөя Бәдретдинова «Новая волна» форматына туры килә – чакырсаң, алар Россия артистларыннан да кызыграк була ала.
Лилия Гәрәева: «Иң элек, үзебезгә үзебезнең җырлы сәнгатебезне хөрмәт итәргә кирәк»
«Калеб» проектларының оештыручысы, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе, «Кайтаваз» концертлар циклы, «Хәрәкәттә бәрәкәт» бию көрәше проектлары кураторы Лилия Гәрәева: «Безнең җырларыбызны «фи» дип санамас, аларны хөрмәт иттерер өчен, иң элек, үзебезгә үзебезнең җырлы сәнгатебезне хөрмәт итәргә, сәнгатебез сыйфатына һәм профессиональлек дәрәҗәсенә зур игътибар бирергә тиешбездер.
Моның өчен композиторларыбызга профессиональ, югары дәрәҗәдә җырлар иҗат итәр өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәктер. Шулай ук аларның иҗат иткән җырларын музыкаль площадкаларда, радио һәм телевидение аша халыкка ешрак ишеттерергә тырышырга тиешбездер.
Мәсәлән, «Калеб» яшь буын җыенында оештырылган «Безнең җыр» проекты бик нәтиҗәле эшен күрсәтте, дип уйлыйм. Аның максатлары – яңа иҗади тандемнар булдыру, яңа талантлар ачу, төрле жанрларда язып карау һәм, әлбәттә, җырларны тере тавыш һәм җанлы оркестрга кушылып башкару – бу зур нәтиҗәле хезмәт. 9 ай барган лаборатория кысаларында 30дан артык яңа профессиональ җыр тудырыла, шуларның 3-4 җыры популярлашса да, бу – зур нәтиҗә һәм җиңү дип саныйм».
Резеда Гобәева: «Безне федераль югарылыкта белмиләр икән – Крутой түгел, үзебез гаепле»
Шагыйрә, драматург Резеда Гобәева:
– Мин аның бу сүзләрен кемнәндер генә ишеттем, тик аңлап бетермәдем – сүз конкурста катнашкан артистлар турында барамы, әллә конкурстан тыш чыгыш ясаган «йолдызлар» турындамы? Әгәр конкурста катнашкан артистлар турында сүз бара икән, анда катнашу беренче чиратта артистларның үзләреннән дә тора. Заявка җибәрделәр микән?! Ялгышмасам, 2015 елда «Казан егетләре» бу конкурста катнашкан иде.
Тик Крутой конкурстан тыш программада чыгыш ясаган артистлар турында әйтәдер, чөнки конкурста катнашучылар – федераль югарылыкта, яки дөнья күләмендә танылган кешеләр түгел иде. Миңа калса, катнашучылар арасында безнең татар артистларыбыздан Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев яки Татьяна Ефремова булса, мәсәлән, алар өчен безгә бер дә оят булмас иде. Ә конкурстан тыш программага Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Дина Гарипова, Рузил Гатинны ике дә уйламый чакырырга була иде.
Монда татар җырчыларының федераль яки дөнья күләменә чыгу-чыкмавы хакында сүз бара бугай. Татар җыры белән стадионнар җыеп яки федераль югарылыкта тәкъдим итеп булмый, безнең телне аңламыйлар, дип акланыр идек, тик дөньяда мисаллар күп: үз телләрендә җырлап, чит илләрдә стадионнар җыялар. Өч сүздән торган «Пыяла» җырын, фильмнан соң, телне белмәгәннәр-аңламаганнар да җырлап йөрде. Аңларга кирәк – бездә федераль масштабка чыгу максаты бармы?
Федераль гына түгел, дөньяны яуламакчы идек кебек, «Үзгәреш җиле»нә түгелгән акчаларны санасак...
– Акча тышкы эффектларга гына түгелми микән ул?! Бәлки, эчтәлек тиешенчә кайгыртылмыйдыр. Артистның үзеннән дә тора бит әле. Мин конкурсның икенче көнендә бардым. Конкурста казах егете катнашты. Мин аңа карадым да: «Ул – иң яхшысы», – дидем. Залны алдап булмый – кычкырып кул чаптылар. Бәреп чыккан чишмәне туктатып булмый. Кайвакыт кеше юк кына ролик аша да дөньяга таныла ала. Безне федераль югарылыкта белмиләр икән – Крутой түгел, үзебез гаепле.
Әмма үзебезнең артистларны яклыйсы да килә, чөнки аларны яратам. Тик барыбер нидер җитми. Бәлки, без язган җырлардадыр хикмәт... Уйланырга урын бар монда. Быел Агутин концертына бардык: җырчы үзе күренми дә, әмма шундый энергия килә – бөтен стадион торып басып җырлый. Безнең җырчылар стадионнар тота аламы? Харизма җитеп бетми кебек – иң дөресе шул!
Эльмир Низамов: «Авторларга да сорау бар әле монда – «ата» алырлык материал тәкъдим итәргә кирәк»
Композитор Эльмир Низамов: «Чынлыкта бу – глобаль әйбер, акча түләдең дә хәл иттең түгел – бу гына панацея була алмый. Монда кешенең сәләте дә, харизмасы да булырга тиеш, җыр үз вакытында «атырга» тиеш. Башкортларның «Ay Yola» төркеме җырында, бер карасаң, искитәрлек нәрсә дә юк кебек, ничектер агымга эләктеләр. Бәлки, бу – вакытлыдыр, ләкин бит бу феномен килеп чыкты – бөтен Россия башкорт телендәге бу җырны таный. Бездә нәрсәдер «не так».
Монда бит әле шунысы да бар: элек – 80 нче, 90 нчы елларда – нормаль җыр белән телевидение-радиога эләксәң, ил таный-белә башлый иде, федераль билгеле кешегә әйләнәсең. Хәзерге вакытта мәгълүмат шулкадәр күп, җырлар һәм җырлаучылар күп – телевизорга эләгү бернәрсә аңлатмый. Бу яктан караганда, безнең заманның авырлыклары инде бу.
Сүз уңаеннан, авторларга да сорау бар әле монда – «ата» алырлык материал тәкъдим итәргә кирәк. Татарлар чәчәк турында җырлап кына чыга алмас. Тел мәсьәләсе дә бардыр, дисәм, безнең Эльмира белән яздырган җырларны бик күп рус телле тамашачы тыңлый. Минем үземә килгәндә, җырлар язсам да, эстрада белән турыдан-туры шөгыльләнмим. Минем җырларым башка төрле: текст буенча да, музыка буенча да алар – тирәнрәк җырлар. Кешегә бер тыңлауда сеңеп, бии башлый торганнары да, машинада тыңлый торганнары да бардыр, барыбер, күп түгел, күбрәк башкачарак сәнгать белән шөгыльләнәм.
Бу сорауның тамырлары бик тирән. Бездә бит, казахлар, грузиннар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар кебек, бөтен Россиядә танылган артистлар юк. Грузиннарда Вахтанг Кикабидзелар бар, казахларда Роза Рымбаевалар бар иде, азәрбайҗанда Полад Бюль-Бюль-оглы... Бездә, нишләптер, алар юк. Азәрбайҗаннарда Мөслим Магомаев булган кебек, бездә Илһам Шакиров бар иде. Ләкин бит Мөслим Магомаев бөтен Советлар Союзына танылган шәхес иде. Хәер, Ренат Ибраһимов бар иде...»
Ирада Әюпова: «Монда ике проблема бар: берсе – продюсерлык, икенчесе – музыкаль материал, ягъни, репертуар проблемасы»
Язманы йомгаклау өчен, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән интервьюдан бер өзек китерәм.
«Бу сорау, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә минем дә эшләп җиткермәвемдер, – дип башлады ул сорауга җавабын. – Әлбәттә, эстрада сәнгате Мәдәният министрлыгына карамый. Безнең карамакта эстрада мәдәнияте үсеше белән шөгыльләнгән театраль-тамаша учреждениеләре дә юк. Бәлки, андый бердәнбер учреждение – «Салават» җыр театрыдыр. Бу – бөтен Россия буйлап шулай. Эстрада кайда да ирекле иҗатта, бизнес структурасы булып тора. Беркайда да дәүләти бюджет учреждениесе түгел.
Бу мәсьәләне сез үз өстегезгә алмыйсызмы?
– Без бу мәсьәлә буенча уйланабыз. Безнең җырчылар бик көчле. Монда репертуар проблемасы бар – бу Язучылар берлеге эшчәнлегенә дә килеп тоташа. Көчле композиторларсыз да булмый. Без иске җырларны җырлыйбыз...
Анысы – «Үзгәреш җиле»...
– Безнең иҗатыбыз татар аудиториясенә юнәлтелгән. Безнең җырчылар татарлар яшәгән урыннарга гына бара, шулай итеп, без үзебезне үзебез чиклибез. Безнең сәнгать әһелләре «Үзгәреш җиле»н ничек кенә сүксәләр дә, Америкада «Карнеги холл»да үткән концертка килүчеләрнең 80 проценты татарлар да, руслар да түгел иде, һәм алар басып алкышлады.
Монда нәрсә беренчел булудан тора. Татар өчен моң эчтәлек белән аерылгысыз бәйле. Җырның мәгънәсе булырга тиеш, мәгънә – ул фикер. Фикерсез мәгънә булмый. Беренче сорау: иҗатыбызда нәрсә беренче урында булырга тиеш? Ул мәгънәне без кешеләргә ничек тапшырырга тиеш? Монда – сыйфат һәм тамашачының зәвык мәсьәләсе. Кешеләр сыйфатлы музыка таләп итсәләр, эстраданың сыйфаты яхшырыр иде.
Монда ике проблема бар: берсе – продюсерлык, икенчесе – музыкаль материал, ягъни, репертуар проблемасы. Бәлки, продюсерлар укыту мәсьәләсен уйларбыз. Без Yummy Music белән эшлибез, һәм аларның нәтиҗәле эшләре дә бар – «Кораб» җырының уңышын беләсездер. Аны бит безнең Зәринә Вилданова һәм Malsi Music (Ислам Вәлиев) башкарды. Монда зәвык һәм куллану дәрәҗәсе турында сүз бара... Мин, тамашачы Филүс Каһировка, Эльмира Кәлимуллинага, Ришат Төхфәтуллинга йөри, дип сөенәм – алар миңа ошый. Бәлки, эстрада үзәге кирәктер, аны Камал театры сәхнәсендә дә эшләп буладыр.
Димәк, бер яктан – продюсерлык, икенче яктан – репертуар проблемасы булса, өченче яктан кешеләрнең зәвыгын тәрбияләү мәсьәләсе дә бар...
Анысы – иң катлаулысы...
– Әйе. Шул булса...
Булыр дисезме?
– Мин – оптимист».
- Бу теманы дәвам итәргә, фикер җиткерергә теләүчеләр булса – рәхим итегез!
- Бу темага беренче язма – татар шоу-бизнесының фикере – биредә.