Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхованың ире балдагын Мальдивта калдырган. Бу хакта блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Рушан балдагын суга төшереп җибәрде, һәм без аны тапмадык», – дип язган һәм «рәхәтләнеп көлгән» смайлик куеп ырым-шырымга ышанмавын белдерткән ул.
Яшь гаилә Мальдивка Илүсәнең туган көнендә һәм барлыгы 7 кеше барган.
«Планлаштырылмаган, әмма җыенып чыгып киткән ял ахырына якынлаша. Берничә көн алдан бер якка гына билет алып, Мальдив утрауларына җыендык. Аэропортта ук хәлләр башланды. Бактың исә, Мальдивка кире кайтырга билет һәм яшәү урынына бронь ясамыйча очарга ярамый икән, декларация дә тутырырга кирәк. Без барысын да ярты сәгатьтә эшләдек тә очтык.
Калганын урында хәл иттек. Ял без көткәннән дә яхшырак булды. Мальдив «тюлений отдых» санала. Безнең дә шулай итеп карыйсы килде. Әмма безгә 3 көн җитә икән», – дип язган ул.
Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән.
Блогер Илүсә Фәләхова башкаларны да Дубайга чакыруын дәвам итә.
Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова әни булачагын хәбәр итте.