Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга күченгән блогер Илүсә Фәләхованың әти-әнисе, туганнары белән аралары суынган

news_top_970_100
Дубайга күченгән блогер Илүсә Фәләхованың әти-әнисе, туганнары белән аралары суынган
Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

Дубайга күчеп киткән блогер Илүсә Фәләхованың әти-әнисе, туганнары белән аралары суынган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

«Моның сәбәпләре күп. Көнчелек тә бар. «Мин кар көртләрендә, сарайда йөрим, ә син кояшта кызынасың» дигән кебегрәк. Әти-әни турында әлегә берни дә әйтми торам. Әмма хәзер без бик аралашмыйбыз. Безнең сөйләшүләр талаш белән тәмамлана. Сәбәбе – әни минем дусларымны күралмый», – дип язган ул.

Блогер Дубайга китү карарын ата-аналары хупламавы турында хәбәр иткән иде, бәлки, ана кеше баласының бу адымга баруында аның дусларын гаеплидер. Чөнки Илүсә Дубайга ире һәм дуслары – барысы бергә 8 кеше киткән иде. Аларга соңрак тагын кечкенә балалы 2 гаилә килеп кушылды. 

Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән.

Блогер энесе Русланга да (Илүсәнең әти-әнисе кечкенәдән тәрбиягә алган энесе) үпкәләгән. Руслан белән сөйгәненең никахы булган. Алар бу хакта Дубайда яшәүче апасы белән җизнәсенә хәбәр итеп тормаган. Яшьләрнең хисләрдән башы чуалганмы, әллә инде «барыбер кайтмаячак» дипме, бу куанычлы хәл белән апасы белән уртаклашуны кирәк санамаган.

«Үз гомеремне бирергә әзер кешеләр менә шулай эшләде. Аларның никахлары булды. Бу хакта без очраклы гына белдек. Әлбәттә, безне беркем дә чакырмады», – дип язган блогер энесенең никахы турында.

Ул бу хакта Русланның үзенә дә сорап язган, әмма ул апасының «Минем бер генә соравым бар. Нигә без никахка чакыру алмадык?» дигән соравына җавап биреп тормаган.

«Менә иң ачы дөреслек: син туганнарыңа да кирәк түгел», – дип нәтиҗә ясаган блогер.

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Бөтен дөньяга чыгарып селкемәсәң дә була үзеңә гомер бүләк иткән кешеләр турында. Дуслар алар өч көнлек... Нирди генә вакытта да туганнарың ярдәм кулын сузачак. Шуны онытма бала!
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Дус бүген бар, иртәгә юк. Сезне кулланалар да, кирәгешез калмагач, ташлыйлар. Көчле психолог булып чыкты, башыгызны әйләндерде, бөтен җыйган малыгызны саттырды. Дус мондый булмый.Дус ул юктан бар итәргә булыша. Барны юк итәргә түгел. Ата ана хакын да сакларга кирәк икәнен онытмаска кирәк.
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Ай үкенерсез азактан...гаилә хәлен урамга чыгарып селкедегез,Сезгә диңгез тубыктан)) әти әниегезгә,туганыгызга монда яшисе...Сабырлык бирсен Аллаһ Тәгалә
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Дусларны ата - анадан артык курерга ярамый. Дус сатырга, сэйган ташларга может.
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Нинди хэлдэ Дэ эти эни турында ботен доньяга язуны дорес дия алмыйм.Алар ин кадерле кешелэребез.Вак тояк анлашылмаучылыкны бар доньяга чэчмэгез,барда жайланыр ,вакыт кирэктер.
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Үз әти-әнисен,туганнарын хурлап язып популярлашыучы блогер буламы инде ул. Гөнаһысын кая куеп бетерерсең икән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100