Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бервакытта да кеше рәнҗетмәгез»: Диана Сәфәрова үлеме кеше кадере темасын кабат кузгатты

Танылган, билгеле кешеләр үлгәннән соң «исән чакта кадерен белергә кирәк» дигән сүзләр ишетелә башлый. Блогер Диана Сәфәрова автоһәлакәткә юлыгып үлгәннән соң да аның коллегалары – блогерлар арасында бәхәс башланган. Блогерлар Диана Сәфәрова турында кайчандыр начар сүзләр язучы коллегаларын шушы вакыйгада хайп ясарга теләүдә гаеплиләр.

news_top_970_100
«Бервакытта да кеше рәнҗетмәгез»: Диана Сәфәрова үлеме кеше кадере темасын кабат кузгатты

9 май көнне төнге сәгать 1дә Башкортстанда яшәүче блогер, 3 бала тәрбияләүче ялгыз ана, 32 яшьлек Диана Сәфәрова һәлак булды. Ул 5 яшьлек игезәк малайлар – Салман һәм Саид, 8 яшьлек Аишаны үзе генә тәрбияләгән.

Диана Сәфәрова – эстрада җырчысы Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы. Аның кичә генә 80 меңнән артык язылучысы бар иде, вафатыннан соң аның битенә 15 меңләп кеше язылган. Димәк, Диана Пипи кушаматлы блогерның тормышы шулкадәр аудиториягә кызыклы булган.

Интернетта бик күп блогерлар шушы фаҗига белән бәйле фото, видеолар урнаштыра. Кайгы уртаклашу сүзләре язалар.

Берара Диананың үлеме турындагы хәбәр «куерып китте». Кемнәрдер Диананың исемен пычратмауны сорый, кемнәрдер аның белән кайчандыр очрашкан булуларын күрсәтә, хисләре белән бүлешә, блогерлар арасында үзара гауга башланды. «Интертат» блогерларны нәрсә талаштырганын ачыклады.

«Диана исән чагында берничә блогер аңа яла яккан иде...»

Диана Сәфәрова Башкортстанда яшәүче блогер Светлана Гыйззәтуллина – Арбулина исеме белән танылган блогерның якын дусты булган. 114 мең язылучысы булган блогер, сүгенү сүзләре белән, Диана Сәфәрованың исемен яклый.

«Синең чиста исемеңне берәүгә дә тапларга бирмәм, ант итәм. Исемең белән хайп ясарга бирмәм. ...Барысын да күктән күреп торасың. Син алар турында һәрвакыт хаклы булдың. Хайп өчен балаларын сатарлар. Тфү...

Үлүең турында хәбәрне иртәнге сәгать 6да дустыбыздан белдем. Ирем: «Диананың социаль челтәрдәге битен «күләгәгә салганнардыр», шуңа шулай язгандыр, ди, дустыбызның сүзләрен...

Диана, син минем бердәнбер сердәшем булдың. Гаиләдән башлап, дошманнарыма кадәр сиңа сөйли идем. Уңышларымны да, уңышсызлыкларны да бүлештек. Моның куркыныч төш булуын әйтсеннәр – «уянасым» килә. Сиңа шалтыратып: «Сәлам, матурым», – дигән сүзләрне ишетәсем килә. Эхх! Әй, Аллам, ни өчен? Чиста күңелле кешеләр анда кирәктер. Бу пычрак дөнья иң яхшылар өчен түгелдер... Диана, син һәрвакыт минем йөрәктә! Төшләремдә кил», – хисләре белән бүлешә ул.

Светлана Гыйззәтуллина Диана Сәфәровны җирләргә килә алмаган. Ул үзенең башка шәһәрдә булуын, самолет белән очарга туры рейс булмавын әйтә. Кайтуга Дианананың каберенә барырга, Коръән укытырга җыеначагын яза.

«Диана, сине төшемдә күрдем. Шундый матур син, ак күлмәктән бездән китеп барасың. Өстеңдә күгәрчен оча, юлыңны яктырта. Урының оҗмах түрләрендә булсын, дустым. Син һәрвакыт минем йөрәгемдә. Бәхил бул, дустым. Ант итәм, мин синең гаиләңне ташламаячакмын!» – дип яза ул.

Блогер Арбулина урнаштырган мәгълүматлар буенча, Диана Сәфәрованы заманында ике блогер мыскыл иткән булган. Хәзер – Диана үлеменнән соң да – алар, бергә төшкән фотолар урнаштырган булып, хайп җыя, ди Светлана.

Әлеге язма чыккан вакытка Светлана Гыйззәтуллина «Интертат» юллаган сорауларга берничек тә җавап бирмәде.

Аш-су блогеры Гөлнара Габидуллина: «Арбулина белән тулысынча килешәм. Диана исән чагында берничә блогер аңа яла яккан иде, ә хәзер исләренә төшкән. Сез аның исеменә бөтенләй тияргә тиеш түгел. Яратмыйм икейөзле кешеләрне. ...Бервакытта да кешене рәнҗетмәгез, юк-барга вакытыгызны уздырмагыз! Без бүген бар, иртәгә – юк! Бүгенге көн белән яшик!» – дип яза.

«Хөрмәтле блогерлар, юк-барга талашып, ярышып, тикшереп, чәйнәшеп, көнләшеп, акча, байлык артыннан куып яшәмик әле!»

Блогер Диана Сәфәрованың үлеме Татарстан һәм Башкортстан блогерлары өчен ниндидер бер этәргеч булды. Күбесе берләшү, дус булу, кеше булып яшәү кебек гомумкешелек кануннары турында уйлана, шундый фикерләре белән уртаклаша. Шул рәвешчә, блогерлар берләшмәсенең әхлак кануннары оеша, дип әйтергә була. Күңел ачуга корылган сәхифәләр авторлары, күз яшьләренә тыгылып, тормышның бер генә бирелүен, аны кадерләүнең нинди мөһим булуын әйтә.

Чалыш авызлы әби ролендә кызык видеолары белән танылган блогер Эльвина Сибагатова: «Хөрмәтле блогерлар, юк-барга талашып, ярышып, тикшереп, чәйнәшеп, көнләшеп, акча, байлык артыннан куып яшәмик әле! Гомерлеккә килгән кебек, шушы бер көнлек дөньяда... Без бүген бар, иртәгә – юк. Соң булмасын, үкенерлек булмасын! Әгәр дә мин берәрегезне үпкәләткән булсам, гафу итегез! Тыныч йокла, Диана!» – дип язган.

Аның бу сүзләрен бик күпләр күчереп алып, аның белән килешүләрен күрсәтә.

Аның сүзләренчә, «барысы да просмотр куа», файдалы булганнары белән генә аралашалар. «Кеше булып калыйк, дус булыйк, бер-беребезне хөрмәт итик» дигән сүзләрне еш яза блогер. Аның язылучылары, бу теманы күтәргән өчен, Эльвина Сибагатовага рәхмәт белдерә.

Аның бу сүзләрен хуплап, икенче бер Башкортстан блогеры Диларочка (Жгучая татарочка) «үзләрен күп язылучыларына үрнәк» дип атый. Дус булырга, ярдәмләшеп яшәргә, «охват, танылу, акча» артыннан гына кумаска өнди.

Эльвина Сибагатова да, Диләрә дә Диананы соңгы юлга озатырга килгән.

Диләрә сүзләренчә, Диананың 3 баласы әниләренең мәетен өенә алып кайтканчы Әнвәр Нургалиев гаиләсендә булган. Сабыйларны ул Диананы озатыр алдыннан гына алып килгән.

Диларочка (Жгучая татарочка) видеосы:

 Өч ятим сабыйны Әнвәр Нургалиев үз гаиләсенә алыр, дип ышаналар

Гадәти булмаган фикерләр әйтеп, шаккатыргыч уеннар оештырып, «Женщина Оххонь» кушаматы белән танылган Гүзәл Хөснетдинова Диана Сәфәрованың үлемен авыр кичерә. Аның сеңлесе Лилия дә моннан 1 ел элек машина һәлакәтендә үлде. Лилиянең 10 яшьлек кызы Латифа ятим калган иде. «Лилия дә, Диана да – ирсез бала тәрбияләүче көчле хатын-кызлар иде, икесе дә бертөрле һәлак булды», – дигән чагыштырулар китерә Гүзәл.

Аның сүзләренчә, Диана күптән түгел Уфада фатир сатып алган булган. Шушы көннәрдә кухняга заказ бирергә җыенган.

«Сәламәтлегем белән бәйле рәвештә, Диананы җирләргә бара алмадым. Әнием китте. Сеңлем Лилия үлгәч, Диана миңа бик нык ярдәм итте. Ул аны күмәргә килгән иде, ә сториска берни дә куймаган...» – дип уртаклаша Гүзәл.

Гүзәлнең әнисе Фәридә апа мәрхүмә Диананың әнисенә киңәшен бирде. Ул, Диананың үлеме турында аның балаларына әйтергә кирәк, дигән фикердә. Фәридә апа да 1 ел элек кызы Лилияне юл һәлакәтендә югалткан иде

«Мин кичә кызым (мәрхүмә Лилиянең кызы) Латифадан сорыйм. «Кызым, безгә килгән Диана апаң әниең кебек авариягә эләккән. Ни әйтерсең?» – дип сорыйм. «Әбием, ул кыз аңлар, ә кечкенәләре аңламас», – диде. Кызга әйтегез, әмма алдан. Мин аңарга үзем әйткәнмен, ә мин хәтерләмим. Нормаль тотты үзен, 10 яшь иде», – дип киңәш итте ул.

Фәридә ханым кайтыр юлга чыккач, кызы Гүзәл Хөснетдиновага аудиохәбәр җибәргән: «Кызы нык булды, укытучысы психолог, аны әзерләделәр... Алып киттеләр Диананы, балалары елый, бик авыр. Кызы елый, бик авыр. Аңлатып бетереп булмый», – дигән әнисенең сүзләрен куйган блогер.

«Женщина Оххонь» бик күпләрнең башында торган «Балалар кемгә калыр?» дигән сорауга да үз җавабын әйтте. «Мин Лилиягә Латифаны үземнеке кебек итеп тәрбияләргә ант иттем. Без әнием һәм Рушан белән аны бик нык яратабыз, аңа ярату да, наз да бирергә тырышабыз. Әнвәр дә балаларны шулай ук тәрбияләр, Диананың балаларын беркайчан да рәнҗеттермәс», – дип язган ул.

Блогер Равил Закиров – Татарстаннан хушлашу мәрәсименә килгән бердәнбер блогер

Диананың 3 баласы әниләренең үлемен йортка мәет кайткач кына белгән. Бу турыда Татарстан блогеры Равил Закиров хәбәр итте.

Әлеге язма чыккан вакытка билгеле булганча, Равил Закиров – Диана Сәфәрованы җирләргә барган бердәнбер Татарстан блогеры. Ул үзенең сәхифәсендә вакыйганы күрсәтеп барды.

«Гел елмая иде (Диана), беркемгә «юк» дип әйтә белмәде, өй өчен, безнең өчен бөтен нәрсәне дә эшли иде. Соңгы әйберенә кадәр бирде. «Юк» дими, «вакыт юк» дими. «Әни, хәзер, әни, хәзер, хәзер үк эшлим», – дип тора иде», – дип сөйли Диананың әнисе Равилгә.

Равил үзе Диана белән хушлашырга барырга дип төн уртасында ук кузгалган. Иртәнге 5тә Башкортстанга, Диананың авылына барып җиткән.

Ул Диана белән танышу тарихын түбәндәгечә сөйли: «Без Диана белән беренче тапкыр юбилейда күрешкән идек. Мин анда фотограф булып эшләдем. Эшләп бетергәч, утырып сөйләштек. «Равил – син забавный, әйбәт кеше», – диде. Фотосессия ясавымны үтенде. Минем 2 улым бар, дип, видеолар ачып күрсәтте. Шуның белән тәмамланды.

Икенче тапкыр мин аның белән концертта күрештем. Фотосессия ясарга чакырды. УНИКСта Әнвәр Нургалиев концертында аның белән кабат күрештек. Ул вакытта икебезгә дә бик каты гына хейт китте. Безне ул вакытта нәрсәдер берләштерде. Икебезнең дә авыр вакытлар. Мин аннан алга ничек барырга икәнен сорадым. «Мин хәзер, Равил, үземә генә ышанам, үз юлым белән барам, янымда беркем калмады», – дип әйткән иде. 2021 еллар иде. ...Бу яраны мин беләм. Үземнең дә, 1 ел да узмады әле, шул яра белән яшим. Догада булыйк, безнең аңа догаларыбыз гына кирәк. Аны яхшы сүз белән искә алыйк. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән килә», – дип сөйли Равил Закиров.

Равил Закиров видеосы:

«Телегезне к...егезгә тыгарга иде»

Татарстан блогеры Рәфис Атаказ фаҗигале төстә вафат булган «коллегасы» Диана Сәфәрова үлеме һәм башка блогерларның үз-үзләрен тотышларына бәйле фикерләрен җиткерде.

«Бүген дустыбыз, танышыбыз Диананы соңгы юлга озаталар. Бик авыр. Үзем дә якын кешемне озаткан кеше буларак әйтәм – күңел аша үтә ул. Шәхсән таныш булмасам да, куреп торган кеше бит инде, коллега, блогерлар булгач, бер-беребезне карап барабыз, күреп өйрәнгән», – ди ул.

Рәфис Атаказ блогерларны мәет озаткан вакытта фотога төшермәскә өнди.

«Яңарак кына үлек өстендә төшерелгән шул сторисларны карап... Миңа бик ошамады. Шундый хәсрәтне сториска чыгарып күрсәтү, белмим, бәлки, мин шундыйрак – артта калганмындыр, блогерларның дөрес эшләмәвен әйтәсем килә. Бу – шәхсән бары тик минем генә фикерем. Кеше җыелганын, аның табутта ятканын, аның шулай-болай булганын күрсәтергә кирәк түгелдер. Бары тик фотосын куеп, матур вакытта, дөньяви вакыттагы видеоларын куеп, әйтәсе сүзеңне, язасы сүзләреңне язып кына кую дөресрәктер, шулай мәслихәттер, дип уйлыйм. Озатуны, кеше елаганын күрсәтү… Ул бит – шәхси өлкә, хәсрәт. Ничек кенә дисәгез дә, мин ризасызлык белдерәм. Блогер буларак хокукым бардыр, дип уйлыйм, мин, күрсәтергә кирәкми, дип уйлыйм. Ела, озат, бар, ләкин болай түгел.

Чөнки бу – бик тә авыр эмоциональ халәт, шунда йөреп, телефон тотып йөрү дә дөрес түгелдер, дип уйлыйм. Чөнки кемнәрдер ихластан күз яше түгеп, кайгырып, хәсрәтләнеп елый. Түзә алмаслык хәл ул, мин аны бик аңлыйм. Шунда синең янда кемдер телефон тотып, нәрсәдер лыгырдап йөрүе... Гафу итегез, блогерлар. Барыгызны да таныйм, хөрмәт итәм, ләкин бу очракта телефоныгызны кесәгезгә тыгып, телегезне ...үтегезгә тыгарга иде. Кирәк түгел бу, дөрес түгел. Гафу итегез, бу – бары тик минем фикерем, Рәфис Атаказ шундыйрак, киткәнәрнең урыны оҗмахта булсын», – дигән фикерләре белән уртаклашты блогер.

Диана Сәфәрованы җирләүдә Башкортстан блогерларыннан Рөстәм Нәбиевнең булуы билгеле. Ул блогер каберенең фотосын гына куеп чикләнгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 май 2023
    Исемсез
    Нэтижэ бер, авыл кешесен жинел зур тизлектэге заманча автомобильгэ утыртырга ярамый. Беренче, аларнын узлэрен саклау хисе юк, икенчедэн гади автомобильче тэжрибэссе житеп бетми, хэм оченче нэтижэ, кая дыр бер сэбэпсез зур тизлектэ гел ашыгып йору.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100