Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Сәфәрованың әнисе халыкка мөрәҗәгать итте

news_top_970_100
Диана Сәфәрованың әнисе халыкка мөрәҗәгать итте
социаль челтәрләр

Авариягә эләгеп һәлак булган блогер Диана Сәфәрованың әнисе, кызының фан-төркеме аша, халыкка мөрәҗәгать итте.

«Кызымның кадерле подписчиклары, дуслары! Мин сезгә шушы авыр вакытларыбызда янәшәбездә булуыгызга, балаларга ярдәм күрсәтүегезгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.  Бу сез җибәргән акчалар барысы да өч баланы үстерергә тотылачак», – дигән ул. 

Диананың язылучылары Рәйсә Марваровнага шундый кыз тәрбияләп үстерүе өчен хөрмәт белдерә. Алар бердәнбер баласын югалткан ананың озын гомерле, сау-сәламәт, Диананың ятим калган сабыйларын аякка бастыру өчен көчле булуын теләгәннәр. 

 Диана 9 май төнендә Башкортстанда юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның 1нче сыйныфта укучы кызы һәм 5әр яшьлек игезәк уллары ятим калды. Диана сабыйларын ялгызы гына үстерә иде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100