Римзил Вәлиев: Футболның милләте бармы?
Быелгы җил-яңгырга кушылып Казанда футбол давыллары гөрли. Транспорт агымы үзгәрә, аэропорт-вокзал тирәсендә спортчылар, волонтерлар, җанатарлар кайнаша. Телевизорда туп тибү тавышы, меңнәрчә фанатларның кычкыруы ишетелә. Аларның битләргә буяу ягу, чәчләренә канатлар кыстыру, башларына әллә ниләр киеп, ярымкыргый кыяфәт белән шаккатыру... Әле бит бу эшнең башы гына, киләсе елда, футбол буенча дөнья чемпионаты Казанга килгәч, ниләр булыр?