Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Соңгы тапкыр базар янында күргәннәр, шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыкты”

24 июнь көнне Түбән Камада 25 яшьлек Адель Гарипов югала. Дөресрәге, ул дуслары белән очраша, машинада йөриләр һәм шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыга. Бу хакта “Интертат.ру” электрон газетасына аның очрашып йөри торган кызы – Виолетта Анашкина хәбәр итте.

news_top_970_100
“Соңгы тапкыр базар янында күргәннәр, шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыкты”

–Бу кичтә Адель дуслары белән машинада шәһәр буйлап йөри. Кичке 7ләр тирәсендә Бызов базары тирәсендә төшеп кала. Без бу кичтә гаилә хәлләре аркасында бергә түгел идек. Мин аны кич буе көттем. Безнең өй Бызов базарыннан ерак түгел. Адельны минем янга килергә чыккан дип уйлыйм, – диде ул.

Виолетта сүзләренчә, егет машинада рюкзагын, документларын, акчасын һәм телефонын да калдырган.

– Әлеге кичтә кәефе нинди булуын әйтә алмыйм, әмма соңгы арада гел шат күңелле иде. “Танеко” оешмасында эшләп йөрде. Аның бер тапкыр да телефонын күзеннән калдырганы юк иде.

Йөргән кызы әйтүенчә, егет тәртипле гаиләдән. Дуслары да адекват егетләр. Әмма Гаделне алар икенче көнне генә эзли башлыйлар. Егетнең югалуы турында да чаң шул көнне генә сугыла. Юкса, шәхси әйберләре кичен үк машинада калган була.

“Вконтакте”дагы Түбән Кама төркемендә бер кыз Гадел Гариповны Бызов базары тирәсендә күрүен яза. Әмма егеттән башка бер хәбәр дә юк. Аның кайсы якка китүен дә, кая булырга мөмкин булуын да беркем белми.

Өйдән чыгып киткәндә егетнең өстендә караңгы төстә (өске ягы кызыл) толстовка, куе төсле джинс чалбар була. Әгәр егет турында берәр нәрсә белсәгез, 89274644076  номерына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100