Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза гаете җитте

Ураза бәйрәме яки Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә торган зур бәйрәм. Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) заманына - 624 елга ук барып тоташа.

news_top_970_100
Ураза гаете җитте

Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30да укый башлый, 04.00дә - бәйрәм намазы, ә 04.05. - хөтбә. Ә республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак.

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме көнне барча мөселманнарга да бәйрәм намазына чыгарга кушкан. Ул беркайчан да гает намазларын калдырмаган.

Гаеткә барыр алдыннан нәрсә эшләргә?

Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча түбәндәге эшләрне эшләргә кирәк:
  • Бәйрәм көне алдыннан госел алу (бөтен тәнне юып су белән коену);
  • Пакъ, матур кием кию;
  • Ирләргә хушбуй сөртенү;
  • Ураза гаетенә барган вакытта берничә хөрмә җимеше ашап бару. Риваять кылынганча: “Ураза бәйрәмендә Пәйгамбәребез (с.г.в) беркайчан да берничә (так санда) хөрмә ашамыйча урамга чыкмый иде”, - диелгән. (Бохари);
  • Ураза гаетенә барганда эчтән, Корбан гаетенә барганда әкрен тавыш белән түбәндәге тәкбир-тәшрикъны әйтү: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”;
  • Намазга барганда бер юлдан бару, ә кайтканда икенче юл белән кайту (Бохари);

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәребезне догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре. Бу көннәрдә шәүвәл уразасы тотылмый.

Ураза бәйрәме белән котлаулар:

Ураза гаете бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм. Синең кебек иманлы, сабыр, ныклы рухлы дин кардәшем булганга мин чын күңелемнән сөенәм. Һәм киләчәктә дә шул дөреслек юлында, Аллаһ кушкан намаз юлында булырсың һәм үзең артыннан башкаларны да  әйдәрсең дигән изге теләктә калам. Аллаһ синең кылган догаларыңны кабул кылып, фәрештәләр сиңа уңган юллар, мул табыннар һәм кая гына барма гел намуслы кешеләр генә очратсын. Тәнең, җаның һәрчак сәламәт булып, һәр ел шулай уразалар тотып, Гаетен, Корбанын күп еллар бәйрәм итәргә насыйп булсын. Амин.

Рамазан ае тәмамланып Гыйдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән тәбрик итәм сезне! Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул булган булсын! Игелекле гамәлләрне күбрәк башкарырга тырышыйк! Киләсе гает бәйрәмнәрен дә шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын! Сәламәт булыйк!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100