Tataristicaда узган бәхәс нәтиҗәсе: Татар филологлары барысын да булдыра
Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага фикер алыштылар. Татар филологиясе белгечлеге буенча укыган, төрле өлкәләрдә эшләп уңышларга ирешкән шәхесләр фикерләре белән уртаклаштылар.
Анда Казан федераль университетын (элеккеге Казан дәүләт университеты), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе факультетларын төрле елларда тәмамлаучылар катнашты. Араларында югары уку йорты мөгаллимнәре, мәктәп директорлары, укытучылар, дин әһелләре, театр һәм эстрада артистлары, телевидение хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Дискуссиядә яңгыраган башка фикерләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында урын алды.