Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә янгында ир-ат һәлак булган

Бөгелмәдә шәхси йортта чыккан янгында 63 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_top_970_100
Бөгелмәдә янгында ир-ат һәлак булган

Кичә иртән ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 номерына Ворошилов урамы буенча 53 нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алып, йортта хуҗасы булырга мөмкинлеге турында әйткәннәр. Йорт түбәсе һәм чорма өлеше өлешчә җимерелә, йокы бүлмәсен көчле ялкын биләп алган. Керү ишеге ачык булган, ялкынның күрше корылмаларга күчү куркынычы булмаган.

Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан утны сүндерү турында хәбәр бирә. Янгынны сүндергәндә, йокы бүлмәсендә караватта хуҗаның үле гәүдәсе табыла. Янгын чыгуның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100