news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчек пирогы

Бик тиз генә әзерләнә торган эремчек пирогы рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Эремчек пирогы

Камыр өчен: ярты кап атланмай, ярты стакан шикәр комы, чама белән он.

Эчлек өчен: 500-700 грамм эремчек, ярты стаканнан күбрәк шикәр комы, чеметем генә тоз, бер аш кашыгы манный ярмасы, 2 йомырка.
 
Эш тәртибе: май, он, шикәр комын бергә болгатып таралып тора торган камыр ясала, аның бер өлешен майланган табага сибәргә, эчлекне салырга һәм тигезләп җәеп чыгарга, янә өстенә һәм кырыйларына камырны сибеп чыгарга һәм кызган мичкә озатырга.

Пирогның йөзе килә башлагач мичтән алырга, кисәр алдыннан бераз суытырга кирәк.
 
Иртәнге чәй янына менә дигән туклыклы һәм файдалы ризык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар