Tataristicaда узган бәхәс нәтиҗәсе: Татар филологлары барысын да булдыра
Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага фикер алыштылар. Татар филологиясе белгечлеге буенча укыган, төрле өлкәләрдә эшләп уңышларга ирешкән шәхесләр фикерләре белән уртаклаштылар. Анда Казан федераль университетын (элеккеге Казан дәүләт университеты), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе факультетларын төрле елларда тәмамлаучылар катнашты. Араларында югары уку йорты мөгаллимнәре, мәктәп директорлары, укытучылар, дин әһелләре, театр һәм эстрада артистлары, телевидение хезмәткәрләре чыгыш ясады. Дискуссиядә яңгыраган башка фикерләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында урын алды.
Дин әһелләре: Җомга вәгазьләрен татарча үткәрү мөһим адым!
Фикер алышу формасы элеккеге студентлар очрашуын хәтерләтсә дә, һәрберсенең фикер сөреше ана теле язмышы тирәсендә булды. Мәгълүм ки, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали Юлдашев та - «татфак»та гыйлем алган дин әһелләре. Диния Нәзарәтенең, мәчетләребездә җомга вәгазьләрен фәкать татарча гына сөйләргә, дигән карары да телебезне саклап калуда мөһим роль уйнар, дип өметләнүчеләр бар.«Бу карарның әһәмияте бик зур дип саныйм, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. - Динебезне үз ана телебездә алып барырга тиешбез. Вәгазь аша телебезнең байлыгын да җиткерергә бит. Мәчеткә килергә теләгән кешеләр, татар телен өйрәнергә мәҗбүр булачаклар.Ә имам кешегә, динебезне генә түгел, ә телебез, мирасыбыз байлыгын башкаларга җиткерү өчен, үзе дә яхшы итеп әзерләнергә мәҗбүр булачак. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетыда белем алуым миңа бик ярдәм итте. Апанай мәчетендә вәгазьләр татар телендә генә бара. Шунысын да әйтергә кирәк: Апанай мәчетенә йөрүчеләрнең 95 проценты - татар егетләре. Филолог ул телне генә түгел, ә мирасыбызны да яхшы белүче дигән сүз. Укыганда мин телне һәм рухи мирасыбызны өйрәндем. Рухи мирасыбыз бик бай, менә шушы хәзинәгә карата остазларыбыз мәхәббәт уятты. Безнең максат татар мирасын да халыкка җиткерү».
Укытучы:
Фикер алышу мәйданына Биектау районы, Айбаш авылыннан укытучы Әлфинур Низамиева да килгән иде. Әлфинур ханым инде 37 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта.
- Татар теле укытучысы булуыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Әти-әниләрнең татар мәктәпләреннән борын чөюләрен һич аңламыйм. Хәзер бит бала беръюлы берничә тел үзләштереп үсә. Урыс телен авыл җирләрендә дә мәктәпкә кергәнче үк беләләр бит. Татар мәктәпләрендә балаларга тәрбия дә татарча бирелә. Тәртипсезлекләр күзәтелми. Шәхсән үземнең балаларым өчәр югары уку йортын кызыл дипломга тәмамласалар да, укытучылык эшен сайламадылар анысы, минем эшне күреп үскәнгәдер инде. Ә менә Саба гимназиясе директоры Ләйсән ханым Билалова, Казандагы 20 нче гимназия җитәкчесе Рәхимә Арсланова, Тәтештәге (руслар күп яши торган район!) татар мәктәбе директоры Асия Закировна кебекләр күбрәк булса, тел, милләт проблемасы да тирәнгә китмәс иде. Татар филологиясе бүлегендә укып белем алган милләттәшләребезнең эше сокланырлык, билгеле. Мин дә КФУ курсларын бик дөрес сайлаганмын дип куанып бетә алмыйм. Укытучылар тирән белемле, шул ук вакытта алар бик гади дә, үзләренең җилкәләрендә шактый авыр йөк тартып баралар. Алар безнең дә белемне күтәрәләр, студентларга белем бирәләр, программа төзеп, дәреслекләр язалар, бик күп җәмәгать эшен дә башкаралар», ди озак еллар ана телебез сагында торучы Әлфинур ханым Низамиева.
Кайсысы белемлерәк: татфакмы, журфакмы?
Түгәрәк өстәл барышында, «Идел» яшьләр журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, Алмаз Миргаязов та татар филологиясе биргән мөмкинлекләрне барладылар. Татфак татар матбугат оешмаларын кадрлар белән тәэмин итеп торучы үзәк дигән фикерне дә яңгыраттылар.