Данир Сабиров маймылына «Маратик» дип дәшә, Марат Яруллин ишәгенә «Данир» дип кушкан

Татар эстрадасының яшь җырчысы Марат Яруллин яңа дустын күрсәтте.
«Мин бер көнгә генә булса да авылга кайттым. Хәзер артистлар арасында шундый тренд барлыкка килде, бик күп артистлар үзләренә йорт хайваннары ала. Кемдә нәрсә инде – мәче, эт, попугай, кәҗә, маймыл. Мин дә артта калырга тырышмыйм. Сезне яңа дустым белән таныштырырга булдым. Чын үзбәк ишәге, аның исеме Данир. Шундый матур, яхшы, оялчан. Колаклары зур, шуңа бераз ояла. Хәзер бит операция ясарга – кечерәйтергә була. Котлагыз!» – дип сөйли җырчы.
Күрәсең, ул бу адымы белән ул татар эстрадасы юмористы Данир Сабировтан «үч ала». Ул да маймылына Марат дип исем кушкан иде.
Маратның видеосына җавап итеп, Данир маймыл белән видео яздырган. Анда Данир маймылның йонын тарап утыра. «Маратик, болай булгач, син атказанган артист була алмыйсың. Чәчеңне дә үзең тарый алмыйсың, үзеңне үзең карарга тиеш бит син. «Йолдыз»лана. Әллә кем, имеш. Марат – Марат инде, берни эшләп булмый!» – дип сөйли ул.
Ике артист арасында мондый хәл булып алган иде. Ул Маратның Данирга җырламаска киңәш итүе сәбәпле башланды. Ул вакытта алар бер-берсенә биремнәр бирә башлады, әмма азакта дуслар булып аерылышты. Ә хәзергесе ни белән тәмамланыр, көтеп карыйк...
- Марат Яруллин Данир Сабировның ишегалдындагы бозны ваткан, Миләүшәгә чәчәк бүләк иткән
- Данир Сабиров 60+ ханым белән «свидание»гә барган