Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров белән Марат Яруллин «Исерек сөюемнән» җырына «бомба» клип төшергәннәр

news_top_970_100
Данир Сабиров белән Марат Яруллин «Исерек сөюемнән» җырына «бомба» клип төшергәннәр
Фото социаль челтәрдән

Данир Сабиров белән Марат Яруллинның инде яшьләр яратып өлгергән, мәҗлесләрдә хәлдән тайганчы бии торган «Исерек сөюемнән» дигән җырларына «бомба» клиплары чыкты. Җырчыларның иҗатын яратучылар нәкъ шундый бәя биргән.

Клипта, янәсе Данир Сабиров төш күрә. Марат Яруллин аның кызының үскәнен көтәргә әзер, ә Данир «син аңа ошап бетмисең» дигән булып, Үзбәкстандагы сеңлесе белән таныштырмакчы. Шактый озын төш була, шул арада Үзбәкстаннан да килеп җитәләр, Маратны алып, Үзбәкстанга да кайтып җитәләр. Нәтиҗәдә, Данир үз сеңлесеннән дуэтташын коткара. Йокыдан торуга, ул беренче булып Маратка шалтырата. «Син өйләндеңме әллә?» дигән соравына тискәре җавап ишеткәч, җиңел сулап куя.

«Марат, Данирның үгетләүләренә бирелмә, Мәрьямнең үскәнен көт», – дип шаярткан берәү.

«Кызык һәм үзенчәлекле килеп чыккан»;

«Шәп клип, рәхәтләндек көлеп»;

«Бу – мин караган иң яхшы клип»;

«Шәп, кәеф күтәрә торган»;

«Бик кызык клип. Башта, ник исерек турында җыр чыгарганнар, дигән идек»;

«Клип эчтәлекле, кызык, заманча, карарга рәхәт», – дип бәя биргәннәр караучылар.

«Мөселман кешесенә «мин исерек» дип җырлау килешми. Данир, моңа кадәр концертыңа гел барасым килеп тора иде, бу җырны ишеткәч, күңелем төште. Артыгын кылана башладың, ямьсез», – дигән бердәнбер тискәре комментарий бар. Аңа җавап та биргәннәр: «Җырның мәгънәсен аңламадыгызмы, анда бит, мәхәббәтән исерек, ди. Сез яшьлектә андый халәттә булмадыгызмы?»

«Бүген дә исерек мин... Тогда бие на...» – Татар эстрадасында яңа җыр.

«Бүген дә исерек мин»: Данир – Маратның яңа җырын бар да җырлый, хәтта мөселман кызы да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100