Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүген дә исерек мин... Тогда бие на...» – Татар эстрадасында яңа җыр

news_top_970_100
«Бүген дә исерек мин... Тогда бие на...» – Татар эстрадасында яңа җыр

Данир Сабиров белән Марат Яруллин «Бүген дә исерек мин» дигән юллардан торган җыр чыгарырга җыена. Җырчылар яз көне социаль челтәрләрдә инде 2 тапкыр кыска гына видеолар урнаштырып, халыкны алдан ук кыздыра башлаган иде. Бүген – видеолар өченче тапкыр чыккач, җырчылар бу җырны иртәгә – 19 июньдә чыгарырга вәгъдә итте. Данир Сабиров үзенчә тамашачысыннан хәер-фатиха да сораша: «Бу җырны нишләргә соң? Чыгарыргамы, юкмы? Күп иттереп комментарий язсагыз, прям иртәгә чыгарабыз. Давай, манчыгыз», – дип яза җырчы (стиль авторныкы – ред.)

Видеода: Марат Яруллин, Данир Сабиров һәм тагын берничә ярымшәрә ир-егет мунчада кәеф-сафа корып утыра. «Мунчадашлар» Данир Сабировның «бүген дә исерек мин, чыдап булмый баш авырта эчкәннән, әллә сөюемнән» дип җырлавына сикерә-сикерә бии. Бервакыт Данир Сабиров:«Чет тавыш бетте бугай», – дип туктап кала. Шунда Марат Яруллин: «Тогда бие на...» – дип, көләргә тотына.

Бу видео астына 700гә якын фикер язып калдырганнар. Тамашачы «исерек мин» мин җырының хит булачагына ышана. Бик күпләр яңа җырны «түземсезләнеп» көтә икән. Данир Сабировка җырны һичшиксез чыгарырга киңәш итәләр.

«Эх, жәл – бу җыр безнең яшьлектә сөюдән исереп, или просто исереп йөргән чакта булмады»;

«Җәйнең гимны булыр, чыгар»;

«Монда манчырга калмаган. Сез манчыйсыз монда!»;

«Яруллин белән дуслашу файдага булган»;

«Не надо. Стыдно перед татарами, живущими в других уголках мира»;

«Просто ужас!!! В чём прикол? Это татарская культура? Бик тә халыкчан»;

«Җыр чыкса, иртәгә точно эчәсе була инде»;

«Мин Данирны намаз укый дип белә идем»;

«Безнең егетләр окопларда яталар. Бу бездельниклар эшсезлектән җүләр саттыралар, хотя бы күрсәтмәгез, ачу чыгарып!!!»;

«Тямайның «Син юләр, мин юләр»е чыкты, бу гына калмасын инде»;

«Вот шәп бу, ичмасам»;

«Э-э-эх, шушындый веселый компания белән бер кич утырасы иде… җырлыйсы иде, биисе иде» дигән мәгънәдәге сүзләр яза халык.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 июнь 2023
    Исемсез
    Придурки
  • 19 июнь 2023
    Исемсез
    Нәрсәсе күңелле инде моның?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100