Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүген дә исерек мин»: Данир – Маратның яңа җырын бар да җырлый, хәтта мөселман кызы да

news_top_970_100
«Бүген дә исерек мин»: Данир – Маратның яңа җырын бар да җырлый, хәтта мөселман кызы да
социаль челтәрләр

Шушы көннәрдә Данир Сабиров белән Марат Яруллин «Исерек сөюемнән» дигән яңа җырларын тәкъдим итте. 

Әлеге җырны тамашачы Фирдүс Тямаевның «Син юләр, мин юләр»ен күтәргән кебек күтәреп алмагае. Тямайның «мәгънәсез җыры»на «ташлар» күп очса да, берара һәр почмактан шул җыр яңгырый башлады. Татар мәҗлесләрендә халык әй сикереп тә күрсәтте соң шуңа.

«Исерек» турындагы (сөюдәнме, башкасыннанмы) җырны да шундыйрак язмыш көтә, ахрысы. Социаль челтәрләрдә фикерләр төрлелеге күзгә чалынса да, чыгып өлгермәс борын һушлары китеп, аны популярлаштыруга ярдәм күрсәтүче тамашачылары да хикмәт күп. Виртуаль дуслары Данир белән Маратка кушылып җырлап, артистларны сторисларында билгели.  Алар арасында иреннәрен кабарткан, керфекләрен ясаткан шәһәр «фифечка»лары да, алдын-артын боргалап биюче яшь кызлар да, гармун тоткан авыл абзые да, cтудентлар да бар. Бер хатын-кыз исә бөтенләй образга кергән – исерек булып киенеп, җырны кечкенә кызы белән бергәләп башкарган. 

Тик бу барысы да түгел әле. Иң кызганычы – «исерек мин» дип такмаклаучылар арасында яулыкларын дөрес итеп бәйләгән чын мөселман кызы да булуы. 

Ничек уйлыйсыз, мөселман хатын-кызларына:

«Бүген дә исерек мин,

Исерек сине сөюемнән.

Чыдап булмый, баш авырта

Эчкәннән, әллә сөюемнән», – дип җырлап утыру килешәме?

Данир Сабиров белән Марат Яруллин иң шәп җырлаучыга бүләк вәгъдә иттеме икән әллә? Игъланны без генә күрми калдыкмы? 

Юмор остасы Юра Павлов тикмәгә генә «Без мөселманнарга – ут!» дип комментарий калдырмагандыр инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100