Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдинов хәле турында: «Җиде операция ясаттым инде мин»

news_top_970_100
Дәниф Шәрәфетдинов хәле турында: «Җиде операция ясаттым инде мин»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның соңгы елларда авырып торуы, катлаулы операцияләр кичерүе хакында «Интертат» берничә тапкыр язган иде. Җырчы хәзер Яңа ел алдыннан күзенә ясалган операциядән соң тернәкләнү уза.  

Хәлләрен белешергә дип шалтыраткач, Дәниф абый азмы-күпме алга китеш сизелүе хакында әйтте. «Күзләремә 7 операция ясаттым инде мин. Соңгысы Яңа ел алдыннан булды. Казанда күземә мөгез катлавы (роговица) күчереп утырттылар. Бүгенге көндә шул килешерме, юкмы, дип көтәбез. Үзем әкрен кенә яктылыкны тоя башлаган кебек. Әгәр ярдәме булмаса, җәйгә таба Мәскәүгә барып күренергә, дип уйлап торабыз. 

Казанга хастаханәгә барып тикшеренеп кенә кайтам да, күбрәк өйдә инде мин. Гастрольләргә чыгарга иртәрәк әле», – дип шаяртты ахырдан Дәниф абый. 

Дәниф Шәрәфетдиновның исән-сау тернәкләнүен теләп калабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100