Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данил Салиховча әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була

Данил Салихов идарә иткән чор татар әдәбияты тарихында намуссыз премияләр чоры булып тарихта калачак - хәбәрчебез күзәтүе.

news_top_970_100
Данил Салиховча әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була

Быел тагын бер әдәби конкурска йомгак ясалды.

Аны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге игълан иткән иде. Конкурска тапшырыласы чәчмә әсәрләр авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланырга тиеш.

Әдәби конкурс йомгакларына татар җәмәгатьчелеге әллә ни игътибар да итмәде кебек. Ә юкка! Бу бәйге хәзер язучылар арасында булган вәзгыятьнең бик яхшы күрсәткече.

Әдәби конкурс өч номинация буенча үткәрелде. Драма номинациясендә I урынны «Язмыш туе» пьесасы белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, II урынны «Кайтаваз пьесасы белән идарә әгъзасы Рәдиф Сәгъди алган.Бәйгедә аның оештыручысы һәм жюри җиңеп чыкты.

Үзебез уздырабыз, үзебез катнашабыз һәм үзебез җиңеп чыгабыз.

Әлеге конкурска август аенда йомгак ясалды. Конкурс җиңүчеләренә 600 мең сум премия таратылган булырга тиеш. Ә кайда җиңүче әсәрләр? Бирегез, укыйм! Юк, сез бәйгедә катнашкан әсәрләрне беркайдан да таба алмаячаксыз. Аларга укучы бәя бирми. Алар беркайда да юк.

Теләсә кайсы гадел бәйгедә оештыручыларның һәм алар белән бәйле кешеләрнең катнашмаска тиешлеге искәртеп языла. Әмма татар язучысы мондый искәрмәләрдән өстен. Ул үзе яза, үзе бәя бирә, үзенә үзе премия бирә. Әле ел азагында үзенең китабын «иң укылган татар китабы» дип игълан итә.

Аннары «татар кешесе китап укудан бизде» дип татар журналистларын тәнкыйтьли.

Татар әдәбиятына күпме акча бирелә?

Бу әдәби конкурс татар әдәбиятына күпме акча бирелә дигән сорау тудырды.

Безнең фикеребезчә, дәүләт әдәбиятны үстерү өчен бик мул булмаса да, бирә.

Быел татар әдәбиятын үстерү өчен республика 83 миллион 635 мең сум акча биргән. Күпме бу, азмы? Җирдә 10 миллион татар бар дип санасак, бер татар кешесенә 8 сумнан артыграк акча тотылган. Моны ул кадәр дәрәҗәдә аз дип әйтеп булмый. Тиешенчә тотылса, билгеле бер нәтиҗәгә ирешерлек сумма. Әмма ул акчаларны билгеле бер затлар үз максатларында гына куллана.

Монда икенче сорау алгы планга чыга — ул акчалар әдәбиятны үстергәнме? Ул акчаларга үстерелгән әдәбият татар кешесенә барып җиткәнме?

2019 елда Язучылар берлеген яшәтү өчен 10 миллион 251 мең 900 сум субсидия бирелгән булган. Быел да шул чамадыр дип фаразлый алабыз.

Моннан тыш, язучыларыбыз төрле оешмалар аркылы хезмәт командировкаларына йөриләр. Ягъни, республика аларның күз күремен баетырга мөмкинлек бирә. Язучыларыбыз, алар арасында өлкән яшьтәге язучыларыбыз да бар, быел Мәскәүдә, Кырымда, Алтайда һәм башка урыннарда командировкаларда булдылар.

Кызганыч, дөньяда эпидемиологик шартлар уңай булмаган чорда әдәби аксакалларыбызны юлда йөртеп, без татар әдәбиятын куркыныч астына куябыз.

Социаль әһәмияткә ия әдәбиятны бастыру өчен - 62 млн 738 мең сум

Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге белән чыккан китапларның 85 проценты китапханәгә китә. Быел 91 исемдә китап басылып чыгачак. Алар арасыннан бары тик «Аңлатмалы сүзлек» кенә 2 мең данә тираж белән басылып чыга. Калган 89 төр китап 1000 данә тираж белән чыга (541-р номерлы боерык). Димәк, 89 мең китап дигән сүз. Шуның 13350 данәсе сатуга чыга. 8900е татарлар яшәгән төбәкләргә китә. 66 750 данәсе Татарстан китапханәләренә.

Татарстанда 2 миллион татар кешесенә без бер елга кибетләргә 13350 китап чыгарабыз. Бу дөресме? 150 татарга бер китап.

Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге — ярымсерле мәгълүмат. Китап нәшрияты ул исемлекнең хөкүмәт порталына куелуын әйтә. Хәзер бездән Интернетта су урынына йөзүчеләргә табышмак (бу бәйгедә китап нәшрияты хезмәткәрләре катнашырга тиеш түгел) — шул исемлекне хөкүмәт порталыннан табып карагыз әле?! Ул анда бар, әмма аны табуы ай-һай кыен, адресын төгәл белмәсәң, табармын димә.

Сорау — ни өчен социаль әһәмияткә ия әдәбиятны Язучылар берлеге укучылар белән бергә булдырмый? Халыктан яшерен рәвештә генә идарәгә якын авторларның әсәрләрен чыгару өченме?

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан - 5 млн 600 мең сум

Кызык, Татарстан Мәдәният министрлыгы әле дә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан игълан ителгән грантлар конкурсына нәтиҗә ясый алмый. Чөнки язучылар грант акчаларын алганнар, ә әсәрләр тапшырылмый ди һаман да. Анда да акчалар 500әр меңләп таратылды.

Ягъни, 15 млн сум грантларның иң күп өлеше — 5 млн 600 мең сумы — язучыларга бирелде.

Язучылар әсәрләрен язып тапшырып бетерә алмыйлар булса кирәк, әлегәчә без грант хисабына язылган әсәрләрнең бөтенесен күрмибез. Дөрес, кайберләре «Казан утлары”нда басыла башлады. Әмма әлегә тулысынча нәтиҗәләр ясалмаган.

Язучылар «гонорар булса, язар идек» дип кәпрәя. Гонорар бар. Бер әсәр өчен ярты миллион сум - аз акча түгелдер. Әмма бу бәйге шуны күрсәтә — грант булу гына әсәр барлыкка килүгә гарант түгел. Укыла торган әсәр дә димибез — гомумән бит әсәрләр юк!

Яңа әдәби конкурсның приз фонды - 3 млн 895 мең сум

Татар язучылары өчен тагын бер әдәби конкурс игълан ителде. Чираттагысы.

Конкурс татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында үткәрелә.

Номинацияләр унау: роман, повесть, хикәя, поэма, шигырь, повесть (үсмерләр әдәбияты), хикәя (үсмерләр әдәбияты), шигырь (үсмерләр әдәбияты), хикәя (балалар әдәбияты), шигырь (балалар әдәбияты).

Премияләрнең суммасы «Роман» номинациясендә I урынга 500 000 сумнан башлана. Приз фонды — 3 млн 895 мең.

Моңа эреле-ваклы башка әдәби премияләрне куша алабыз. Алар ярты миллион сумнан артык булырга мөмкин.

Хәзер инде премияләргә нәтиҗә ясап карыйк. Алар ничек бүленә?

Татарстан Язучылар берлеге белән бәйле тагын бер соңгы яңалык — Марсель Галиевка Гамил Афзал исемендәге премия бирелде.

Белешмә. Гамил Афзал исемендәге әдәби премия Актаныш районы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган: ел саен әдәбиятның юмор һәм сатира үсешенә өлеш керткән берәр язучы бүләкләнә. Марсель Галиев «Кәефеңә көя төшермә» китабы өчен лаек дип табылган. Ачык мәгълүмат кырында премия суммасы юк.

«Бирегә республика районнарының җитәкчеләре, язучылары җыелды. Барыбызның кулында республикабызның язмышы да, теле дә, дине дә. Без бердәм булганда, бер-беребезне аңлаганда гына яшәвебезне дәвам итәрбез. Татар халкы - бөек халык», — дип чыгыш ясаган Данил Салихов Актанышта узган тантанада. Бу хакта район матбугаты хәбәр итә.

Ну җәмәгать, Марсель Галиев — безнең бик каты хөрмәткә лаек зур язучыбыз. Ул республиканың иң зур премиясе — Тукай премиясе лауреаты. Аның өчен үрлисе үр бары тик Нобель премиясе генә була ала түгелме соң? Яки Россиянең «Большая книга», «Ясная поляна» премияләре.

Балалар әдәбиятындагы уңышлар өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге, Шигърият өлкәсендә Һади Такташ исемендәге, Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди исемендәге, Фатих Хөсни исемендәге, Гаяз Исхакый исемендәге, Драматургия өлкәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге, Язучылар берлеге һәм «Рухият» фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр бар. Боларның бәясе 50 мең (бәлки кайсыдыр 30 меңдер. Төгәл мәгълүмат юк - авт.).

Моңа өстәп, Әдәбият һәм юриспруденция өлкәсендә тапшырыла торган Державин исемендәге республика премиясе бар. Анысы 200 мең сум.

Тагын ярты миллион сумнан артык акча дигән сүз.

ххх

Нәтиҗә. Республика җитәкчелеге татар әдәбиятын үстерү өчен шактый суммада акчалар бирә.

Әмма, әгәр без татар әдәбиятын тарату мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз икән, бу миллионнар бары тик кемнеңдер кесәсен җылыту гына булып калачак.

Беренчедән, конкурслар уздырабыз, грантлар таратабыз икән, приз фонды кадәр үк акча әдәбиятны тарату өчен дә каралырга тиеш.

Икенчедән, грантлар биргәндә, бер тапкыр да роман язып карамаган кешеләргә зур күләмле проза әсәре язу өчен акча бирү дөрес түгел. Шагыйрьләр дә роман яза аладыр, сүзем юк, ләкин башта язып күрсәтсен!

Өченчедән, 500 мең сумлык грантлар һәм премияләр таратып, без Дәүләт премиясенең дәрәҗәсен төшерәбез. Чөнки Тукай премиясе лауреаты да 500 мең сум ала.

Дүртенчедән, әдәби конкурсларга драма номинациясен кертергә ярамый. Чөнки драманың сыйфатын театр гына билгели ала. Әгәр театр, акчасын түгеп, аны куярга алына икән, димәк, пьеса яхшы. Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән конкурста драма номинациясендә бер дәүләт театрында да бер әсәре бармаган Данил Салихов җиңде. Әгәр аның әсәре бер театрга да кызык түгел икән, гафу итегез, бу яхшы пьеса була аламы? Без 100 мең сум халык акчасын аңа ни өчен бирдек?

Драма конкурсларын Камал театры уңышлы үткәрә. Алга таба да ул эшне аларга тапшырып калдырсак, яхшырак булмасмы?

Ә күпсанлы әдәби премияләргә килгәндә, Данил Салихов идарә иткән чор татар әдәбияты тарихында намуссыз премияләр чоры булып тарихта калачак.

2002 елда Себердә яшәүче татар язучысы Якуб Зәнкиев Тукай премиясен алган иде. Татарстаннан читтәге язучыларга шуннан башка зур игътибар булганын хәтерләмим. Безнең Мәскәүдә, Башкортстанда, Удмуртиядә һәм башка татарлар яшәгән төбәкләрдә татар язучылары бар. Безнең аларга игътибарыбыз җитми. Премия, грантлар алганда, социаль әһәмияткә ия китаплар исемлеген төзегәндә аларны искә алмаска тырышабыз. Үзебезнеке — үзәктә. Башкортстанда яшәп иҗат иткән Әнгам Атнабев кебек язучылар да Татарстан язучылар берлеге сайтындагы әдипләр исемлегенә кертелмәгән. Татар әдәбияты вәкилләрен тулысынча колачлаган дип саналган «Әдипләребез» биобиблиографик белешмәлегендә дә ул юк. Шулай итеп әдәбиятыбызның географиясе тарая — моны безнең республика язучылары эшли.

Иң соңыннан тагын бер сорау.

Язучылар берлегенең максаты нәрсәдә?

Данил Салихов инде рәис булуга ук татар язучысының максаты мәйданда татар мәнфәгатен яклау түгел икәнен әйтте. Ул рәис булып торганда сүзенә тугры калды - берлек татар мәнфәгатен яклап ялкынлы чыгышлар ясамады. (Безнең Вахит Имамов, Фәүзия Бәйрәмова, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла һ.б. кебек трибун язучы-шагыйрьләребез үз кыйблаларына тугры калды, сүз алар хакында түгел, берлек җитәкчелеге хакында).

Әмма бит әдәбият дөньясын дер селкеткән әсәрләр дә юк.

Язучылар берлегенең проектлары да юк.

Әгәр безнең берлекнең төп вазифасы мәрхүм әдипләребезне соңгы юлга озатуга гына әйләнеп кала икән, безнең үз бинасы, финанслары булган язучылар берлеген югалтуыбыз бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100