ТАССР юбилеена заказга әсәрләр иҗат ителә: якутлар табылырмы грант белән?

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан язучылар, композиторлар һәм рәссамнарга әсәрләр иҗат итү мөмкинлеге тудырылды. «Татар-информ» татар грантчыларының хәлләрен белеште.

ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр язу өчен иҗатчыларга 15 млн. сумга җәмгысы 91 грант бирелде.

Бу — Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары.

  • Аларның 38е — әдәбият өлкәсенә карый, 41 — музыкаль әсәрләр, 12 — тасвирый сәнгать.
  • Грантларның иң күп өлеше — 5 млн 600 мең сум — язучыларга бирелә; 5 млн сум — рәссамнарга; 4 млн 400 мең сум — композиторларга.


Грантлар хисабына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагында ике опера, 14 төрле форматтагы симфоник әсәрләр, дүрт скульптура, дүрт картина, дүрт декоратив-гамәли эш (күн, ювелир, гобелен эшләнмәләр), бер шигъри драма, бик күп шигырьләр цикллары, җырлар, повестьлар һәм берничә пьеса, балалар өчен 20 музыкаль әсәр, 20 проза һәм шигъри әсәр, шул исәптән, 1 комикс, барлыкка киләчәк.

Идея шәп. Күптән кирәк иде. Тик ни өчен җәмәгатьчелектә сораулар туды соң?

Беренчедән, алга таба әлеге әсәрләрнең халыкка җиткерелү юллары күрсәтелмәгән.

Икенчедән, конкурсның номинацияләр бүленеше мәсьәләсе әдәбият белгечләрендә сорау тудырды.

Өченчедән, кайбер грант алучыларның моңарчы эшләп карамаган әйбергә алынулары гаҗәп тоелды.

Әдәби грантлар

Әдәбияттан башлыйк. Чөнки язучылар гранты җәмәгатьчелектә иң күп сораулар тудырган өлкә.

Эре формалы әдәби әсәр (проза, поэзия) номинациясендә 500 мең сумлык 6 грантны отучылар:

  • Разил Вәлиев. «Мәңгелек иман» тарихи-шигъри драма;
  • Рөстәм Галиуллин. «Текә борылыш» повесте (хезмәт герое Илсур Гарәфи улы Шәйхетдиновка багышланган повесть);
  • Ркаил Зәйдулла. «Ильяс Алкин» повесте;
  • Зөлфәт Хәким «Әни тавышы» повесте;
  • Гәрәй Рәхим «Керәшен дәмәкләре»;
  • Луиза Янсуар. Нон-фикшн «Җир уллары трагедиясе: ХХ йөз шагыйрьләре».

Язучылар үз әсәрләре хакында:

Разил Вәлиев: «Мин Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихын язам. Ул күләмле әсәр булачак, өлешчә язылган. Алынгач, язып өлгертергә кирәк инде, менә, язып утырам. Әмма минем турында бернәрсә дә язарга кирәкмәс, тыныч кына иҗат итәсем килә».

Рөстәм Галиуллин: «Сүзе күп булды, алынасы да калмаган икән. Мин хезмәт герое Илсур Гарәфи улы Шәйхетдинов турында язам. Ул күпләр эшли алмыйча качкан тайга сазлыкларында татар егетләре белән үткәргечләр сузып, илне, республиканы газлы иткән кеше. Ул Арча педагогия көллиятендә укыган, әдәбиятны яраткан шәхес. Ул ил җитәкчеләре белән эш йөрткән эре фигура. Күптән түгел генә мәрхүм булды. Мин аның үзе белән аралашып кала алдым».

Ркаил Зәйдулла: «Архивта утыра идем әле. Ильяс Алкин турында мәгълүмат туплыйм. Язып өлгертмәсәм, «сугып үтерәсез» бит сез мине. Ятсам да, торсам да, Алкин турында гына уйлыйм хәзер — куркудан инде. Минем җәелеп яза торган гадәтем бар. Ә монда вакыт бик аз калды. Ильяс Алкин үткән гасыр башында — 1917-1920 еллар аралыгында татар сәяси тормышында бик зур роль уйнаган кеше. Аңа әле тарихта дә бәя бирелгән дип уйламыйм, әдәбият турында сүз дә юк. Ул — бик кызыклы язмышлы кеше. 22 яшендә бөтенрәсәй милли-хәрби шура җитәкчесе була. 1920 елдан, сәяси тормыштан читләшеп, фән юлына кереп китә. Дәүләтчелек өчен көрәш темасы миңа бик кызык. Темага бернәрсә белмәгән килеш тотынмадым. Мин аны матбугатта бастырырлык итеп язам.

Анда бер язучы «Миңа Президент алдында оят» дип язган, ди. Миңа оят түгел, начар язучылар оялсын! Белдерү күптән ясалган, газетага, язучыларның электрон почтасына хәбәр салынган. Бераз карасыннар инде, хәзер белмәдек, диләр. Шәхсән үзем күпме яшь кешегә шалтыратып чыктым».

Гәрәй Рәхим: «Керәшен дәмәкләре» повесте язып утырам, азагын гына тәмамлап куясым калды. Дәмәк — керәшеннәрдә мәзәк дигән сүз. Бу урысча тарихи-нәфис повесть була. Керәшеннәрнең теле борынгы төркилекне саклаган тел. Хәзер шәһәр кешесенең 80 проценты русча укый. Мин русларга һәм башка халыкларга керәшеннәрнең кем икәнен аңлату өчен русча яздым. Татарчасы да булачак, китапны ике телле чыгарам. Биш табаклык китап була ул. Повестьта 20нче еллардан алып 80 нче елларга кадәр минем авылым тарихы ята. Лениногорск районының Федотовка авылы. Без аны Аналык авылы дип йөрибез, чукындырылгач, Федотовка дип атала башлаган. Әсәрне май аенда тапшырам һәм алар аны чыгара да башлыйлар. Әдәбиятны үстерү өчен бер генә чара ярдәм итә алмый, әмма бәләкәй генә булса да өлеш кертә ала. Әдәбиятны үстерү өчен мәктәптә татарча укыту кирәк. Грант — татар мәдәниятен һәм әдәбиятын саклага күпмедер ярдәм итә».

Луиза Янсуар: «Мин конкурска яза гына башлаган әсәрне тәкъдим иткән идем. Майга кадәр кирпеч кадәр тулы бер роман язып чыгуның ни дәрәҗәдә мөмкин булуына шикләнәм. Әмма булдыра алган кадәрен эшләп чыгарга җыенам, Алла боерса!»

Зөлфәт Хәким: «Әни тавышы» дип аталган зур повесть була. Балачакта әнисен югалтып читтә үскән татар егетенең Казанда әнисен эзләве. Татар җыры аша татар булуын аңлавы. Ул милләт, мәдәният турында уйланулар белән бара. Майга кадәр язып өлгерәсе инде».

Кече формалы әдәби әсәр (проза, поэзия) номинациясендә 100 мең сумлык 20 грантны отучылар:

Айгөл Абдрахманова, Гөлүсә Батталова, Илсөяр Гарипова, Мансур Гыйләҗев, Илфак Ибраһимов, Хәбир Ибраһимов, Марат Кәбиров, Ләбиб Лерон, Евгения Матросова, Роберт Миңнуллин, Айгөл Муллагалиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәдиф Сәгъди, Рифат Сәлах, Айдар Сахибзадинов, Лилия Гыйбадуллина, Ландыш Фәизова, Айдар Фартов, Рифә Рахман, Валентин Бурайкин.

Марат Кәбиров (язучының социаль челтәргә язган фикере): «Быел ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан язучыларга күренекле шәхесләр турында әсәр язу өчен грант бирделәр. Миңа да эләкте. Кечкенә жанрга караган проза әсәре язу өчен 100 мең сум бирелә. Аның 87 меңе кулга керә, рәхәт булып кала. Ләкин бу бүләк түгел. Бер нормаль кешенең 1-2 айлык хезмәт хакы. Тарихка кагылышлы кыска әсәр өчен материал туплау, эшкәртү дә шул бер-ике-өч ай тирәсе вакыт таләп итә инде. Нормаль килешү, кыскасы: «Син эшлисең, без түлибез».

Бу хакта хәбәр таралу белән, фейсбукта күпсенүчеләр токымы калкып чыкты. Алар язучыларга бүленгән акчаны әрәмгә киткән дип исәпли, ә күбесе язылачак әсәрләрнең пүчтәк булачагын, аларны берәү дә укымаячагын төгәл белә. Күрәзәчелек таланты чамасыз инде кайбер кешеләрдә. Шундый сәләтем булса, мин дә берни эшләмичә бәя биреп кенә ятар идем. Булмагач — эшләргә туры килә.

Мин Шамил Усманов турында язам. Әлегә мәгълүмат туплау эше бара. Шамил — катлаулы чор кешесе, бик кызыклы, каршылыклы шәхес. Бу эшкә мин бик җитди карыйм. Теләмәсәгез дә язам. Теләмәсәгез дә укыячаксыз».

Мансур Гыйләҗев: «Башта пьесалар катнашмый дигән сүз булган иде. Аннары тапшырырга куштылар. Мин „Микулай“ пьесасын китердем».

«Мин бу дөньяны аңламыйм. Язылмаган әсәргә түлиләр, әле язмаячаклар да. Булган караламаларын җыеп китерерләр әле».


Роберт Миңнуллин: »Поэма язылган. Җаным тыныч».

Айгөл Әхмәтгалиева: »Якташым Фарсель Зыятдинов турында повесть язармын дигән ниятем бар. Кызыклы шәхес. Республика өчен эшләгән хезмәтләре бик күп. Югыйсә, күпләр аны бакчачы галим дип кенә белә».

Хәбир Ибраһим: «Мин романга заявка биргән идем. 200 битлек зур әсәр ул, яртысы язылган. Зур күләмле әсәр 500 мең иде, әмма мин ул сумма белән үтмәдем, үзем соңга калганмындыр, 500 сумлык грантлар алынып беткән булгандыр. Хәзер романымны 100 мең сумга язып утырам. Мин шуңа да риза булдым — кая барыйм? Мин бер кешене дә гаепләмим. Алдарак биргән булсам, бәлки эләккән дә булыр иде. Романны барыбер язарга кирәк иде бит инде. «Кызыл утрау» дип ала. Анда бер райком секретареның язмышы. Прототибы да бар, мин бит алар белән аралашып яшәгән кеше. Срогын 15 апрельгә дип куйдым — язып утырам.

Алга таба ул әсәрләрне нишләтәселәрен белмим. Мин ул грантны бәйрәм хөрмәтенә язучыларга ярдәм йөзеннән дип аңладым. Авторлык хокуклары алынмыйдыр, ала торган булсалар, акчаны кире бирәм. Министрлык — молодец. Язучыларга ярдәм кирәк. Тик кемнәрнеңдер 500 меңгә повесть яки 30 битлек поэма язуы, ә минем 100 меңгә роман язуым гына гаҗәбрәк. Ркаил әйтмәсә, монысын да белми кала идем. Ел саен бирсәләр дә каршы түгелбез».

Грант алучылар расланган беркетмәдә Газинур Морат булса да, ул исемлектән чыгу өчен гариза биргән һәм аның гаризасы канәгатьләндерелгән. Аның урынына Нурлат язучысы Валентин Бурайкин кертелгән.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә 50 мең сумлык 12 грант:

Альбина Әпсәләмова (тарихилар циклы), Зөбәрҗәт Арсланова («Татарстан» гимны), Сания Әхмәтҗанова (шигырьләр), Наилә Ахунова (Татарстан Республикасы турында миниатюр хикәяләр), Борис Вайнер (хикәяләр), Рафис Корбан (шигырьләр циклы), Лев Кожевников (пьеса), Рифат Җамал («Мәхәббәт бер генә була» шигырьләр циклы), Резеда Зәйниева (шигырьләр циклы), Ленар Шәехов (шигырьләр циклы), Айсылу Шәехова (повесть), Айдар Шәйхин (комикс).

Рафис Корбан: «Минем языла башлаган романым бар. Ләкин майга кадәр өлгертә алмам дип куркып, романга заявка бирмәдем. Мин балалар өчен язылган „Татарстан — минем туган ягым“ шигырьләр циклын тапшырам. Нәниләр өчен 40 шигырь булачак. Әмма „Балалар өчен шигырьләр“ номинациясенең 50 мең сум гына булуына бик аптырадым. Балалар өчен язасы авыррак та әле ул. Язып карасыннар әле менә! Ничек язарлар иде икән!»

Гранттан баш тартучы:

Газинур Морат: «Мин башта кызыккан идем. Очлап та чыга идем инде. Ләкин иртән торгач та, кич ятканда да шул хакта гына уйлап йөри башладым. Каушап калдым, йокым качты. Мин болай да ике аягым белән казна эшенә береккән бит, ике кулымны да бәйләп куясым килмәде. „Ач тамагым, тыныч колагым“ дидем дә… Мин бит нәшриятта эшлим, ирекле иҗаттагы шагыйрь түгелмен. Өйдә генә утырып профессиональ шагыйрьләр өчен бик кирәк ул грант. Уйладым-уйладым да баш тартырга булдым. Сәбәбе шул гына. Тәвәккәллегем җитмәде. Алла бирса алга таба булыр».

Грант алмаучылар:

Заявка язып та, грант алмаучылар бар. Алар арасында язучылар Фәрит Яхин, Зиннур Хөснияр булганлыгы билгеле.

Зиннур Хөснияр: «Егерменче еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән бер авыл тарихын язам. 100 бите язылган да иде инде. Романнарга грантлар бирмәгәннәр. Әмма язам мин аны барыбер. Югыйсә, Президент алдында оят. Ничек инде повесть белән генә эш итеп булсын?! 100 еллык юбилей бит ул! Андый юбилей әле тагын кайчан була? Тагын 100 елдан гына. Ничек инде шул турында роман язмаска? Фәрит Яхин да романга заявка биргән булган. Ул дин тарихларын белгән язучы.

Грантлар бирү шулкадәр кирәк нәрсә.

Бу яшьтә мин үземне өлгереп пешеп җиткән язучы, мастер дип саныйм.

Кайдадыр эшләгән килеш повесть-роман язу коточкыч авыр. Зур әсәрләр язу өчен беркайда эшләмичә, шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк. Грант — ул язучыга бик зур ярдәм. Ә повестьны мин аны болай да язам. 70 бит инде ул! Бер айда языла».

Грант сорамаучылар:

Марсель Галиев: »Мин катнашмадым. Альбом чыгарырга миллон ярым акча бирелде бит инде. Шуңа күрә грант сорарга яхшысынмадым».

«Ә зур шәхесләр турында язам мин. Андый шәхес бар — мин үзем».


Булат Ибраһимов: «Мин конкурска катнашмадым. Заказга эшләргә яратмыйм. Грантлар бирү сан ягыннан әдәби әсәрләрне арттыра — бу плюс. Әмма күпчелек очракта әсәрнең сыйфаты ягыннан кимчелекләре дә шактый була дип уйлыйм».

Илгиз Зәйниев: «Соң ишеттем. Яхшы әйбер инде, акча да табылган. Нәтиҗәсе булырмы?»

Музыкаль грантлар

Иң зур грантны композиторлар Эльмира Галимова белән Миләүшә Хәйруллина алган. Музыкаль-театраль жанр номинациясендә 600 мең сумлык 2 грант алар бәхетенә тигән.

Эльмира Галимова «Кол Шәриф» операсы яза, Миләүшә Хәйруллина «Кави-Сәрвәр» операсына алынган.

Эльмира Галимова: «Заявка биргәндә отармын дип уйламаган да идем. Суга сикергәч, йөзеп чыгарга кирәк — срогы 1 майга кадәр дип куелган. Өлгерермен дип уйлыйм — 25 өлештән торган „Сөембикә канаты“ арт-операсын ике айда язган идем. Кол Шәриф образы турында зур күләмле музыкаль әсәр юк әле, Кол Шәриф мәчете Казанның бренды булып та бара. Шуңа шушы темага алындым. Либретто Фәрит Яхинныкы. Кызганыч, ул үзе заявка тапшырган булган, ләкин отмаган икән. Мондый грантлар бик кирәк, гел энтузиазм белән генә барып булмый. Президент иҗатчыларга акча биреп дөрес эшли. Хөкүмәт игътибары стимул бирә, алга таба да яшьләр өчен Хөкүмәт игътибарына өмет туа».

Миләүшә Хәйруллина: «Язмаган килеш алдан бернәрсә дә әйтәсем килми… Либретто турында да бернәрсә дә әйтмим…»

Журналист фикере: Туктагыз әле, ничек инде әйтәсе килми? Хөрмәтле яшь композитор, заявка бирелгән икән — димәк, булдыра алачагы турында әйтелгән бит инде. Комиссия ышанган һәм халык акчасын биргән. Зур әсәрләр язып тәҗрибә тупламаган яшь композиторга ышаныч белдерү — бик яхшы. Әмма грантка языла икән, ул яшерен була алмый!

Эре формалы музыкаль әсәргә 200 мең сумлык 4 грант:

  • Луиза Батыр-Болгари, «Хәтер» (Сөембикә турында кыйсса);
  • Эльмир Низамов, «Ватаным» симфония-ораторий;
  • Рәшит Кәлимуллин «Казан тарихы» симфониясе;
  • Илһам Байтирәк, «Татар симфониясе» классик формалы симфония.


Эльмир Низамов: «Симфоник оркестр өчен зур әсәр язам. Берничә өлештән торачак. Һәр өлеш туган җиребезгә минем карашымны чагылдырачак. Ораториянең тексты булачак, берничә вариант бар, ләкин әле хәл ителеп бетмәгән. Майга өлгерермен дип уйлыйм. Министрлыкның максаты күп заманча әсәрләр булдыру. Алар ел дәвамында башкырылырлар. Бу авторлар өчен мотивация инде. Элек бит башта языла, аннары башкырыла. Аннары гына бәлки түләнер. Андый юл нәтиҗәле түгел. Ә монда языгыз гына — түләнә. Монда халтура үтмәгәндер дип уйлыйм — комиссия бик яхшылап карагандыр. Иҗат бит ул шундый әйбер язылган әсәр шедевр буламы, булмыймы — аны беркем дә әйтә алмый. 50 әсәрнең 30 проценты уңышлы булса да казаныш булачак. Җиһановның да бөтен симфониясе тарихта калмаган, берничәсе мираста калган».

Симфоник музыка жанрында кече формалы музыкаль әсәргә — 100 мең сумлык 5 грант:

  • Светлана Зорюкова, «Татарстанга багышлау» увертюрасы;
  • Илдар Камалов, «Туган илем — Татарстаным» увертюрасы;
  • Ильяс Камалов, зур симфоник оркестр өчен Илһам Шакиров истәлегенә симфоник поэма;
  • Алсу Сөнгатуллина «Нурлы Казан» симфоник картинасы;
  • Гөлнара Тимербулатова, «Багышлау» халык уен кораллары лоркестры һәм думбыра өчен концерт.


Камера музыкасы жанрында һәм вокаль, хор музыкасы жанрында кече формалы музыкаль әсәр — 50 мең сумлык 10 грант

Балалар өчен музыка сәнгате 70 мең сумлык 20 грант

Рәссамнар грантлары

Скульптура 500 мең сумлык 4 грант

  • Рөстәм Габбасов «Рәссам» скульптурасын ясый;
  • Владимир Демченко «Габдулла Тукай» әкиятләре сыннарын;
  • Александр Дресвянников Габдулла Кариев сынын;
  • Тарас Стивкин «Борһан Хөснетдин улы Мансуров» сынын.


Тасвири сәнгать: 500 мең сумлык 4 грант

Декоратив-гамәли сәнгать: 250 мең сумлык 4 грант

Наилә Кумысникова: «Алтын кош» күн мозаика панносы ясыйм. Үлчәме — 125×100. Ул акчалар әсәрне сатып алуга бирелгән кебектер инде, дөресрәге, башкаруга килешү кебек».

Рөстәм Габбасов: «Миңа күптән хыялланып йөргән скульптурамны эшләргә мөмкинлек туды. Бронзадан. Биеклеге 70 сантиметрлап булыр. ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә урын алачак. „Рәссам“ скульптурасының прототибы — аяныч язмышлы рәссамнар. Әлеге эшкә алынырга Пермь рәссамы Зарубинның язмышы этәрде. Ул трамвайда картинасын алып барганда, онытып төшеп киткән, трамвай артыннан йөгергәндә йөрәге тотып егылып үлгән рәссам. Эскизлары шул вакыт эшләнгән иде. Кызганыч язмышлы рәссамнар күп. Хәзер мин аны милли төсмерләр белән эшлим. Бу заказ эше түгел, ә минем иҗатыма бирелгән грант. Шуның өчен ул миңа зур ярдәм».

Грантлар буенча сораулар

Мондый грантлар — ТР Мәдәният министрлыгының беренче эше. Моңарчы андый грантны Рафис Корбан җитәкчелек иткәндә Татарстан Язучылар берлеге генә биреп караган иде. Әмма аннан соң «властьне кабул итеп алган» яңа җитәкче әлеге гонорарлар буенча эшләрне җиренә җиткереп бетермәү сәбәпле, 2 млн. сумга нибары ике генә китап чыгып калды.

Әлеге грантларга җәмәгатьчелекнең игьтибары да уңай күренеш. Димәк, халкыбыз китапка битараф түгел. Ул әле язучыларыбыздан зур иҗат көтә һәм аның шулай булырга тиешлеген таләп итә. Хуп!

Ә инде акчаларга килгәндә, иҗатчыларга бирелә торган 15 млн сум бик аз акча. Әйтик, «Үзгәреш җиле» фестиваленең Карнеги-холлда бер концертын оештыру 15 миллион сумнан артыгракка төшкән.

Ә биредә 100 еллык дәүләтчелегебезне яктырткан 91 эш иҗат ителәчәк. Уйлап куйдым: оештыручылар 100 еллыкка 100 әсәр фикереннән этелеп китсәләр, шагыйрәнәрәк яңгырар иде.

100 еллыкка безнең язучылар, рәссамнар һәм композиторлар нинди әсәрләр тудырачак соң?

Нигезләмә буенча эшләр болайрак тора: Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр иҗат итү буенча проектларны тормышка ашыру өчен бирелә. Нигезләмә буенча карасак, проект Татарстан Республикасы тарихына караган вакыйгаларны, Татарстанны зурлаган һәм татар халкының дәүләтчелеге һәм мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясаган бөек шәхесләрне яктыртырга тиеш.

Биредә максатны аңлап иҗатка алынган язучылар арасында Ркаил Зәйдулла белән Марат Кәбировны аерып әйтәсем килә. Алар алдында архивларда утыру кебек зур эш тора. Тик шунысы бар — Ркаил Зәйдулла повестен 500 мең сумга яза, Марат Кәбиров 100 мең сумга. Бәлки, комиссия үлчәү тәлинкәсенә Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиевларның Тукай премиясе лауреаты булуын, халык шагыйре икәнлеген дә салгандыр. Ә Марат Кәбиров халык язучысы түгел.

Тематика буенча сораулар

Тематика темасына кире кайтып сорау туа.

Тәкъдим ителгән әсәрләр ТАССРның 100 еллыгына гына карыймы? Мәсәлән, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Болгар дәүләтенең исламны кабул итүе чоры турында шигъри драма язуы турында әйтте.

Бу тема ТАССРның 100 еллыгы турында дип карала аламы?

Ачыклык кертүне сорап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттем.

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Әйе, әсәрләр 100 еллык тарих буенча булырга тиеш дип беләм. Әмма бу хронологик яктан чикле була алмый, ул Татарстан төзелүгә китергән вакыйгалар да керә аладыр, мәсәлән, Идел-Урал штатлары төзергә омтылу, Солтангалиев эшчәнлеге һәм башкалар. Һәр әсәрне экспертлар карагандыр. Борынгы чорлар күпер булып бүгенге вакыйгаларга тоташырга мөмкин. Ниндидер бәхәсе моментлар булса, гадәттә аны комиссия хәл итә».

Комиссия әгъзалары арасында бер әдәбият галиме дә юк. Шулай да өч кеше — Искәндәр Гыйләҗев, Ким Миңнуллин, Нияз Игъламов — белеме һәм әзерлеге белән татар әдәбияты әсәре буенча нигезле нәтиҗә язый ала дип саныйм.

Нияз Игъламов: «Грантлар бирү — бик әйбәт чара. Ләкин эшләнеп бетмәгән урыннар бар. Эшли алырдай язучыларга хәбәр вакытында килеп җитмәгән булса кирәк, заявкалар күп түгел иде. Берлекләр мәгълүматны тиз таратмаганнар. Ә нигезләмәдә, татар дәүләтчелеге турында сүз бара икән, бу киң төшенчә. Ничә гасырдан соң татар сүзе республиканың исемендә яңгырады».

Искәндәр Гыйләҗев: «Мин кайбер утырышларда катнашмый калдым. Разил Вәлиев һәм Гәрәй Рәхим заявкалары каралган утырышларда булмаганмындыр. Нигезләмәдә 100 еллык вакыйгалар турында сүз барса да, бу киң төшенчә, моңа китергән күп нәрсә алдарак та булган, ТАССР төзелүгә йогынты ясаган. Андый вакыйгалар һәм шәхесләр дә карала ала».

Ким Миңнуллин: »Мин әсәрләр 100 еллык тарихка гына карарга тиеш дип уйламыйм. Автор темага ничек килә бит. Дин мәсьәләсе алынса, аның катлаулы, фаҗигале чорлары, совет чоры да сурәтләнергә мөмкин. Ничек якын киләсең бит… Ул 100 ел аралыгындагы вакыйгаларга бәйле булырга, 100 еллык күзлегеннән карап халкыбызның кайсыдыр бер чорына бәя булырга мөмкин. 100 еллык дип кенә куелган кысы тар булыр иде. Күпчелеге, әлбәттә, шул чорның аерым шәхесләренә, аерым вакыйгаларына кагыла. Грант алучылар арасында романнар булмавына ни диим? Бу конкурсны күпкә алданрак башларга кирәк иде. Очрашу барышында без бу теләкләребезне җиткердек. Грантлар бирү бик кирәк, ләкин ул уйланылган һәм шартлары ачык булырга тиеш, вакыт азлыгы да сыйфатка начар тәэсир итәргә мөмкин. Республиканың потенциал бар, җитәкчелекнең бу эшләргә карашы уңай, әмма алар ничектер ашыгып эшләнә, республика потенциалын нәтиҗәлерәк файдаланасы иде».

Заявкалары нигезләмәгә туры килеп бетмәгән кебек тоелган авторлар турында уйлану. Бәлки, халык шагыйре Разил Вәлиев шигъри тел белән язылган драмасында шул чорлардан бүгенгебезгә килеп җитеп, динебезгә совет чорында, туксанынчы елларда һәм бүгенге карашны да анализлыйдыр. Ә Гәрәй Рәхим керәшен авылына багышланган әсәрендә 80 мең хәреф (1 табак 40 мең билге, аның 2 табак булачак. Авт.) белән бу халыкның борынгыдан килгән тарихыннан башлап, совет чорын һәм бүгенгесен дә язадыр.

Әйдәгез, заявкаларның сыйфаты өчен җаваплы кешеләрнең фамилияләрен дә санап чыгыйк:

Комиссияне ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкли. Комиссия экспертлары:

  • Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова;
  • ТР Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев;
  • «Яңа музыка» камера оркестры сәнгать җитәкчесе Анна Гөлишамбарова;
  • Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр белгече Нияз Игъламов;
  • Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, галим Ким Миңнуллин;
  • ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева;
  • ТР Мәдәният министрлыгының Мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны анализлау, мониторинг үткәрү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова;
  • Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ринат Халитов;
  • Казан федераль университеты профессоры Әлфия Галимуллина;
  • Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры, музыка тарихы кафедрасы мөдире Вадим Дулат-Алеев.

Соңгы икесе, беркетмә буенча фикер йөртсәк, грант алучылар тәгаенләнгән соңгы утырышта катнашмаган.

Комиссиядә бер генә дә практика белән шөгыльләнүче әдәбият белгече юк. Әллә кемнәрдер башта комиссиядә булып, аппетит ашаганда килә дигәндәй, грант алучылар ягына күчтеләрме дигән гөнаһлы уйлар килә.


Зур форма һәм кече форма — әдәби ликбез

Нигезләмәдә күрсәтелгән номинацияләргә белгечләрнең фикере ничек? Әдәбият белеме фәне буенча филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов ачыклык кертә.

Әлфәт Закирҗанов: «Әдәбият теориясендә кече, урта һәм күләмле формалар эпик төргә, ягъни проза әсәрләренә карата әйтелә. Кече төрләргә хикәя, очерк, новелла керә. Урта формага повесть керә һәм аның жанр формалары була. Эпик төрнең зур күләмле формасына роман жанры керә. Романның ике яки өч китаптан торган дилогия, трилогия төрләре бар. Жанр төрләре була — тарихи, документаль, биографик, сәяси, сатирик роман… Повестьның зур формага кертелүе бәхәскә урын калдыра. 25-30 биттән зуррак повестьны романга кертеп тә карыйлар. 40-50 битлек әсәрләрне дә повестька кертеп карау да бар. Бүген кыска итеп язуга омтылыш бар. Димәк, повестьны да зур формага кертеп карарга буладыр.

Пьеса — драматургия әсәре атамасы. Анда кече һәм зур форма юк. Зурлар өчен пьесаны бер яктан карасак, зур формага кертә алабыз, балалар өчен язылган булса кече жанрга кертер идем, аларның күләме зур булмый. Мин эскиздан чыгып кына әсәрнең нинди булуына гарантия бирә алмыйм. Андый очракта, димәк, грант шәхескә карап бирелгән булырга мөмкин».

Тагын бер күзәтү. Ни өчен балалар өчен язылган әсәрләр арзанрак тора? Күләме кечерәк булгангамы? Бу дөрес түгел. Балалар әсәрләре язарга алынучылар да балалар язучылары буларак танылган шәхесләр түгел.

Беркетмәне өйрәнгәндә күзгә ташланган тагын бер күзәтү — ни өчен кайбер повестьлар зур күләмле әсәр булып 500 сумга бәяләнгән, ә кайберләре 100 мең сум тора?


Хокуклар мәсьәләсе

Грант алучылар белән сөйләшкәч, аларның күбесенең нигезләмәне җентекләп укып тормаганнары күренә. Әйтик, грант алучылар әсәр белән бергә аңа махсус хокукны да тапшыралар. Ягъни, аңлавымча, аларның исемгә хокукы кала. Бары тик шул гына. Ягъни, алга таба ул әсәрне автор үзе бастыра һәм куллана алмый.

Кайбер грант отучылар исә бу әсәремне китапта бастырачакмын дип хыяллана… Әмма бу бары тик әсәрнең хуҗасы — димәк, мәдәният министрлыгыннан рөхсәт алып кына мөмкин. Ул әсәрне китап итеп бастырып, ул кырылып укылган очракта, гонорар дәүләткә була дигән сүз.

Беренче коймак төерле була

Совет идеологиясенә нокта куелгач та, иҗатчылар үз иркендә калды. Берлек сакланды, әлбәттә. Әмма ул архаизм буларак кабул ителә. Аның вазыйфасы вафат булган билгеле язучыларга ритуал хезмәтләр күрсәтү һәм дәүләттән акча бирелгән очракта билгеле шәхесләрнең юбилеен уздыру эшенә кайтып кала. Әдәби процесс Язучылар берлеге карамагында түгел.

Композиторлар һәм рәссамнарның иҗат җимешләрен сатып алулар уздырыла уздырылуын. Язучыларның да китаплары социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы кысаларында бастырыла. Әмма бу дәүләт идеологиясе кысаларында эшләнми иде кебек. Министрлыкның ярдәме иҗатчыларга хәйрия эшчәнлеге кебек кенә күренә — бу начар.

ТР Мәдәният министрлыгы безнең язучылар, музыкантлар һәм рәссамнар потенциалын республиканы зурлаган әсәрләр язарга стимуллаштырырга карар итте. Бик дөрес гамәл. «Беренче коймакның төерле булуы» да гаҗәп түгел. Тәгаен шуны әйтә алам — әлеге әсәрләр җәмәгатьчелекнең күз уңында булачак. Әйтик, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе Миләүшә Хабетдинова һәр әсәрне укып чыгып анализларга теләвен әйтте.

Майга ерак калмады…