Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәшрият китап таныту белән кызыксынмый, чөнки күпчелеге китапханәләргә таратыла»

Татарстан китап нәшрияты – 100 еллык тарихы булган милли брендыбызның яңа заманга яраклаша алмау сәбәпләрен экспертлар белән анализлап карыйк.

news_top_970_100
«Нәшрият китап таныту белән кызыксынмый, чөнки күпчелеге китапханәләргә таратыла»
Рамил Гали/архив

«Татар китапларының бәясе коточкыч. Мәскәүнекеләргә караганда да кыйммәтрәк»

Халык шагыйре, Татарстан дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла:

«Нәшрият әйбәт кенә эшләп ята, китаплар чыга… Ләкин эч пошырган нәрсәләр бар. Барып керәм — танымаган бик күп кешеләр йөри. Мин бит инде әдәбият дөньясында йөргән кеше — һәркемне таныйм. Кемнәр алар? Эшкә алынган икән, аларның ниндидер вазыйфалары бардыр. Китапны танытучылар, пропагандалаучылардыр…

Китапны чыгарырга гына түгел, аны танытырга да кирәк. Бездә китапның чыкканы беленмичә дә кала. Рецензияләр дә язылмый.

Китапны чыгарырга гына түгел, аны танытырга да кирәк. Бездә китапның чыкканы беленмичә дә кала. Рецензияләр дә язылмый.

Язылса да, газеталарның тиражы да шуның кадәр генә. «Казан утлары» ның өченче тышлыгында Газинур Морат кайбер китаплар турында белешмә биреп бара. Ничарадан бичара инде бу. Китаплар буенча фикер алышулар, укучылар конференцияләре юк. Заманнар үзгәрде, китап укучылар кимеде. Басманы танытуның төрле юллары бар. Хәтта сүгү дә реклама…

Татар китапларының бәясе коточкыч. Мәскәүнекеләргә караганда да кыйммәт. Мин аны аңлыйм да инде — китап нәшриятында зур хезмәт хакы ала торган катлам бар. Алар редакторларга караганда күбрәк ала, ә нәрсә эшлиләр? Аларга түләү өчен китапның бәясе артадыр дип уйлыйм. Чынлыкта китап шул куелган бәя тора инде ул. Әмма безнең халык андый бәягә өйрәнмәгән.

Нәшрият китап таныту белән кызыксынмый, чөнки чыгарылган басманың күбесе китапханәләргә таратыла.

Нәшрият китап тарату белән кызыксынмый, чөнки чыгарылган басманың күбесе китапханәләргә таратыла.

Районнарда татар китаплары бармы икән? Алар булса да берничәү генәдер. Нәшриятның боларны оештырырга финанс мөмкинлекләре булырга тиеш.

Әлбәттә, нәшриятның бу килеш тә хәле бик мөшкел. Ләкин каядыр кушылу проблемаларны хәл итми, ә бетүне тизләтергә мөмкин».

«Чыккан китапның таралмавы аның эчтәлеге бүгенге укучыга тәңгәлләштерелмәвеннән килә»

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев: «Беренчедән, рәсми хакимият миллият мәсьәләсендә каты куллылык күрсәтә икән, җәмәгатьчелекнең каршылыгы табигый. Чөнки реформа экспертлар белән киңәшелмичә башланган. Хәтта мин — нейтраль кеше дә аларны рухи яктан якладым. «Әһә, хәзер генә Тарих институтын бетермәкчеләр иде, хәзер монысын», — дип уйлый кеше. Җәмәгатьчелек белсә-белмәсә дә, кайчакта демагогия аргументларына таянып та, петицияләргә кул куярга мөмкин. Бу табигый. Бу — демократия формуласы. Бу бит милләткә зыян китерә кебек күренә. Ләкин эшнең асылы монда гына түгел. 

Икенчедән, социализм бетте, үзегез акча эшләгез дигән аргументны бөтен татар матбугатына, театрларга, китапханәләргә карата китерәләр. Әмма милләткә кирәкле продукцияне сатып, дәүләт байый алмый. Милләтне яклаган проектларга сез халыкка кирәкмисез дияргә ярамый.

Өченче фикерем — хакимиятнең бу реформаны башлавы күптән кирәк иде. Китап нәшриятының бюджеты зур, ул бик рәхәт яшәде. Конкурентлар күренә башлавын да яратмады. «Мәгариф» нәшриятын яптылар — китап нәшриятына куштылар. Ә «Мәгариф» шундый яхшы нәшрият иде, сыйфатлы китап чыгарды. Өстәгеләр белән уртак тел тапканнар да яптылар. Файда булдымы аны бетерүдән? Минемчә, булмады. Шулай итеп, Татарстан китап нәшрияты «Мәгариф”не йотты. Китап нәшриятының җитәкчесен дә алыштырдылар, хәзер үзен дә йоталар. Шулай була ул!

Ә нинди реформа кирәкме? Әйтик, халык язучылары нәшриятның тематик планын раслап, фатиха бирә. Комиссиядә утырган ул абзыйларның ел саен кирпеч калынлыгы китабы чыга. Ә күпме чыгарырга була соң аны? Барысы да китапханәгә китә бит. Сәүдәгә чыкмый. Язучыларыбыз китапларын бушлай чыгарту өчен нәшриятны яклый.

Чыккан китапның таралмавы аның эчтәлеге бүгенге укучыга тәңгәлләштерелмәвеннән килә. Китап кибетләренә керсәк, андагы байлык… Ләкин ул минем өчен байлык, ә бүгеге яшь кеше өчен байлыкмы? Күрәсең, башка китап һәм башкача реклама кирәктер. Суверен китап нәшрияты дәүләт акчасына китап чыгарып утырса һәм аны теләсә кая куегыз дип әйтсә, эш бара алмый.

Реформа башлаучылар яхшы китап чыгара һәм тарала торган система уйлап тапсыннар иде. Мин ике проект белән Татарстан китап нәшриятына бардым. Берсе — Илгизәр Гыйззәтуллинның «Канатлы сүзләр» дигән китабы. Башкортстан 2008 елда аны 5 мең тираж белән татарча чыгарды һәм таралып бетте. Бездә ТКН бюджет ярдәме булса чыгарабыз дип, яхшы гына шартларда смета да төзеп бирде. Нәтиҗәдә, очсызрак нәшрият табып, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 1 мең данә чыгарып, китапханәләргә таратылды. Үзем дә 1000 данә чыгардым. Шушы уникаль китапны мин — пенсионер чыгарырга тиешме?

Икенче мисал — минем шәхси архивта Россия мөселманнарының I съезды материаллары бар. Шуны чыгарырга теләп йөрдем, ә безнең нәшрият Президентка барырга тәкъдим итте.

Китап чыгарта башласаң да, Татарстан китап нәшриятында иң зур смета. Башка хосусый нәшриятлар ике тапкыр кимрәк ала.

Китап чыгарта башласаң да, Татарстан китап нәшриятында иң зур смета. Башка хосусый нәшриятлар ике тапкыр кимрәк ала.

Китап өчен кәгазь ясарга киселгән агач әрәм булмасын иде — бары тик җәмгыятькә, укучыларга файда китерүче, мәгънәле һәм затлы әйберләр чыксын. Ниндидер конъюнктура, әшнәлек нигезендә түгел. Шул китаплар халыкка барып җитсен, аның реаль ихтыяҗын канәгатьләндерсен. Реформа шул юнәлештә барырга тиеш.

Кыскасы, нәшриятның юридик статусы, идарә схемасы, буйсыну-мөстәкыйльлеге — аерым тема. Кешеләрне бу кызыксындырмый. Татарстан китап нәшрияты дигән бренд саклансын! Заманча фикер, актуаль темалар, сату-тарату, китап уку модасын кайтару — менә нәрсә кирәк!»

«Татарстан китап нәшрияты үз контентын актуальләштерү һәм аны заманча таныту юлларын бәйсез нәшриятлардан өйрәнә ала»

Язучы, «Большая книга» әдәби премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин:

«Бүген китапны күп бастырасы түгел, аны укучыга илтеп җиткерергә кирәк. Бу күп нәшриятларның, шул исәптән Татарстан китап нәшриятының да проблемасы. Бер яктан караганда, Татарстан китап нәшрияты белем бирү һәм мәдәни үсеш өчен зур эш башкарган, көчле совет региональ нәшрият программасы булып кала. Ул совет чорыннан соңгы вакытларны да кичеп чыкты. «Мәгариф» нәшрияты, мәсәлән, бу яктан бик уңмады. Региональ, аеруча рус телендә булмаган басмаларны бастыру үзәге буларак, ул әле дә гаять зур эш башкара. Аның тырышлыгы белән татар басмасы Россиядәге башка халыклар китапларының аянычлы язмышын кабатламады.

Шунысы да сөендерә, ТКН алтын классиканы гына кабатлап бастырып калмый, онытылган исемнәрне дә мәдәни әйләнешкә кайтара. Ә икенче яктан караганда, заманча милли мәдәниятне һәм фәнне үстерүче культуртрегер сыйфатында, көче азрак мөстәкыйль проектлар белән чагыштырганда, ТКН бик күренеп тормый. Монда «Мәрҗани» нәшрият йортын искә төшерү дә җитә — бу нәшрият ике дистә ел дәвамында татар, төрки халыклар һәм Ислам буенча уникаль меатериал туплап, массаларга җиткереп килә.

Үсешнең төп потенциалы, миңа калса, шунда ята: ТКН үз контентын актуальләштерү һәм аны заманча таныту юлларын тар профильле, бәйсез нәшриятлардан өйрәнә ала. Ә бәлки, ул нәшриятларны хезмәттәшлек итәргә чакырыргадыр. Мондый хезмәттәшлек нәшриятларга да, укучыга да файдага гына булыр иде».

«Зур-зур язучыларыбыз нәшриятны авторитеты белән басып китә, нәшрият гаепле түгел»

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов:

«Россиядә иң көчле өч милли нәшрият бар: Татарстанда, Башкортстанда һәм Якутиядә. Бездә «Башкортстан тавышы» дигән матур серия эшләп килә. Ул программа буенча ел саен биш яшь кеше китабын чыгара. Китаплар татар, башкорт һәм рус телләрендә чыга. Элегрәк елына ун автор да чыга иде, кызганыч, соңгы елларда авторлар үзләре азайды — кулъязмалар аз килә. Минем дә тәүге китабым 2013 елда шушы сериядә басылып чыккан иде. Аннары тагын ике китабым басылып чыкты. Мине халыкка безнең китап нәшрияты танытты.

Әмма бүгенге шартларда язучыга нәшриятка гына өмет итергә кирәкмидер. Китап — рухи азык. Халыкның аңа мохтаҗлыгы зур. Шуңа күрә чак кына башка төрлерәк эшли башларга кирәктер, дим. Шәхсән минем дәүләт нәшриятына караганда шәхси нәшриятта чыккан китапларым күбрәк.

Әлбәттә, нәшриятка дәүләт ярдәме булырга тиеш. Әйтик, тарих, фольклор, этнография, классика дәүләт хисабыннан чыгарыла. Безнең зур-зур язучыларыбыз том-том китаплар чыгара. Зур исемнәр алган, орденнар кавалеры, регалияләрен санап бетерерлек түгел…

Безнең зур-зур язучыларыбыз том-том китаплар чыгара. Зур исемнәр алган, орденнар кавалеры, регалияләрен санап бетерерлек түгел…

Ул үзенең авторитеты белән басып китә, нәшрият та гаепле түгел. Ә әсәрләре алтмышынчы-җитмешенче елларда калган. Әлбәттә, кеше аны алмый да, укымый да.

Мин бөтен милли республикаларның нәшрият эшмәкәрлеге белән кызыксынам. Урта Азия илләре белән дә бәйләнештә торам. Үзбәкстанда, Казахстанда, Кыргызстанда дәүләт нәшриятлары дәүләт заказы буенча тарих, классика кебек мөһим китапларны гына чыгара. Күп язучылар базар шартларына җайлашкан. Нәшриятлар да уңышлы эшли. Кыргызстанда ике нәшриятның бер автор белән килешү төзү өчен үзара бәхәсләшеп китүенең шаһиты булырга туры килде. Мин Бишкеккә барсам, Алма-Ата нәшрияты директоры килешү төзү өчен килә иде».

«Китапны популярлаштыру нәшриятның эше булып кына түгел, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә барсын иде»

«Белем.ру» порталы директоры, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин:

«Кеше китап укудан файда таба икән — ул укый. Файда тапмый икән — укымый. Кемгәдер китап җан тынычлыгы бирә, кемнедер профессиональ яктан үстерә, кемнеңдер тел байлыгын арттыра. Нәшрият бу файданың кыйммәтен халыкка җиткерә алса һәм халык шушы бәяне аңласа, китап уку артачак. Язучыга кимсетеп карасак, китапны өстәл аягын терәткеч итеп күрсәк — китапның дәрәҗәсен төшерәбез. Хәзер берәр министрныңмы, башка җитәкченеңме — шундый китап укыдым әле, дип пост куйганын күргәнең бармы? Минем, әйтик, инстаграмда андый пост күргәнем юк. Шуңа күрә китапны популярлаштыру нәшриятның эше генә түгел, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә барсын иде. Китапны җырчылар, блогерлар тәкъдим итә башласын иде. Әдәби марафонның популярлагы да шунда — кешеләр китапны бер-берсенә таныта башлады. Китапның кыйммәте укыган очракта була». 

«Китап кибетләре урынына, тупас итеп әйткәндә, аракы сату нокталары ачылды»

Халык шагыйре Газинур Морат:

«Оешмаларны кушып-алып, алар тирәсендә ыгы-зыгы тудыру әхлаксызлык дип саныйм. Чөнки һәр милләтнең үзенең стратегик мәркәзләре була. Әйтик, ул мәркәзләрнең берсе Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты иде. Ул милли кадрлар эшләп чыгара торган остаханә иде. Без анда белем алдык, татар галимнәре, язучыларының 80-90 проценты шуннан чыкты. Куштык без аны — нәтиҗәсен күрербез, Алла боерса! Инде күрә дә башладык. Мин төрле җирләрдә эшләп караган кеше, ләкин бер җирдә дә, шул исәптән, татар матбугатында да кушканнан алга китеш күрмәдем. Ә артка китеш булгандыр. Заманында 25 журналист эшләгән редакцияләрдә ике-өч журналист бөкшәеп утыра. Бу безгә алгарыш бирмәде.

Нәшрият ул сугыш елларында да эшләгән, аны чыгымлы дип туктатып тору беркемнең дә башына килмәгән. Язучыларыбыз фронттан нәшриятка кулъязмаларын җибәреп, китаплар басылып барган. Нәшриятны саклау өчен шушы язучыларыбыз рухы алдында да җавап бирәбез.

Китап нәшрияты тирәсендә проблемалар, әлбәттә, хәттин ашкан. Беренчедән, ниндидер кешеләр бер селтәнүдә республикадагы китап кибетләрен юкка чыгардылар. Алар урынына, тупас итеп әйткәндә, аракы сату нокталары ачылды. Син йөз нурын түккән хезмәтнең кибет киштәләренә барып җитмәве яки бик аз барып җитүе бернинди кысаларга да сыймый. Китап сатылмагач, кеше ничек алсын?! Әгерҗедән Казанга килеп, ике сәүдә ноктасыннан китап юллап йөри алмый бит инде.

Тагын бер әйбер борчый — булган китап кибетләрендә дә аның бәясе күзгә күренеп артты. Мин аның сәбәпләрен белмим. Әмма без китапны укучыга җиткерергә телибез икән, ул байлар гына алырлык продукция булмаска тиеш. Укучыбыз — гади хезмәт халкы. Китапның бәясен төшерү юллары бардыр.

Безнең 100 еллык нәшрият СССРга кадәр үк оешкан. Ул режимнарга бәйсез булырга тиеш дип уйлыйм. Китап — ул халыкның төп, стратегик байлыгы. Безне моңарчы да китап аша белгәннәр, моннан соң да шуның аша беләчәкләр. Һәр халыкның киләчәккә калган байлыгы — ул китап! Китап — рухи мирас! Нефть тә бетәр — ул вакытлы әйбер. Китап кала! Һәрхәлдә, телнең төп сакчысы, төп банкы — ул әдәбият! Безнең халык китапка изге итеп караган, алга таба да шулай булып калсын». 

«Татарстан китап нәшриятында бер генә проблема күрәм — гонорар бик аз»

Халык шагыйре Ренат Харис:

«Мин Татарстан китап нәшрияты белән сирәк эш итәм. Чөнки идея килә дә, тиз генә чыгарасы килә. Ә «Мәгариф-вакыт» нәшрияты тиз һәм сыйфатлы итеп эшләп бирә. Державин китабын шунда чыгардым — ул басма белән республиканың Державин премиясе алдык. Шунда ук Янки Купаланың сонетларын тәрҗемә итеп чыгардым, белорус шигъриятенең кечкенә антологиясен эшләдем. «Татар аты» дигән яңа китапны да «Мәгариф-вакыт» нәшрияты тиз арада матур итеп чыгарып бирде. Татарстан китап нәшрияты чыгарган соңгы китабым — 75 еллыгыма чыккан мәкаләләр җыентыгы иде. Кызганыч, ул китап юбилейга чыгып җитә алмады, соңрак басылды.

Мин Татарстан китап нәшриятында бер генә проблема күрәм — гонорар бик аз. Гонорарны Татарстан китап нәшрияты кимендә ун мәртәбә арттырырга тиеш.

Мин Татарстан китап нәшриятында бер генә проблема күрәм — гонорар бик аз. Гонорарны Татарстан китап нәшрияты кимендә ун мәртәбә арттырырга тиеш.

Чөнки үзен хөрмәтләгән халыкта язучы дигән профессия булырга тиеш. Бу профессия кешеләре белән, дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып, китап нәшрияты гына эшли ала. Ә без, авторлар, үз мәнфәгатьләребезне төрле нәшриятлар аша башкара алабыз. Телисең икән — акча тап та чыгар!

Дәүләт китап нәшрияты булмаган халык — халык була алмый! Дәүләт стратегиясен алып бара торган нәшрият бик җитди булырга тиеш. Дәүләт нәшрияты эшенә үткән замандагы матур үрнәкләр кайтарылсын иде, бу нәшрият оператив эш итәргә тиеш. Ә ниндидер үзгәрешләр мәсьәләсе — башка мәсьәлә, аларны хәл итеп булыр дип саныйм. 

«Мин нәшрияттан шулкадәр канәгать»

Халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова:

«Татарстан китап нәшрияты республиканың йөзе инде ул. Чит илләргә чыгып, товарын күрсәтеп, урыннар алып кайта. Иң затлы, иң нәфис һәм бер хатасыз китаплар Татарстан китап нәшриятында басыла. Яхшы тегелгән китаплар алар, битләре коелып төшә дип куркып тормыйсың. Бөтен җаным-тәнем белән мин Татарстан китап нәшриятының мөстәкыйльлеге яклы. Мин аннан шулкадәр канәгать. Мин сан артыннан кумыйм, китапны өч-дүрт елга бер генә чыгарам. Аларның тиражы да, бит саны да әйбәт кенә була».

«Татарстан җитәкчелеге үз язучыларына, милли китабына зыян эшләмидер дип уйлыйм»

Язучы, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев:

«Мин хәзерге китап нәшриятын белмим. Алар мине басмый. Без эшләгәндә «Татмедиа»лар юк иде. Госкомиздат бар иде. Дәүләттән акча алып торгач, аерым гына булып булмыйдыр. Хәзер Мәскәүдә дәүләт хисабына чыга торган нәшриятлар юк инде. Ул Татарстан белән Башкортстанда гына калгандыр. Һәрхәлдә, Татарстан җитәкчелеге үз язучыларына, үз милли китабына зыян салырлык эш майтармыйдыр дип уйлыйм. Чебеннән фил ясарга ярамыйдыр. Бәлки, бүтән нечкәлекләре бардыр — мин якыннан белмим. Соңгы 22 елда минем ул нәшриятта ике китабым чыкты, икесе дә кабатлап басылу гына иде. Шул ук вакытта чит илләрдә 20дән артык, Мәскәүдә 15ләп китабым чыкты. Ләкин барыбер бер кешегә дә үпкәләмим.

Мин хәзерге китап нәшриятын белмим. Алар мине басмый.

Без халык санын алганда татарлар бөтен дөньяда дип әйтергә яратабыз. Әмма Татарстан читенә чыктыңмы, китап бастыру яки премия бирү мәсьәләсендә татар язучысы онытылып тора. Мин үзем турында әйтмим, Татарстаннан читтәге башка язучылар фикерен әйтәм».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100