Съездсыз союз: Язучылар берлеге рәисе вәкаләтләрен озайту турында язучылар ни уйлый?

Татарстан Язучылар берлегенең идарәсе кабул иткән сенсацион карар турында язучылар ни уйлый - безнең сораштыру.

Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы сенсацион карар кабул итте. Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм Идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралды. Идарә үз карары белән берлек рәисе Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайтты.

Устав буенча Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вәзгыятьне истә тотып, съезд бер елга күчерелде.

Хәбәрне Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт җиткерде. Бу съездда үз кандидатурасын кую теләген дә белдергән «мәңгелек урынбасар» Рәмис Аймәткә җитәкчесенең вәкаләтләре озынайтылу турындагы хәбәрне үзе шәрехләде.

Без язучыларга шалтыратып, бу карарга бәйле фикерләрен белештек. Берлек җитәкчелегенә бәйле рәвештә үз планнары булган дигән сүз чыккан язучылар бу теманы шәрехләргә теләмәде. «Дөрес аңламаслар», — диде алар.

Татарстан язучылар берлегенең русча уставы ни ди?

Белешмә: Язучылар берлеге уставында гадәттән тыш хәлләр турында, форс-мажорны күздә тоткан пункт юк. Чираттан тыш съезд уздыру мөмкинлеге искәртелгән, ә менә уздырмый калу варианты юк. Идарәнең рәис вәкаләтләрен озайта алу мөмкинлеге дә күрсәтелмәгән.

Ә менә идарәнең Съезд компетенциясендә булган карарларны кабул итә алмавы акка кара белән рус телендә язып куелган (рәсми сайтта уставның татарча тәрҗемәсе юк). Идарә вазифалары бүлегендә «Берлек максатларына ирешү өчен зарур булган башка гамәлләр кыла ала» дигән өлеш бар — шуны вәкаләтләр озайту дип шәрехләсәк кенә.

Идарә утырышында карар кабул итү өчен аның әгъзаларының 2/3 өлеше катнашырга тиеш. Идарә әгъзасы Булат Хәмидуллинның шәхси аккаунтына куелган фоторәсемнәр буенча фикер йөртсәк, 27 кешенең 18е килгән булырга охшый. Берлекнең Әлмәт һәм Чаллы бүлеге җитәкчеләре Рәфкать Шаһиев белән Факил Сафин да килгән.

Рифат Җамал: «Бер елга озайту — вирусолог һәм биолог буларак минем тәкъдим»

Идарә әгъзасы, шагыйрь, ТР атказанган фән эшлеклесе, профессор, ветеринария фәннәре докторы Рифат Җамал:

«Милләткә татар язучылары кирәк дип саныйсыз икән, бу акыллы һәм нигезле карар. Бу минем тәкъдимем иде — идарә утырышында мин беренче булып чыгыш ясадым. 16 июньдә идарәнең һәм аның рәисенең вәкаләтләре чыгарга тиеш иде. Без бу вәкаләтләрне озайтмасак, Язучылар берлегенең башын кисү булыр иде: 17 июнь көнне идарә дә җыела алмас иде, рәис тә авыз ачып бер сүз дә әйтә алмас, бер кәгазьгә дә кул куя алмас иде. Аңа: «Сез кем соң?» — дип әйтәчәкләр.

Мин моны юридик күзлектән чыгып әйтәм. Шуңа күрә бүгенге көндә җыелу бик дөрес иде. Безнең алда бер генә сорау тора иде — бер айга озайтыргамы, ике айгамы, бер елгамы.

Бер елга озайту — вирусолог һәм биолог буларак минем тәкъдим. Ике ай саен вәкаләт озайтып торырга, бу бит өч кешедән торган уенчык орган түгел. Өстәге органнар ситуация тотрыклы дип, ярты елдан соң съездны уздырыйк дип әйтәләр икән — уйлашырбыз. Өстәге органнар — безнең өчен авторитет. Һәр орган үз карарын үзгәртә ала. Ләкин бүгенге көндә беркем дә, илнең беренче кешесе дә алда ни буласын әйтә алмый.

Без съезд җыеп, шуннан соң бер генә кеше булса да башка авыру белән үлсә дә, съезд аркасында дип әйтүләре мөмкин. Рәиснең һәм идарәнең вәкаләтләрен идарә озайта ала. Ул «вазыйфаларны башкаручы» (и.о.) түгел, хәтта и. о. булса да, булмаса да, документларга кул куячак. Карарларны шул ук идарә кабул итәчәк».

Рифат Җамалның үзе бу өлкәдә белгеч дип атавы очраклы хәл түгел. Ветеринария фәннәре докторының диссертациясе нәкъ менә пневмониягә бәйле. Дөрес, кешеләрдә булган үпкә кабаруга түгел, бозаулардагысына, әмма монысы инде күпмедер дәрәҗәдә «вак мәсьәлә» дип карарга була. Докторлык эше «Эффективность патогенетических методов и средств при лечении телят, больных бронхопневмонией» дип атала.

Ренат Харис: «Язучылар берлеге дәүләт оешмасы түгел, иҗтимагый оешмада барысы да булырга мөмкин»

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис:

«Мин моны сездән беренче ишетәм. Ничек инде озайттылар?!

Идарәнең бер елга озайту-озайтмау буенча вәкаләте бармы икәнлеген мин белмим. Мин бит инде күптән идарә әгъзасы түгел. Коронавирус вакытында бөтен чараларны чигереп торалар. Ике-өч айга чигереп торалар да, вазгыять яхшырмаса, тагын чигерәләр. Шулай дөресрәктер, дим.

Әгәр идарәнең андый вәкаләте бар һәм алар күчерергә мөмкин дип исбат иткәннәр икән, идарә карарын үтәү зарур. Пандемия вазгыятеннән карасак, бәлки, дөрес эшләгәннәрдер.

Идарә съездны бер елга күчергән икән — монда да гөнаһ күрмим. Язучылар берлеге дәүләт оешмасы түгел, иҗтимагый оешмада барысы да булырга мөмкин. Съезд булудан-булмаудан, яңа идарә сайланудан-сайланмаудан Ренат Харисның иҗаты үзгәрмәячәк.

Бу дөрес хәбәрме соң?! Язучылар берлеге Мәдәният министрлыгы аша финанслана. Җыелышта аннан вәкил булдымы икән соң?! Министр?! Аның урынбасары?! Шунысын гына әйтә алам — идарә үз вәкаләтен арттыра алмый, аны съезд гына арттыра ала». 

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Легитим булмаган идарә „сайлаган“ рәис нинди була?»

Шагыйрь, Җәлил премиясе лауреаты, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин:

«Устав буенча союзның төп власте — съезд. Съезд икенче съездга кадәр рәис сайлый. Аннары рәис үз идарәсен съездга тәкъдим итә. Съезд хуплый (йә хупламый, но алай булганы юк кебек әле). Рәиснең һәм идарәнең вәкаләтләре дүрт еллык. Аннары алар «нелегитимный». Легитим булмаган идарә «сайлаган» рәис нинди була? Гомумән, уставны кулга алмыйча, болай гына карасаң, сораулар бар монда.

Мин хәзер хокукый якка гына бәяләмә бирәм. Ә шагыйрь буларак, мин каршы түгел. Чөнки мондый вакытта съезд җыеп булмый. Гәрчә бер ел күбрәк кебек миңа, бәлки берничә айга гына озайтырга кирәк булгандыр… Бәлки, и. о. калдырасы булгандыр?»

Луиза Янсуар: »Кичектерелеп торуны стратегия әзерләргә тайм-аут алып тору дип кабул иттем»

Шагыйрә, Татар китабы йорты директоры, Берлек идарәсе әгъзасы Луиза Янсуар:

«Минем өчен бу көтелмәгән хәбәр булды. Мин съезд көзгә күчерелә дигән хәбәр белән яши идем. Идарәдә безнең олпат кешеләр утыра — алар шундый фикергә килгән, димәк, алар шулай дөрес дип тапканнардыр. Хәзерге вакытта барыбыз да кыен шартларга куелган. Аек акыл белән уйлап карасаң, мин бу кичектерелеп торуны стратегия әзерләргә тайм-аут алып тору дип кабул иттем. Юкка гына кабул ителгән карар түгелдер».

Хәбир Ибраһим: «Мин моны ХАНдемия дип атыйм»

Язучы, драматург, ТАИС авторлар оешмасы директоры Хәбир Ибраһим:

«Сәбәп бар бит инде — пандемия. Мин бу очракта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Мин гади язучы. Идарә шулай хәл иткән — аның вәкаләтләре бармы икән — белмим. Хәзер бит бөтен әйберне пандемиягә ягып калдыралар. Мин аны ХАНдемия дип атыйм. Яңа хан килеп чыкты да бөтен ил белән үзенчә идарә итә. Алай булырга тиеш түгел бит инде…»

Камил Кәримов: «Данилны гаепләргә кирәкми!»

Язучы, Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов:

«Әле үз юбилейларым белән мәш килеп йөрим, шуңа кычкырып әйтәсем дә килми. Мин бит идарә әгъзасы да түгел. Әмма Данилны гаепләргә кирәкми. Ул яз көне үк съездны үткәрергә әзер иде. Үзен съезддан качырып тотмады. Без бит инде язучылар оешмасын властьсыз, башсыз калдыра алмыйбыз. Безгә бу чорда бердәмлек кирәк. Съезд уздырып яңа рәис сайлаганчы, без Данил Салиховка ябышып торырга тиешбез. Без моңа мәҗбүр. Бу — гадәттән тыш хәл. Бу — коронавирус галәмәтләре».

Вахит Имамов: «Дөрес һәм урынлы!»

Тукай премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов:

«Мин идарә тарафыннан рәиснең вәкаләтләрен озайтуны дөрес һәм урынлы дип саныйм».

Булат Ибраһим: «Бер елга озайтудан бернәрсә дә үзгәрмәс»

Шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Булат Ибраһим:

«Дөресен әйткәндә, мин бу хәбәрне «Татар-информ“нан укып белдем. Миңа калса, бу нормаль карар. Коронавирус вакытында халык җыю зыян гына булыр иде. Бер елга озайтудан бернәрсә дә үзгәрмәс».

Рафис Корбан: «Үзләрен мәңгелек итәрләр иде!»

2012-2016 елларда Татарстан язучылар берлегенең рәисе булган язучы, шагыйрь Рафис Корбан:

«Шулаймыни? Нишләп алай иттеләр икән? Идарәнең андый вәкаләтләре юк! Андый вәкаләтләре булса, алар биш елга да озайтырлар иде. Үзләрен мәңгелек тә итәрләр иде! Мин кворумнар турында уставка үзгәрешләр тәкъдим иткән идем заманында — шул ук кешеләр аны кабул итмәде. Хәзер үзләренә үзләре вәкаләтләр алганнар. Бу дөрес түгел! Съездны аны онлайн үткәреп тә була. Татарстан Дәүләт Советы бик матур итеп сессияне онлайн үткәрде. Делегатлар съезды үткәрергә мөмкин иде. Идарә ун кешегә бер делегат дип карар кабул итә алыр иде. 337 кешегә 60 делегат булырга мөмкин. Аларга инде сайлау вәкаләтләре бирелгән була».

Язучылар белән сөйләшкәндә берничәсе үз сүзләренә үзләре дә ышанмыйча, әлеге тәкъдимне министрлык керткән икән дигән фикер әйтте. Бу сүзне кире кага алам.

«Югарыда» ни уйлыйлар?

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова: «Съезд, Алла бирсә, сентябрь аенда булачак. Рәиснең вәкаләтләре көзгә кадәр озайтылырга тиеш иде дип уйлыйм», — диде.

Моннан берничә көн элек, әлеге сенсацион утырышка кадәр дә министр шул ук фикерне әйткән иде. «Отчет-сайлау җыелышы май аенда яки соң дигәндә, июньдә булырга тиеш иде. Без берлек белән бу темага сөйләштек. Чикләүләр чорында бу мөмкин хәл түгел. Моны онлайн оештыру да бик катлаулы булыр иде. Язучылар берлеге съездын август–сентябрьдә үткәрү мөмкин дип уйлыйм. Әмма төгәл әйтеп булмый», — дигән иде Ирада Әюпова.

Нинди нәтиҗә ясый алабыз? Беренчедән, безнең әдәби эшчәнлек белән җитәкчелек итәргә алынган шәхесләребез бик каты пессимист — алар әлеге афәткә бер ел срок куйдылар. Икенчедән, бу шартлар әдәби эшчәнлек идарәсен даими булмаган иҗтимагый орган җаваплылыгында тоту бигүк ышанычлы булмавын раслады.