Рәссам Илнур Сираҗиев: «Булмаган акчаны бүлеп, сугышып ятабыз...»

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе белән республикада сынлы сәнгать тирәсендәге вазгыять турында сөйләшәбез.

Татарстанда юридик теркәлгән биш мөстәкыйль рәссамнар берлеге бар. Татарстан Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, аларда 449 кеше әгъза булып тора. Рәсми рәвештә Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге, Татарстан Рәссамнар берлеге, Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе, Профессиональ рәссамнар берлеге, Рәссамнарның иҗат берлеге теркәлгән.

Әлеге берлекләрнең икесе иҗат берлеге буларак, республикадан субсидияләр ала. Ни өчен рәссамнар шулай бүлгәләнгән һәм бүгенге көндә алар ничек көн күрә – шул хакта сөйләшербез. Әңгәмәдәш - Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илнур Сираҗиев.

Без аның белән 50 яшьлек юбилее көннәрендә аның остаханәсендә очраштык. Әлеге остаханә рәиснең эш кабинеты да булып чыкты.

Юбилеегыз белән котлыйм, Илнур Илбрусович! Юбилей күргәзмәсе булачакмы?

Рәхмәт. Күргәзмәне Алабугада ясаячакмын. Күргәзмә Алабуга халыкара симпозиумы кысаларында ачылачак. Анда ТАССРның 100 еллыгына бар дөньядан татар рәссамнары җыелачак. Музейга берничә эшемне бүләк итәчәкмен. Алабуга зур шәһәр булмаса да, анда сәнгатьне аңлый торган затлы халык яши. Үзләренең ачык һавадагы музейда яшәгәннәрен беләләр. Монда күргәзмәгә 30 кеше килсә, анда бар шәһәр йөри.

Казанда берни дә уздырмыйсызмыни?

Теләгем юк. Бәлки уздырырлар иде, сорасам... Сынлы сәнгать музее ел саен Татарстан рәссамнары күргәзмәләрен уздыра башласын – шуннан соң сөйләшербез.

Уздырмыймы? Безнең нинди затлы Заманча сәнгать галереясы ачылды.

Заллар белән проблема. Заманча сәнгать галереясына кертмиләр, НКЦ хәзер элеккеге форматтагы күргәзмә залы түгел. Бер «Хәзинә» калды. Безнең рәссамнарның күргәзмәләрен Заманча сәнгать галереясында уздыруны Розалия Нургалиева максатка ярашлы түгел дип таба. Заманча сәнгать галереясы коммерцияле проектлар залына әверелде. Соңгы тапкыр безнең рәссамнар 2017 елда – ремонтка кадәр куелган иде. Ремонттан соң ачылгач, безнең күргәзмәләр булганы юк. Планда да юк. Анда өч катка 1700 әсәр сыя.

Биш елга бер булса да «Большая Волга» үткәрергә хыялландым. Аңа федераль акчалар да килер иде. Халык сәнгате күргәзмәсе ясый алыр идек. Розалия Миргалимовна отчет күргәзмәсе дә ясатмый икән, нәрсә көтәргә? Ул, рәссамнарны читләштереп, сәнгатьне бетерә. Аннан соң берни дә калмаячак. Ул сәнгатьне үтереп китәчәк.

«Булмаган акчаны бүлеп, сугышып ятабыз...»

Татарстанда рәссамнар ничек яши, Илнур Илбрусович? Иҗат берлекләре аларга ни дәрәҗәдә кирәк?

Кызганыч, республикада рәссамнарның бердәм булмавы шактый кыенлык тудыра. Без болай да бик аз субсидияне бүлешергә мәҗбүр. Татарстанда хәзер рәссамнарның биш берлеге бар. Без зур федераль оешманың - Россия Язучылар берлегенең региональ бүлекчәсе булып торабыз. Тарихы болайрак: Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге 1991 елда оешкан иде. Ул гомуми берлек составында булып, аның рәисе Татарстан берлеген һәм Россия берлеге бүлекчәсен җитәкләде. Абрек Абзгильдин да, Зөфәр Гыймаев үзе дә шулай итте. Ягъни, рәссам башта Татарстан бүлекчәсенә кабул ителә, үзен зур күргәзмәләрдә таныткач, документларын Мәскәүгә тапшыра. 2013 елда Зөфәр Гыймаев гомуми составтан чыкты һәм республика дәрәҗәсендәге берлекне аерып алды. Бу бүленеш рәссамнарны икегә бүлде. Күп рәссамнар федераль берлеккә керергә омтыла. Әмма керә алмыйлар, чөнки аларны анда алмыйлар. Андыйлар хәзер республика берлегендә әгъза булып тора. Профессиональ булмаган рәссамнар кинәт кенә республиканың төп рәссамнары булып китте. 2013 елда Татарстан рәссамнар берлеге булып 36 кеше аерылып чыккан иде. 2020 елга алар 300дән артып китте.

Рәссамнар берлегенә керү өчен ниндидер таләпләр үтәлергә тиештер бит?

Татарстанда яшәүче рәссамнар Россия рәссамнар берлегенә керү өчен «Большая Волга» кебек берничә федераль күргәзмәдә катнашырга тиеш. Аның өчен региональ выставкомны (күргәзмә комитеты) үтәсе бар. Тәкъдим ителгән эшләрне төрле регионнарның 17 рәисе карый. Шушыларны үткән кеше генә Россия рәссамнар берлегенә керергә документлар тапшыра ала.

Ә Татарстан берлегенә керү өчен нинди таләпләр куела?

Рәсем ясарга яратам дисәгез – алалар. Әлеге берлектә рәсем укытучылары да тора. Кеше педагог, ул профессионал, әмма иҗат белән шөгыльләнми. Рәссамлык кайдан башлана – кысалары билгеләнмәгән. Гыймаевның Берлекне таркату сәбәбен аңлатыйммы?

Рәислек һәрвакыт низаглы урын инде.

Әйе, рәссамнар: «Аны сайламыйбыз», - диделәр. Аңа рәис булып калу кирәк иде. Чөнки рәис булгач, Тукай премиясе комиссиясендә, төрле эксперт советларында, башка комитетларда утыра. Ул, чыннан да, рәис булып калды. Ләкин башка берлекнеке. Аны рәссамнар түгел, үзен үзе сайлады, үз берлегенең рәисе булды. Ләкин аның берлеге Татарстан чикләрендә генә иде. Ул әгъзалар җыйды, алардан взнослар алды. Мин аның сәламәтлеге белән проблемалар барлыгын беләм. Исән булсын.

Хәзерге рәис белән мөнәсәбәтләрегез?

Анда хәзер Альберт Шиябиев рәис. Ул Гыймаевның урынбасары иде. Белеме буенча электрик, бәлки, төзүчедер. Рәссам буласы килгән. Рәссамга охшар өчен сакал да үстергән... Хәзер алар белән булмаган акчаны бүлеп, «сугышып ятабыз» инде. Берлекләргә берәр миллион субсидия биргәннән республика фәкыйрьләнәме?!

Ә күпме бирелә?

Әйе, иҗат берлекләренә ел саен билгеле бер сумма бирелә. Язучылар берлеге миллионнар ала (10 млн. 251 мең сум. авт). Композиторлар берлегенә - 3 миллион тирәсе. Кинематографистлар берлеге 1 миллион чамасы ала. Рәссамнар берлеге бер булганда 1,2 миллион сум ала иде. Татарстан берлеге аерылып чыккач, әлеге сумманы өчкә бүлделәр. Бер өлешен – без, бер өлешен Татарстан берлеге ала, өченчесен беркем дә алмый. Чөнки Чаллы субсидиягә заявка бирми.

Нәрсәгә җитә инде ул акча?

Хәзер без бер елга 381 мең 252 сум акчага гына өметләнә алабыз. Берлек миллионнан артыграк акча алганда, кечерәк кенә аппарат бар иде - рәис, бухгалтерия, машина йөртүче. Соцпакет бара иде. Хәзер аппарат тотарлык акча юк. Менә мин - Берлек рәисе. Юридик зат. Секретарем юк. Хатлар язып карадым, нәтиҗәсе юк. Аларны Президент үзе укымый ич. Югыйсә, юридик берәмлек бар, республика һәм федераль югарылыктагы дәүләт программалары үтәлә.

Хезмәт хакы да алмыйча эшлисез булып чыгамы?

Регионнарда: «Илнур Илбрусович, «Татарстан рәссамнары берлеге»н җитәкләгәч, бай кешедер сез», - диләр. Республика бай – әйе. Ә Берлек хәерчелектә яши. Мин – рәсми рәвештә эшсез.

«Бездә затлы рәсем алмыйлар, чөнки барысы да колхоз»

Нәрсә хисабына яшисез соң хезмәт хакы булмагач?

Дәүләт тарафыннан соңгы алынган эшем – 2017-18 елларда Свияжск музей-тыюлыгына Артем Силкин сатып алды. Экспертизалар ясыйм, мастер-класслар үткәрәм. Каядыр урнашып укыту эшенә алына алмыйм, чөнки ул очракта Берлекне ташларга кирәк булачак. Элек Суриков исемендәге институтының Казан филиалында укыта идем. Беләсез – ул ябылды. Анда 17 мең акча ала идем. Пенсия фондына да түләүләр бара иде. Үземне республика гражданины итеп хис иттем. Хәзер – юк. Ә заманында придворный рәссам идем. Мине республика яратмаса да, мин - үз халкымның улы. Миндә милли рух бар. Безнең белән Мәскәүдә укучылар барысы да диярлек Мәскәүдә калды. Мин кайттым. Алар хәзер мең рәссам арасында - шуңа күренмиләр дә. Ә без монда берәмтекләп санарлык.

Картиналарга заказлар буламы?

Менә бу эшләрне Кытай өчен яздым. Февраль азагында җибәрергә тиеш идем. Әмма коронавирус аркасында барысы да туктатылды. Былтыр алар өч картинамны алды. Хәзергә кадәр шул акчага яшибез. Аларга тәкъдим ителәсе тагын ун картинам бар. Казанга гына өмет багламыйм. Монда сәнгать базары юк. Мәскәүдә, Питерда, Пермьдә, Екатеринбургта бар.

Нигә алай икән?

Екатеринбургта булганыгыз бармы? Халык саны Казан чамасы - 1 миллион 400 мең. Аларның байлары сәнгатькә акча кызганмый. Миллиардер, меценат Гусев шәһәр үзәгендә Күргәзмә заллары ясады. Бездә дә байлар бар. Әмма культура юк, аларны бүгенге рәсем сәнгате кызыксындырмый. Татарстан үз рәссамнарын дөньяга чыгармый.

Татарстан консуллыгы аша төрле илләрдә күргәзмәләр оештырыйк, дип тәкъдим иттем. Картиналар сатыла торган күргәзмәләр ясарга мөмкин. Тик моның белән беркем дә шөгыльләнергә теләми. Кытай базары бу җәһәттән актив үсештә. Аларның дәүләт программасы бар. Теләсә нинди дәүләти яки хосусый учреждениедә картиналар тора. Кешеләрен укытырга тырышалар. Хәзер Суриков дәүләт институты кытай студентларын тизләтелгән программа белән укыта, алар өчен бакалавриат, магистратура ясалды. Ә бездә Никас Сафроновның компьютердан чыккан распечаткаларына исләре китә.

Бездә сәнгать базары булмауны нәрсә белән аңлатасыз?

Татарстанда рәсем сәнгате сәүдәсе юк. Беркем бернәрсә алмый. Чөнки барысы да колхоз. Бездә Казан ярминкәсе уздырыла. Анда рәссамнар килә. Бер елны Джугапаров килде. Ул - бурят. Франциядә танылды, җитди аукционнарда катнаша. Хәзер дөньяның иң яхшы биш импрессионисты исемлегендә. Без Мәскәүдә Максимов остаханәсендә бергә укыдык. Ул эшләрен Казан ярминкәсенә куйды. Безнең байлар килеп моннан бәясен сорыйлар. «10 мең», - ди. Безнекеләр 10 мең сум чыгара. Ул: «10 мең доллар», - ди. Безнекеләр рәсем сәнгатендә бәя сәясәтен дә белми. Дөньякүләм танылган рәссам арзанракка сата алмый. Чөнки аның эшләрен шәхси коллекцияләргә алганнар, музейлар зур акчалар түләгән. Шуңа да сату өчен кечкенә картиналар ясый.

Илнур Илбрусович, гафу итегез, кем колхоздыр әле... Сезнең рәссам халкы безгә, әнә, нинди Яхинны ясап бирде. Казандагы һәйкәлен әйтүем.

Аның Берлеккә катнашы юк. Асия Миңнуллина эксперт советлары узмыйча гына конкурслар узды. Блатлы рәссам. «Үткәрмик», - дидем. Әмма ул узды... Бездә кайбер эстетик моментларга күз йомыла.

«Россиягә көнбатыш сатанизмын кертмичә торабыз»

Казанның рәсем галереяларында нинди эшләр сатыла? Затлы эшләр бармы?

Элек Казанда җиде галерея иде. Хәзер өчәү генә. Күбрәк ширпотреб инде. Яхшы эшләр дә була. Яхшы гына салон эшләре. Аларны өйгә элеп куярга була.

Анда сезнең эшләр торамы?

Юк. Анда куюдан ни мәгънә?! Сатылмаячак. Клиентура юк. Галереяларга «нафталин» кирәкми. Алар безне «нафталинщик» дип саный. Мин андыйлар өчен эпатаж ясарга тиеш. Булдыра алам, әмма теләмим. Россия рәссамнары берлеге – иң консерватив оешма. Сәнгатькә чүп үтеп керә. Россиягә көнбатыш сатанизмы кермәсен өчен без әле дивар булып торабыз. Бездә әле академик мәктәпләр бар, портрет яза алган яшьләр үсә, сюжет композициясе төзи ала торган осталар бар. Шушы осталыкны саклап калу өчен министрлыкка бер тәкъдимемне үткәрүгә ирештем. Мәдәният министрлыгын ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы һәм Харис Якуповның 100 еллыгы уңаеннан конкурс ясарга ышандыра алдым. Ике елга бер Урманче премиясе бирелгән кебек, монысын биш елга бер үткәрәбез. Бу - Якупов исемен мәңгеләштерү генә түгел, ә академик мәктәпне саклап калу, Фешинның Казан мәктәбен саклау.

Бу гына зур этәргеч була алса...

Бездә хәзер югары сәнгать белеме булмагач, Казан махсус урта белемле балаларны чыгарып кына җибәрә. Без Мәскәү һәм Питер өчен кадрлар ясап бирәбез. Талантлар китә. Кире кайтмый. Мин бу мәсьәләне элеккеге мәдәният министры алдында да күтәрдем, Президентка да җиткердем. Филиалны ябабыз икән, үзебезнекен булдырыйк, дидем. Штиглиц мәктәбе (Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе. авт.) кебегрәк.

Ни өчен Штиглиц?

Миңа аның сәнгать-сәнәгать академиясе булуы ошый. Анда керамика, металл, пыяла белән эшләргә өйрәтәләр, парк-ландшафт дизайнерлары әзерләнә. Реставрация класслары бар. Казан археология институтында күпме артефакт ята. Алар үзләренең реставрация сәнгатен көтеп җиткерә алмаячак. Чөнки реставраторларыбыз юк. Мондый институт ачып, Татарстан үз халкының гасырлар дәвамында данланган милли һөнәрчелеген үстерә алыр иде. Бездә халык сәнгатен үстерү буенча бернәрсә эшләнми. Күн мозаикасын ике-өч оста эшли, ике-өч чигүче бар. Фабрикалар масштабында эш бармый. Түбән Новгород өлкәсендә халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүче предприятиеләр бар. Бездә дә торгызып булыр иде.

Бу Татарстанга күпмегә төшә дигән сорау туа.

Бер елга 200 миллион чамасы. Бу бит футбол кырына да чыкмаган бер футболчы бәясе. Ә монда тулы бер ВУЗ турында сүз бара. Мин 2018 елда Штиглиц мәктәбенә барып, ректор белән сөйләшеп кайттым. Алар программа белән булышырга әзер. Мин заманча таләпләр буенча төзелгән бина да карап куйган идем... Эшләтеп җибәрә алсак, укырга теләүчеләр булачак. Суриков филиалына читтән укырга килүчеләр күп иде.

Читтән килүчеләрне укыту безгә нәрсә бирә?

ВУЗларда бюджеттан тыш студентлар була, алар түләп укый. Алга таба кытай студентлары төркеме булдырып булыр иде, укырга төрекләр килер иде. Суриков институты кытайларда «утыра», алар белән яхшы гына акча эшли. Тулы бер корпуста алар укый. Реставрация үзәге дә ясап булыр иде. Россиягә реставрация белгечләре җитми. ВУЗга капитал кертергә кирәк инде, әмма ул бирә дә ала.

«Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесе белән килешә алмыйбыз»

Башка регионнардагы коллегаларыгыз ничек яши?

Башкортстанда бердәм берлек: рәссамнарның үз бинасы бар, рәис хезмәт хакы ала. Иң мөһиме - республика башлыгы рәссамнар белән аралаша. Чувашиядә дә биналары һәм заллары бар.

Россия берлеге регионнарга ничек тә булса ярдәм итәме?

ТАССРның 100 еллыгына 2 – 17 июльдә Мәскәүдә «Татарстан сәнгате» күргәзмәсе ясаячакбыз. Быел алты кешегә стипендиягә документлар тутырып җибәрдем. Бишесенә 70 меңәр сум РФ Мәдәният министрлыгы стипендиясе киләчәк, алтынчысына - 240 мең сум РФ Хөкүмәте стипендиясе. Ике рәссамга тагын 70әр мең. Картлар өчен биш кешегә матди ярдәм сорап язам. Аларга 30ар мең сум киләчәк.

Рәссамнардан взнос җыясызмы?

Әйе. 191 кешедән - 47500 сум.

Язучылар берлеге взнос җыймый.

Язучылар берлеге – элитар клуб ул. Беркемне дә үпкәләтәсем килми, әмма бу шулай. Аларның нинди особняклары бар! Субсидия килә. Нишләп взнос җыеп торсыннар?! Ә без иҗат итәр өчен башта киндер алырга тиешбез.

Рәссамнар остаханәләре урнашкан бина (Зур Кызыл урамы) нинди шартларда файдаланыла?

Остаханәләр урнашкан бу бина Татарстан сынлы сәнгать музееның оператив идарәсендә. Рәссамнар коммуналь хезмәтләргә генә түли. Татарстан сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева белән килешкән дә идек: ул Сәнгать фонды оештырырга сорады, остаханәләрне шунда күчерергә сөйләшкән идек. Мин аксакалларны көйләп, ай ярым йөреп эшләп чыктым. Хәзер теләми. Эш туктатылды.

Бина бик начар хәлдә инде.

Әйе, ремонт кирәк. Бу - 1956 елгы корылма. Безгә башка бина бирсәләр, монысын теләсә ничек куллансыннар. Безне чыгарып кына җибәрмәкчеләр. Ә бит остаханәләрне дә, заманча сәнгать галереясын да заманында рәссамнар төзегән. Харис Якупов башлап йөрүче булган. 2000 еллар башында барысын да банкка куеп, шәһәр үзәгендәге бинадан колак какканнар. Менә шундый мирас! Бинабыз юк, субсидия - тиеннәр.

Биредә күпме остаханә бар?

Монда алтмышлап остаханә. Склад буларак тотылганнары да бар.

Рәссам вафат булса, аның остаханәсе...

...икенче рәссамга күчә. Бу – Абрек Абзгильдин остаханәсе иде. Мин 1999 елда аның җаваплы секретаре булып эшли башладым. Ул 2013 елда вафат булды, 2014 елда остаханә миңа бирелде.

Сезнең эшләрегез кайда саклана соң? Остаханәгездә бик аз күренә.

Музейларда, күргәзмәләрдә. Монда тутырсам, атлап йөрер урын калмаячак. Алар Алабуга музей-тыюлыгы аша Россия буйлап йөри. Кайберләре шунда кала да. Быел безнең Казахстан рәссамнары белән зур күргәзмә көтелә. Октябрь аенда «Хәзинә»дә дүрт зал биреләчәк. Аны алырга Татарстан Дәүләт советы депутаты Айрат Зарипов булышты. Андый дәрәҗәдәге күргәзмә соңгы тапкыр 1962 елда булган. Димәк, 58 ел узган. Алма-Атада да безнең күргәзмәбез булачак. 2-3 эшемне анда калдырачакмын.

Элек рәссамнарның эшләрен дәүләт сатып алган, хәзер бүләк итәргә генә туры киләме?

Совет чорында сатып алулар бар иде. Закупки. Ул чакларда рәссамнарның эшләрен РСФСРның сәнгать фонды алып, музейларга тараткан. Хәзер ул бетте. Мин бүләк итү акцияләре керттем. Рәссамнар үз эшләрен төрле музейларга бүләк итсеннәр! Балаларының карават астында ятканчы, музейларда калсын. Каберенә алып китә алмый бит ул аны. Барысына да әйтәм инде: «Балаларыгызга, оныкларыгызга бүлеп бирегез дә, калганын күргәзмә белән барган җирләрегездә калдырып кайтыгыз!» - дим. Волгоградта, Әстерханда, Башкортстанда, Чувашиядә, Калмыкиядә күргәзмәләр ясадык. Музейларга унлап картина бүләк итеп калдырдык.

Татарстанда минкульт сатып ала түгелме соң рәссамнарның эшләрен?

Бу - көн кадагындагы тема. Әйе, минкульт акчалар бүлеп бирә. Ә сезнең музейларда халык акчасына алынган ул әсәрләрнең күргәзмәсендә булганыгыз бармы? Юк андый күргәзмә! Элек яхшы әсәрләр сатып алына иде. 2013 елда Казанда «Большая Волга» узды. Өч кат сайлау узган ул эшләр сәнгать әсәре дип танылды. Аларны министрлыкка сатып алырга тәкъдим ителде...

Алдылармы?

Алдылар. Бу - 2013 ел иде. Шуннан соң аңлаешсыз вазгыять башланды. Алга таба мин кайчан һәм нәрсә сатып алына дигән сорауга җавап алалмадым. «По дешевке» алынган ул эшләрне музейлар кирәксенми. Кемнән нинди картина алынуы һәм кайда бүленүе турында ачык мәгълүмат булырга тиеш. Мәсәлән, былтыр күпме картина алынган? Сугышчан сер, диярсең.

Без ул эшләрне күрмибез икән, ул рәссамнарга матди ярдәм кебегрәк килеп чыга инде.

Әйе. Матди ярдәм. Министрлык моңа ачык юл белән килсен иде. Рәссамнарның персональ күргәзмәләреннән берәр эш булса да музей фондына алынсын. Бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашкан әсәрләр фильтрдан узган һәм сәнгати кыйммәткә ия була. Аларны выставкомнарда халык рәссамнары, профессорлар, академиклар сайлый. 2018 елда «Большая Волга» бөтенроссия күргәзмәсен уздырдык. Анда безнең рәссамнарның 60 әсәре иде. Берсе дә алынмады.

Тәкъдим иттегезме?

Иттем. Хат языгыз, диләр. Мин язам да язам. Без тыныч кына утырып торсак, музейлар ретроспективаларда утырачак, ә рәссамнар табигый юл белән бу дөньядан китә торачак. Алга таба берни дә булмаячак.