Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Драматурглар — театрларга: «Эзләнәсез дә эзләнәсез, егерме елда нидер таптыгызмы?»

Драматурглар семинары кысаларында үткәрелгән түгәрәк өстәлгә хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
Драматурглар — театрларга: «Эзләнәсез дә эзләнәсез, егерме елда нидер таптыгызмы?»
Максим Кәримов

Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары кысаларында үткәрелгән Түгәрәк өстәлнең темасы Туфан Миңнуллин пьесаларына бүгенге мөнәсәбәт булса да, сөйләшүдә драматурглар «покос”ны киңрәк алды. Сезгә аның бераз гына кыскартылган һәм җыйнакландырылган вариантын тәкъдим итәм. Минемчә, бу үзе бер драматургия. Катнашучылар — Әлфия Миңнуллина, Илдар Хәйруллин, Нияз Игъламов, Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди, Ләбиб Лерон, Айгөл Габәши, Илсөяр Иксанова, Мансур Гыйләҗев, Салават Юзеев, Мансур Гыйләҗев, Артур Шәйдуллин, Земфира Гыйльметдинова.

Вакыйга Биектау районының Кече Битаман авылында Кунак йортында бара.

Нияз Игъламов: «Минем өчен язучыны, бигрәк тә драматургны аның музеена караганда, сәхнә мәңгеләштерә. Соңгы елларда Туфан Миңнуллинның пьесалары репертуарлардан төшә башлады. Театрларда яңа куелышлар юк диярлек. Монда заговор юк, ләкин алар куймый башлады. Аның туксаннан артык пьесасы бар. Аларның яртысы кызыклы. Сез ни уйлыйсыз һәм нинди сәбәпләрен күрәсез?»

Рәдиф Сәгъди: «Барысын да язучыга өеп калдыралар, имеш, татарда юньле драматург юк. Татарда бүгенге көндә, Аллага шөкер, егермедән артык драматург эш итә. Бу зур горурлык. Ләкин бүгенге көндә алар белән эшләүче режиссерлар юк, бәгырьләрем. Кайда беренче режиссер саналган Фәрит Бикчәнтәй? Лабораторияләр, конференцияләр үткәрәләр, алар акчаны юкка чыгара торган 3 тиенлек әйберләр, бернинди файдасыз. Ул лабораторияләрдә театр училищесында 2 нче курс студентлары куя торган эскизларны куеп күрсәттеләр, шуның белән шул! Бер булдым мин анда — Буада. 20 ел инде нәрсәдер эзлиләр. Шул вакыт эчендә нидер табып буладыр бит инде. Булган әйбер белән эшләргә кирәк! Яһүдләр язганга татар түбәтәе кидерәләр дә сәхнәгә чыгаралар. Аннары нигә тамашачы йөрми, диләр. Тамашачы татар әсәренә йөри. Драматургның кадере юк. Режиссер аның белән эшләргә тиеш. Ә бездә борыннарны чөйгәннәр дә әллә кем булып йөриләр. Заллар буш…»

Нияз Игъламов: «Статистика безгә башка саннар бирә».

Рәдиф Сәгъди: »Мин ул статистиканың ничек эшләнгәнен беләм. Менә бер заман җитәр — хәзер селкенеп йөргән режиссерларыбыз да картаячак. Башка буын киләчәк һәм алар яңадан Туфанга кайтачак. Чөнки Туфан татар халкы өчен язды. Ләкин аны татарлар белән бергә урыслар да яратып карады, марилар да, яһүдләр дә… Академия театрына заманында алар чират торып билет алалар иде».

Нияз Игъламов: «Хәзер дә шулай».

Ләбиб Лерон: »Мин дә әйтеп карыйм әле. Туфан абыйның гына түгел, биредә утырган күп кенә драматургларның куелмавының сәбәбе шулдыр аның — безнең театрларга эзләнүләр, экспериментлар дигән бер чир керде бит инде. Хәзер пьеса язу турында дәреслекләр дә күп, яшь драматурглар шуннан өйрәнә. Ә Туфан абыйның куелмавын конкурслар вакытында ук сизә башлаган идем. Яңа драматурглар эзләү чоры килде. «Саташкан сандугач» белән Ркаилның килеп чыгуы да шул вакытта булды. Зәйнинең килеп чыгуы Камал театры өчен ишелеп төшкән бәхет булды. Туфан абыйның читләшә башлавын шул чордан күрәм.

Ләкин Рәдиф тә әйтеп китте, татарның менталитеты икенче. Камал театрында Әзһәр абыйны зәңгәр итеп тә уйната аласы (Сүз Камал театрының «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында куелган «Томан» спектакле турында бара. Авторы — Гүзәл Сәгыйтова - авт.) Әзһәр абый Шакиров зәңгәрне уйнаган өчен премия алырга чыкканда кыенсынып бөрешеп бетте — монда артистның халәте турында пьеса язарлык! Мансур Гыйләҗев языр иде моны. Бу рус драматургиясеннән, көнчыгыштан керә инде. Үз баласын үтергән татар хатыны — сәхнәгә менгезергә бик әйбәт тема бит, әйеме? Мәхәббәт өчен… Туфан абыйның җырлап торган әйберләре урынына шундый әйберләр кереп китте. Бу эзләнүләр күпмегә барыр — белмим…»

Рәдиф Сәгъди: »Бу режиссерлар үлеп беткәнче барачак инде ул».

Ләбиб Лерон: »Артистларны үстерү өчен дип тә әйтәләр инде. Режисессерлар шул ук Рәдиф Сәгъди, Мансур Гыйләҗев, Хәбир Ибраһим белән дә эшләргә тиештер бит инде».

Хәбир Ибраһим: «Минем белән эшлиләр, борчылма! Минем дә сүзем бар иде».

Нияз Игъламов: «Чиратта Мансур иде».

Мансур Гыйләҗев: «Феномен дигән нәрсә бар. Безнең сәнгатьтә Туфан абыйның барлыкка килүе ул феноменаль күренеш. Аның таланты, тормышны, чорны тоюы туры килде. Әйтик, минем «Бичура”ны язуым чорыннан иртәрәк булды. Кайбер әсәрләр соңга калып языла. Ә Туфан абый чорына туры килеп язды. Мин Туфан Миңнуллинны оныттылар димәс идем. Һәр татар театрында аның әсәрләре бара. Туфан Миңнуллин онытылмады. Феномен гына юкка чыкты.

Могҗиза дигән нәрсә бар. Аяз Гыйләҗев исән чагында театрда зур уңыш күрә алмады. Биш ел элек могҗиза булды — театрлар Аяз Гыйләҗевка мөрәҗәгать итә башлады, Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә. Бу Аяз Гыйләҗевның классик икәнен дәлилләде.

Ностальгия дигән әйбер бар. Туфан абый пьесаларын сагына башлаячаклар һәм ул дулкын киләчәк. Тик кайчан булыр ул — бер елданмы, ун елданмы… ләкин ул могҗиза булачак. Минемчә, монда проблема юк. Без бөтенебез аның шәкертләре».

Ләбиб Лерон: «Сүзем калган икән. Фәрит Камал театрында андыйны куймаса да, ностальгия Әтнә театрына кайтып килә. Анда Батулланың „Кичер мине, әнкәй“ спектакле кайта. Әтнә театры безнең милләтебезнең җанын күрсәтә торган театрга әйләнеп килә. Туфан абый әйләнеп кайтыр дип уйлыйм».

Хәбир Ибраһим: «Мин ТАИСта эшләгәч бөтен документларны күрәм һәм Нияз белән килешмим. Туфан абыйның пьесалары бөтен театрларда бара…»

Нияз Игъламов: «Элеккеләре бара. Яңа куелган премьералар юк. «Мулла”дан соң язылганнары дөнья күрми».

Хәбир Ибраһим: «Без Мамадышта театр ачарга йөрибез. Минем драматурглар семинарында укылган «Данагөл» пьесасы шунда куелды һәм халык аны елап карады. Ул спектакльне әле эшләп бетерәсе бар. Ләкин эш анда түгел. Миңа бүгенге көндә театрның халыктан аерыла баруы ошамый. Тамашачыдан аерылдыкмы — без бетәбез. Грантка бирелгән акчага «Идиот”ны куеп кына халыкны тотып булмый! «Идиот”ка халык йөрми. Безгә халык карый торган әсәрләрен куярга кирәк. Театрлар безнең драматурглар белән кулга кул тотынышып эшләргә тиеш».

Нияз Игъламов: »Артурга сүз бирәсем килә. Ул дебютант — аның беренче әсәре Камал театрында куелды. (Сүз «Сагынырсызмы?» спектакле турында бара). Фикерегез төрле булырга мөмкин, ләкин ул куелды».

Артур Шәйдуллин: »Минем кебек театр булмаган шәһәрдә үскән кеше өчен театр белән танышу телевизор аша булды. Туфан абый пьесалары буенча куелган спектакльләр атна саен күрсәтелә иде. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хушыгыз!» — без аларны яттан белә идек. Хәзерге татар театры ике ут арасында — тенденцияләргә тәңгәл килергә һәм традицияләрне онытмаска! Хәзерге режиссерларның осталыгы — алтын урталыкны саклау. Моның өчен зур осталык кирәк — касса мәсьәләсе һәм икенче яктан театр сәнгатен үстерү максаты бар. Анысы инде эзләнүләрдән башланадыр. Ләкин эзләнүләрнең дә рамкалары булырга тиеш».

Рәдиф Сәгъди: »Кайчакта ярсып сөйләүгә игътибар итмәгез — характер шундый! Бөтенегезне хөрмәт итәм. Ләкин болай барса, татар драматургиясен юкка чыгарабыз. Режиссерларның драматурглар белән киңәшеп эшләү процессы юк бит».

Нияз Игъламов: »Туфан абый үзе исән чагында һәр пьесасына ниндидер игътибар була иде. Аның «Исәнмесез» дигән пьесасы, минемчә, чүп».

Земфира Гыйльметдинова: »Ә Мансурның «Исәнмесез!”е ничек?»

Нияз Игъламов: «Анысын үзе үлгәч әйтербез».

Земфира Гыйльметдинова: »Ә «Сагынырсызмы?!» ничек?»

Нияз Игъламов: »Пьеса буларакмы?.. Сөйләшербез анысын да… Туфан абыйга килгәндә, минем аның «Читлек» пьесасына берәүнең дә алынмавы борчый. Ә эзләнүләр темасына Ләбибкә җавап итеп шуны әйтә алам. Шакиров кебек артист зәңгәрне уйнарга үзе теләмәсә, аны беркем дә көчләмәс иде. Ул сәхнә алдында да, сәхнә артында да уйный. Андый калибрдагы артист теләсә кайчан баш тарта ала. Андый мисаллар күп. Ул аны бик яратып эшләде. «Зәңгәрләр бар ич бездә» диде…»

Ләбиб Лерон: »Без хәзер кара әйбер генә эзли башлыйкмы? Үз кызын көчләгән аталарны күрсәтикме?»

Нияз Игъламов: »Ул кара әйбер түгел, ул чынбарлык».

Ләбиб Лерон: «Әниләр һәм бәбиләр» кебек әсәрләрне заманча итеп биреп булмыймыни?»

Земфира Гыйльметдинова: «Ни өчен бүгенге көндә Туфан абыйның „Әбрәкәй“ пьесасы куелмый? Ул бик актуаль бит».

Нияз Игъламов: «Режиссер үз итсә, теләсә нинди әсәрне куеп була. Безнең 20дән артык драматург бар, дидек. Ә режиссерлар биш-алты кеше».

Айгөл Габәши: »Мин хәзер Туфан Миңнуллинның азрак куелуын аның канонизацияләнә башлануыннан күрәм. Ул зур шәхес иде һәм әле чагыштырмача күптән түгел генә вафат булды. Татарларның аңа карашы бик хөрмәтле. Ә режиссерларның үз-үзләрен дә күрсәтәсе килә — аларның материал белән иркен эш итәсе килә. Башкорт театрлары Туфан абыйны күп куя, чөнки алар курыкмыйча үз карашларын кертә ала, алар иреклерәк. Ә татар режиссерлары Туфан абыйны нишләттегез дип тамашачының сүгүеннән уңайсызлана — алар ирек һәм традицияләр арасында калды, Туфан абыйга саксыз кагылып татар халкының дошманы булу куркынычы бар».

Хәбир Ибраһим: «Әбрәкәй» дидегез. Театр лабораторияләре күп бит безнең. Куегыз шунда «Әбрәкәй»не».

Нияз Игъламов: »Без быел Тинчурин театрында лаборатория оештырдык. Без анда татар драматургларын алдык».

Илсөяр Иксанова: »Экспериментлар бар инде ул. Лабораторияләрен дә, «МОҢ»ны да тәнкыйтьләүләр бар. Мин алар белән өлешчә килешәм дә, килешмим дә. Чөнки дөнья бер урында гына тормый, тормыш алга бара, экспериментлар булып торырга тиеш. Ләкин алар төп эшкә зыянга булырга тиеш түгел дип саныйм. Алтын урталыкны тоту мөһим. Театр милли булырга тиеш түгел дигән сүзләр ишетелде. Ләкин Камал театры безнең төп театр һәм ул милли булырга тиеш. Андый сүзләр минем йөрәгемә тиде. Татар театры татарга хезмәт итә торган булырга тиеш. Филолог буларак шуны әйтергә телим — театрларның телләрен бик чистартырга кирәк. Бигрәк тә тәрҗемә әсәрләрендә тәрҗемә бик әйбәт дип әйтмәс идем. Тел китеп бара. Татарча язучы яшь язучыларыбызның да телләре юк, ни кызганыч. Артур Шәйдуллинны укып чыккач та теленә абынып егылдым. Сәхнәгә менгәндә аларны төзәтеп бетерергә кирәк».

Рәдиф Сәгъди: «Бу техник эш».

Нияз Игъламов: »Техник кына түгел шул. Шуңа бит инде Ркаил Зәйдулла күпфункцияле тәрҗемә үзәге идеясе белән йөри. Безнең театрда шундый тарих бар. Кытай режиссеры Турандотны куярга килә. Шамил Закиров тәрҗемә итүне Ренат Хариска бирергә тәкъдим итте. Дәүләт премияләре лауреаты, либреттолар авторы. Теле дә чиста. Янына килдем, 6 сәгать сөйләшеп утырдык. Китапны калдырдым. Ике айдан ул килә: «Мин уйладым, җәмәгать, бу пьеса йомшак. Мин аны үземчә яздым. Әйдәгез, укыйм! Ошамаса, башка театрга бирәм». Бу режиссер килергә ике атна кала булды. Ул инде артистларны бүлгән иде. Без тыңладык, ләкин… башка театрга бирсен дигән карарга килдек. Мин Рүзәл Мөхәммәтшинга шалтыраттым да, ул 10 көндә эшләп бирде. Шәп тәрҗемә иде. Сер түгел, хәзер татар драматургларының күбесе рус телендә иҗат итә. Алар барыбер татар, татар тематикасын, менталитетын тоялар. Без аларның әсәрләрен игътибарсыз калдырырга тиеш түгел».

Хәбир Ибраһим: «Тоялмый инде ул аны, русча язгач».

Әлфия Миңнуллина: «Мин бу темада дилетанттыр инде. Профессионаллар үз эшләренә дилетантлар кушылганны яратмый. Ләкин Туфан Абдулловичның кызы буларак, миңа 90 процент ташлама ясарсыз. Миңа калса, әтинең пьесалары азрак куелуының минем карашка үз сәбәпләре бар. Мин хәзер театрларга драматургия кирәкми дигән фикергә киләм. Чөнки әдәби чималны җыеп шуннан шоу ясау, режиссура хисабына гына спектакль ясау бара. Театр өчен әдәби нигез кызык түгел.

Миңа калса, бу театрларның беркадәр кризиста булуына бәйледер дип уйлыйм. Бу театрлар алдына куелган комменцияләшү максаты белән дә бәйледер. Тамашачыны җәлеп итү өчен Большой театрда шәрә хатыннар йөгереп йөри. Классиканы дә әллә нишләтеп бетерәләр. Режиссер шулай күзаллыйм дия дә тураклап бетерә. Дөрес аңлагыз, мин аңа каршы түгел, массакүләм дәрәҗәгә җитмәсә, театрның күпмедер дәрәҗәдә хакы да бар дип уйлыйм. Әмма ул массакүләм булып күренә башлады.

Әтинең пьесаларына килгәндә, алар бөтен драматургия кануннарына туры китереп язылган пьесалар. Аны укыгач, мин дә сәхнәгә куя алам дип уйлыйм, чөнки аңа бөтен ремаркаларга кадәр, хәтта декорацияләргә кадәр бар. Бәлки, бу режиссерларга кызык түгелдер, туп-туры куеп үзен күрсәтә алмыйдыр. Бәлки, шуңа алынырга куркалардыр. Әтинең соңгы ике пьесасы буенча мин Татарстанлагы барлык театрларга чыктым. Хәтта халык театрларына да мөрәҗәгать иттем. Бөтенесе дә шушы ике пьесадан курка. Югыйсә анда сәяси моментлар да, экстремизм да, терроризм да юк. Сүз „Әбрәкәй“ белән „Бетсен ирләр, яшәсен хатын-кызлар!“ турында сүз бара».

Рөстәм Галиев: «Әбрәкәй» пьесасын нәзер итеп Буа театрына куярга калдырды. Рөстәм Галиев куйсын диде. Бу эш Раил Садриев белән икебезнең өстендә эленеп тора. Барысы да Раилдан тора. Ул белә — сорагыз!»

Нияз Игъламов: »Мин моны беренче тапкыр ишетәм. Әйдә, мин бу эшкә юл ачам».

Әлфия Миңнуллина: «Ә инде русча яза торган драматургларыбызга килгәндә, аларның тәрҗемә итүче белән тандемы булырга тиеш. Алар ниндидер очраклы кешеләр түгел, фикердәшләр булырга тиеш».

Нияз Игъламов: «Минем тәкъдимем бар. Яшь режиссерлар бу пьесалардан бөтенләй хәбәрдар түгел. Бәлки, Туфан абыйның куелмаган, онытылган пьесаларыннан читкалар оештырыргадыр. Бәлки, ниндидер проект барлыкка киләчәк. Әгәр кемдер шуны куям дип Фәрит Бикчәнтәевка калсә, иманым камил, каршы килмәячәк».

Әлфия Миңнуллина: «Хәзер зур булмаган бәйсез театрлар бар. Анда креатив фикерле яшьләр. Алар уйнасыннар иде Туфан Миңнуллинны рус телендә. Миңа аларның трактовкасы кызык булыр иде».

Нияз Игъламов: «Хәзер режиссурага килгән яшьләрнең Туфан абыйны исән килеш күргәне дә юк. Аларны җыеп Туфан абый пьесалары белән таныштырсак… Мин эш кешесе. Әйдәгез, киләсе елга Тинчурин театрындага лабораториядә планлаштырыйк».

Рөстәм Галиев: »Бәлки, без әле ул «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар”ны куярга килеп җитмәгәндер. Вакыты җитмәгәндер. Ул зәңгәрләр, яшелләр, кызыллар турындагы спектакльнең дә көне килеп җитәргә мөмкин… Әле килеп җитмәгәндер…»

Әлфия Миңнуллина: »Ничек инде килеп җитмәгән? Бик килеп җиткән».

Нияз Игъламов: »Ул беркайчан да бетмәде! Ул бар иде!»

Рөстәм Галиев: »Мин кую вакыты, дим». 

Әлфия Миңнуллина: »Режиссер ул пәйгамбәр кебек бөтенесеннән алда барырга тиеш».

Нияз Игъламов: «Бәлки, Түбән Кама театры мәйданчыгында лаборатория оештырыргадыр. Артистларыгыз азрак инде… Бәлки, Чаллы артистларын кушаргадыр. Чөнки Казанда хәрәкәт бар. Башка шәһәрләрдә хәрәкәт булсын иде. Ул яшьләр өчен кызыклы чара булырга мөмкин».

Әлфия Миңнуллина: «Әйе, әйбәт идея. Минем хәтта режиссер эше буенча күзалалуларым да бар. Анда зәңгәрләр, феминисткалар бар…»

Нияз Игъламов: »Ләбиб, ишеттеңме — нинди пьесалар язылган. Артистларга аны уйнарга туры киләчәк. Ә син Әзһәр абый уйнаганны әйтәсең».

Ләбиб Лерон: »Минем күз алдымда зәңгәрне уйнаган Әзһәр абыйның бөрешеп бетеп сәхнәгә бүләк алырга чыгуы тора».

Нияз Игъламов: «Без беренче пьеса язган автор белән Туфан абыйны чагыштырабызмы хәзер? (Сүз Гүзәл Сәгыйтова пьесасы турында бара - авт.) Без яшь авторны аванс өчен куйдык. Монда да бит Артурдан башка яшь кеше юк. Без яшьләрне күтәрмәсәк… Сез әйткән пьесаны без җиде пьеса арасыннан сайладык. Ә җидене ундүрт арасыннан. Эш бара. Сез Туфан абый мирасын яшь авторларның дебют эшләре белән чагыштырмагыз».

Ләбиб Лерон: «Туфан абый нигә аз куела дигән сорауга җавап бирәм. Әлмәттә драматурглар семинарында Фәрит Бикчәнтәев белән Туфан абый арасынңа бераз каршылык чыкты. Фәрит анда „Пьеса ул чимал“ диде. Хәзер театрларда шушы тенденция бара. Туфан абый: „Драматургия ул әдәбият“ диде. Алар азрак кисешеп алдылар».

Нияз Игъламов: «Алар икесе дә хаклы. Чөнки Туфан абыйның драматургиясе әдәбият, кемнекедер чимал. Фәрит әйтмәсә, ул булмас иде дисеңмени?»

Ләбиб Лерон: »Хәзер чимал булган драматургия килә. Хәзер драматургия урынына сценатургия дигән нәрсә керә».

Нияз Игъламов: »Мәсәлән, Айдар Җаббаров бар. Татар театрының киләчәге һәм өмете. Ул татар прозасы ошый ди. Хәзер Әмирхан Еники хикәясе буенча спектакль куя. Пьеса куймаган өчен бәреп үтерә алмыйбыз. Ул үзе әйбәт инсценировкалар ясый».

Әлфия Миңнуллина: »Ул прозаны көчли. Әйбәт режиссер булса да…»

Нияз Игъламов: «Проза бит ул киштәдә тора — ал да укы! Әйдәгез, карар чыгарыйк — Туфан абыйның куелмаган һәм онытылган пьесалары буенча лаборатория ясыйк».

Әлфия Миңнуллина: »Аның сәяси мотивлар буенча бармаган пьесалары да бар. Язып бетерелмәгән пьесалары бар».

Мансур Гыйләҗев: «Яшь драматурглар өчен кызык булачак — Туфан Миңнуллин язып бетермәгәнне язып бетерергә».

Нияз Игъламов: «Әйбәт идея. Лаборатория ясарга була. Яшьләр өчен кызыклы. Бу Туфан абыйны популярлаштыру».

Рөстәм Галиев: »Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин исемен йөртә икән, матур чараларның берсен бездә уздырырга кирәк. Әйдәгез, бу матурлыкны бездә дәвам итик. Туфан абый пьесалары турында фикер йөрткәндә, алар куелмый дип әйтеп булмый. Безнең репертуарда 14 пьесасы бар. Тагын берсен — «Үзебез сайлаган язмыш»ны куябыз. Иманым камил — куячаклар аның пьесаларын. Туфан гади генә драматург түгел. Драматургиясез театр яши алмый. Туфан абыйның куелмаган пьесасы ике-өч кенә. Берсе Раил Садриев өстендә эленеп тора. Ул аны куярга тиеш! Ул аңа нәзер итеп әйтелгән. Ә «Бетсен ирләр…”не мин берничек тә куя алмыйм».

Әлфия Миңнуллина: »Ул буффонада инде».

Земфира Гыйльметдинова: «Богомоловка бирергә кирәк… 25 август Туфан абыйның туган көне — шул вакытта нидер эшләргә кирәк».

Нияз Игъламов: »Туган көнендә лабораторияне игълан итик. Режиссерларны җыя башлыйм. Вакыт үткән саен без Туфан Миңнуллинның масштабын аңлый башлыйбыз. Хәзерге драматурглар аның кебек яза алмый. Һәр язучының яхшы һәм уртачарак әсәрләре була. Аларны барлап чыгарга кирәк. «Ат карагы» һәм «Вөҗдан газабы» кебек онытылган әсәрләрен кабат укырга кирәк. Заманнар үткәч, темалар яңадан ачыла. Сау-сәламәт булыйк! Беркем беркемгә дә дошман түгел».

Әлфия Миңнуллина: »Яшәсен театр!»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100