Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшәсен Мамадышның театраль амбицияләре!

Мамадышта булачак муниципаль театрның беренче спектакле куелды. Спектакльне безнең хәбәрчебез дә тамаша кылды.

news_top_970_100
Яшәсен Мамадышның театраль амбицияләре!
Автор фотолары

Мамадышта театр ачылачак. Мамадыш мәдәният йортының театр коллективы бу юнәлештә беренче ныклы адымын ясады — премьера чыгарды. Режиссер Марат Баязитов Хәбир Ибраһимның Альберт Хәсәнов романы нигезендә язылган «Данәгөл» мелодрамасын куйды.

Алга таба бу спектакль мәдәният йортында һәм авыл клубларында тамашачыга күрсәтелеп шомартылачак.

Икенче этап буларак, коллектив кадрлар белән ныгытылып, спектакль шомартылгач, мәдәният министрлыгына тәкъдим ителәчәк. Чөнки Мамадышта театр кирәклеге мәсьәләсе Мәдәният министрлыгы югарылыгында күтәрелгәч, министр Ирада Әюпова кадрлар һәм репертуар кирәклеген искәрткән.

Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов: «Сугыш елларында да театрлар туктамыйча эшләп торган. Мамадышта үзебезнең театр булса, халык шатланып йөрер иде. Театр булган шәһәрләрдә халыкның йөргәнен күрәбез.

Театрга район ярдәм итә. Театр коллективы яшәп китсә, аның үз керемнәре һәм чыгымнары булачак. Моны район хакимияте яхшы аңлап эш итә.

Муниципаль театрны торгызу юлында беренче эш итеп шушы спектакльне шомартырга, артистлар составын югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк».

Мамадышта театр ачу инициативасы белән йөрүчеләрнең берсе — драматург Рәдиф Сәгъди.

Рәдиф Сәгъди: «Европаның кечкенә генә шәһәрләрендә дә берничә театр бар. Ә ни өчен безнең зур шәһәрләребезнең берсе булган Мамадышта театр юк?! Театр телебезне саклаучы да. Нигә без исән чакта театр ачмыйбыз?!»

Театр коллективы беренче сәхнә әсәре өчен пьесаны озак сайлаган һәм драматург Хәбир Ибраһимның моңарчы беркайда да куелмаган «Данәгөл» пьесасына тукталган.

Хәбир Ибраһим: «Мамадышта театр ачыла дигәч, нәрсәгә инде ул шулкадәр театр диючеләр дә бар. Театр һәр районда булса да, комачауламас иде әле. Милләт, тел дип төкерек чәчеп сөйләүгә караганда, татар мохитен булдырырга кирәк. Татар мохитен булдырабыз икән, тел яшәячәк, милләт бетмәячәк. Ә татар мохите нәрсә ул? Ул театр, ул филармония, ул гимназия! Шуларны саклап калсак, милләт яши».

Мамадыш муниципаль театр ачу юнәлешендә беренче адымын ясады — спектакль чыгарды.

Булачак театр коллективында профессиональ һәм һәвәскәр артистлар бар. Спектакльнең режиссеры Марат Баязитов. Музыканы Илфат Дәүләтшин язган. Вокал буенча педагог - Миңгол Галиев.

«Данәгөл» мелодрамасы драматург Хәбир Ибраһимның шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Автор пьесаның язучы Альберт Хәсәнов романы нигезендә язылуын әйтә.

Мамадыш халкы спектакльне тулы зал белән карады. Тамаша залында пьеса авторы Хәбир Ибраһим, язучы Альберт Хәсәновның туганнары, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Халиков бар иде.

Идея һәм бер тамчы күз яше

Спектакльнең төп герое — Таһир. Матрос егет Төркия ярында капитан рөхсәте белән биредә яшәүче татар гаиләсендә кунакта була. Мөһаҗир татарның гүзәл кызы Данәгөлгә гашыйк була. Кызын татарга бирүенә сөенеп, ата-ана никах укыта. Әмма егет биредә калмый, аның өчен туган ил, присягага тугрылык дигән төшенчәләр әһәмиятлерәк була. Ул намусы кушканча эшли — «илен саткан» кеше булырга теләмичә, мәхәббәтен калдырып туган ягына — Мамадышка кайта.

Спойлер ясамыйм — әсәрнең икенче бүлеген язмыйм. Хәер, аны язу дөрес тә булмас, чөнки автор Хәбир Ибраһим әйтүенчә, алар режиссер Марат Баязитов белән фикер алышканнар һәм икенче бүлеген яңадан эшләргә карар кылганнар.

Чөнки биредә вакыйга туксанынчы елларда бара — сөйгәнен калдырып иленә кайткан егет туксанынчы еллар хаосында югалып кала. Авторның төп идеясе, мөгаен, илеңне сайладың сайлавын, ләкин син илеңә кирәк булдыңмы, диюдер. Ләкин бу фикер икенче бүлектә буталып кала һәм гап-гади мелодрамага әверелә.

Ә бит максат тамашачы күзеннән бер бөртек яшь сытып чыгару гына түгелдер ләбаса. Тамашачының күз яшен бик арзанга алабыз кайчакта. 

Театрда кунак каршылау этикасы

Гафу итегез, әз генә бәйләнеп алам. Театрга кунаклар килгән икән — аларның кулына программка тоттырып, кунаклар өчен билгеләнгән урынга озаталар. Әлеге кунаклар түрәләр дигән сүз генә түгел, авторлар яки мәрхүм авторларның туганнары булырга мөмкин. Бу бик табигый кагыйдә. Мин инде тәнәфестә кунаклар өчен чәй бүлмәләре дигән тәртипләргә эчкәрәк кереп тормыйм. Театрлар аны куллана, ләкин аның кирәклеге ул кадәр әһәмиятле түгел. Бер сәгать эчендә беркем дә ачыкмый, бу кунакның фикерен чамалау өчен хуҗага кирәк.

Кыскасы, Мамадышка бу этикетны өйрәнергә кирәк әле. Мамадыш мәдәният йортының директорын бөтенләй күрмәдек. Ул бар идеме дигән сорау тугач, булган икәнлеген генә аңладым.

Мамадышка театр кирәкме?

Мамадышка нигә театр кирәкмәскә тиеш? Кирәк, әлбәттә. «Театрсыз шәһәр — шәһәр була алмый, театрсыз шәһәр — населенный пункт кына», - дигән иде Туфан Миңнуллин заманында. Туксанынчы елларда республикада тагын ике татар театры ачылып, ике шәһәр «населенный пункт» кына булудан туктады: болар — Чаллы һәм Түбән Кама. Яңа гасырда тагын ике коллектив дәүләт театры статусын алды: болар — Буа һәм Әтнә театрлары. Актаныш районы җитәкчелеге дә шушы юнәлештә актив эш алып бара. Мамадыш та кузгалган икән — бары тик алкышлар!

Татар мәктәпләре ябыла икән, татар театрлары ачылсын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100