Битаманда драматурглар семинары: «Ашау байдан, үлем Ходайдан» | intertat.tatar

Битаманда драматурглар семинары: «Ашау байдан, үлем Ходайдан»

Бөтенроссия драматурглар семинары Туфан Миңнуллин исеме астында Биектау райоынның Кече Битаман авылында өченче мәртәбә узды.

Кече Битаман — татар әдәбиятына язучы Рафис Корбанны биргән авыл. Соңрак анда аның ярдәме белән Данил Салихов килеп урнашкан һәм авыл читендә — ерганакның икенче ярында тыйнак кына утар торгызып куйган.

Үзенең соңгы елларында күренекле шәхесебез Туфан Миңнуллин Данил Салихов белән якынаеп киткән, әлеге утарга кайткалап йөргән, алай гына да түгел, ишегалдының бер почмагында төн чыгарлык кечкенә генә йорт салдырган.

Туфан агабыз юк инде. Әмма аның рухы Данил Салиховка шушы авылда Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинарын оештырырга илһам биргән.

Семинарның төп оештыручысы — Татарстан Язучылар берлеге. Быел да аны Берлек оештырды. Әмма башка рәис белән. Берлектә рәис алышыну семинарга үзгәрешләр дә кертте.

Семинарның асылы бик гади — авторлар үзләренең пьесаларын укый һәм катнашучылар үзара фикер алыша. Әлбәттә, семинарда театр вәкилләре — режиссерлар, әдәбият бүлеге мөдирләре катнашуы да күзаллана. Алар үзләренә ошаган пьесаларны алып китеп, театрларында куярлар дигән өмет бар. Әйтик, алдагы семинарда укылган пьесаларның берсе — Мансур Гыйләҗевның «Микулай» моноспектакле Татарстанның ике театрында куелды, Кыргызстанда һәм Хакасиядә куелырга әзерләнә.

Игътибар итсәгез, фестивальнең исемендә «татар» сүзе юк. Алдагы елларда бирегә күрше халыкларның драматурглары — чуашлар, удмуртлар да килеп үз әсәрләрен укый иде. Вазгыять үз төзәтмәләрен кертте — быел семинар алай киңәергә җөрьәт итмәгән.

Әмма, минемчә, ул дөресрәк якка киткән — татар драматурглары фестиваленә әверелгән. Чөнки биредә татар драматурглары гына катнашты. Әмма үз казанында гына кайнамады — Мәскәүдә рус телендә язучы драматург Фәрит Нәгыйм чакырылган иде.

Драматурглардан тыш семинарда Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия, режиссер һәм актер Илдар Хәйруллин, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев, театр белгечләре Айгөл Габәши, Нияз Игъламовлар катнашты.

Фестивальнең программасы түбәндәгечә: Данил Салиховның утары янында ачылу тантанасы уза, утар янындагы колгага семинар флагы күтәрелә. Аннары катнашучылар ишегалдындагы «Туфан Миңнуллин йорты»н карап чыгалар да семинарның төп урынына — ерганакның икенче ягына урнашкан кунак утарына юл алалар. Биредә Туфан Миңнуллин иҗатына бүгенге карашка багышланган түгәрәк өстәл узды. Аннары пьесалар укылды. Уку икенче көнне дә дәвам итте һәм кич Ашыт буенча Битаман халкы белән бергә кичке Сабантуй белән төгәлләнде.

Дөресен әйткәндә, драматурглар җир җимертеп эшләмәде. Ике көн эчендә нибары дүрт ярым пьеса укылды. Хәер, ярым да түгел, чиректер.

Кыскасы, Рәдиф Сәгъди яңа пьесасының бер-ике күренешен укыды. Туган көне булу сәбәпле аңа ничек һәм никадәр тели — шулкадәр укырга рөхсәт ителде. Аннары сүзне татар классикларының лаеклы уллары алды — Аяз Гыйләҗевның улы Мансур Гыйләҗев башлады һәм эш көнен Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев төгәлләп куйды. Пьесалар рус телендә укылды. Чөнки әдипләребезнең уллары русча яза. Әмма икесе дә русча язса да аермалары бар — Мансур Гыйләҗев русча язуыннан уңайсызлана һәм аны яшерә. Ә Салават Юзеев моның белән килешкән һәм яшерми.

Икенче көнне Артур Шәйдуллин белән Фәрит Нәгыйм пьесалары укылды. Артур Шәйдуллинның пьесасы татарча язылган һәм ул аны шулкадәр яратып рольләргә кереп укыды — хет үзен сәхнәгә чыгарып уйнат инде менә!

Фәрит Нәгыйм пьесасын, әлбәттә, рус телендә укыды. Әмма әсәрнең менә дигән тәрҗемәсе бар булып чыкты — аны Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән икән.

Фикерләшүләрдән кайбер юллар:

Рәдиф Сәгъдинең язылып бетмәгән пьесасы «Моряк кайтмый солдаттан» дип атала. Диңгезче егет авылга кайта, аны сөйгән кызы көтмәгән, аның каравы әлеге кызның сеңлесе каршы ала. Ул апасына ике тамчы су кебек охшаш — моряк аермый да.

Хәбир Ибраһим: «Морякны диңгезче дип яз. Татарча афишада „Моряк“ дигән язу торамы? Текстта „моряк“ сүзе керсен, исемгә чыкмасын. Аннары теге 18 яшьлек кызның әрсезлеге…»

Рәдиф Сәгъди: »Аңа 18 түгел, 17».

Мансур Гыйләҗев: «Син бу ун бит диалогны бер биткә калдыр. Моряк ике хатын арасында буталсын һәм болар барысы да илдәге грандиоз вакыйгалар фонында барсын. Сугышмы, ковидмы анда. Бәлки ул Сириядән радиация алып кайткандыр… Бу иң яхшы сюжет. Финалында көчле трагедия булсын».

Мансур Гыйләҗев үзе «Жаным» дип аталган мәхәббәт турында драма укыды. «Җаным» түгел, «Жаным», койрыксыз ж, чөнки сүз татар хатыны Суфия белән Жан исемле французның мәхәббәте турында бара.

Рөстәм Галиев: «Пьесаның бөтен галәмәте — диалог. Бу елап утырырлык әсәр, ләкин мәхәббәт өлеше бик кыска язылган. Миңа тематика ошады. Ул безнең тарихны бәйләгән. Безнең татарны кем генә мәтәштермәгәндер. Бәлки безне французлар да ясап киткәндер».

Илдар Хәйруллин: »Охшаган».

Рөстәм Галиев: «Мин чуашка охшаган. Ә пьесада диалогларны бик уйлап бетерергә кирәк».

Ркаил Зәйдулла: «Бәлки киресенчә эшләргәдер — Франциягә ике татар килеп чыга да… Бернинди рухи дә кирәкми, башкасы… Ә егетнең берсе Казан консерваториясе студенты булсын.

Салават Юзеев пьесасында бүгенге көндә балаларын өйләндергән ике гаиләнең үзара мөнәсәбәтләре ята. Монда аталар-балалар гөнаһы, кичерү темасы калкып чыга. Төп тема — татарның үз ватанын эзләве».

Салават Юзеев: «Мине татарларның яңа ватан эзләү идеясе язарга этәрде. Калганы аннары өстәлде».

Илдар Хәйруллин: «Миңа пьеса ошады. Ләкин хәзер Фәритне тыңлыйсы иде. Яңача караш».

Нияз Игъламов: «Безнең караш искердеме?»

Ркаил Зәйдулла: »Без инде бер-беребезнең ни әйтәсен дә беләбез».

Фәрит Нәгыйм: «Минем аркада пьесаларны русча укуыгыз миңа уңайсыз да инде. Рәхмәт сезгә! Татарчаны пьесалар аңларлык дәрәҗәдә белмим. Әмма сез татарча да укый аласыз, минем аңламавым — минем проблема».

Ркаил Зәйдулла: »Без синекен татарча укырбыз. Алайса Рузилә русча гына укыдылар дип язып чыгачак».

Фәрит Нәгыйм: «Салават гаҗәеп диалоглар белән язган. Әмма бу тема икенчел инде, туксанынчы еллардан бирле күп язылган. Мин биредә тәүбә проблемасына кире әйләнеп кайтуның зур сәбәбен күрмим. Монда бик гадәти чишелеш. Бу тема кешенең энергиясен ала. Әйе, шулай булган, без начарлар…»

Илдар Хәйруллин: «Безнең халыкның менталилеты бераз башкача. Халык йөрер иде, дим».

Мансур Гыйләҗев: «Ә яңа ватан эзләү нәрсә ул?»

Салават Юзеев: »Мин ни әйтергә теләгәнемне аңлатырга тиеш түгел. Ничек телисез — шулай аңлагыз. Монда география турында сүз бармый.

Артур Шәйдуллинның пьесасы икенче көнне иртән укылды. Сүз шул җиргә завод салыну сәбәпле бистәнең күчерелергә тиешлеге турында бара. Ләкин мистика — тылсымчы герой килеп чыгып авылны коткарып кала».

Илдар Хәйруллин: »Артурда актерлык таланты бар — укыганда күренеп тора. Кызык кына диалоглар. Авыл кешесе глобальләшү, экология дип сөйләшәме икән? Мин авторның ни әйтергә теләвен аңламадым».

Рәдиф Сәгъди: »Бу вакыйганы үстерергә кирәк — авторучка ал да язып бар. Вакыйганың үсеше юк».

Хәбир Ибраһим: «Авыл бетүе вакыйга була алмый».

Рәдиф Сәгъди: »Вакыйганы күпертергә кирәк. Характерларның телен тап. Сыер савучы үзенчә мәтәштерә, тимерчесе — үзенчә. Детальләр тап!»

Хәбир Ибраһим: «Артур, синең авылда булганың бармы? Анда алай сөйләшмиләр. Бөтен геройлар синең телең белән сөйләшә. Бәлки, яшьләр шулай язадыр. Авангард бу».

Нияз Игъламов: »Миңа идея ошады. Татар драматурглары подтекстны аңламый. Әйтелгәнгә караганда әйтелмәгәне әһәмиятлерәк бит. Без гел бер-беребезгә алдашабыз, әйтеп бетермибез. Бу безнең социаль модель. Бу хәлдәге авыл үлергә тиеш. Бу табигый. Авыл хуҗалыгы роботлаша, кул көче кирәкми. Бездә авыл милли традицияләрен саклаучы урын. Әмма башка урында ул авыл хуҗалыгы бара торган урын. Хәзер экологик чиста урын буларак авылга кайту бара. Әмма бездә әле ул алай түгел. Автор каян конфликт эзли соң? Юк бит ул. Түрәләр начармы? Юк. Кешеләр начармы? Юк. Бәлки моны яңадан язаргадыр… Ә бәлки яңа пьесага тотыныргадыр… Мин монда авторның «Сагынырсызмы?» драмасыннан әллә ни аерма күрмим».

Фәрит Нәгыйм пьесасын русча укыды. Өстәлдә аның Ркаил тәрҗемә иткән варианты да ята иде. Әлеге пьесаның катнашучылар саны да, төп вакыйга да юк. Ул эпизодлардан тора иде. Минем өчен бу әсәр урыслашкан татарның татарлыгына кайтуы булып тоелды. Әлеге эпизодлар аның кан хәтере белән сакланган кадрлар. Ул әллә саташып, әллә үз теләге белән аларны күңеленнән үткәрәдер кебек. Татар телен белмәүче татар егете татарлыкка кайтып килә кебек.

Мансур Гыйләҗев: »Фәрит Нәгыйм — талантлы шәхес. Әмма тыңлаган саен күңелсезрәк була. Хәрәкәт юк. Башта ул миңа кино кебек күренде. Юк, кино түгел, аудиоспектакль дә түгел. Кыскартырга кирәктер аны. Әмма бу зур сәхнә өчен түгел — мин монда масштаб күрмәдем. Кайчакта финал шәп була һәм шуның хакына күңелсез әйбер каравың да аклана. Әмма бу ул очрак түгел».

Салават Юзеев: «Миңа бу әсәр кисәкле прозаны хәтерләтте. Мин яратам андыйны. Мөгаен, тагын бер кат укып чыгасы булыр. Мин геройлар арасында элемтә күрмәдем. Татарның тарихы — ачлык, мөһаҗирләр темасы һәрчак актуаль булачак».

ххх

Ике көн эчендә дүрт пьеса күп түгел. Кыскасы, драматурглар җиңелчә генә эшләделәр. Төнбоеклы Ашыт елгасында су керергә дә, мунчада парланырга да, баян тартып татарның матур җырларын сузарга да вакыт таптылар. Язучыларга бәйле кызык-мызык та сөйләшенде.

Хәер, семинарның икенче көнендә программа икегә бүленде — Данил Салихов үз утарында Туфан ага хөрмәтенә Коръән ашы уздырды. Шуңа да пьеса тыңлаучыларның кайберләре шыпырт кына ашка сызды.

Һәрвакыт идеяләр белән кайнап торган Нияз Игъламов семинар азагында — кайтыр алдыннан семинарны үзгәртү теләге белән кайный башлады. Ну җәмәгать, күпме баянга җырларга була инде — кыскасы, киләсе елга Нияз Игъламов аларга өчәр яшь драматурны беркетәчәк. Өйрәтегез! Әле генә аз куелуына зарланып йөргән Мансур канатланып китте — ул өч яшь драматургтан зур драматург ясап чыгарасына гарантия бирде. Салават Юзеев дәшмәде, каршы да килмәде, димәк, дәшмәү ризалык билгесе. Хәбир Ибраһимов та ризалыгын бирде.

Ркаил Зәйдулла дәшмәде. Ул катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Арыган иде булса кирәк.

Нияз Игъламов: »Безнең иҗатчылар — студентлар. Барысы да диярлек хатын-кызлар…»

Ркаил Зәйдулла: «Хатын-кыз драматургиясе».

Нияз Игъламов: «Барысы да хатын-кызныкы. Бу бит яхшы».

Ркаил Зәйдулла: »Матриархат».

Нияз Игъламов: «Юк. Ир-ат бөтенләй юк. Алар абзар кебек җирдә ял итеп эчеп яталар. Алар нәсел дәвам итәргә генә кулланыла. Дөнья хатын-кыз кулында».

Мансур Гыйләҗев: »Яшь буын бала да ясый алмый».

Нияз Игъламов: «Статистика башкача сөйли».

Фәрит Нәгыйм: »Бер кызык сөйлим. Мәскәүдә топольләр күп иде. Мамык оча. Галимнәр мамыкның хатын-кыз агачларда булуын ачыклаганнар, шуннан соң андый агачларын кисеп бетерделәр. Икенче елда ир-ат дигәннәре мамык очырта башлады».

Нияз Игъламов: «Хатын-кызларны бетерергә кирәк димисездер?..»

ххх

Кыскасы, семинар шулайрак узды. Кичке Сабантуйны җентекләп язып тормыйм. Шәп булганын гына әйтәм. Кунаклар Битаман халкына сәламнәрен җиткерде, алар белән бергәләшеп Сабантуй ярышларында катнашты.

Семинар Данил Салихов утары янында күтәрелгән байракны төшерү белән төгәлләнде.