Рөстәм Галиуллин: «Казан утлары» журналының төп цензоры мин үзем» | intertat.tatar

Рөстәм Галиуллин: «Казан утлары» журналының төп цензоры мин үзем»

Рөстәм Галиуллин — язучы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. 33 кенә яшь булса да, аның биографиясендә «Идел» журналының баш мөхәррире һәм ИЯЛИның гыйльми сәркатибе дигән пунктлар да бар.

Рөстәм Галиуллин белән татар әдәбияты, татар язучылары, язучылар берлеге, драматургия турында сөйләштек. Әлбәттә, «Казан утлары» һәм аның төп авторлары булган татар язучылары турында да фикерләр шактый.

Сүз уңаеннан, хәзер «Казан утлары» журналының тиражы — 7000. Социаль челтәрләрдән көн саен уртача 1600 уникаль караучы журнал аккаунтына керә, караулар саны — 5000.

Рөстәм, әңгәмәне «Казан утлары» турында сөйләшүдән башлыйкмы, әллә гомумән зур татар әдәбияты турындамы?

«Казан утлары» ннан.

Ул бүгенге татар әдәбиятының күрсәткечеме?

Дөресен әйткәндә, шулай дияргә буладыр. Безнең язучылар — Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булганнары да, әгъза булмаганнар да — «Казан утлары» нда басылып чыгуны дәрәҗә дип саныйлар. Без алар белән гел элемтәдә. Көтеп алганрак, бүгенге көндә җигелеп эшли торган дип әйтик инде, язучылар бар…

Ничәү андыйлар?

Ун, егерме, утыз, илле…

Алар күп була алмыйдыр инде. Әйдәгез, без андыйларны 20 дип әйтик һәм һәрберсе үзен шунда дип уйласын. Миңа кадәр эшләгән баш мөхәррирләр дә шулайрак әйтә. Шундый авторлар нигезендә журнал туплана. Бәлки 20 дип азрак та әйткәнмендер инде… Һәрберсе үзен шуның эчендә күрсен.

Алар әйберләрен китергәч, баш мөхәррир сөенә инде, әйеме?

Журналның портфеле шактый бай хәзер. Сыйфат мәсьәләсен читкә куеп торсак, ике-өч еллык материал бардыр. Күбрәк тәдер әле. Ә кайчакта шундый хикәя килеп керә… Күз алдына китерегез: бүлмәгә 70 яшьлек Камил Кәримов (журналның проза бүлеге мөдире. Авт.) сикерә-сикерә килеп керә. Авызын ерган, сөенеченнән нишләргә белми. Чөнки бер белмәгән автордан бер хикәя килгән. «Шәп әсәр, чукынчык», — ди. Андый әсәр чиратсыз бәреп кереп китәргә мөмкин. Җыелып сөйләшәбез бит инде. Бер саныбызны: «Бик көчле үк булмады бугай», — дидем. «Салган саен алтын күкәй булмый, чагыштырыр өчен андые да кирәктер», — дидем. Шул сан кулдан кулга йөртеп укыла булып чыкты. Хатлар килә, китапханәчеләр кулдан кулга йөртеп, таушалып беткән журнал тышлыгын да төшереп җибәрәләр. 

Төп укучы кем инде?

Социаль челтәрләрдәге анализ буенча, иң зур күпчелек - 45 яшьләрдәге хатын-кыз. Ә хатын-кыз темасы ир-аттан бераз аерыла инде. Алар өчен әсәрләр чыкса, караулар да, укучылар да арта. Равилә Шәйдуллина-Морат дигән авторның әсәре килеп кергән иде. Камил абый Кәримов белән Айсылу Имамиева аны матур гына эшләп чыкты, былтыр басылды. Халык ошатты. Әле мин өлкәнрәк язучылардан: «Ни өчен аны күп бирәсең?» — дигән ризасызлык та көттем. «Икенче китабы киләсе елда басылып чыга», — дип журнал корректурасына үз кулым белән язып куйдым. Быел икенче кисәген сорыйлар да сорыйлар, «Шуның өчен генә язылган идек», — диләр. Инде автор икенче кисәген эшләп бетерде, быел 11 һәм 12 саннарда басылды. Журнал тарихында сирәк күренеш буларак, дәвамы 1 санда да чыга — абунәчеләребез теге елга да ияреп чыксыннар иде.

Хәзер мәктәпләргә барып: «Язылыгыз», — дип йөрү файда китерми, киресенчә, кире реакция дә булырга мөмкин әле. Минем чыгышымны ошатмыйча, язылам дигәннәр дә язылмаска мөмкин. Шуңа эчтәлек, бары тик эчтәлек!

Массачыл һәм югары әдәбият нинди күләмдә бирелә?

Аларның арасы юыла бара бит. Хәзер кайсы массачыл һәм кайсы дөрес әдәбият икәнен дә белеп булмый. Иң күп кайтаваз булган әсәрләрдән, әйтик, 9-10 саннарда Гүзәл Галләмнең бездә беренче тапкыр әсәре чыкты — журналның тышлары тузып беткәнче укыганнар. Өлкән яшьтәге апалар Айгиз Баймөхәммәтовны (башкорт язучысы) аеруча яраттылар. «Рөстәм улым», — дип шалтыратып рәхмәт әйтәләр. Мин аларны да тыңлыйм. Иярәм димим, ләкин алар безнең укучылар. Безнең Дания Заһидуллина,Тәлгат Галиуллин, Рифә Рахман, Миләүшә Хабетдинова, Рамил Ханнанов кебек әдәбият галимнәре бар. Аларга, әйтик, Ркаил Зәйдулланың «Ильяс Алкин» ы кызык. Мин шундый нәтиҗәгә килдем инде: журналның югары дәрәҗәсен саклау белән бергә укучыга кызыклы әсәрләрне дә бирергә кирәк. Аларның берсе дә сыйфат ягыннан начар түгел, редакциялибез.

Гомер-гомергә шулай булган — прозаны күбрәк кеше укый. Шигырьне бит әле кем ярата да кем яратмый…

Өйләнгән прозаик шигырь язамы?

Шигърияткә игътибар кимегән кебек түгелме?

Юк инде. Артып та киткән кебек әле. Мин үзем шагыйрь түгел бит инде, прозаик, шуңа аны тулысынча Фирүзә апа Җамалетдиновага тапшырдым. Озак еллар журналның баш мөхәррире булган Равил ага Фәйзуллин белән дә киңәшеп алам. Шигъриятне укыйм, әмма…

Шигырь бер дә язмыйсыңмы? Үзең өчен дә?

2018 елда туган мәктәбемә очрашуга чакырдылар. Кызыклы гына кичә булды. «Кайчан яза башладың?» — дигәч, «16 яшьтән», — дидем. Университетта балалар хикәяләре турында сөйләшүдә катнаштым да, башкаларның язганын күргәч, «Мин дә язалмыйммы болар кебек?» — дидем дә, шулай хикәяләр язылып китте. Алар «Сабантуй» да басыла да башлады… Әлеге очрашудан өйгә кайткач, әни ике дәфтәр бирде: «Менә, улым, сигез яшьтә язган шигырьләрең», — ди. Мин аларны, чынлап, онытканмын. Шигырьдән башлаган булганмын икән.

Хәзер язмыйсыңмы? Гашыйк булсаң да…

Андый гына бар инде. Ләкин минем аларны беркайда да бастырганым булмады. Безнең бик талантлы шагыйрьләр бар…

Димәк, матур кыз күрсәң, шигырь туа?

Мин өйләнгән бит инде…

Өйләнгәч, шигырь язылмыймыни?

Рифат Сәлахның «Син гафу ит мине, мин өйләнәм һәм гап-гади тормыш башлана», — дигән юллары булган шигыре чыккан иде «Идел»дә. Хәзер «Шигырь язганым бар», — дип әйтергә ярамый инде. 8-9 яшемдә төзек кенә шигырьләр язганмын, бәлки, ул юнәлештә эшләгән булсам, ниндидер уртакул шагыйрь дә булган булыр идем.

Шигырь дигәннән, поэма жанрының киләчәге бармы? Ул элек, Илдар Юзеевлар актив эшләгән чорда, бик популяр иде бит.

Ул елларда поэма язу ниндидер бер югарылык күрсәткече булган инде. Соңгы елларда, әйе, поэма жанрына игътибар кимеде. Әмма тарихи яки тарихи шәхескә багышланган киңрәк пландагы шигъри әсәрләр — поэмалар безнең журналда чыга. Мөхәммәт Мирзаның Мохтар Мутин турында шигъри әсәре чыкты, Ренат Харисның поэмасы чыкты, Ләис Зөлкарнәйнең зур күләмле шигъри әсәре чыкты. Рүзәл Мөхәммәтшинның шигырьләр циклы чыкты. Шигъриятне, халәтеңә туры килсә, укыйсың, әлбәттә. Мин, дөресен әйткәндә, шагыйрьләрнең үзләре укыганын тыңларга яратам. Хәзер шул формага таба бара да бугай: шагыйрьләр тавышлары белән шигырьгә яңа бизәкләр өстәп җибәрәләр. 

Прозаның укучысын аерып әйттең — 45тәге хатын-кызлар, ә поэманың укучысы кем?

Әйе, күпчелек укучыга укуга ук сеңеп бара торган әсәрләр кирәк. Әмма безнең әдәбиятта таланты, үзенчәлеге булган бер кеше дә артык түгел. Ләис Зөлкарнәйнең «Нугай йорты. Садактагы ун кыйсса» поэмасын Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар бик мактадылар инде. Мондый әсәрләр үзенә күрә бер биеклек, әдәбиятның бер бизәге. Анда әдәбият галимнәре өчен бер монографиялек эш бар. Киресенчә, «Тиражың артып китте ахрысы, төшерәсең килгәнгә бастырасыңмы әллә?» — дип әйтүчеләр дә булды. Фикерләр үзенә күрә бер барометр инде. Журнал чыгарганда Ркаил Зәйдулла нәрсә әйтер икән, Дания Фатиховна нәрсә әйтер икән дип уйлыйсың. Хәтта Рузилә Мөхәммәтова ни язар икән дип тә уйлыйсың. Бу нормаль әйбер.

Журнал чыгуга язучылар шалтырата башлый. Кемдер: «Бу журналыгыз начар чыккан», — ди, кемдер: «Әйбәт чыккан», — дип шалтырата. Бөтенесен тыңлыйсың да, үз юлыңнан барырга тырышасың. Мактау яки мактамау шул авторның үзенең чыгу-чыкмавына да бәйле була инде кайчакта.

Журналның «арткы ишеген» кемнәр шакый?

Авторларның әсәрләрен редакцияләү темасы да күтәрелгәләп тора. Чынлап та, бик начар язылган әсәрләр күпме?

Редакцияләү эше елдан-ел күбәя. Кулъязмаларны кире кайтарган очраклар да бар. Журналда «Көфер почмагы» дигән рубрика ачасым да килгән иде. Аңа әзер дә идем инде. Әйтик, авторның әсәреннән бер битне ничек бар — шулай бирергә. Ләкин бу укучыга зыян салу булыр иде. Ә икенче яктан: «Мөхәррирләр нишләп утыра?» — дигән сорауга җавап та булыр иде. Дөресен әйткәндә, бүлек мөхәррирләренең дә, урынбасар Вакыйф Нуриевның, җаваплы сәркатип Ландыш Әбүдарованың төзәтү эшләре бик күп.

Әмма без сыйфатлы продукция бирергә тиешбез. Журнал хезмәткәрләре шуның өчен акча ала. Авторларның ничек язганын чамалау өчен социаль челтәрләр бар. Журнал бер утрау булып калсын, дим инде мин. Тел ягыннан да дөрес җөмләләре белән бер күрсәткеч булып калсын. Консерватор дисәләр, дисеннәр, шундый журнал булсын әле. 

Журналга «арткы ишектән» керәсе килүчеләргә мөнәсәбәтең?

Әйбәт авторның өенә үзем күчтәнәч ташыр идем…

Анысы шулайдыр. Ләкин басылу өчен төрле юллар кулланырга тырышкан авторлар да бар. Юк дисеңмени?

Мин яхшы журнал чыгарырга тиеш. Эчтәлек — беренче урында.

Без хәзер әдәби премияләрне арткы ишектән алуларны күреп торабыз ләбаса…

Димәк, премия бирүчеләр арткы ишектән керүчеләрне яраталар.

Хөрмәтле язучылар да, дәрәҗәле абзыйлар да шалтыратмыймы тегене генә биреп җибәр инде, моны карап чык әле дип.

Бу сорау алдарак бирелсә, бер очрак та юк дияр идем, әмма шушы көннәрдә генә Чаллыда яшәүче бер өлкән язучы үзен басмыйлар дип зарланып җитәкчелеккә шалтыраткан. «Нигә бастырмыйсыз?» — диләр. Аңлатып бирергә туры килде. Гел басылып торган автор, югыйсә.

Берара журналда гел бер авторларның әсәрләре чыккан чор булып алды. Хәзер без яңа исемнәргә ишек ачтык. Буыннар алмашына. Сиксәннән узган авторларыбыз булуы бик әйбәт. Сөбханалла, сокланабыз. Рабит Батулла, Марат Әмирхан, Лирон Хәмидуллин, Тәлгат Галиуллин бик актив. Исән-сау гына булсыннар! Ләкин урта буын, яшьрәкләр дә күп булырга тиеш. Илледәгеләр азрак безнең. Марат Кәбиров, Айгөл Әхмәтгалиева актив эшлиләр һәм аларны яратып укыйлар. Алардан соң яшьләр китә инде… 

Язучылар надан, дигән фикер белән килешәсеңме, әллә каршы төшәсеңме?

Язучының кимәле әсәреннән күренә. Безгә тәкъдим ителгән әсәрләрнең 40-50 проценты кире борыла икән, болар йә кабатланудан, йә сез әйткән наданлыктандыр инде. Плагиат та бар. Белемле кеше әле аны белеп эшләргә мөмкин: дөнья әдәбиятындагы ниндидер әсәрне укыган да, ул аны безгә күчерә. Сизгәләгән булды. Монысы бик начар! Кемдер әсәр яза һәм андый әсәрнең әдәбиятта инде булганлыгын белми.

Әйтик, мәхәббәт турында роман язу өчен ул кадәр белемле булу кирәкми бит инде. Хисле һәм тормыштан кичерешләрең, Ходайдан талантың да булса, менә дигән итеп язып чыгасың. Аны 100 меңләп кеше укырга мөмкин. Ул наданмы, юкмы?

Безгә университетта укыганда әдәбият теориясен дә өйрәттеләр. Романны алып, башын-ахырын карасаң, структурасын чамалыйсың. Кемдер боларны белмәскә дә мөмкин. Сурәтләгән вакыйгалары белән алып кереп китә.

Гомумән, язучы зур өстәле һәм ак кәгазе белән, тыныч кына әсәр тудыручы булып күз алдыма килә. Ә кемдер фикер дә әйтә. Монысы инде җәмәгать эшлеклесе дә. Анысын бөтен кеше дә булдыра алмый. Безгә бүген шундыйрак шәхесләр җитми. Фикер әйтү өчен белем һәм тәҗрибә кирәк.

Чишенү темасына кем күбрәк яза?

Синең күзәтүләреңнән чыгып, бер тема турында сорыйсы килә — әдәбиятта әхлак. Татар әдәбиятында эротиканы сурәтләү мәсьәләсе ничегрәк тора?

Аз түгел…

Ә аны журналда бирү чикләрегез кайдарак?

Бу өлкәдә мин бик тәҗрибәле бит инде. «Идел» журналында эшләгәндә ике кешегә эш урыны кирәк булгач, Галина Зәйнуллина белән Наил Ишмөхәммәтовны эштән алу өчен журналның рус вариантында «голая баба» дигән сүз таптылар һәм аларны эштән җибәрергә куштылар. Әмма мин аларны җибәреп, үзем калуны әхлаксызлык санадым да алар белән бергә киттем. Беренче тормыш тәҗрибәсе шуннан булды. Быел Рүзәл Мөхәммәтшинның әсәре белән проблема чыгып алды. Анда эчү темасы инде. Шулай да әсәр геройның айнуы, үзен табуы белән тәмамлана. Инде тәҗрибәле кеше буларак, журнал вариантында кайбер урыннарны шактый гына алган да идек.

Ә чишенү темасына килсәк, бездә бик кызык әсәрләр бар. Камил абый Кәримов аларны җыеп та бара әле. Бер хөрмәтле шагыйрә апаның ул процессларны коточкыч ачык итеп язган бер хикәясе бар… Бик җентекләп тасвирланган. Ул мәсьәләдә Камил абый Кәримов белән бәхәсләшеп тә алабыз. Ул бу темалар бераз булса да ярый, дип әйтә. Туксанынчы елларда андый әйберләр күп иде бит инде.

Әмма андый әсәрләр безгә килә тора. Бездә чыгар алдыннан алар кыскартыла. Без аны җайлап кына, әдәби тел белән ишарәләп кенә уздырып җибәрәбез. Мин эшләгәндә мондый әйберләр «Казан утлары» на кермәячәк. Чөнки мин мулла бабай белән үскән кеше — туксанынчы елларда бабай авылның беренче имамы булды. Укытучы баласы да бит әле: димәк, ниндидер әхлакый кысаларда яшәү сеңеп калган.

Камил абыйлар сиңа караганда кыюрак алайса?

Алар миннән кыюрак. Әмма мондый күренешләр беренче планга чыкса, алар безнең әдәбиятның ямен җибәрә. Оста язучылар андый җирләрне матур гына ишарәләп узарга тиеш. Әлбәттә, ул тормыш инде, әдәбият — тормышның көзгесе. Равилә Морат романында да бер кызны көчлиләр. Ләкин ул анда язучы теле белән матур гына әйтеп узыла. Ә архивта андый әсәрләр күп. Бөтен нечкәлекләре белән тасвирланган. 

Мондый әйбер тиражны арттырырга мөмкинме?

Артыр дип уйламыйм. Киресенчә, нәфрәт тә туарга мөмкин. «Казан утлары» ның тиражы тотрыклы инде аның. Ә шул әйбер кирәк булган кеше безнең журналны укымый ул, йә киносын карый, йә махсус журналларын алдыра. Әйткәнемчә, безнең журнал бер утрау шикелле инде.

Журналның төп цензоры Рөстәм Галиуллин үземе?

Әйе. Языгыз шулай дип — дөрес буладыр. Камил абыйдан узгач та нәрсәләрнедер сызып атам әле. Иң кызыгы шунда — андыйрак темалар өлкәнрәк язучыларда китә ул. Исемләп әйтәсем килми. Яшьләрдә һәм урта буында юк андый әйбер. Өлкән буын, бәлки, шулай заманга иярәбез дип уйлыйдыр. Шулай заманча тоелабыз дип беләләрме икән? Мин монда редакция эчендәге серләрне ачып утырам инде.

Әдәби реалити-шоу — хыялмы?

Рус әдәбиятында язучылык курслары дигән әйберләр бар. Әйтик, Казанда Радмила Хакова әнә шундый курслар алып бара. Бу — коммерция проекты. Ә татар әдәбиятында андый әйбер юк. Кирәкме ул? Язарга өйрәтеп буламы?

Мин аны начар әйбер дип санамыйм. Драматурглар өчен дә лабораторияләр бар, җыр язу лабораторияләре булды. Мин алты көн буе «Глаголица» әдәби конкурсында катнаштым: тема биреп яздырып, шунда ук анализлап, мастер-класслар уздырдык. Без аны заманында мәрхүм Роберт абый белән башлаган идек. Урыны оҗмахта булсын! Гран-при алучылар исемлеген карадым. Ул кызлар — Миләүшә Гафурова, Алинә Хәбибуллина, Чулпан Хаҗиева, Рәфидә Галимҗановалар бүген дә яза. Димәк, премияләрне очраклы кешеләргә бирмәгәнбез.

Язучылар өчен мастер-класслар җитми безгә. Без аны «Казан утлары» нда ачып җибәрүне дә уйлаган идек. Реалити-шоу кебек бер авылга, чит якларга җибәреп… Бу хыял бар әле.

Безнең татар кешесе моңа акча түләргә әзерме?

Моңа бераз шикләнәм. Бик күп булыр дип уйламыйм.

Бу нигә шулай? Кысмырлыкмы? Әллә салынган акчаны кайтарып булмый дип уйлау алгы планга чыгамы?

Икесе дә бардыр инде.

Кем эшли алыр иде?

Роберт абый Миңнуллин дигән булыр идем. Аның шигырьләренә төрле мөнәсәбәт булырга мөмкин, ләкин аның үз урыны бар иде. Мин аның белән Башкортстанда булдым. Авылында шигъри Сабантуй ясады. Өч меңләп кеше җыелган иде. 3-4 сәгать шигырь укылды, кеше селкенмәде дә. Анда аны тотып-тотып карыйлар иде.

Уйлап торам: безнең Роберт абый кебек массаларны җәлеп итә торган татар шагыйре юк та бит.

Аның миссиясе бик зур иде. Роберт абый урынын ала алмаса да, Марат Кәбировны шундый итеп күрәм. Аңа шәхес буларак калкырга вакыт инде. Һаман яшь егет булып читтәрәк йөри.

Ә инде язучылык дәресләренә килгәндә, бәлки, Язучылар берлегендә бу мәсьәлә белән кызыксынырлар. Съезд көтелә бит, алдынгы карашлы кеше рәис булып сайланса, алыныр бу мәсьәләгә. .

Заманында язучылар Әдәбият институтларында укыганнар. Аларны совет иле гел йөртеп торган. Хәзер бит сезнең андый мөмкинлекләр дә калмады.

Аралашу әйбәт инде ул. 2011 елны безне Рүзәл белән икебезне Переделкинога җибәрделәр. Переделкино — бренд бит инде.

Әйе, Рүзәл Мөхәммәтшинның теге популяр китабында язганнардан укып белдем…

Без анда ун көнләп яшәдек. Мастер-класслар иде инде: мин прозада, Рүзәл шигърияттә. Рүзәл әсәрендә йөрмәдем диебрәк яза. Йөрде бугай ул, бераз арттырган, алай ук булмагандыр. Мастер-классларга йөргәндә бик күп милләт язучылары белән танышып калдым. Алар хәзер күбесе баш мөхәррирләр булдылар, хәзер дә аралашып торабыз. Әдәбият институты әйбәт, ләкин интернет заманында болай да була дип саныйм. Без үткән ул остаханәләр белән чагыштырганда, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат остаханәләре бер дә ким түгел.

«Матур итеп китә белергә кирәк»

Мәскәү темасын дәвам итеп, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның Мәскәүгә барып Россия язучылар берлеге рәисе белән очрашуына мөнәсәбәтең? Әдәби журнал баш мөхәррире бу мәсьәләдән читтә кала алмый.

Моннан дүрт ел элек Рафис Корбанның рәислек срогы беткәндә ямьсез хәлләр чыккан иде: хатлар оештырылды. Бик ямьсез булып күңелдә калды. Хәзер ничектер шул чор әйләнеп кайткан кебек булды. Телевидениегә бер тапшыруга барырга туры килде. Туры эфирдан Рафис Корбанны сүгәләр. Хәзерге акылым булса, мин аннан чыгып китәргә тиеш идем. «Нигә китеп барган типкәлибез?» — дип кенә әйттем. Һәр нәрсә әйләнеп кайта икән. Мондый әйберләрдән куркып, намуслы яшәргә тырышкан кеше буларак, шуларны уйладым: һәр гамәл өчен җавап бирәсе бар. 

Илфак Ибраһимов берлектә эшләгәндә әдәбиятка килеп кердек — безгә юл ачылды. Переделкинога да шул вакыт бардык, китаплар да чыкты. Ниндидер бер җанлы чор иде. Рафис Корбан эш мәсьәләсендә нык актив иде инде. Заказга романнар язылды, төрки язучылар белән элемтәләр булдырылды, тәрҗемәләр эшләнде, язучыларның матди хәлен яхшырту буенча тырышты, төрле конкурслар оештырылды. Мин «Идел» дә эшләгәндә журналларны сатып алулармы… бик тыгыз эшләдек.

Данил Салихов рәислеккә алдагы срокка бармаячакмын, дип белдерде сәхнәдән. Съезд көтелә, яңа рәис булачак. Әмма киткәндә матур итеп китергә кирәк. Илфак Ибраһимов «Казан утлары» ннан баш мөхәррирлектән китәсен, мин киләсен ай ярым алдан белә иде. Кемдер булса, подписка эшләүне туктатыр иде. Ә ул подписканы эшләп бетергән, ярты еллык әсәрләр планын төзегән. Кереп китәргә җиңелрәк булсын өчен дип, папкаларга салып тапшырды — мин гаҗәпләнеп утырдым. Подписка акчаларын чеклар белән тапшырды. Менә бу кешечә китү була.

Ә Мәскәү темасына якынайсак…

Ә Мәскәү мәсьәләсендә Данил Салихов белән сөйләшкәнем булмады. Матбугатта язылганнардан чыгып әйтәм инде — үзем Данил Салиховны күрмәдем. Мин бит идарә әгъзасы да әле. Ләкин рәис бу мәсьәләдә безнең белән матбугат аша гына аралаша.

Әмма бу хәл мина тыгып калдырган шикелле булды. Съездны көтәбез, димәк, яңа рәис сайланачак. Россия берлеге белән мөнәсәбәтләр бүген генә күтәрелгән мәсьәлә түгел. Шундый вакытта… коронавируслы вакыт бит әле… Мәскәүдә дә вазгыять катлаулы… Кирәк идеме икән бу очрашу? Бармас өчен сәбәпләр күп бит: яшем зур — коронавирус вакыты, срогым чыкты — съезд көтелә. «Яңа рәис белән хәл итәрсез», — дия ала иде. Хәзер яңа рәис килгәч, аның алдында шушы мәсьәләне хәл итү бурычы тора. Аның өстендә Дамокл кылычы кебек теге рәис вәгъдәсе торачак. Яңа рәис юк дия икән — мәскәүлеләр өчен начар кеше була. Чөнки теге рәисне безнең белән эшләгән өчен алдылар, хәзер яңаны китереп куйдылар, диячәкләр. Бу Татарстан Хөкүмәтенә карата да шикле караш тудырырга мөмкин.

Татарстан язучылар берлегенең вазыйфасы, бүгенге көндәге миссиясе нидә?

Татарстан язучылар берлегенең, Мәскәүнекеләргә караганда, бераз функциясе бераз киңрәк бит. Андагы 30га якын берлек иҗат турында уйласа, безнең алда тел саклау миссиясе дә тора. Шушы миссия безне бер итеп саклап тора. Яңа кешегә тигез хокуклы булып, мәскәүлеләр белән эшләргә кирәк булачак. Яшь кеше булсам да, Мәскәү язучылары белән шактый тыгыз аралашсам да, бу ашыгып эшләнгән гамәл дигән фикер туды. Туксанынчы елларда килешүләр белән эшләгәннәр бит матур итеп. Без алга таба да шул миссияне алып барырга тиеш.

Язучылар берлегенә тәнкыйть күп яңгырый соңгы вакытта. Салиховка димим, гомумән берлек эшчәнлегенә. Язучыларыбызны җыеп тору, хөрмәтләү, саклаудан тыш, татар әдәбиятына ихтыяҗ тудырырга кирәк. Мин Казахстандагы да, Кыргызстандагы, Азәрбайҗандагы, Төркиядәге чараларда булдым, аларның уртак эшләрен күрдем. Башкортлар ниндидер проектлар эшлиләр…

Тел төбеңне аңладым: без артка калып барабыз дисеңме?

Алай дип әйтәсем дә килми. Кайчандыр без — татарлар җыеп торган бит инде аларны… Берлеккә намуслы кешенең килүе кирәк инде. Татар брендын күтәрүгә татар әдәбияты да ярдәм итсен иде.

Минем хыялым да бар иде, хәтта иганәче дә тапкан идем — еллык «Казан утлары» ннан инглиз телендә альманах ясарга. Республика җитәкчелеге дә сәфәргә чыкканда безнең бүгенге әдәбият шундыйрак дип күрсәтә алыр иде. Тәрҗемә эшенә килгәндә дә, китап Казанда басыла да, китапханәгә китә. Бу язучыга: «Минем рус телендә китабым бар», — дию өчен кирәк. Элек татар язучысы «Современник» та, «Молодая гвардия» дә чыга иде. Тәрҗемә итәбез икән, ул Мәскәүең Россия буенча челтәре булган нәшриятта чыгарга һәм Россия төбәкләренең һәркайсына таралырга тиеш.

Төрки дөнья белән хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк, без артта калып барабыз. Без төрки дөньядагы иң күренекле әсәрләрне анализлый да башлаган идек. «Нигә безгә чит әдәбият?» — дигән сүзләр ишетелгәч, бетердек инде. Аралашу ике яклы булырга тиеш: үзебез дә барырга, чакырырга да.

Язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау очрашуларга кайтып кала.

Әйе, бу эш бераз аксады. Язучылар берлегенә покосны киңәйтергә кирәк. Очрашулар уздыру гына төп шарт түгел. Очрашу өчен язучының турыдан-туры үзенә чыгалар да, рәхәтләнеп очрашып кайта.

Пропагандалауга килгәндә, минем бер хыялым — «Казан утлары» ның китап сериясен булдыру. Бездә чыккан әсәрләрне юка гына тышлы арзанлы кәгазьдә кесә китабы итеп бастырасы иде.

Бүгенге көндә районнарда язучылар әзерләү эше дә бармый. Татар мәктәпләрендә әдәби түгәрәкләр булдырып, район  газеталарында элеккечә әдәби сәхифәне балаларга биреп,  язучыларны аларның кураторы итәргә була. Бу язучыларны максатчан әзерләү һәм әдәбиятны пропагандалауның бер юлы булыр иде. Эшләп була бит боларны.

Син бит идарә әгъзасы, нишләп тәкъдим итмисең?

Стенага борчак атудан ни файда? Дөресен әйткәндә, тәкъдим итмәдем. Яңа рәис килсен әле…

Социаль әһәмияткә ия әдәбият дибез бит инде. Син ул комиссиядә бармы? Исемлеккә керми калган авторлар яки күбрәк кереп китүчеләр синең дә намусыңдамы?

Әйе. Әмма аны төзү эшендә катнашканым юк, безнең эш карап чыгып хуплау иде инде, эчке эшләрен белмим. Язучының томлыклары да керәме аның эченә? Алар кермәсен иде, аерым финанслансын иде. Язучыга бит китабын язган вакытта чыгару кадерле. Җигелеп эшли торган язучыларның китаплары социаль әһәмиятле исемлеккә кереп, тизрәк чыгып барсын иде.

Әлеге китапларның 15 проценты гына сатуга чыга. Подписка белән дә шөгыльләнгән кеше буларак әйт әле: шуларның 50 проценты сатуга чыкса, ул сатылачакмы? Әллә безнең татар өметсез саранмы? Китап алмыймы?

Хәзер без матбугатны тарату буенча бик эшлибез инде. «Татмедиа» җитәкчесе Шамил Садыйков: «Зыянга эшләсәк эшлибез, таратып карыйбыз», — диде. «Казан утлары» киоскларга күп чыга башлады. Уфага чыктык, яхшы гына сатыла, ди. Димәк, шөгыльләнергә генә кирәк булган. Ә китап нәшрияты эшчәнлегендә сату бүлеге бармы икән? Әгәр ул юк икән, аны булдырырга ярдәм итәргә кирәк дип аңлыйм. 85 проценты максатчан китеп баргач, бик әйбәт. Аны да саклап, сатуга чыгаруны да күбәйтергә мөмкиндер. Төбәкләр бар әле безнең — анда да чыгып карарга иде.

Пьеса — әдәбиятмы? Яхшы язылганы әдәбият!

Бүген сөйләшәсе соңгы тема: драматургия — әдәбиятмы?

Мин Туфан абыйның бер рәнҗеп йөргәнен хәтерлим. Мәкаләсе дә чыккан иде. Фәрит Бикчәнтәевмы икән, кемдер: «Пьеса — ул спектакль өчен чимал», — дигән булган. Дөресен әйтим: мин пьесалар укырга ярата идем. Туфан Миңнуллинны, Шәриф Хөсәеновны, Хәй Вахитны…

Хәзер дөнья шактый үзгәрде. Визуальлек алга планга чыга.

Әдәбият булган һәм әдәбият булмаган пьесалар бар. Менә бездә Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» драмасы чыгып килә әле. Ул — әдәби әсәр! Илгиз Туфан абыйлардан килгән традицияне дәвам итеп, әдәбият булган пьеса яза алыр иде. Бәлки, Илгизгә хәзер үзе режиссурада булгач, чимал булган драматургияне язу да уңайлыдыр. Әмма ул әдәбият өчен дә эшли алыр иде. Игътибар итәсезме — текст буларак укып булган пьеса сәхнәдә дә ата бит. Ркаил Зәйдулланың «Саташып аткан сандугач» ын, «Үлеп яратты…» ны укыдым да, карадым да. Пьеса әдәбият булсын өчен талант кирәк.

Кыскасы, драматургиянең чималга әверелә баруы, әдәбияттан китүенә драматурглар үзләре гаепле булып чыгамы?

Әйе. Мин шулай дип уйлыйм. Драматург укырлык итеп яза алмый икән, аның куелышына да шикләнәм. Мин театрга йөрим үзе. Карап барам. Театрдан татар тормышы китеп баруы сизелә инде…

Драматургия язучы өчен акча эшләү юлы да. Баш мөхәррир булгач, синең өчен акча мәсьәләсе кискен дә түгелдер, бәлки. Шулай да театрда куеласы килү теләге юкмы? Амбицияләр юкмыни?

Мин ике тапкыр «Яңа татар пьесасы»нда катнашып карадым, әмма җиңә алмадым, финалга да чыкмадым һәм ул пьесаларның сыйфаты, чыннан да, түбән — өйрәнчек әсәрләр иде. Ә узган ел авылдашлар пьеса язып бир әле, дип сорадылар. Язып бирдем. Куйдылар. Клубта халык тулы иде. Шәп уйнадылар. Бервакыт Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев: «Язганың юкмы?» — дип сорады. Булганын җибәргән идем, бүген генә менә: «Куярга уйлыйбыз», — дип шалтыратты. «Ниерәк бит инде», — дим. «Эшләп бетерергә туры киләчәк инде», — ди. Куялармы-куймыйлармы — белмим, ләкин бүген шундый шалтырату булды.

Димәк, амбицияләр булган инде язгач…

Амбиция бардыр инде. Хикәя язу да «Болай гына мин язмыйммы?» — дигән әйбер белән башланды. Мин драматургияне, аның кануннары турында күп укыдым. Ләкин сәхнәдә уйнаган кеше түгел. Режиссёр күзлегеннән караганда бик наданмындыр, бәлки. Алдан кычкыру булды инде бу…