Рүзәл Мөхәммәтшин: «Без хәзер «милләт» сүзен кулланмый башладык…»

«Мин дә китәрмен әле» дип аталган яңа китабы социаль челтәрләрдә бәхәсләр тудырганнан соң Рүзәл Мөхәммәтшин безнең басмага ихлас интервью бирергә вәгъдә иткән иде.

Рүзәл Мөхәммәтшин — шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире. Өч китап авторы. «Ак бүре», «Минем Такташ» операларының либреттосы авторы, Камал, Кариев, Түбән Кама театрларында аның пьеса-инсценировкалары буенча спектакльләр бара.

«Мин дә китәрмен әле» дип аталган яңа китабы социаль челтәрләрдә бәхәсләр тудырды, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Рүзәлне, аерым алганда, патриот булмауда гаепләде. Тәнкыйтьләнгән китапның һәм «Казан утлары» журналының әлеге китаптан өзекләр басылган санының яхшырак сатылуы билгеле.

Татарның ике блондин шагыйре бар: берсе — Такташ, берсе — син. Сезне тагын нәрсә берләштерә?

Шагыйрьләрне чәч, күз төсенә карап бәяләгән юк иде. Безне берләштерүче әйберләр аздыр. Ул Татарстаннан читтә туган, мин — үзәгендә, ул — мишәр, мин, алар терминологиясе белән сөйләшкәндә, — лыкыр. Җәй буе икебезнең дә каз бәбкәләре саклауда гына тәңгәллек булса. Аннан аермалы буларак, мин аның иҗатын яратам, бүгенгәчә аны аңларга тырышып яшим.

Ә ул синең иҗатыңны яратыр идеме икән?

Әйтүе авыр инде. Заманалар үзгә, идеологияләр… Шигырьләремнең техник ягына, рифма-метафораларына артык каты бәрелмәс иде, дип уйлыйм. Яратыр иде, дип кистереп әйтә алмыйм, кабул итәр иде. Һәрхәлдә, минем барлыгымны кичерер иде.

Такташны яратуыңны белгәнгә Такташтан башладым. Аның «Пионерлар маршы» бар, әйеме? «Иске, черек тормышны җимреп, без яңа якты тормыш корырбыз!» дип ул чын күңелдән ышанып яздымы икән?

Мин аны үз чорына ышангандыр дип уйлыйм. Ләкин, шул ук вакытта, иҗатында шик-шөбһә да сизелеп китә. Без бит Блокны да бүгенгәчә аңлап бетермибез: «Двенадцать»ны ул ирония рәвешендә язганмы, әллә илдәге үзгәрешләрне чынлап хуплаганмы? Такташның «Тавык комиссияләре төзеп, тавыкларны санап йөрербез» кебек юлларын берничек тә җитдигә алып булмый. Такташта андый урыннар да бар.

Ә хәзер мәдәният-сәнгатьтәге искелек-яңалык, традицион-эксперименталь кебек бәхәсләргә мөнәсәбәтең?

Андый бәхәсләр бармыни? Нинди генә яңа мөгез уйлап чыгарсаң да, ул элеккеге шәрә маңгайга сугылган була, фундаменты шул ук. Җир шарын тотып торган шул өч китта яңа калкулыклар, үзәнлекләр тудырырга тырышасың.

«Без хәзер бераз… басынкырак»

Рүзәл, без быел социаль челтәрләрдә сине «сүтеп җыюга» шаһит булдык.

Катнашмаганга рәхмәт.

Миләүшә Хабетдинова сине Такташны хурлауда, эчеп йөргәнеңне язуда һәм ниндидер акчалар алуда гаепләде. Син хәзер шул гаепләүләргә җавап бирә аласыңмы?

Җавап бирәм. Минем Такташны беркайчан да хурлаганым юк. Миндә патриотизм бар. Мин нәрсәне кирәк саныйм – шул турында язам. Ә гонорарлар мәсьәләсендә... Әйе, кулга 70 мең сум акча алдым. Биредә 10 ел дәвамында язылган әсәрләрем. Мин әле кайчак кичәләргә сценарийлар да язам. Бәясе 25-30 мең сум инде. Әгәр бу суммалар чыннан да зур икән һәм аны күпсенүчеләр бар икән, мин алар алдында бу гаебем өчен гафу гына үтенә алам. 

Гафу ит, шагыйрь йөрәге мондыйны авыр кичерәме?

Яшерәсем килми: башта сәер һәм авыр булды. Ярый әле каникулларның соңгы көне, дип куандым — алдарак булса, көтеп алынган ялларның яме җуелыр иде. Күпкә киткәч, тынычландым тагын: гадәти әйбергә әйләнеп калды. Сез күргәне — айсбергның башы гына иде.

Бу хәлләр сине үзгәрттеме?

Тормышымның аерым бер этабыннан соң, җәмәгатьчелек мине яңа статуста — түштамга һәм галстук тагып йөргән килеш ничек кабул итә икән, дигән икеләнү бар иде. Куанычыма, таныш-белеш, һәм, гомумән, мин бөтенләй уйламаган-күрмәгән кешеләр арасында тарафдарларымның шактый булуы ачыкланды. Шул ук вакытта, яшь чакта үземнең дә катырак бәрелгән кешеләрем, әдәбият-сәнгать әһелләре бар иде. Менә хәзер аларның теле ачылыр, үчләрен кайтарырлар инде, дип көттем. Ләкин шикләрем акланмады. Алар миннән күпкә өстенрәк, зирәгрәк булып чыкты.

Проблемага нокта куелдымы?

Хәзерге этапта — әйе, дип өметләник.

«Мин дә китәрмен әле» дигән китабыңда төрле елларда язылган мәкаләләр дә тупланган. Алар язылган вакытларда без кыюрак идек. Китапны әзерләгәндә үзцензураң белән нәрсәләрнедер төшереп калдырдыңмы?

Нигездә, әсәрләремне әдәби кыйммәте ягыннан гына «цензура» аша уздырдым: ашык-пошык язганнарны яңадан карап-төзәтеп чыктым. Бик кискен ике-өч урын кыскартылды. Нәшриятка тапшыргач, анда да кайбер фамилияләрне вазыйфага яисә гомумирәк төшенчәгә алыштырдылар. Без хәзер бераз… басынкырак. Уйлаганыбызны әйтмәскә тырышабыз. Ун-унбиш ел элек мондый хәлнең булуын күз алдыма китерү мөмкин түгел иде. Гаярь публицистлар «Шундый заман җитәр әле!» дип кисәткәндә дә ышанмадым. Шулкадәр утны-суны кичкәннән соң, яңадан артка тәгәрәрбезмени, янәсе? Ялгышканмын.

Дәүләт эшендә эшләмәсәң, башка төрле булыр идеңме?

Бүген федераль һәм республика кануннары минем гамәлләремне шактый чикли. Вакытыңда үзең дә шул тирәдә эшләгән кеше буларак, син моны бик яхшы беләсең. Аңа карап кына минем асылым, эчтәлегем үзгәрмәде. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар. Әйтик, «Идел» редакциясенең шигърият бүлеген җитәкләгәндә син вазгыятьне бер төрле аңлыйсың икән. Инануыңча, урамга чыгып байрак болгау, «ура!» һәм «долой!» кычкыру җитә — икенче көнне барысы да тамырыннан үзгәрер кебек. Бүген, вазгыятьне башка яктан күргәч, айның кояш яктысыннан мәхрүм ягына күз ташлагач, хәлләрнең күпкә катлаулырак булуын аңладым. Бүген мин күп иллюзияләрдән азат.

Дәүләт органнарында эшләү кешенең күз күремен дә баета бит әле…

Офыкларны киңәйтә, әйе. Хәзер мин дәүләт органнарының эшләү рәвешен беләм. Андагы мөнәсәбәтләрне. Мәсьәләләрнең ничек хәл ителүен. Документлар тутырырга өйрәндем. Моның гаилә тормышына да файдасы тиде: иренмичә салым декларациясен тутырып, дәүләт миннән артыгы белән каерып алган акчаны кире кайтарам. Распоряжение белән постановлениенең ни икәнен аерам. Кануннарны чамалыйм. Бу эштән китеп, кабат журналистикага кайтсам, мин иҗтимагый-сәяси темаларны саллырак дәлилләр белән яктырта алачакмын.

«Һәр һөнәр ашатырга тиеш»

Рүзәл, без сине шагыйрь буларак белә идек. Хәзер синең өчен шигърият беренчел түгел. Проза, драматургия… Бу нилектән?

Күрәсең, шундый чорыма җиттем — шигырьдә мин ниндидер яңа сүз әйтмим кебек тоела башлады. Мин бу турыда бер яздым бит инде дип ачыргаланам. Шигъриятемдәге форма бертөрлелеге дә эчемне пошыра. Мин шигырь теориясен бик яхшы беләм. Шигырь ясар өчен миңа күп вакыт кирәкми. Иҗек санын туры китерәсең, берәр фикерне метафоралар белән ныгытасың, рифмалар белән каймалыйсың. Ләкин бу чын шигырь түгел бит инде? Йөрәгеңнән савылып чыкмагач… Кыскасы, шигырь, аның без аңларга гадәтләнгән варианты хәзер сирәк языла. Шул ук вакытта, Лопе де Веганыкымы икән, хәтерләмим, кемнеңдер яхшы гыйбарәсе бар: «Минем өчен жанр ул савыт кына, мин аларның һәрберсе эченә шигырь салам», — дигән. Мин дә шулай итәргә тырышам. Прозага мин бик күптән керә башлаган идем. Бүген миңа ул жанр кызыграк. Бик күп хикәяләр укыйм, һәр авторның стилен ачыкларга, әсәр тукымасының төзелешен аңларга тырышам. Үзем дә язып карыйм. Ә драматургия турында сөйләшергә әле бер дә әзер түгелмен.

Драматургия — заказга гонорар өчен эшләүдер. Сине әдәбиятның кайсы жанры күбрәк ашата?

Драматургияне әдәбиятка кертсәк, әлбәттә, драматургия инде.

Драматургия — әдәбият түгел дисеңмени?

Аны миннән акыллырак кешеләр дә шулай дип әйтә. Драматургия — ул әдәбият белән театр арасындагы, урталыктагы жанр. Безнең татар драматургиясе әдәбиятка бик якын. Туфан абый Миңнуллин язганнарны сәхнәдән карарга да, укырга да рәхәт. Классик драматургияне уку читен. Бүгенге заман драматургиясен бигрәк тә… Акча темасын бик яратасың син, әйеме?

Әдәбият ашатырга тиеш түгелмени?

Һәр һөнәр ашатырга тиеш. Әдәбият та үз вакытында ашаткан. Вознесенский чит ил журналистына биргән бер интервьюсында: «Безнең зур шагыйрьләр һәр шигырь юлына 12 сум акча ала. Мин әле хәйләләп, юлларны таркатып та чыгам», — дип сөйләгән. Ул заманнар узды. Бүген безнең әдәбият фидакяр энтузиастлар кулында.

Юлына 12 сум түләсәләр (бүгенге эквивалентта), өйдә генә язып ятар идең, Кабминда эшләп йөрмәс идең, әйеме?

Әлбәттә.

Ә кайчан да булса моңа килергә мөмкинме син? Ркаил Зәйдулла бит, әнә, профессиональ язучы булып кына яши.

Бу минем зур хыялым.

Ипотека түлисең бармы?

Түләүләр күп шул.

Китсәң, иреккә генә китәсеңме, әллә Язучылар берлеге кебек оешмага да мөмкинме?

Мин стратегик планнар төзеп яши торган кеше түгел. Бәлки, бу начар сыйфаттыр. Алтмыш яшькә җитә алсам, әйбәттер инде дип, якынча чамалыйм гына. Ләкин алтмышка җитү өчен гимнастика белән шөгыльләнеп, дөрес тукланып яши белмим. Бүгенге халәтем шундый: урман уртасындагы бура йортка качып, китаплар арасында яшәп, иҗат итәр идем.

Укучым булырмы дигән пессимистик уйлар киләме? Әйтик, син русча язарга күчәргә әзерме? Күп язучы моны техник яктан эшли алмый — русчасы шул чама. Ә синең мәктәптә русча укыганыңны беләм.

Минем беренче басылган язмаларым рус телендә иде. Мәктәптә «Юный журналист» түгәрәге эшләде. Аны минем сыйныф җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Таисия Николаевна алып барды. Мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле.

Эш шунда ки, туксанынчы елларда үскәнгәме — миңа татар теленең стихиясе ошый, анда казыну ошый, яңгырашы ошый. Безнең бик матур җыр бар. «Ай-ли замана, замана үтеп бара…» Мин аны Таһир Якупов башкаруында тыңларга яратам. Тик тыңлаган саен күңелем чеметелеп китә: «Замана узып бара», дисә, әсәрнең музыкаль яңгырашы баер иде. Миңа шундый эзләнүләр кызык. Шул эш белән янганда үземне рәхәт хис итәм. Ә рус теленең мондый нечкәлекләрен, сүзләренең мәгънә төсмерчекләрен тоемлап бетермим мин. Һәм бу миңа бигүк кызык та түгел, дөресен әйткәндә.

Куркулар бар инде. Минемчә, курку, гомумән, яхшы хис. Салкыннан курыксаң, ничек кием табыйм дип уйлыйсың, ачлыктан курыксаң, ничек ризык табыйм икән, дисең, үлемнән курыксаң, ничек яшим икән дисең, чарасын эзлисең. Әгәр мин татарча язуымны дәвам итәм икән, балаларымны татарча тәрбияләргә тырышам икән, димәк, миндә киләчәккә ышаныч һәм өмет шактый әле.

Телнең «кысылуын» тоясыңмы? Азрак сүз кулланып языла, Сөмбел Гафаровалар бөтенләй көнкүреш теленә күчә баралар.

Тел үле булганда гына үзгәрмәскә мөмкин. Үзгә очракта аның «хәрәкәттә булуы» табигый. Ләкин бер шарт белән: аның барлык үзгәрешләре, бигрәк тә җөмлә төзелеше, сүз ясалышы татар теле кагыйдәләренә туры килергә тиеш.

Мин минкультта өч ел эшләгәч, татарча сүзлек запасым кимүен тоя башладым. Чөнки шаблон сүзләр белән генә эш итәбез. Син дә телең «кибүен» тоя башламадыңмы?

Тоя башламадым кебек әле. Аны язучыдан битәр укучы яхшырак күрәдер инде. Ләкин эчтә андый курку утыра. Шуңа күрә профилактик чаралар күрергә тырышым. Беренчедән, укыйм.

Мин дә биш ел буе «Казан утлары»н укыдым…

Мин синнән акыллырак эш йөртәм, ахры: Аяз Гыйләҗевне укыйм. Ул тел стихиясенә рәхәт кертеп җибәрә, Әмирхан Еники, Марсель Галиев тә шулай. Икенчедән, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнергә тырышам: бүгенге чит ил авторларын татарчага аударам. Син әйткән афәттән шул рәвешле котылып булыр, бәлки?

Тагын ничә ел эшли алырсың икән рәсми оешмада?

Большевикларныкы сыман, минем дә программа-минимум һәм программа-максимум бар. Срокларга карата әйтәм. Бүгенгә программа-минимумны үтәдем, программа-максимумга җитмәдем әле.

«Казан утлары» дигәч, Аяз абый дип төзәттең. Бүгенге татар әдәбиятының күрсәткече — «Казан утлары» түгелмени?

«Казан утлары» бүгенге татар әдәбиятының каймагын җыеп, укучыга җиткереп бара. Ул — минем өстәл журналы. Әмма барлык әсәрне башыннан ахырына кадәр укып чыгам дип әйтә алмыйм. Авторның фамилиясенә карап сайланам. Әдәбият нинди — журнал шундый. Әдипләр нинди — язучылар берлеге шундый.

«Ркаиллы әдәбият зәгыйфь була алмый»

Президентка татар әдәбиятын үстерү турында сорау бирдем. Ул язучылар үзләре дә «егылып китәрлек» әсәрләр язмыйлар, диде. Килешәсеңме, әллә каршы киләсеңме?

Кызык сорау бирәсең, әйеме? Ишеттем мин ул турыда. Мөгаен, монда ачыклык кертергә кирәктер: Рөстәм Нургалиевичка барып җиткән әсәрләр арасында лаеклылар, бәлки, юктыр да. Әмма бөтен татар әдәбиятында укырлык әйбер юк дигән фикер белән мин һич килешә алмыйм. Шигърият бик яхшы дәрәҗәдә. Прозага килгәндә, җитмешенче-сиксәненче, хәтта туксанынчы еллар белән чагыштырганда бераз саекканбыздыр. Ләкин миңа Томас Манның сүзләре бик ошый: «Немецкая литература там, где я», — ди ул. Ягъни, теге яисә бу әдәбиятның һичьюгы бер яхшы әдибе бар икән, бу халыкның яхшы әдәбияты да бар дигән сүз. Һәрхәлдә, мин шулай аңлыйм. Әйдә, инде хәзер мин сорау биреп карыйм: безнең бүген «татар әдәбияты бар» дип әйтерлек авторлар бармы?

Мин Йолдызны яратам, менә, синең белән сөйләшеп утырам.

Мин өлкәнрәкләр белән капланыр идем. Ркаил Зәйдулла?

Язмый бит ул.

Ничек инде? Шушы айларда гына кулъязмада яңа хикәясен укыдым.

Ә чираттагы шигырьләр китабы элеккеге шигырьләреннән тупланган җыентык иде.

Без шигырьләр турында сөйләшәбезме?

Ул беренче чиратта шагыйрь.

Мин аның шәхесен «шагыйрь» төшенчәсенә генә сыйдырып бетерә алмыйм. Ул — әдип. Ул — Зәйдулла. Әйе, шигырьләрне аз яза хәзер. Ләкин яза. Хатын-кызга гашыйк булган саен. Аның ике-өч ел элек язылган «Ак япанчалы карт» бәяны бар. Искиткеч әсәр! Даһи әсәр! Әле ул бәян кайсыдыр конкурста да катнашты бугай. Җиңә алмады. Бүгенге татар әдәбиятында аннан да яхшырак әсәр бармы икән? Бик шикләнәм. Мондый әсәре булган әдәбиятны мин берничек тә зәгыйфь әдәбият дип атый алмыйм.

Ркаил темасын дәвам итеп, ул сезгә аеруча бер яктан үрнәк була алыр иде — талантын акча эквивалентына күчерә белә. Грантларга, конкурсларга яза. Аның иҗаты белән тамагын туйдыра алуы сезгә үрнәкме?

Әлбәттә. Автор, куәтеннән килсә, андый әсәрләргә дә үз фикерен, үз иманын сала, үз багажы белән бүлешә. Татар әдәбиятын коммерциягә Тукай корган. Без Тукайны күкләргә чөяргә яратабыз, ләкин аның шактый зур гонорарлар алуын онытып җибәрәбез. Дөрес, ул кергән акчаны бик тиз туздырган да. Ләкин бусы икенче мәсьәлә.

Талантлы язучы үз эшен коммерциягә корып акча эшли ала, әйеме?

Тормышны алып барыр өчен бүген ул гына җитмидер барыбер. Шигырь һәм проза әллә ни табыш китерми. Конкурслар еш булып тормый. Татарстанның 100 еллыгына грант алу өчен дә 100 ел көтәргә кирәк.

«Язучылар берлегендә очраклы кешеләр күп»

Татар әдәбиятыннан зарланабыз. Аны үстерүне оештыру эшләрен ничек күрәсең? Берлеккә генә ышанып калдыру дөресме?

Үз иҗаты өчен, әлбәттә, һәр язучы үзе җаваплы. Ләкин әдәбиятны системалы рәвештә баету, аның аерым тармакларын, аерым жанрларын үстерү өчен юллар һәм чаралар эзләү, пропаганда эшен җәелдерү өчен кем җаваплы була ала соң?

Белмим.

Ә мин беләм. Бу — Язучылар берлеге һәм аның аппараты эше. Чөнки ул әдәбият һәм әдипләр эшләрен алып бару өчен вәкаләтле оешма. Безнең Татарстан Республикасында бихисап программалар гамәлгә ашырыла. Әгәр Язучылар берлеге рәисе, үз аппаратын, идарәне, алар гына җитмәсә, әгъзаларны җыеп, кирәксә, Фәннәр академиясе кебек оешмаларга мөрәҗәгать итеп, татар әдәбиятының биш елга үсеше буенча программа төзесә, мәсәлән, нинди темага, нинди жанрда нинди әсәрләр язылырга тиешлеген билгеләсә, сметасын исәпләсә, министрга керсә, министр аны борып чыгарыр идеме? Мин бу хәлне күз алдыма китерә алмыйм.

Әйе. Президент та: «Бөтен сораганнарын бирәбез», — диде.

Министр хуплап, шул программа белән Президентка керсә, Президентның бу эшкә каршы килүенә ышанмыйм да ышанмыйм инде. Сорау: нишләп ул программа бездә юк?

Ә нишләп алынмыйсың?

Мин бу эшкә вәкаләтле түгел бит.

Ә кем вәкаләтле?

Кешеләрен атадык ич.

Берлек рәисеме?

Беренче чиратта. Сез аны гел чүкеп торасыз.

Мин алга таба да чүкермен. Әйтик, нигә син рәис булып, ул эшне башкарырга тиеш түгел?

Ул программаның техник ягын мин башкарып чагырмын да. Ләкин әсәрләрне кем язар, кемгә заказ бирергә, эшне ничек бүлешергә? Язучылар берлегендә торган байтак иҗатчылар белән мөнәсәбәтем бик авырдан корылыр иде, мөгаен. Чөнки мин безнең оешмада очраклы кешеләр күп дип саныйм. Мин алар белән эшләргә теләмәс идем.

Массалар арасында талантлар яхшырак күренә түгелме?

Мин үзгәчә уйлыйм. Язучылар берлеге иң шәп 50 автордан торса, нинди зур көч булыр иде ул! Күз алдыңа китер Марсель Галиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалардан гына торган берлекне. Андый берлек белән, теләсә-теләмәсә дә, барлык инстанцияләр санлашыр иде. Андый берлек үз фикерен кискен һәм каты итеп әйтә алыр иде.

Нигәдер сезнең буын үзен берлекне үзгәртергә тиеш дип санамый?

Үзгәртеп карарга омтылыш булды бит инде. Нәтиҗәсе бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. (Илфак Ибраһимов рәислеге чоры күздә тотыла. 2016 елда нәтиҗәдә Рафис Корбан сайланды. Авт) Дөньяны үзгәртә алмагач, үзең үзгәрәсең. Шуңа күрә безнең буын да, һичьюгы, сыйфатлы әсәрләр тудырыйм, дип, мондый эшләрдән читләшкәндер.

Син берлек әгъзасы буларак, берлектән нинди дә булса файда күрдеңме?

Без бүген бер дә Фейербах белән Гегель турында сөйләшмибез, әйеме?

Юк.

Язучылар берлеге тәкъдиме белән миңа Җәлил премиясе бирделәр. Бу минем өчен зур мәртәбә. Акчасы да комачау итмәде.

«Хәзер «милләт» сүзен кулланмый башладык…»

Татар әдәбиятында продюсерлар барлыкка килергә мөмкинме?

Мин аны социаль хезмәткәр рәвешендә генә күрә алам. Агент яки продюсер булса, ул «продукт»ны сатарга тиеш. Безнең аерым язучыларның иҗатын сатарга мөмкин әле. Ләкин бик аз өлешенекен. Моның өчен чит халыкларга чыгарга, чит телләргә тәрҗемә ителергә кирәк. Чөнки 7 миллион татарның яртысы телне белә дип саналса да… Аның күпмесе китап укый? Күпмесе Марсель Галиев язганны бөтен төсмере белән аңлап бетерә ала? Һәм күпмесе бу иҗат өчен рәхмәтен акчалата әйтергә әзер? Шул ук вакытта, берәр ушлы зат Марат Кәбиров, Ркаил Зәйдуллага игътибар итсә, аларның иҗатын рус теленә һәм шуның аша башка телләргә тәрҗемә ясап, пиар компания төзесә, бу эш табыш китерергә дә мөмкин.

Ә ул кеше сине әйләнешкә алса, табышлы була аламы?

Юктыр дип уйлыйм. Шигырь сатылмый. Күләмле проза гына сатыла. Ә миндә ул юк.

Грантка повесть язарга алындың түгелме?

Аллам сакласын! Ул шигырьләр циклы яисә, берләштереп булса, поэма булачак.

Хәзер проза кызыграк дисең, грантка прозаны сатарга кыюлыгың җитмәдеме?

Минем хикәя тәкъдим итү идеясе бар иде. Ләкин, беренчедән, әйе, эчке әзерлегем җитмәде, ни дисәң дә, мин прозада ныгыган кеше түгел әле. Икенчедән, шул ук сәбәпле, комиссия дә прозаик Рүзәл Мөхәммәтшинга шикләнеп карар, уздырмас кебек тоелды. Шагыйрь буларак заявка бирү ышанычлырак иде.

Рүзәл, бу соравым кабминда эшләүче шагыйрьгә: системада шәхестән күп әйбер торамы?

Тулаем вазгыятьне сындырып, аны үзгәртү өчен системаны үзгәртергә кирәк. Ә система ул бик авыр гәүдәле, аның һич кенә дә артык хәрәкәт ясыйсы килми. Ләкин система кешеләрдән тора. Берәү аларны заманында «винтиклар» дип тә атады әле. Карар чыгару, идеология, сәясәт кору кебек мәсьәләләр минем дәрәҗәдә хәл ителмәсә дә, кайбер вакыт ул эшкә таяк тыгарга, яисә, киресенчә, төртеп җибәрергә мөмкинлегем бар. «Юк», — дип әйтү җиңел. «Әйе», — дип әйтсәң, шактый мәшәкатьләнергә кирәк: служебка язарга, аңлатырга, расларга, инде тиешле кешеләрен ышандырган очракта (ә ул бик, бик авыр бирелә), киңәшмә җыярга, эшне оештырырга… Монысы катлаулы юл. Үз мөмкинлегеңнән чыгып, намусың кушканча хәл итәсең инде. Минем берничә горурланырлык зур эшем булды. Гәрчә монда килгәндә хыялларым да, ышанычларым да зуррак иде. Кыскасы, һәркем үз урынында шәхси мәнфәгатьләреннән бигрәк милләт мәнфәгатьләрен кайгыртса… Игътибар иткәнең бармы — без хәзер «милләт» сүзен кулланмый башладык…

Ни өчен икән?

Белмим. Без аны «халык» дигән сүз белән алыштырып барабыз. Бу — күрсәткеч. Бу — симптом. Димәк, үзаңда нәрсәдер үзгәрә… Баягы сорауга җавапны йомгакласак, система бит ул шундый ук кешеләрдән тора, әгәр дә һәр кеше, хәленнән килгәнчә, зур идея хакына үз эшен намуслы башкарса, без, әлбәттә, бүген коммунизмда яшәр идек. Шуңа күрә барысын да шәхесләр хәл итә.