Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы театрыннан Рафил Сәгъдуллин: «Мин әле театрга кирәк – мин аны сизәм. Шунысы рәхәт»

Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин белән Рузилә Мөхәммәтова интервьюсы.

news_top_970_100
Чаллы театрыннан Рафил Сәгъдуллин: «Мин әле театрга кирәк – мин аны сизәм. Шунысы рәхәт»
Чаллы татар дәүләт театры архивыннан бирелгән фотолар

Рафил Сәгъдуллинга «абый»/ «ага»/ «әфәнде» кебек традицион сүзләр белән дәшмәвемә аптырамагыз – үзара шулай килештек. Бер-беребезгә исемнәр белән генә дәшеп, рәхәтләнеп көлешеп, гөрләшеп, дусларча сөйләшеп утырдык.

Рафил, сез төп рольне уйнаган «Абага алмасы ачы була» спектакле ике мәртәбә Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Минем фикерем премия бирелү процессында роль уйнамаса да, сезнең спектакльне яклаучы түгел идем. Сез миңа үпкәләмәдегезме? Гадәттә, андый очракта үпкәлиләр һәм читләшәләр. Ә сез интервью бирергә ризалаштыгыз, һәм сездән шундый җылылык сизәм.

Рузилә, нинди үпкә булырга мөмкин?! Сорауны «Абага алмасы...»ннан башлагансың икән, җавабымны Фаил Мирзаевичтан башлыйм. (Мин ул әйткән сүзләрне бик еш кына мисалга китерергә яратам. Хәзергеләр аны бик белми бит инде. Мин карап йөрим-йөрим дә, их бу урында Фаил Мирзаевич булса, дипләр уйлап куям). Бер җыелышта: «Мин китим әле, миннән кире фикерләр генә чыга башлады», – диюемә каршы ул: «Юк, юк, китмә, кире фикер – «тоже» фикер», – диде. Мин шуны һәрвакыт исемдә тотам: «кире фикер – тоже фикер». Үпкә юк...

Ни өчен риза булмавымны аңладыгызмы соң?

Аңлау кирәк тә түгел.

Шулай да кабатлыйм: мин «ул спектакль күптән алырга тиеш иде, бүген түгел» дип уйлыйм. Сез «ул спектакль хәзер премия алачак» дип, чын күңелдән ышандыгызмы?

Спектакльнең Тукай премиясенә тәкъдим ителүен миңа әйтмәделәр дә. Үзләре хәл иткәннәр, документларны җыйганнар. Әмма бөтенләй әйтмичә дә калдыра алмыйлар, чөнки ниндидер документларны тутырырга кирәк иде. Беләсеңме, мин курыктым... Беренче елны. Икенче елны курыкмадым.

Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» спектакленең яңа куелган вакыты. Рафил Сәгъдуллин, Фәнис Сәхәбетдинов (2018 елда вафат булды).

Фото: © театр архивыннан

Нәрсәдән курыктыгыз?

Минем өчен Тукай премиясе – галәмәт дәрәҗәдә зур премия кебек. Әмма ләкин очрашуларга йөреп аралаша башлагач, алдагы елларда Тукай премиясен алучылар турында укый-өйрәнә башлагач, «нигә куркырга, без дә – профессиональ театр, без дә башка театрлар эшләгән эшне эшлибез, шул ук белемне алдык, шул ук вазифаны башкарабыз, без киммени», дип уйладым. Казаннан читтәге театрлар – бигүк игътибар үзәгендә торган театрлар түгел...

Сез әле йомшак әйттегез.

Әйе, моны яшереп булмый. Ә монда безнең театр Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Чаллы театры спектакле! Номинант булып йөргән вакыттагы игътибарны минем театрда 40 ел эшләп тә күргәнем юк иде. Рафил Сәгъдуллин гына күренмәде бит анда, Фаил Ибраһимов кына да күренмәде, Чаллы театры чыкты! Без Чаллы театры исеменнән йөрдек. Миңа шулары рәхәт булды.

Ә икенче елны гел курыкмадым инде. Беренче елны безнең шанс зур булган, ди, анда...

Әйе, шулай әйттеләр.

Икенче елны курку да, уңайсызлану да булмады. Икенче елны 1 процент та шанс юк иде. Беренче елны Казаннан читтәге, 30 ел гына эшләгән театрның шансы зур иде.

Номинант булып йөргәндә, мин бер әйберне аңладым: мине яратмаучылар бар икән...

Театр эчендәме?

Театр эчендә. Дошманнар түгел, бертөрле хөсетлек. Ике ел номинант булып йөрдек, безне күрмәмешкә салыштылар. Шок булды...

Ә сез моңарчы үзегезне барысы да ярата дип уйлый идегезмени?

...күрмәмешкә салыштылар. Әле ярый, ялгышып биреп куймадылар, тегеләр бөтенләй бетәләр иде. Күрмәмешкә салышучылар – минем белән эшләп йөргән кешеләр. Юри генә булса да: «Уңышлар сезгә!» – дияргә була бит инде.

Сез алмагач, алар сөенделәрме икән инде?

Алар бит сөенмәгәннәрен дә әйтмәде, мин күрдем генә...

Ә сөенгәннәрен күрдегезме соң?

Әлбәттә, сизелә.

Алар хәзер бәхетле инде алайса.

Без шулай кайберәүләрне бәхетле иттек.

Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» спектакленең яңартылган куелышыннан күренеш. Рафил Сәгъдуллин, Руслан Ибраһимов.

Фото: © Равил Сабыр фотосы

«Чаллыда Театральная дигән тукталыш та бар. Татар театры өчен дигән бина янында бит ул»

Анысы да әйбәт... Рәхмәт миңа ачуланмавыгыз өчен. Дәвам итәбез. Рафил, сез Әтнә районыннан икән. Хәзер Әтнәнең үзендә дә дәүләт театры бар. Аларның уңышларына сөенеп яшисезме?

Әйе, Әтнәдән мин. Театрның эшчәнлеген күзәтәм. Аларның шулкадәр эшләүләренә шаккатам. 3 меңнән артык кешесе булган Әтнә бит ул! Һәрвакыт әйтәм: «Җәмәгать, нинди зарлану! 520 мең кешелек шәһәрдә эшлибез. Без сөенергә тиеш! Кайда шуның кадәр тамашачы бар?! Әлмәттә бармы, Минзәләдә бармы?» Мин Әтнә театрының бөтен эшеннән хәбәрдәр. Әле генә «Ай тотылган төндә» спектаклен чыгардылар. «Эх Рафил абый, безгә килсәң иде син!» – дип әйтүләр дә булды. Юк инде, хәзер мин Чаллыдан чыгып китәммени?! Минем хатынны хәзер танк белән эттереп тә Әтнәгә алып барып булмый. Без инде Чаллыда төпләнгән. Гәрчә заманында бирегә Казаннан күчеп кайтсак та.

Тинчурин театрында да эшләп алгансыз икән.

Мин шунда башладым. Анда 4 ел уйнадым. Казан театр училищесын тәмамлагач, Данил Салихов, Гафур Каюмов, Роберт Мортазиннар белән шул театрга килдек. Ул вакытта «драма һәм комедия театры» дип йөртелә иде, режиссеры Равил Тумашев иде. Ул киткәч, Батулла килде. Шул театрдан армиягә киттем, яңадан шунда кайттым. Тинчурин театрының хәзерге бинасына күчә башлаган вакытлар.

Чаллы – минем хыял иде. Без укыганда ук «Чаллыда театр булачак» дигән сүзләр йөрде. «Бөтен курс белән китәбез» дигән уй да бар иде. Әмма ачылу озаккарак сузылды... Минем Чаллыга килергә теләк барын, күрәсең, Фаил Ибраһимовка ишеттергәннәр, ул хат язды. Мин дә хат белән җавап бирдем, һәм мин театр ачылган көннән биредә. Башка режиссер булса да килгән булыр идем. Инде 34нче сезон эшлим. Тинчурин театрында эшли башлаганда, бала гына идем бит әле. Чаллыда квартира бирәбез, диделәр...

Бирделәрме соң?

Бирделәр. 1 ел тулай торакта яшәдек... тулай торак та түгел, кунакханә кебек урын иде ул. Без үзебезгә фатир биреләсе йортны карап йөреп төзеттек. 2 бүлмәле фатир алдык.

Безнең театрның бит бинасы юк иде ул вакытта. Йә бер клубка барып уйныйбыз, йә Мэриянең бер бүлмәсендә яки концерт залы почмагында репетиция ясыйбыз. Күпмедер вакыттан Үзәк урамдагы бер клубка күчтек. Партия райкомы бинасы бушагач, ТОЦлар белән бергә, шул бинаны даулап диярлек алдык та шунда кереп калдык.

Ягъни, сез, фатир буласына кызыгып, бинасыз театрга килдегез?

Әйе, фатир була, абыйлар монда һәм яшьлек шәһәре, дип килдем.

Эт типкесендә йөрү бит инде ул бинасыз уйнау.

Ә Уфаның «Нур» театры, ә Кариев театры... Без генә түгел. Без, бина менә-менә була, дип яшәдек. Әллә кайчан төзи башлаган бина да тора бит... берничә ел элек кенә кибет иттеләр. Аның бит нигезе салынган иде. Чаллыда Театральная дигән тукталыш та бар. Татар театры өчен дигән бина янында бит ул. Хәзер «Мастеровые»га якын инде ул – тукталышның исеме үзен аклый.

Без, менә була-була дип, бинаны 30 елга якын көттек... Безнең элеккеге кечкенә генә сәхнәне күргәнең булгандыр инде? Шунда зур-зур спектакльләр чыгардык. Ачу килгәндер инде бина юклыкка. Гомер үтеп китә бит шулай почмакта уйнап. Артистның иң матур чагы уза. Кызганыч, кызганыч...

Ә тамашачы йөри, тамашачы агыла. 200 урынлык залга 300 кеше кереп тула иде. Тамашачыга да кыен, безгә дә кыен. Хәзер татарча балалар спектакленә балаларны җыясы кыен, элек 800 урынлык концерт залында балалар спектакльләре уйный идек. Татарча уйнадык. Хәзер ул кадәр бала җыеп буламы?!

Ул сезгә йөргән балалар үсеп җиткән бит инде. Кайда соң алар хәзер?

Шул-шул! Бүгенге зур-зур стационар театрлар: «Балалар – безнең киләчәк тамашачы», – диләр. Кайда соң безне 800 урынлы залда караган тамашачы? Ул вакытта 10 яшь булса, хәзер алар 40 яшькә җитеп килә. Кайда алар?!

Ягъни, баланы театрга йөртеп тәрбиялибез, театрны яратырга өйрәтәбез, дию – ерунда, әйеме?

Бу – ерунда! Теләгән тамашачы болай да килә. Без кечкенә чакта «клубка чыкма» дип тордылар. Чыга да идек, качып керә дә идек.

Балалар спектакльләре чыгармыйча булмыйдыр инде театрга. Баланың берсе булмаса, берсе ияләшер, дигәндәй.

Хәзер дә балалар спектакльләре бар инде ул. Артык күп түгел. Балалар өчен Яңа ел спектакле чыгарабыз.

Хәзер сез аларда уйнап йөрмисездер инде. Яшьләр уйныйдыр.

Берничә ел элек кенә уйнадым әле. Олег Мадиярович килгәч, иң элек, миңа балалар спектаклендә патша ролен бирде. Патша иткәне өчен рәхмәтләр укыдым Олег Мадияровичка. Һәрвакыт әйтә торган сүзем бар: һәр уйнаган роль – ул алдагы спектакльгә заявка.

Олег Кинҗәгулов килгәннән соң рольләрне күп бирдеме? Рольсез интекмисезме?

Күп түгелдер инде. Әмма мин – өлкән буын арасында иң күп уйный торган артист. Элек өлкән артистларны «бабайлар» дип сөйләшкәндә: «Мин дә бабай инде», – дигәч, Фаил Мирзаевич: «Син – бабайлар арасында иң яше»,– ди торган иде.

Бабай дигәннән, бабайлар ролен ничә яшьтә уйный башладыгыз?

Иртә башладым. «Абага...»ны 46 яшемдә уйнадым.

Бик яшь булгансыз икән шул.

Әйе. Әйттеләр инде. Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәрне 48дә уйный башлаган икән. Мин 46 яшемдә 86 яшьлек сугыш ветеранын уйнадым. Шуңа әзерләнгәндә, Фаил Мирзаевич белән бәхәс чыкты. Сакал кирәк, ди. Ябыштырып та карыйм, куптарып ыргытып та карыйм... Сакал-мыек ябыштыру – элеккеге театр заманнарыннан килгән, келәйләре начар булыр иде... Күзәтәм: сакаллы агайлар күп тә түгел бит – мәчет тирәсендә генә, хәзерге 70тәгеләр сакалсыз нинди матур булып йөриләр. Сакал-мыексыз уйнадым, тамашачы шулай кабул итте, режиссер да килеште.

Алайса, картая башлау билгесе – шул роль булды, әйеме?

Күләмле, зур, мине танытканы, азмы-күпме популярлык китергәне шул – «Абага алмасы...» булды.

Ә «картая башладым» дигән уй башка кайчан керде?

Мин беркайчан да яшь булмадым, Рузилә. Чаллыга килгәндә 26 яшьтә идем. Чаллыга килгәч, миңа җитдилек өстәлде, яшьлек бетте инде. Чөнки Фаил Мирзаевич мине өлкән кеше рольләрендә күрде, олы артист итеп кабул итте. «Гашыйклар тавы», «Корт» спектакльләрен чыгардык ул чакта. Аның өчен рәхмәт!

Бу – әйбәтме?

Әйбәт. Яшь вакытта мин максималист идем. Куркып тормыйча, фикеремне әйтә идем. Мин – бәйләнчек кеше түгел, җитәкчеләргә бәйләнеп йөрмим, ләкин сүземне әйтәм.

Училищены тәмамлаганда, бертөрле курку бар иде миндә. Кыяфәт тә геройларны уйный торган түгел... Укыганда укыйсың инде ул, анысын аңламыйсың. Соңгы курста, әкренләп, театрларга распределение башланганда, куркыта башлый. Мин театрда кемне уйныйм инде, дим. Кечкенә буйлы, иртә пеләшләнә башладым... «Зәңгәр шәл»дә Булатны уйный торган артист түгел бит инде мин. Ходайның рәхмәте, беркайчан рольсез тормадым. Рабит Батулла Тинчурин театрына баш режиссер булып килгәч, 23 яшемдә Тукайны уйнадым. 3 сәгатьлек спектакльдә бер дә сәхнәдән чыкмыйча уйнадым. Тәҗрибә юк инде, җитеп тә бетмәгәндер, хәзерге күзлектән караганда, аңлап бетерү дә булмагандыр...

Тукай, дигәннән... Быел Тукай туган көнендә Айдар Җаббаров куйган театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Сез Тукай премиясенә кандидат булгач, залда булгансыздыр әле.

Юк, беренче елны барган идем, икенчесендә барып йөрмәдем.

Җаббаровлар, Талиповлар башка төрле Тукайны чыгарды...

Ишеттем, укыдым мин аны.

Сезнең Тукай нинди иде, диюем, бүгенге күзлектән караганда?

Артык тәтәй булган ул. Ул хакта әйткәнем дә бар – артык матурларга кирәкми алай. Егетләр куйганын күрмәдем, минемчә, төрлечә күрсәтергә кирәк...

Ягъни, җайсыз якларын да күрсәтергә кирәк...

...

Мәсәлән, минем өчен бу – нормаль.

Нормальдыр. Шуның кадәр камил кеше булмаган бит инде ул Тукай. Аның янына гел кеше җыелгач... үзенә калмаса калмаган... югыйсә бит инде ул акчалы шагыйрь булган заманына күрә. Акчалы кешене файдаланалар инде... ул берсен дә куып, типкәләп чыгармаган. Җыелганнар инде янына. Ул кадәр язучылар җыелган җирдә төрлесе булган инде. Төп-төгәл кеше була алмаган ул. Кызык та булмас иде, алай булса.

Тукайның сез яраткан шигыре кайсы?

Көчләремне мин кара көнгә саклый алмадым:

Көннәремнең һичберен дә чөнки «ак» ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

Дөньяны пакьли алмадым, ди...

Бик пессимистик шигырен сайладыгыз.

Нишләптер шул инде...

Сез шул шигырь аша Тукайны күз алдына китерәсезме? Әллә үзегезнеме?

Нишләптер, шул шигырь сеңеп калган. Кайсы вакыт... элегрәк инде... максималист чакта... яшь вакытларда... кинәт кенә театрны үзгәртәсе килә... алай булмый инде... Кызып киткән вакытлар булса да…

«Тирәкләр шаулый җилдә». Инсаф Фәхретдинов, Рафил Сәгъдуллин, Булат Сәлахов.

Фото: ©

«Бина булу артистны үзгәртте. Шаярып әйткәнем бар – артистларның «походкасы» да үзгәрде»

Бу театрда кайсы чорда эшләү рәхәт иде?

Хәзер.

Бу – бина булу белән бәйлеме?

Әйе. Бина булу артистны үзгәртте. Шаярып әйткәнем бар – артистларның «походкасы» да үзгәрде.

Шулаймыни?

Артистлар матурландылар. Бездәге бөтен техник хезмәткәрләр почти 99 процентка үзгәрде. Әйбәт якка үзгәрде. Затлы матур бина үзе таләп итә. Мин хәзер театрга шулкадәр сөенеп киләм – бу бернинди кызыл сүзләр түгел. Вахтадагы ханымнар шулкадәр матур исәнләшәләр, идән юучылардан башлап матур сөйләшә. Мин андыйга бик игътибарлы. Миңа: «Рафил, син һәрвакыт елмаеп керәсең», – диләр. Бездә хәзер бик нык дисциплина көчле. Мин бик дисциплина яратам.

Дисциплина – ул эчеп йөрмиләр, эшкә соңга калмыйлар, дигән мәгънәдәме?

Эчү-эчмәү генә түгел. Планлы эш алып барыла. Дисциплина көчле.

Артистны дисциплинага кертеп буламыни?

Була.

Кирәкме ул?

Артист бит ул, ирек бирсәң, шулкадәр күп тәкъдимнәр белән чыга башлый. Һәм күп очракта үз файдасын карый. Хәтта иҗатта бераз гына иҗади диктатура да булырга тиештер. Бераз гына. Эзләнүләр була. Әмма ләкин артык иреккә җибәрү кирәк түгел. Чөнки без – коллектив хезмәт. Рәссам яки композитор нәрсәнедер атып бәрергә мөмкин. Ә без – коллектив. Аерым-аерым һәркем үзенчә йөри башласа – алай булмый ул.

Нинди инициатива белән чыга ала артист? Тегене куйыйк, моны куйыйк, дияме?

Юк, анысына артист катышырга да тиеш түгел. Анысы – сәнгать җитәкчесенең сәясәте. Артист репетиция вакытында ниндидер фикерен әйтә ала.

Ягъни, җитәкче артист белән киңәшергә тиеш түгел, дисезмени?

Кирәкми киңәшергә. Элек башкачарак иде. Хәзер ул кирәкми. Аннан әллә ни файда булмый. 30 артисттан 30 төрле сүз – нәрсәгә кирәк ул?

Сезнең белән сөйләшкәндә, шундый сорау башка килде: акыллы булу – артистка файдамы, зыянмы? Кирәкме ул күп уйлау?

Менә мин акыллымы соң?

Акыллы кебек шул. Менә шул акылыгыз файдамы, зыянмы диюем?

...

Гел «буш» артистлар да була бит.

Була.

Аларга рәхәтме икән?

Рәхәттер.

Рәхәттер кебек шул.

Бу сорауны болай әйләндерәм – минем бөтен әйбердә дә үз фикерем бар. Әмма ләкин мин үз фикеремне гел кычкырып йөрмим.

Чыгармаган фикер борчып тормыймы?

Борчый. Элегрәк җыелышлар бар иде. Мин аларны яратмый идем. Бездәге бер җитәкче шулкадәр ярата иде җыелышларны. Атна саен җыелыш! Чәчрәп чыгасың инде! Әйтәсең инде! Кайберәүләр тик утыра, җыелыш 3 сәгать барса да, 5 сәгать барса да – дәшми.

Сез әйтә идегезме?

Кайбер әйберләрне әйтә идем. Үзем җыелышларны яратмый идем. Хәзер юк алар – шулкадәр рәхәт.

«Пар чыгару»дан тыш файдасы бар идеме аларның?

Бик әйтәсе килгән сүзне мин тәмәке тартканда да әйтә алам. Кайчакта җитәкчеләр үзләре дә сорап куя. Ышансаң – ышан, без монда дүртенче ел эшлибез, җитәкчеләрнең кабинетларын күргәнем юк. Йомышым төшми.

Кызыксыну дигән әйбер булырга тиеш бит инде кешедә. Бер йомышым булмаса да, мин, кызыксынып булса да, карап чыгар идем. Кызыксынучан булу – начар гадәт түгелдер.

Андыйлар бездә дә бар. Син, кызыксынып, бер керәсеңдер. Бар шундыйлар – гел керәләр, гел йомышлары төшә. Карале, ике җитәкченең дә кабинетын күргәнем юк икән бит. Нишләп бер йомышым төшми икән?!

Димәк, дөньягыз түгәрәк. Сорап йөрисегез дә юк. Теге сорауга китеп кайтып, түгәрәкләп әйткәндә, күп акыл артистка файда булдымы, зыянмы? Режиссерлар яратамы фикер әйткәнне?

Элек зыян да иткәндер инде. Хәзер нинди зыян китерә алыр икән? Мин режиссерларны күп күрдем. Бер режиссер да фикер әйткән өчен каршы килми. Фаил Мирзаевич: «Мин бит сезне кадаклап куймаган», – дия иде. Репетициядә режиссерга буйсынам, чөнки, кем булса да, аны хөрмәт итәргә кирәк. Мин бит инде Марсель Сәлимҗановта укыган һәм уйнаган, Празат Исәнбәттә дә уйнаган кеше. Фаил Мирзаевич та – Сәлимҗановлар чоры кешесе. Алар башка иде, хәзергеләр – башка, икенчерәк.

Икенчерәк – нинди була ул?

Хәзергеләр күп сүз сөйләшмиләр, профессиональ рәссамнар белән эшлиләр. Рәссамнар режиссерга нык ярдәм итә. Сәхнә мөмкинлекләре зур.

Хәзерге спектакльләр – үзе бер картина инде ул.

Фидан Гаффаровның бер интервьюсын укыдым. Олы кеше бит инде, олы кеше булса да, усал фикер әйткән: «Хәзер спектакльне режиссерлар куймый, художниклар куя. Художниклар эшләп бирә бит инде спектакльне», – дигән. Әмма ләкин психологик театрны әле беркем дә гамәлдән чыгармаган. Эчең буш булса, ул матур картинаны тулыландырып булмый.

Фәнәвил Галиевның «Корт» спектакленнән күренеш.

Фото: ©

«Ул «санкцияләрне» матуррак кына үткәреп җибәрергә иде»

Бу сорауны бирми кала алмыйм: Чаллы театры сезон арасында бераз шаулап алганда, сез бераз читтә тордыгызмы, әллә уртасында кайнадыгызмы?

Менә бу сорауны бирерсең, дип уйладым. Мин ничек җавап бирә алам инде? Быел 3 халык артисты театрдан китте. Театр ачылган беренче көннән бирле эшләгән 3 артист! Бергә эшли башлаган идек. Бу – сәнгать җитәкчесенең карары. Димәк, шулай кирәк булгандыр. Әлбәттә, мин ул темага язылганның барысын да укып бардым. Мин ул чорны «санкцияләр» дип атадым. Миңа өлкән артистларга зирәклек (мудрость) җитеп җитмәве ошамады. Ә җитәкчеләргә тәҗрибә җитмәү булдымы икән ул... Бөтен дөньяга шауларга кирәкми иде. Бу – театрның үз сәясәте, үз юнәлеше. Андый әйберләр булгалый – кайсын ишетәбез, кайсын ишетми дә калабыз. Театрда үзгәреш булырга, яңа артистлар өстәлеп торырга тиеш. Әмма дә ләкин шунысы бар: берничә яңа артист килеп эшкә урнашты, 1 ай да эшләмәделәр, киттеләр. Алай булмасын иде.

Ә яшьләр кирәк! Шәп яшьләр килде, эшләп китә алырлармы. Хезмәт хаклары да начар түгел. Спектакльләр күп уйнала, күп уйнаган кеше тагын да күбрәк ала. Башка театрлар белән аралашабыз бит, бездә алардан начар алабыз дия алмыйм. Ул «санкцияләрне» матуррак кына үткәреп җибәрергә иде.

Безнең халыкка – журналистка азык бирделәр, әйеме?

Әйе, азык бирделәр. Хәзер онытылды да инде.

Ул артистлар белән аралашасыздыр ич?

Аралашабыз. Мин кабул иткән карар түгел бит. Мин плакат белән урамга чыксам, нәрсәдер үзгәрер идеме? «Рафил – җүләр», диярләр иде. Бу – кирәкме?

Театр коридорларында сөйләшкәндә дә кысылып йөрмәдегезме?

Юк, нигә кысылыйм? Бу – сәнгать җитәкчесенең карары. Бүген мин театрга кирәк, иртәгә кирәк булмаска мөмкин. Миңа да 60 тула.

Әле пенсиягә кадәр вакытыгыз күп. Эшләгез дә эшләгез!

Безгә бит «выслуга» өчен пенсия бар. Мин аңа өлгереп калдым. Пенсия дә алам, хезмәт хакы да.

Ә шул акчага яшәп буламы? Туйлар алып бармыйча, шабашкага йөрмичә...

Яшәп була. Ә бит матур итеп яшисе килә. Каядыр ял итәргә дә барасы килә, машинаның да яхшысында йөрисе килә. Мин туйлар алып баруга, концертларга кереп китмәдем. Безнең Чаллыга килеп яши башлаганнан бирле, 30 елдан артык, гаилә бизнесы бар, шөгылебез бар. 30 елдан артык эшмәкәрлек белән шөгыльләнәбез. Бездә берничә кеше эшли. Пассив керем бар. Мин тәмле ашарга яратам, чит илләргә чыгарга яратам.

Хатыныгыз молодецмы? Үзегезме?

Без барыбыз да молодец. Хатын да, мин дә, бердәнбер улыбыз да – барыбыз да бергә эшлибез.

Кибет тотасызмыни?

Әйе. Кожгалантерея кибетебез бар – зур сәүдә үзәге эчендәге бер бүлек. Ул – авыр хезмәт, әмма без аның белән 30 елдан артык шөгыльләнәбез.

90нчы елларда ук башлангач, сез ул еллардагы акчасызлыкны авыр кичермәгәнсез, димәк.

Әйе. Авыр кичермәдек. Безнең Чаллыда авыр чаклар булды. Театрда бит зарплатасыз эшләдек. Оешкан елларда республика бюджетында булмадыкмы икән, зарплатаны макарон белән, аракы белән алган вакытлар да булды. Магазинга кайткан кебек товарны театрга китерәләр дә, кирәкме-юкмы – балык, печенье кебек әйберләр белән зарплата бирәләр иде. Безнең гаилә авырлыкны бик сизмәде.

Хатыныгыз акча саный белә торган кеше булгандыр инде алайса.

Мин үзем дә акчаны бик яхшы саныйм.

Ә акчасыз кешегә акча биреп тора идегезме?

Биреп торган да булды, әлегәчә биргәлибез. Алалмаган вакытлар да булды...

Андый вакытта кичерәсезме?

Әлбәттә, кичерәсең. Без бит нефть вышкалары тотмыйбыз, газ торбалары белән дә эш итмибез. Әмма хезмәтебез бар, һәм ул театрга комачауламый. Мин синең белән сөйләшеп утырганда, анда эш бара.

Бөтенләй театрны ташлап, шул бизнеска кереп китәсе килгән чаклар булдымы?

Алай итүчеләр дә булды. Мине чакыручылар да булды. Берәү бер тапкыр спектаклемне килеп карады да: «Нигә кирәк бу сиңа?» – диде. «Хваткаң бар», – ди. «Миңа шунысы җитә. Бүлеп бирергә 5 балам юк», – дим.

1 генә баламы?

Әйе.

2 татарга 1 бала – азрак инде.

Әйе, бу – минем иң зур үкенечем. Ул 1 баладан да 1 генә бала туды.

Сез – татар санын киметүче икәнсез. Татар киләчәге турында уйламыйсыз.

Үзем – 9нчы бала. Әти тырышкан.

Сез тырышмаган. Ярар, 90нчы елларны икътисади яктан авыр итеп искә алмыйсыз, ә рухи яктан ничек искә аласыз? Милләт, дәүләт дип күтәрелеп йөрдегезме?

1990 елда без Чаллыга күчтек. Миңа 26 яшь. Матур вакыт! Чаллыны мин «ул вакытта гел татарча сөйләшәләр иде» дип искә алам. Автобуста, трамвайда, кибеттә булсын –- гел татарча сөйләшү иде. Мәйданнар иде! Мэрия каршында митинглар... Чын татарча чор булып истә калган ул чаклар.

Татарчалыкның кими бару процессы да күз алдыгызда булды инде, әйеме?

Күз күрә, колак ишетә. Бу мәсьәләгә мин болай карыйм: безнең драма театры – күпләп татар җыела торган бердәнбер урын. Театрда 300 урын. Берьюлы 300 татар килеп татарча аралаша ала. Бу – бердәнбер шундый урын. Әле татар театрына эшләргә яшьләр килә, әле артистлар җитә. Казаннан читтәге театрларга игътибар гына җитеп бетми...

Ул игътибарны җиткерергә тиешле кеше – группадашыгыз Фәрит Бикчәнтәев. Театр әһелләре берлеген ул җитәкли.

Монда инде: «Тагын нинди игътибар – менә бит нинди бина төзеп бирделәр», – дип әйтә алалар.

Әйе, хаклы булалар. Ләкин игътибар җитмәвен сез дә, мин дә сизәбез.

Сизәбез. Бер көнне сүз чыкты да, спектакль алдыннан бер артисттан сорыйм: «Ничә ел эшлисең?» – дим. «20 ел эшлим бит инде, Рафил абый», – ди. 20 ел эшләгән артистның атказанган исеме дә юк. Икенчесе: «15 ел эшлим инде», – ди. Мин ул теманы куертмадым, авырткан җирләренә ялкын өстәмәдем. Мин аңлыйм: театрда стаж гына – зур күрсәткеч түгел... Бу сүзне кемнәрдер яратмаслар инде... Әйе, стаж гына күрсәткеч түгел, әмма ләкин 20 ел эшләгән артист бит театрда рольләр уйнаган. Алар бит теге театрдагы курсташы «звание» алган, бу театрдагысы алган... Мактаулы исемгә документ җыя башласалар, ул теге грамотаны алмаган, бу грамотаны алмаган икән, теге күкрәк билгесен алмаган булып чыга – аларны алганчы, тагын 5-6 ел узып китә. Аннары: «Зачем инде» картларга бирергә, яшьләргә бирергә кирәк», – диләр.

Яшьләргә бирмәсәң, картларга биреп бетергәнче, яшь кеше болар яшенә җитә.

Әйе.

Сез ничә ел эшләгәч атказанган артист исемен алдыгыз?

Шул бердәнбер инде ул. 43 яшьтә алдым. 19 яшьтә эшли башлаган кеше өчен соң алдым.

Сорап йөрмәгәнсездер.

Ничек сорап булсын инде аны?!

Сорыйлар инде. Җитәкченең башына килгәнен көтеп утырсаң...

Башларына да килә. Җитәкчеләр дә уйлыйдыр, уйламый дип әйтмим. Менә шулай итеп уйлап табылган инде «званиеләр» мәсьәләсе...

Ачуыгыз киләдер бит инде. «Кирәкми» дип йөрмисездер...

Ничек кирәкмәсен? Әлбәттә, кирәк. Ул булырга тиеш. Ул бит – игътибар дигән сүз. Нишләптер, Казаннан читтәге театрларга игътибар җитми. Без бит шул ук хезмәтне башкарабыз. Язучыларның иҗат кичәләрендә дә катнашабыз, эшлибез. Казанда юбилеен үткәргән язучы Чаллыга килеп тә үткәрә бит әле ул. Анысын кем белән үткәрсен? Безнең белән үткәрә.

Белгәч шаккаттым: Казан артистлары андый кичәләрдә катнашкан өчен акча алалар икән, без гомер буе бушка эшлибез аны.

Ничек инде – бушка шигырь укыйсызмы?

Бушка. Хәзер шаяртам инде: «Кәгазьдән генә укыйм, ятласам, кыйммәт булачак», – дим. Шигырь ятлау – шундый авыр, Рузилә. Шуның хәтле авыр. Спектакльдә уйныйбыз – без бит тере кешеләр – кайчакта ялгышып та китәсең, каядыр буталып китәсең – уйнаганда күренмичә дә китә ул. Шигырьнең бер җирендә төртелдеңме – беттең. Анда бит яныңда партнер да юк, беркем ярдәм итә алмый.

Бөтен харизмагызны файдаланып, матур итеп елмаясыздыр инде андый чакта. Үзегез өчен генә ятлап йөргән шагыйрьләрегез бармы?

Элек бар иде. Илдар Юзеевны, Мөдәррис Әгъләмне ятлый идем, берара балалар шигърияте белән мавыктым. Мәктәптә очрашуларда да кирәге чыга иде.

Шигърияттән ямьсезрәк темага күчәм, гафу итегез. Эчеп йөргән чагыгыз булдымы?

Әлбәттә, булды. Безнең чор кешеләре барысы да эчте. Кайсылары үлеп бетте, кайсылары ул әйбердән чыктылар. Миңа ул бөтенләй кызык түгел.

Нигә кеше эчте икән ул вакытта – ничек уйлыйсыз?

Бөтен кеше эчкәнгә.

Модамы?

Точно! Хәзер аракы эчү – «немодно». Яшьләр арасында сыра эчү бар, аракы модада түгел.

Сез үзегез туктадыгызмы?

Әйе, организм кабул итми башлый.

Ә хәзер нәрсәдән рәхәтлек табасыз?

Җирдән. Без хәзер шәһәр читендә яшибез. Үз йортыбыз, бакчабыз бар. Мин җирне шулкадәр яратам.

Помидор, кыяр үстерәсезме?

Бөтенесен үстерәбез. Хатын да бакчаны ярата.

Ә бакча сезоны ябылгач нишлисез?

Сезон ябылгач күңелсез. Мин диванда тик кенә ятып тора алмыйм. Чыгып китәм, ишегалдында, капка төбендә йөрим.

Мал асрамыйсызмы? Тавык-фәлән...

Анда ук барып җитмәдек әле. Анысы ук кирәкмәс, мөгаен. Кыш авыррак. Кар көрим инде, тип-тигез итеп, брусчаткаларга кадәр кырып, тәмләп эшлим.

Кар яумаган көнне?

Кар яумаса, эч поша.

Кире театр темасына кайтып, тагын бер сорау: театрда җыелышкач, хәзер артистлар нәрсә турында сөйләшә?

Теләсә нәрсә турында сөйләшә алабыз. Әмма ләкин хәзер ул сөйләшүләр юк инде.

Нигә?

Белмим. Мин сөйләшергә дә, шаярырга да яратам, әмма кешенең сөйләшәсе килмәвен бик тиз сизәм һәм бәйләнмим. Мин спектакльгә дә, репетициягә дә иртә киләм. Сәхнәләрне әйләнеп чыгам, помреж, завтруппа белән исәнләшәм. Элегрәк сәхнә артында бүлмә бар иде, җыелып сөйләшә идек. Хәзер, нишләптер, киләләр дә бүлмәләренә бикләнәләр дә, спектакль башланганда гына йөгереп чыгалар. Мин ул әйберне авыррак кичерәм. Театр бит ул – тормышның бер кисәкчеге. Дөньяда кеше ничек бер-берсеннән читләште – театрда да нәкъ шул ук хәл.

Артистлар арасында интригалар да юкмы?

Юк, юк, юк.

Интригасыз нинди театр инде?

Бик шулай.

Башка театрларда да шулаймы икәнни?

Сорап карагыз. Мин башкаларны белмим.

Сәхнә артында театр актрисаларын да кочаклап йөрмисезмени хәзер?

(Рафил театрны яңгыратып көлде.) Кочаклыйбыз да, сөйләшәбез дә, әмма алар кимеде. Нишләптер... Дөньясы шул булгач...

Кайсыдыр артист белән килешеп бетмәсәгез, сәхнә артындагы ыгы-зыгы сәхнәгә чыккач онытыламы ул? Яратмаган кешене сәхнәдә яратып буламы?

Минем ул кадәр яратмыйм дигән кешеләр юк ул театрда. Соравыгызны аңладым. Кем беләндер уйнавы җиңел, кем беләндер бераз авыррак. Бер кыенлык та юк, без бит – профессионаллар. Рольнең уңышы да вак-вак әйберләрдән тора – үзара мөнәсәбәт, бераз гына иртәрәк килү, бераз гына текстыңны искә төшереп алу, син әйткәнчә, кочаклашып шаярышып алу... Рольгә мөнәсәбәт бит сәхнәгә чыга. Төкселәнеп йөрергә кирәкми.

Театрда 30 ел эшләгән кешенең гомер буе килгән фанатлары бармы?

Бар. Бөтен спектаклемне карыйлар. Берәү: «Бер яхшы комедия киңәш ит әле – барасы килә», – ди. Әйттем. «Син уйныйсыңмы?» – ди. «Юк», – дим. Бу уйныймы, теге уйныймы, дип сораша. «Яшьләр уйный», – дим. «Бала-чаганы карап йөрмим әле», – ди. Безне яратучылар бар әле ул!

«Тамашачы күбрәк комедия карый» дигән сүз дөресме ул?

Тамашачы килеп начар комедия карап китсә, бүтән килми. Әйбәт драма карап китсә, яңадан киләсе килә. Соңгы елларда чыккан драма спектакльләренә – «Болан»га, «Җаның ниләр тели?»гә билетлар яхшы сатыла, диләр. Карыйлар, уйланалар. Хәзер бездәге спектакльләрдә драма булса да, җиңеллек бар ул.

Рольләрегез күпме?

Ноябрьдә 14 спектакльдә уйнадым, декабрьдә – 17дә. Минем яшьтәге абзый өчен әйбәт ул. Мин әле театрга кирәк – мин аны сизәм. Шунысы рәхәт. Теге «санкцияләр» вакытында: «Сине дә җибәрәчәк», – диделәр. Җибәрсә... хәзер үк түгел ич әле. Әлегә мин кирәк. Алдагысын мин белмим, бу сезонда кирәк.

Якынлашып килгән юбилеегыз белән котлыйм, Рафил! Озак еллар уйнарга язсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Рәхмәт, рәхәтләнеп укыдым. Үзем Чаллыныкы, инде күптәннән Татарстаннан тыш яшим
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100