Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы табибы Николай Зотов белән һәлак булган Тимур Дунаевның соңгы әманәтен үтәгәннәр

news_top_970_100

Воронеж өлкәсендә авариядә Чаллыдагы шәхси «ашыгыч ярдәм» клиникалары баш табибы Николай Зотов белән Чаллы егет Тимур Дунаев та һәлак булды, дип язган идек.

Тимурның соңгы аманәтен туган апасы үтәгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Тимур Воронежда яшәүче бик игелекле хатын турында сөйләргә әйткән булган. Фаҗига булырга бер көн алдан Тимур фото һәм аудиохәбәр җибәргән. Ул хезмәттәше Николай Зотов һәм Тимурның үзе өчен кайгырып йөргән хатын турында сөйләгән.

«Битараф була алмаган Тимур бурычын гына үтәп калмый, ул хезмәттәшләренең тормышын да җиңеләйтергә тырыша. Шәһәр администрациясе гуманитар ярдәм һәм УАЗ маркалы 3 машина җибәрүне оештырды. Ул машиналарда яралыларны, хәрби припасларны ташып була. Транспорт чараларын тапшыру Воронежда уза.

Ләкин минем энемә һәм аның хезмәттәшләренә берничә тәүлеккә шәһәрдә калырга туры килә. Шул чакта солдатлар янына бер хатын килеп йөри. Алар очраклы рәвештә юлда танышкан. Наталья исемле бу хатын ире белән бергә ашарга китерә. Наталья аларны бик тәмле итеп сыйлый, түләү алмый. Энем бик хисләнгән, ул бу хатынның фотосын бастыруны сорады. Ул бик рәхмәтле иде, абсолют чит кешеләр безнең солдатларга ярдәм иткәнгә сөенде», – дип сөйли Дунаевның туганы.

Ул Воронежда яшәүче хатынга ихлас рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә һәм Дунаев, Зотов һәм Наталья – өчесе төшкән фото куелган.

  • Чаллыдан мобилизацияләнгән балалар табибы Николай Зотов һәлак булган 
  • Махсус операциягә киткән Чаллы табибы Николай Зотов һәлак булган урыннан фотолар чыкты 
  • Чаллы педиатры Николай Зотов белән бергә Тукай районынан Тимур Дунаев та һәлак булган 
  • Авариядә һәлак булган табиб Николай Зотовны Чаллы мэры бер минут тынлык белән искә алды 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100