Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдан мобилизацияләнгән балалар табибы Николай Зотов һәлак булган

news_top_970_100
Чаллыдан мобилизацияләнгән балалар табибы Николай Зотов һәлак булган

Чаллыдан мобилизацияләнгән балалар табибы Николай Зотов юл-транспорт һәлакәтендә үлгән, дип яза «Челнинские известия» журналисты Ляля Гайфутдинова. Бу хакта басмага табибның әтисе Александр Зотов хәбәр иткән.

«Бүген Николайның хатыны хәбәр итүенчә, ул 10 декабрьдә, иртәнге тугызларда һәлак булган, – дип сөйләгән гаиләнең танышы басмага. – Ул Воронеж өлкәсенә гуманитар йөк һәм 3 автомобиль (Буханка) кабул итәр өчен килгән булган. Авария трассада булган. Николай авариягә 10 минут кала гына һәлакәткә юлыгачак автомобильгә күчеп утырган. Фаразлар буенча, алар «Газель» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешә».

Фаҗиганең ничек булганы әлегә билгеле түгел.

Николай Зотов – Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм җитәкчесе, ул мобилизацияләнгән иде. Зотов үз аккаунтына бүген сигездә кергән булган. Николай Зотовның аккаунтларына кайгы уртаклашу сүзләре язалар. 

Сентябрь аенда актер һәм режиссер Сергей Пускепалис та шундый ук авариядә һәлак булган иде. Сергей Донецкига автомобильләр илтү белән шөгыльләнә иде.

Николай Зотов мобилизацияләнгән ир-атлар өчен кирәк әйберләр турында киңәшләр дә биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100