«Бурсыкның тавыкларга һөҗүм итүен беренче ишетәм» – Башкортстан авылында бурсык йөри
Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында бер ерткыч, кетәклеккә кереп, тавыкларны буып ташлаган. Мессенджерларда таралган видеода хуҗабикә бу хакта еларга җитешеп сөйли: 15 бройлерны буган. Һөҗүм иткән ерткычны да таныганнар: ул – бурсык. «Интертат»ның укучылары каза күргән хуҗабикәне эзләп табарга ярдәм итте.
Соңгы араларда ни сәбәпледер үрчеп киткән ерткыч хайваннар аркасында авыл халкы тынычлап мал да асрый алмый. Башта ул аларны көне буе күзәтеп, карап тора, аннары төнгелеккә яхшы итеп төзелгән сарайга алып кереп бикләргә тиеш була. Әлеге теманы беренче генә яктыртуыбыз түгел инде.
- Бүздәк районында авыл халкын куркуга салган чупакабраның нәрсә икәне билгеле – видео.
- «Бөтен тирә-як күршеләребез тавыгын алды» – авылларда ерткычлардан каза күрүчеләр арта.
Шушы көннәрдә генә интернетта Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында бер ерткыч тавыкларны үтереп ташлаган видео таралды. Видео хуҗасы еларга җитешкән. Ерткыч аның 15 тавыгын үтереп ташлаган.
Видео астындагы комментарийларда халык һөҗүм иткән ерткычны да таныган: ул – бурсык. Сусар (куница) дип язучылар да бар, әмма бу дөрес түгел. Нәзилә ханым Сәгыйтова болай дип комментарий калдырган: «Чүплекләрне япканнан соң авылга бурсыклар зыян сала башлады. Капканга да эләктерүчеләр булды. Алар күп үрчегән булырга тиеш. Һәр төнне кемнеңдер абзарына кереп тавыкларын кырып чыгалар. Ишек астыннан казып керәләр дип зарланалар», – ди ул.
«Галәмәт кенә зур хайван»
Әлеге афәт турында Үрнәк авылы башлыгы Рәсимә ханым Зәйнетдинова белән сөйләштек.
Мондый җәнлекләр әле беренче күренә башлады. Бурсык дигәне авылга төшкән булып чыкты. Әлегә кадәр төлкеләр кергәләгәне бар иде. Казларны да алалар иде. Авыл җирендә андый очраклар була инде ул. Дөрес, бурсыкның керүе әле беренче тапкыр.
Шушы өч көн эчендә берничә шундый хәл турында ишетелде. Өске урамда күргәннәр, тота алмаганнар. Икенче көнне башка урамга кергән. Өченче көнне дә кергән дип сөйлиләр, әмма анысы чынмы икәнен белмим. Беренче керүендә өч тавыкны алган, соңгысында инде 15 чебине харап иткән.
Бу ерткычны бурсык диделәр. Аның төрләре күп икән, без бит бурсыкны үлән, тычкан ашый дип белән идек, ә ул әнә ничек тавыкларны да талады. Моның бит борыны кабан дуңгызына, аяклары аю тәпиенә охшап тора. Галәмәт кенә зур хайван булып чыкты, – ди авыл башлыгы.
Бурсык һәм аның ише башка ерткычларның артып китүен, шәхси хуҗалыкларга һөҗүм итүен Рәсимә Зәйнетдинова авылда фермаларның булмавы белән аңлата. Аның фикеренчә, бу җәнлекләр авылга азык эзләп килә.
Алла сакласын инде, малыңны кая куйсаң да, куркып торасың. Үзебезгә игътибарлырак булып, малларны яхшылап саклыйсы гына кала. Сарайларны, ишек-тәрәзәләрен дә ныгытырга кирәк, – ди ул.
«Ул үзеңә дә сикерә ала»
Бурсык Аблай авылында яшәүче Рәмзия апаның инде тавык кадәр булган 15 бройлер чебиен буып аткан. Үле тавыкларны хуҗабикә иртән ашарга салырга кергәч күргән. Рәмзия апа әлеге видеоны авыл чатына башкаларны кисәтү һәм сак булырга өндәү максаты белән генә җибәргән булган.
Безгә беренче тапкыр керде. Менә Каратал урамындагы бер кешеләргә инде өченче мәртәбә кергән. Башта 10 бройлер тавыгын алды, аннары йомырка сала торганнарына тиде. Бүген, кечкенә 10 чебешен дә алган, дип ишеттек.
Бурсыкның баласы дип әйттеләр инде, үзем алай беләм дип әйтә алмыйм. Бу хайван турында бүген әнә, кыргый этләр белән кушылган, дип тә сөйли башладылар инде.
Тавыкларның кереп-чыгып йөри торган тишеге бар иде. Мин шундый хәлләр турында ишеткәч, көн дә кичтән яба идем. Тәрәзәгә тимерчыбыктан эшләнгән сетка куелган, бик нык кадакланмаган. Шуннан кергән ул, кире чыга алмаган. Кечкенә чебешләр өчен пыяладан бер бүлмә эшләп куйган иде иптәшем. Башта шытыр-шытыр килгәч, бер тавыгым калган, дип уйладым. Анда бурсык кереп калган. Ул үзеңә дә сикерә ала, тәрәзәләргә, стеналарга бик бәргәләнде, – ди ул.
Хуҗабикә сөйләвенчә, башка елларны да берәр ерткыч тавыкларга һөҗүм иткәне булгалаган. Бурсыкларның шулай итеп хуҗалыкларга керүен Рәмзия апа үзенчә болай дип аңлата:
Бездән ерак түгел генә чүплек бар иде, аны күмдерделәр, бәлки, шунда оялары булгандыр. Кем белә бит, – ди ул.
Йомырка сала торган тавыклары башка җирдә булган, алары исән калган. Зыян күргән хуҗабикә сүзләренчә, хәзер тавыклар кетәклегенең ишекләрен ябып, яхшылап саклап кына йөриләр.
«Бурсыклар өчен йорт кошларын аулау хас түгел»
Бурсыкларның ерткыч табигате турында Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков белән сөйләштек:
Моңа кадәр бурсыкның тавыкларга һөҗүм итүен ишеткәнем юк иде әле. Ул башкалардан аерылып тора. Бурсык –сусарлар гаиләсенә карый торган җәнлек. Аның башындагы тиресе аклы-каралы, шуңа күрә аны башка җәнлек белән бутавы бик кыен.
Бурсык – ерткыч хайван. Ул суалчан, тычкан, бака, төрле моллюсклар белән туклана. Кыргый хайваннар гадәттә авылга, авыллар янына чарасызлыктан, азык җитмәүдән я башка берәр сәбәп аркасында якын килә. Моңа эссе һава торышы да сәбәпче була ала.
Бурсыклар өчен йорт кошларын аулау хас түгел. Сез әйткәнчә, 15 тавыкны буып ату да күбрәк сасы көзән эшенә охшап тора. Бурсыклар урманнарда, ермак-чокырларда яши, өннәре җирдә. Алар төнге хайван, ауга эңгер-меңгер төшкәч чыгалар. Бурсык сасы көзән, сусар кебек җәнлекләргә караганда зуррак, үлчәме белән зур булмаган этне хәтерләтә дияргә мөмкин.
Бурсыкларны аулауга билгеле бер лимит кертелә. Бурсыкларның мае кыйммәт йөри. Аларны болай гына тотарга ярамый, моның өчен штраф каралган, – дип аңлатты ул.
Белгеч фикеренчә, мондый очракта йорт кош-кортларын саклауның иң яхшы юлы: мал торган сарай, каралты-кураларның ярыкларсыз, нык, яхшы итеп төзелгән булуы. Төнгелеккә чеби, тавык һәм каз-үрдәкне бикләнә торган сарайга ябу да артык булмас.
Татар энциклопедиясеннән:
Бурсыкның гәүдә озынлыгы 60-90 см, койрыгы 25 см чамасы, авырлыгы 20-25 кг. Кыска буйлы хайван, юан гәүдәле, чөйсыман башлы, аякларында казу өчен җайлашкан озын, җиңелчә бөгелгән тырнаклары бар. Көмешсыман төсмерле соры яки коңгырт соры төстәге озын тупас йонлы, башының ике ягына коңгырт кара яки кара сызыклар сузылган. Койрык астында, ачы ис чыгарып, исле тамгалар ясый торган махсус бизе бар. Катлаулы зур өннәрдә колония булып яшиләр. Кайвакыт берничә гаилә 50 ләп кереп чыгу юлы булган, 30-50 һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында файдаланыла торган уртак өннәр – бурсык шәһәрчеге төзи. Вак имезүчеләр, бөҗәкләр, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, суалчаннар, җиләк-җимешләр белән туена. Бурсык октябрь-ноябрьдән март-апрельгә кадәр кышкы йокыга тала. Парлашу апрельдән августка кадәр дәвам итә. Бер ояда 1-5 бала була. Бурсык 10-12 ел яши.
Урманнарга һәм авыл хуҗалыгына зыян китерүче лайлачларны, бөҗәкләрне, тычкансыман кимерүчеләрне юкка чыгара. Бурсыкны фармацевтик әһәмияте зур булган бурсык мае алу өчен аулыйлар. Халык медицинасында бурсык мае ревматизм һәм ашказаны җәрәхәте вакытында, туберкулезны дәвалауда кулланыла. Мехы кыйммәтле түгел.
1990 еллардан урманнарда кабан дуңгызлары саны арту сәбәпле, яшь бурсыкларның кимүе күзәтелә (кабан – азык көндәше, яшь һәм зур бурсыкларны юк итә, өннәрен җимерә).