Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүздәк районында авыл халкын куркуга салган чупакабраның нәрсә икәне билгеле - видео

news_top_970_100
Бүздәк районында авыл халкын куркуга салган чупакабраның нәрсә икәне билгеле - видео
видеодан скриншот

Башкортстанның Бүздәк районында авылларда тавыкларны ботарлап, кешеләрне куркытып йөрүче «чупакабра» гап-гади төлке булып чыккан, дип яза «Туймазы хәбәрләре».

Авыл халкы мессенджерларда төрле хәбәрләр тараткан. «Тавыкны үтергән, башын өзгәннәр, чебиләрне алып киткән, берничә көннән кире килеп, куяннар читлеген ачарга маташкан. Әти чыккач, эткә охшаган зур хайваннарны күргән. Дүрт нәмәрсә сарай түбәсендә йөргән, берсе сарай янында булган, тавыштан курыкмыйлар».

«Дустымның тавыкларын үтерделәр, 4,5 айлык бозау югалды. Бозауны эзләгәндә, бер нәрсә очрады. Эткә охшаган, озын, сары төсле. Сак булыгыз».

Туймазы ветеринария станциясе җитәкчесе Илгиз Насыйбуллин «чупакабра» турында хәбәрләргә һәм сурәтләргә аңлатма биргән.

«Бернинди чупакабра түгел. Бу – тире авырулары булган төлке. Әлбәттә, чирле булганга карап аның куркынычы азрак түгел. Авыру хайваннарны махсус хезмәтләр тотарга тиеш», – ди белгеч.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100