Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен тирә-як күршеләребез тавыгын алды» – авылларда ерткычлардан каза күрүчеләр арта

Район, авыл җирлекләрендә йорт кошларына ерткыч җәнлек һөҗүме очраклары турында ел да ишетергә туры килә. Тавыкларны буа, чебиләрне ташый, каннарын эчә торган җәнлектән зыян күргән авыл халкы белән «Интертат» сөйләште.

news_top_970_100
«Бөтен тирә-як күршеләребез тавыгын алды» – авылларда ерткычлардан каза күрүчеләр арта
Василий Иванов

Иртә яздан башлап авыл халкы, киләчәк кышын кайгыртып, бакчасын утырта, кош-корт үстерә. Җәй урталарында чебиләр – тавык, бәбкәләр каз-үрдәк булып җитеште дигәндә генә, бер юньсезе сарайларга кереп, йорт кошларын буып, ашап чыга. Бу хәлләр республикабызның төрле район, авылларында ел да кабатлана. Күпчелек очракта халык үзенә зыян салган затны белергә дә өлгерми кала.

Бөтен җирдә дә хәлләр бер рәвешлерәк: тавыкларны, казларны буган, канын эчкән, ашаган, башка җиргә ташыган, йоннарын туздырган һ.б. Бу зыянны төрле кеше төрле җәнлеккә ягып калдыра: кайсыдыр бу галәмәтләр төлке эше, дисәләр, башкалар ләтчә белән сасы көзәнгә сылтый. Чәшке дә мондый эшләрдән читтә йөрми икән – аны да гаеплиләр.

Башкортстанның Бүздәк районы авылларындагы халыкны куркуга салган төлке турында хәбәр иткән идек инде. Куркыныч җәнлекне мифик «чупакабра» дип атадылар. Чынлыкта ул тире чире йоктырган төлке – йоны шуңа күрә коелган.

«Ел саен бер афәт»

Кама Тамагы районы Кече Карамал авылында гомер итүче Равия ханым Хөсәенованың кош-кортларына ел да нәрсәдер һөҗүм итә. Быел да шул ук хәл кабатланган.

Бер елны инде зур үскән чебиләремне пыр туздырып киткән иде. Бройлерлар тора торган җиргә дә астан – оя кырыендагы кечкенә генә тишектән бер хайваны кереп, чебиләрне юк итте. Ничә ел инде тавык баскан чебинең үзебезгә булганы юк. Әллә инде шул тавык басып утырган кечкенә чебиләр исенә киләме икән, дип тә уйлап куям. Тавык баскан һәр елны була афәт, – дип зарланды ул.

Авылларда иске йортлар артса да, күршеләре карап тора, ташландык йортлар түгел. Равия ханым тавыкларын ләтчә бугандыр дип исәпли. Йорт хуҗасы: «Сасы көзән эше бу, башка берни түгел», – ди.

Узган елны да тавык кетәклегенә кергән иде. Эссе булгач, сарайларны да бик япмыйбыз. Ул вакытта тавыкларны бакча артына кадәр ташып бетергән иде, киртәдә мамыклары гына очып калды. Менә анысы төлке булгандыр, дип уйладык. Берсендә язгы кояшлы көндә бакчага чыксам – тавыклар пыр килә, кача, кычкыра. Ул вакытта да нәрсәдер берничә тавыгымны тотып киткән иде. Көпә-көндез бит.

Быел 9 тавыгым харап булды. Баса торган тавыкны кичтән карадым: асты юеш, әле чыккан гына чебие, бер борынлаган йомыркасы һәм тагын берничә чебилесе бар иде. Иртән торып чыгышка – йомыркалары юк, тавыкның башын өзеп атканнар. Калганнарын да буып кына аткан, шунда аунап яталар. Әтәч белән калган берничә тавык бик югары кунаксада гына кыткылдашып утыралар иде. Бик каты кычкырыша башлагач, куркып качкандырмы ул хайван, белмим. Сарай стенасы кырыенда бер кечкенә генә тишектән кергән. Шул ләтчә я сасы көзәндер дип уйлыйбыз инде.

Бүген менә, кеше тавышына килмәс әле дип, Аллага тапшырып, төнлә радио куеп чыктык. Кичтән тавыклар сарайга да керергә курыктылар, куып кертергә туры килде. Әле бүген иртән дә посып кына йөриләр, рәтләнеп китә алмыйлар.

Каршыбыздагы күршеләребезнең дә ел саен тавыкларын ала. Мондый хәлләр җәй саен була инде. Күрше сарайда гына казларым тора иде, аларга тимәгән. Хәзер ничек тә аларны саклап каласы иде. Элек казлар ачык һавада куна иде, хәзер япмыйча булмый.

Моннан берничә ел элек авылыбыз урамына ук төлке кергән иде. Кешеләр капка төбендә утыруын да күреп сөйлиләр иде, – ди ул.

Бүген иртән Равия апа күршеләренең тавыкларын алып китүләре турында сөйләде.

Төнге сәгать уннарда ишекләрне ябып, өйгә кереп барганда, күршеләр сараенда тавыкларның артык тавышлануларына борчылып, үзләренә шалтыраттым. Алар чыкканда бер тавыкларын алып киткәннәр иде инде. Кан эзләре дә бар, дип сөйләде күршебез. Бездән соң бөтен тирә-як күршеләребездә йөргән инде бу ерткыч. Кемнең 5, кемнең 3 тавыгын алган, – дип, Равия апа соңгы хәбәрләр белән бүлеште.

Фото: © Равия Хөсәенованың шәхси архивыннан

«Безнең бөтен урамны йөреп чыкты»

Шул ук авылда Тукай урамында яшәүче Гүзәлгә шалтыраттым. Аның әнисе янына кунакка кайткан чагы иде.

Безнең урамда да йөреп чыкты инде ул. Башта өстәге күршеләрнең бөтен тавыкларын буган иде. Бер-ике көннән бер өй аркылы икенче күршеләребезгә кереп, 9 тавыкны алган. Бер күршебезнең бөтен тавыкларын буган иде, бер әтәче утырып калган.

Әниемнең 18 тавыгы бар, шуның 5 есен буган. Бездә аз сыйланган әле, тамагы тук булгандырмы, – дип тә шаяртып алды Гүзәл.

Бу билгесез җәнлек тавыкларны буып кына аткан. Авыл халкы канын эчкән, дип тә сөйли.

Берәү дә тикшерү үткәрмәгән, ярып карамаган инде дә, шулай да авыл халкы арасында, тавыкларның каннарын эчкән, дигән хәбәр йөри. Бер ерткыч инде бу. Ләтчә я сасы көзәндер, – ди ул да.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Әкияттәге кебек – төлке әтәчемне урлады»

Зәй районы Маврино авылында Гөлнур Шәйхетдинованың күз алдында төлке әтәчен алып чыгып киткән.

Бер-ике ел элек бер җанвар читлегебезгә кереп, зур чебиләрне буып чыгып киткән иде. Авыл халкы аны ләтчә диде.

Төлке белән, гомумән, әкияттәге кебек булды. Шулай берсендә төнлә 5 – 6 тавыгымны нәрсәдер ташыды. Икенче көнне исән тавыкларымны ашатып йөргәндә, кеше йөри торган юлдан, ачык капкадан ишегалдыма төлке килеп керде. Башта мин аны эт дип уйладым, танымадым. Ә ул минем янда тавыкларымны куып йөри. Шулай күз алдымда әтәчемне алып чыгып китте.

Ул елны җәй буе кош-корт үстереп булмады. Узган елны ул участокны сатып җибәрдек. Хәзер анда ничектер – әйтә алмыйм, – ди ул.

Зәй районы Аксар авылы халкына да кошларны тотучы ерткыч җәнлек белән очрашырга туры килгән. «Бик елгыр хайван ул. Саклап та торганнар, әмма тотып булмаган», – ди Любовь Гомәрова.

«Төлке килеп киткәли»

Кукмара районы Зур Сәрдек авылына да төлкеләр килгәли. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов белән сөйләштек:

Бер ай элек төлке еш килгәли иде, күрүчеләр дә булды. Үзеннән-үзе юкка чыкты ул, хәзер күренми. Зур зыян салды, дистәләгән кош-кортны алды, дип зарланган кеше юк бездә. Булса да, берәм-сәрәм генә. «Шунда кергән иде, сарайдан куып чыгардык, күреп калдык», – диючеләр генә булды. Белүемчә, кетәклек, сарайга кергән төлке кош-кортны куркытып кына калган булса кирәк. Әйткәнемчә, зур зыян турында сүз булмады. Бер шаукым булып алды да ул, хәзер ишетелми.

Төлке һәр елны шулай килеп китә инде ул. Үз вакыты белән югала алар. Абзарга кергән җирдән бикләп куеп тоткан чаклар да булды. Аннары ветеринария хезмәткәрләре котыру чирләре юкмы икәнен белү өчен алып китә аны. Гадәттә, шулай тотсалар, ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кушабыз инде, – ди авыл җирлеге башлыгы.

«Авылны карчыга, козгын басты»

Яшел Үзән районы Юынчы авылын карчыга һәм козгыннар биләп алган. Төлке көндез авыл уртасына ук ауга килә.

Ярыйсы гына үскән чебиләргә, каз-үрдәкләргә хәзер дә карчыга һөҗүм итә ала әле. Балалары чыкты, үсәләр, аларны ашатырга кирәк. Тавыкларны бакчага чыгарсаң, карчыгалар чүпләп кенә тора. Каз асраучылар казларын авыл уртасындагы буага чыгарганда да саклыйлар хәзер. Су буе агачлык бит, шуннан төлке килә. Күрше апа вакытында чыгып, ана казын төлкедән йолып калды. Көпә-көндез йөри бит алар. Ел саен шундый хәл бездә. Төлкене хәтта кышын да юлларга чыгып утыра, дип сөйли күрше-күлән.

Иртүк көтү куганда күренә инде: алты баласы белән тауның икенче ягында төлке утыра. Безнең тау башында нарат, чыршы посадкасы бар. Шунда яталар.

Мин бер генә көн чыгардым тавыкларымны. Шул көнне үк икесе юк булды. Хәзер чыгармыйм, ишегалдында гына тотам, үлән чабып бирәм дә. Бер көнне өйлә вакытында күршенең тавыгын капка төбендә тоткан. Ярый, мин чыгып кычкыргач, тавыкны җибәрде. Кечкенә төлке баласы иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Элек авылда этләр күп була иде бит, урамда йөриләр иде. Хәзер этләр юк, шуңа күрә төлкеләр курыкмый, урам уртасында рәхәтләнә.

Соңгы берничә ел да бигрәк тә артты алар. Аларны атарга ярамый, берни эшләтеп тә булмый. Һәр кеше тавык, казларын ябып асрый инде. Элек авылыбызга кара каргалар килеп оялый иде. Хәзер карчыга, козгыннан куркып, алары да бетте. Әнә янәшәдәге Акъегет авылында да көпә-көндез тавыкларны төлке тоткан, – дип сөйләде Фәния апа Хәйбуллина.

Ерткыч җәнлекләр һәм кошларның артып китүен Фәния апа кырларда икмәк үсмәү, тычканнарның аз булуы белән бәйли. Узган елны мари урманнары яну да авылга килүче ерткычларның саны артуга сәбәпче була ала, ди ул.

«Капкын куярга, атырга ярамый»

Шәхси хуҗалык кош-кортларын ашаучы ерткыч җәнлекләрдән ничек сакланырга һәм һөҗүм очрагында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков белән сөйләштек.

Фото: © Илнар Төхбәтов

Ул хайваннар элек тә бар иде, бүген генә мондый хәл түгел. Ләтчә, сасы көзән, сусар һәм чәшкеләрнең төп ризыклары йорт кош-кортлары инде.

Ләтчә кечкенә генә бит ул, тычканнан әз генә зуррак. Тавыкларны буып, башларын өзеп ташлаган хайван сасы көзән булырга охшаган. Авыл янында көзәннәр барлыкка килә икән, аның хуҗалыкларга һөҗүм итүен көт тә тор. Алар карап тормыйлар – юлда очраган һәр нәрсәне юк итә баралар. Үтерелгән кош-кортларның каннарын эчү очраклары да булырга мөмкин.

Эт булса, яхшы инде. Алар эттән курка. Хуҗалыкта песиләр булуы да эшне уңай хәл итә ала.

Ерткычлар белән көрәшүнең бердәнбер юлы ул – шул җәнлекләрнең санын көйләү. Кешенең үзенә капкын кую рөхсәт ителми. Югыйсә бу браконьерлык дип исәпләнергә мөмкин.

Мондый хәлләр белән очрашкан вакытта, безнең белгечләргә – Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына яисә районнардагы бүлекчәләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Без, әлбәттә, аларның санын тикшереп торабыз, ерткычлар алай артты дип әйтмәс идем. Ел да бертөрле. Ерткычларның йорт кошларына тию очраклары була, бәлки, халык эндәшми, мөрәҗәгать итмидер генә.

Төлкеләр дә республикабызда бөтен җирдә дә диярлек бар. Аларның саны ел әйләнәсе күзәтү астында. Быел әле андый мөрәҗәгатьләрнең булуын да хәтерләмим, булса да телдән генә.

Авыл халкы кош-кортларын иректә йөртә, алар ерткычлар өчен җиңел табышка әйләнә. Иксез-чиксез кырлардан үзенә ризык эзләп чапканчы, сарайдан тавык эләктереп чыгу җиңелрәк бит. Бигрәк тә аларга балаларын ашатырга туры килгәндә, җәй көннәрендә кетәклек һәм сарайларга һөҗүм итү очраклары ешая, – ди ул.

Белгеч фикеренчә, тавыш булсын дип куеп калдырылган радио башта җәнлекне сагайтса да, соңыннан ул аңа да ияләшеп китә ала.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була. Әгәр дә сезнең кетәклек һәм сарайларыгызга да «һөҗүм» итәләр икән:

  1. Ләтчә, сусар, сасы көзән кебек ерткычлардан саклану өчен, хуҗалыкта эт яки мәче асрау яхшы булачак.
  2. Кош-кортны төнлә бикләнә торган сарайларга ябу да зыян итмәс.
  3. Ерткычка капкын кую һәм аны ату тыела – бу очракта сезне браконьерлыкта гаепләп, штраф салырга мөмкиннәр. Штрафтан тыш (минималь сумма 500 сум аңа бу ерткыч бәясе дә кушыла).
  4. Мондый хәлләргә тарысагыз, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына яисә районнардагы бүлекчәләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  5. Мал суйгач, эч-башын йорт тирәсенә ташламагыз – ерткычларны үзегезнең йорт тирәсенә ияләндерәсез.
  6. Тавык кетәклеген ныгытырга кирәк – черек такталар өчен бу ерткычлар өчен берни түгел. Чеби оясы берәр метр биеклектә – аякларда булса, бу ерткычлар керә алмый. Әмма ояга алар өстән дә керә ала.

Ринат Чиспияков Татарстанда ерткычлар саны үзгәрмәде дип раслый. «Российская газета» Экология һәм эволюция проблемалары институты баш фәнни хезмәткәре Леонид Баскиннан интервью алган. Биология фәннәре кандидаты кыргый хайваннарның саны арта дип раслый. Мәсәлән, Кавказда леопардлар саны өч тапкыр арткан. Приморьеда юлбарыслар үрчи.

Шулай ук Россиянең күп төбәкләрендә бүреләр, аюлар саны арта, ди белгеч. Сәбәбе – кешенең азык калдыкларын күпләп чүплекләргә ташлавы. Ерткычларга ризык табу, димәк үрчү җиңеләя. Баскин юл читендә аюларны ашаткан автомобиль йөртүчеләрне тәнкыйтьләгән – бу кеше гомере өчен фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

Ерткычларның артуның тагын бер сәбәбе – аларны аулау кимү. Кеше затлы тиресе өчен чәшкеләрне дә, сусарларны да ауламый башлады.

Өчене сәбәп – табигатьтәге циклик күренешләр. Моның сәбәпләре тулысынча өйрәнелеп тә бетмәгән, әмма табигатьтә кайбер хайваннар, билгеле булмаган сәбәпләр аркасында, кисәк арта башлый, кайберләре кисәк кими. Хәзерге вакытта ерткычларның артуы күзәтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100