Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вәт бер паразит!» – Тагын бер авылда ерткыч хайван тавыкларны буып киткән

news_top_970_100
«Вәт бер паразит!» – Тагын бер авылда ерткыч хайван тавыкларны буып киткән

 

Тагын бер авылда ерткыч хайван тавыкларны буып киткән. Мессенджерларда шундый видео таралды.

«Уф, Аллакаем! Менә бүген иртән бройлерларга ашарга бирергә дип тышка чыксам – унбиш бройлерымны ашап чыгып киткән. Ашаган теге нәстәкәй. Каннарын эчеп үтереп, – дип елый апа. – Вәт бер паразит! Тишекләрен дә япкан идем. Тәрәзәдән, сетка астыннан кергән».

Ерткыч кергән җирендә пыяла эчендә бикләнеп калган. Аны да видеога төшереп алганнар.

«Анда нәрсә дип кергәндер? Анда да бер бройлер булган икән. Анысын да ашарга дип кергән. Хәзер үзен төшереп булса... Үзен дә тотып үтерергә инде моның. Бырылдап, фырылдап тора, коточкыч нәрсә», – дип төшерә ул бу җәнлекне.

«Ризыктан яздырды бу паразит. Бөтен дөньяга таралган икән инде бу хәзер. Хәзер тимердән ясарга инде бөтен нәрсәне. Әй, Аллам!»

Ерткычны соңыннан аерым гына төшереп алганнар. Видеода ул бурсыкка охшаган. «Симергән бит инде ул ашый-ашый», – дип сүгәләр аны. Ерткычның аннан соңгы язмышы билгеле түгел.

Бу видеоны кайсы якларда төшергәннәрен белсәгез, хәбәр итсәгез иде.

Ерткыч бурсыкка охшаган. Бурсык, гадәттә, тавыкларга һөҗүм итми, әмма Интернетта, андый очраклар да булуы мөмкин, дип язалар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 август 2022
    Исемсез
    Яшел Үзән районы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100