Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борыч рассадасы вакытыннан алда чәчәк атса нишләргә?

Рассаданы ачык грунтка чыгарырга әле бик иртә булса, чәчәкләрне өзеп ташларга кирәк.

news_top_970_100
Борыч рассадасы вакытыннан алда чәчәк атса нишләргә?
https://pixabay.com

Баллы борыч рассадасы вакытыннан алдан чәчәк ата башласа, үсентеләр өйдә тагын күпме утырасын, һава торышы нинди булачагын чамалап исәпләп чыгарырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Әгәр алдагы ике атнада рассаданы ачык грунтка чыгарасы булса, чәчәкләрне өзәргә кирәкми. Температураны 4-5 градуска киметеп, су сибүне азайтырга гына кирәк.

Әгәр рассаданы ачык грунтка чыгарырга әле бик иртә булса, чәчәкләрне өзеп ташларга кирәк. Юкса рассада энергиясен юкка сарыф итеп утырачак. Чәчәкләрне өзгәч, температураны көндез +18 градус, төнлә +15 градус итеп көйләгез, бүлмәне еш җилләтегез, су сибүне һәм яктылыкны киметегез.

Чәчәкне өзмәсәң, рассада көчсезләнә, уңыш начар була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100