Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БМП өстендә биеп танылган татар егете: «Махсус операциягә китәргә сәбәпләрем күп иде»

Бу көннәрдә Интернетта махсус операциядәге бер егетнең хәрби техника өстендә өздереп татарча биегән видеосы таралган иде. «Интертат» аның Башкортстанның Бүздәк районы Кыска-Елга авылы егете Айрат Мөхәмәдеев булуын ачыклады.

news_top_970_100
БМП өстендә биеп танылган татар егете: «Махсус операциягә китәргә сәбәпләрем күп иде»
видеодан скриншот

Иң башта Айратны популяр иткән видеоролик белән таныштырыйк.

«Мин сау-сәламәт, тамагым тук, өстем бөтен», – дип, тиз генә эндәшеп ала»

Махсус операциягә кадәр Айрат Мөхәмәдеев тормыш иптәше Альбина белән Казан шәһәрендә яшәгән.

Үзе белән элемтә булмау сәбәпле, иң башта аның әнисе Зөлфия ханым Мөхәмәдеева белән аралашып алдык.

Айрат Мөхәмәдеев махсус операциягә үз теләге белән август аенда ук киткән. Түбән Новгород шәһәрендә өйрәнүләр узганнан соң, сентябрь урталарында махсус операция зонасына Украинага җибәргәннәр. Бүгенге көндә Татарстанның «Тимер» батальонында хезмәт итә. БМП өстендә биегән видеосын моннан бер атна чамасы элек якыннары һәм танышларына үзе юллаган булган.

«Улымның контракт буенча хезмәткә китүе турында бер кешегә дә сөйләп йөрмәгән идем. Ераграк туганнарга да, танышларга да әйтмәдек. Бу видеосын безгә генә түгел, дусларына да җибәргән булгандыр инде. Ул яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Шуннан күреп: «Киттемени ул? Хәзер кайда? – дип аптырап сорашучылар күп», – ди Зөлфия апа.

Айрат әнисенә үзенең китәчәген алдан хәбәр итмәгән, борчыйсы килмәгәндер инде.

«Китәргә дип, Казанда бөтен эшен бетереп, документларын әзерләп бетергәннән соң гына кайтып килде яныбызга. Аңа кадәр июль аенда килен белән бергә кайтканнар иде. Ул вакытта да ләм-мим бер сүз әйтмәде. Килен генә белгән барлык планнарын.

Безгә әйткәндә, кире үгетләргә дә вакыт калмаган иде инде. 33 яшьлек ир-егет бит, үгетләп тә файда булмас иде, үзе шулай «барам» дип хәл иткәч.

Айрат армиядә хезмәт иткәндә чирләп китте дә, аны «комиссовать» итеп кире кайтардылар. «Нигә кайтардылар инде мине», – дип ул вакытта да сукранып йөрде», – ди әнисе улы турында.

Зөлфия апа сүзләренчә, соңгы арада Айрат белән элемтәгә керүе кыенлашкан. Нинди вакыты туры килмәс дип, үзләре дә шалтыратып, борчымаска тырышалар.

«Баштарак, шалтыратканда, кайда икәнлеген әйтеп ала иде. Соңгы вакытта бер сүз дә сөйләми. Аларга ул турыда сөйләргә дә ярамыйдыр инде. Элемтәгә керүе дә бик кыен. Җае чыкканда киленгә яки миңа «мин сау-сәламәт, тамагым тук, өстем бөтен» дип, тиз генә эндәшеп ала», – диде Зөлфия апа.

Айратка мин дә смс язып караган идем. Шактый вакыт хәбәр булмыйча торды да, нәкь менә әнисе белән сөйләшкән вакытта телефоныма: «Сөйләшә алмыйм шул, элемтә бик начар», – дигән җавап килеп төште. Тиз генә укып, бу турыда Зөлфия апага да әйттем. Шул мизгелдә баласының исән-имин икәнлеген белгән ананың тавышларына хәтле үзгәрде. Хәтта телефон аша аның балкып киткәнен тойгандай булдым. Сөйләшүе дә тизләште. Бәлки, улы үзенә дә нәрсә дә булса язгандыр, дип өметләнеп, тизрәк укыйсы килү теләге иде ул.

«Ирем үлгәндә Айратка нибары 11 яшь иде»

«Кыска-Елга – артык зур булмаган татар авылы. Берничә башкорт һәм рус гаиләсе дә бар. Әмма бездә милләтләрне аеру юк, үзара дус-тату гомер кичерәбез.

Авылда кеше күп түгел хәзер, шуңа да мәктәбебез ябылды. Ә менә медпункт һәм мәдәният йортыбыз бар әле», – дип сөйли гомер кичергән авылы турында Зөлфия апа.

Ул үзе тумышы белән җырчы Ришат Төхвәтуллинның авылы – Туймазы районы Карамалы-Гобәй кызы. Кавышканнан соң, тормыш иптәшенең туган якларында – Бүздәк районы Кыска-Елга авылында төпләнгәннәр. Ул үзе мәктәптә укытучы, ә Айдар абый хуҗалыкта механизатор булып эшләгән. Тормыш иптәше 1984-1986 елларда Әфган сугышында да катнашкан булган.

Мөхәмәдеевлар гаиләсендә тупылдап торган 3 бала – малай һәм бер-бер артлы ике кыз дөньяга килгән. Ләкин матур гына яшәп ятканда, әлеге гаиләнең ишеген кайгы җиле килеп шакый –  Айдар абый вакытсыз гүр иясе була.

«Ирем үлгәндә, олыбыз Айратка да нибары 11 яшь кенә иде. Әтиләренең үлеме дә фаҗигале булды… 3 бала белән ялгыз утырып калдым», – дип искә ала, көрсенеп, Зөлфия апа.

 

Фото: © Зөлфия апаның шәхси архивыннан. Үзенең рөхсәте белән урнаштырыла

«Айратның җыр-биюгә хирыслыгы кечкенәдән килә»

Бәлки, яшьли әтисез калгангадыр, Айрат кечкенәдән көчле рухлы, нык егет булып үскән. Әнисенең төп таянычы булып, сеңелләрен дә карашкан, хуҗалык эшләре дә аның җилкәсендә булган. Мәктәп, мәдәният йортында үткәрелгән чараларда катнашырга да вакыт тапкан.

Айратның җыр-биюгә хирыслыгы кечкенәдән килә, – дип дәвам итә сүзне Зөлфия апа улы турында. – Мин үзем башта мәктәптә, аннары 12 ел авыл мәдәният йортында культорганизатор булып эшләдем. Айрат та, сеңелләре дә гел минем янда булдылар. Китапханәдә эшләгән Вәсилә апа бию түгәрәге оештырып, укучыларга төрле биюләр өйрәтә иде. Ә инде татарча биюне Айрат бөтен бәйрәмнәрдә биеде ул. Шул күңелендә уелып калганга, анда киткәч тә татарча биегәндер инде.

Улым җырларга да ярата әле. Мәктәптә укыганда татарча, русча җырлар башкара иде.

Балаларның бәхете булды инде, алар үскәндә, мәдәният йортыбыз гөрләп эшләде. Ә менә хәзер, ни кызганыч, ярты ел ябык тора. Чөнки эшләргә кеше юк. Югыйсә, әле соңгы ике елда гына капиталь ремонт ясадылар. Яңа ишек-тәрәзәләр куеп, җылылык торбаларын алыштырдылар, – дип уфтанып алды ул.

Ничә ел эшләгәнсез бит, Зөлфия апа, яңадан эшкә кермисезме соң? – дип сорыйм Зөлфия ападан.

Минем эш потенциалы бетте. Һәр эшнең үз специфик авырлыклары бар. Мин хәзер пенсиядә, өйдә торулары да бик рәхәт, – дип көлеп җибәрә ул.

Татарстаннан әллә ни ерак булмаса да, Зөлфия апа Кыска-Елгага концертлар белән татар артистлары килгәнне хәтерләми. Бөтен чараларны да райондагы сәнгать коллективлары, күршедәге Уртакүл һәм Иске Бүздәк авылы хезмәтчәннәре көче белән уздыра торган булганнар.

Әнисе янәшәсендә йөреп, сәнгатькә тартылып үскәнгә, Айрат та, мәктәпне тәмамлагач, Октябрьскидагы музыка көллиятенә укырга керә. Тик үзе теләгән «сольный һәм хор җырлары» факультетына урыннар булмау сәбәпле, «тынлы һәм бәрмә уен кораллары» белгечлеген сайларга мәҗбүр була.

Үзе теләгән һөнәр булмагач, бераз укыганнан соң: «Әни тартып, тырышып карадым, ләкин миңа ошамый», – дип, укуын ташлап, эшкә урнашты. Шунда килен белән танышып (ул – Баулы кызы), Казанга китеп бардылар. Озак та үтми, өйләнештеләр, – ди Зөлфия апа.

Айратны сагынып, улыннан һәр көн хәбәр көтеп яшәсә дә, Зөлфия апаның моңсуланырга вакыты юк. Уфада яшәүче кызлары Айгөл белән Гөлшат гаиләләре белән гел кайтып йөриләр янына. Зөлфия апа – ике оныгының яраткан әбисе. Хуҗалыгы да зур – кош-корт, сыер асрый.

Минем белән саубуллашканда, Зөлфия апа улының да, башка мобилизациягә эләккән егетләрнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. «Анда бит – кемнеңдер газиз баласы, ире, әтисе… Ике яктагы халык та тизрәк тынычланып, бу хәлләргә нокта куелсын иде», – диде ул.

«Март аенда Айрат янәшәбездә булыр, дип уйлыйбыз, бик көтәбез, яратабыз»

Зөлфия ападан Айратның тормыш иптәше Альбинаның да номерын сорап алдым. Ул киленен телефонына «Альбина балам» дип саклап куйган. Әлеге гаиләдә килен белән кайнананың үзара мөнәсәбәтләре нинди булу шуннан да бик яхшы аңлашыла инде.

«Кайнанам – алтын кеше бит ул минем. «Балам, кызым» дип кенә тора, беренче көннән үк мине җылы кабул итте», – дип раслады моны Альбина да.

Альбина белән Айрат Октябрьск шәһәрендә танышканнар. Яшьләр арасында мәхәббәт уты бергә эшләгән вакытта кабынган.

Мин бер сәүдә үзәгендә сатучы-консультант булып, ә ул сак хезмәтендә эшли иде. Бер-беребезне ошаттык, очраша башладык. 2014 елда миңа Казанга китеп урнашырга, һөнәремне алыштырырга туры килде. Айрат та, озак тормыйча, минем яныма күченеп килде. 2017 елда гөрләтеп туй уздырдык. Шуннан бирле Казанда яшибез. Айрат – экспедиторлык компаниясендә, мин банкта эшлим, – дип сөйләде Альбина үзләренең гаилә тарихын.

Яшь гаилә әлегә бәби алып кайтырга өлгермәгән.

 

Фото: © Альбина Мөхәмәдееваның шәхси архивыннан. Альбинаның рөхсәте белән куелды

Альбинаны Айрат үзенең харизмасы, җаваплы булуы белән җәлеп иткән.

Айрат һәрвакыт якыннарын, әйләнә-тирәсендәге кешеләрне кайгыртып яши. Үзе турында иң ахырдан гына уйлый. Аннан ирем нинди генә авыр вакытларда да югалып калмыйча, чыгу җаен таба белә. Казанга күченү белән аның да, минем дә эш мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыкты. Янәшәбездә туганнарыбыз да, дусларыбыз да юк. Зур шәһәрдә ялгыз калдык, акча ягыннан проблемалар белән очраштык. Бик яхшы исемдә калган: берсендә өйгә кайтып керүемә, борыныма тәмле ис килеп бәрелде. Карасам, Айрат үзе камыр басып, ипи салган! – ди Альбина.

Тормыш иптәше Айратның хәрби операциягә китү теләген озак кына кабул итә алмаган.

Иремне бу фикереннән кулымнан килгәнчә кире үгетләргә тырыштым. Шул сәбәпле арабызда аңлашылмаучанлыклар да булып алды. Соңыннан карары белән килештем. Чөнки Айрат – ул Айрат инде. Бер уйласа, аны уеннан тиз генә кире кайтарам димә. «Без монда йомшак урында йоклыйбыз, тәмле ашыйбыз. Ә анда егетләр безнең тынычлык өчен көрәшәләр», – дип әйтә иде. Шуңа да китәсе килде.

Ирем еракта булса да, якыннарын кайгыртып тора. Ниндидер борчулы хәбәрләрне дә иң беренче аннан түгел, иптәшләреннән белеп алам. Айрат һәрвакыттагыча позитивта, безне борчымас өчен артыгын сөйләми, – ди ул.

«Киек каз юллары» җырын башкарып, мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов йолдызга әверелде. Хәзер Филүс Каһировның концертларында да җырлап йөри. Бәлки, татарча биегән видеосы Айратка да популярлык алып килер», – дим Альбинага.

Ю-юк, Гөлназ. Безнең беркайчан да популяр булырга омтылганыбыз юк. Айрат – үзе дә тыйнак егет. Әлеге роликны да Интернетка берәр хезмәттәше яки дусты куйгандыр, – ди ул.

Альбина Айратның башка хезмәттәшләренең хатыннары белән дә элемтә саклый. Фронттан хәбәр булса, шунда ук бер-берсенә хәбәр салалар.

«Контракт буенча хезмәт итүчеләрне тагын күпмедер вакытка тоткарлыйлар икән, дигән сүзләр дә йөри. Шулай да өметебезне өзмибез: март аенда Айрат янәшәбездә булыр, дип уйлыйбыз, бик көтәбез, яратабыз», – диде тормыш иптәше.

«Миңа татар егетләре дә, башка милләтләр дә кушылып биеде»

Бәхетемә, Айратның үзе белән дә элемтәгә кереп булды. Икенче көнне аның белән берничә смс алыша алдык. Хәрби техниканы бик белеп бетермәгәнгә, мин Айрат басып биегән техниканы танк дип уйлаган идем. Үзенә дә шулай дип язып җибәрдем. Баксаң, бу бөтенләй танк түгел, БМП икән. Танкист түгел, укчы гаскәрләр сафында ул.

«Бу бит БМП – боевая машина пехоты. Мин анда механик-йөртүче булып хезмәт итәм, – дип язып җибәрде ул миңа. – Әлеге видео 21 ноябрь көнне төшерелгән иде. Иловайск шәһәре янына взвод белән ял итәргә туктадык. Башта үзем биедем, кабат колонканы җибәрдек тә, татар егетләре дә, башка милләтләр дә кушылып биеп алды», – ди ул.

Айратның сүзләреннән андагы хәлләрне мактанырлык та, зарланырлык та түгел дип аңларга була.

«Хәлләр төрлечә инде. Өстебездә бар, ач йөрмибез. Ләкин без нинди генә ситуация булмасын, бер-беребезне ташламыйбыз. Бездә барысы да – үз теләге белән киткәннәр, көчле егетләр. Бик куркыныч зоналарга да кердек. Аллаһка шөкер, күз тия күрмәсен, барыбыз да исән-сау», – ди Айрат.

Күпләр бармый калу җаен эзләгән вакытта, Айрат махсус операциягә үз теләге белән китүен: «Махсус операциягә китү өчен сәбәпләрем күп иде. Ләкин иң төп сәбәп ул – патриотизм», – дип аңлатты. 

Махсус операция зонасына яңа җибәрелгән егетләргә нәрсәгә әзер булырга дип сорагач, ул аларга бары тик түземлек теләде. «Ансыз монда берничек тә булмый», – диде Айрат.

«Өч ел рәттән Кыш бабай булып уйнады»

Айратның укытучысы, Кыска-Елга мәктәбендә директор урынбасары булып эшләгән Розалия Хөбәйбуллинага да шалтыратып алдым. Аның сүзләренчә, Айрат укыган вакытта ук мәктәптәге иң акыллы һәм сәләтле егетләрнең берсе булган. 

«Беренчедән, Айрат – чибәр егет. Ә чибәр кешеләр алар кыю була. Мәктәптә дә гел күз уңында булды инде ул. Җырлап, биеп, мәктәп данын төрле район бәйгеләрендә яклый иде. Спорт белән шөгыльләнде. Аның физик яктан сау-сәламәт, көчле рухлы икәнлеге хәрәкәтләреннән үк күренеп тора бит, тагын бер игътибар белән карагыз әле биегән видеосын. Ә биюгә сәләт аңа әнисеннән күчкән. Әнисе Зөлфия ханым да бик матур бии.

Мәктәптәге бөтен чараларда сәхнәдә булды. Ә 7, 8, 9 сыйныфларда укыганда чыршы бәйрәмендә 3 ел рәттән Кыш бабай булып уйнады. Кыш бабай – бик сайлап кына бирелә торган роль бит ул, килешәсездер. Чөнки Айрат шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйли белә.

Бик тәртипле, уңган егет. Бүгенге көндә ул иптәшләренә дә үрнәктер. Барысы да әйбәт була күрсен!  Хәбәргә чыкса, күп итеп сәлам әйтегез үзенә», – диде Розалия Ураловна.

«Бие-бие, Хәйбулла, биегән кеше бай була»

Айратның татарча биегән видеосын «Татар-информ»ның Ютуб каналында бер көн эчендә 70 мең кеше карады. Әлеге видеога карата 500дән артык комментарий калдырганнар. Аларны төрле милләт вәкилләре язган.

Рамиль Мусин: «Мин үзем башкорт. Яшем буенча хезмәткә яраксыз. Ләкин безнең татарлар һәм башкортларның ничек җырлаганын һәм биегәнен күрәм дә, тәннәрем чемердәп китә. Халыкларыбыз белән горурланам»;

Эльмира Уразгильдина: «Бейе, туганым, бейе, кунелен булгансы бейе.️ Исэн-hау кайтырга язhын, Аллакайым узе hаклап йоротhен»;

Джони Пистолет: «Татарлар булдыра! Марий халкыннан күп сәлам»;

Любовь Чернова: «Сәлам сезгә, Татарстан егетләре! Казаннан сәлам юллыйм һәрбер төбәктән яу кырына киткән ир-егетләргә. Нинди милләттән булуыгызга карамастан, без сезне ихтирам итәбез. Чөнки без – кешеләр! Халыклар дуслыгы менә шушы вакытта беленә. Сезгә саулык-сәламәтлек, аек акыл, куйган максатыгызны уңышлы үтәү, исән- имин гаиләләрегезгә кайтуны телим. Бердәм булыгыз, бергә булыгыз. Бер-берегезгә терәк булыгыз. Россия халкы сезгә ышына. Коткы таратучыларга ышанмыйча, яшик, дуслар, илдә берләшеп! Һәрбер милләт иңгә-иңне куеп, аралашыйк һәм дә сөйләшик. Ходай барыбызга да чын кешеләр булып яшәргә насыйп итсен. Егетләр, халыкның кылган догалары сезне яклап, саклап йөртсеннәр. Яныгызда гел саклаучы фәрештәләрегез булсын»;

Сергей Кузьмин: «Совет армиясендә хезмәт иттем. Татарлар – менә дигән егетләр. Шаян һәм ышанычлы алар. Аллаһы Тәгалә сезне саклап йөртсен»;

Илнур Сәгъдиев: «Якташлар, булдырасыз! Үзегезне саклагыз!»;

Мария Илалова: «Барыгызны да шулай биеп каршы алырга язсын. Яшәгез генә»;

Акбарс: «Бие-бие, Хәйбулла, Биегән кеше бай була.

Биегән кеше бай булганда,

Карт алаша тай була.

И-эх, эх-эх!»;

Рәзилә: «Таталар гына бии-бии сызгыра алалар. Молодец, исән генә кайтыгыз инде»;

Илшат Маузиев: «Татарлар һәм башкортлар – ышанычлы егетләр»;

Досмахамбет Мамирбаев: «Аман бол, жигит»;

Забира Симонова: «Бейе бейе бейеусе, бейеган кеше бай була, хам да барыгыза кыуанып, тыуган ерегезга айланып кайтыгыз, егеттар, хезга хаулык, туземлек телайбез» һәм башкалар.

Без дә Айрат Мөхәмәдеевнең якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100