Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар егете танкта татарча бии – Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылардан видео

news_top_970_100

Мессенджерларда танк өстендә татарча биегән видео таралды. Видеодан аңлашылганча, аны Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар бии, чөнки танк көпшәсенә «Огонь» дип язылган. Гадәттә, мондый язулар хәрби өйрәнүләрдә түгел, сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда катнашучылар тарафыннан языла. Шуңа да, бу видео Украинада төшерелгән, дип әйтеп була.

Егет, сызгыра-сызгыра, танк башнясында татарча бии, шунда ук Татарстан флагы беркетелгән, аны иптәшләре хуплап, алкышлап карап тора. Бию көе Флера Хөрмәтованыкына охшаган. 

Видеоны төшерүче колоннаны да төшергән – анда «V» билгесе төшерелгән хәрби техника тора. 

«Егетләр, уңышлар сезгә, үзегезне саклагыз, җиңеп кайтыгыз».

«Казахстан башкортларыннан уңышлар сезгә!»

«Бие-бие Хәйбулла, Биегән кеше бай була. Биегән кеше бай булганда Карт алаша тай була».

«Якташлар булдыра!»

«Алла ярдәм бирсен сезгә, малайлар!»

«Егетләр, җиңеп кайтыгыз!»

«Балакайлар, исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Җиңеп кайткач та сезне шулай матур итеп каршы алырга насыйп итсен Ходаем!» – дигән теләкләр язганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бирешмэгез исэн сау кайтыгыз ли Зоя эбиегнз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100